news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшелчәләрдән һәм тавык итеннән салат

Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Ләйлә Гайфуллинадан яшелчәләрдән һәм тавык итеннән ясалган салат рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Яшелчәләрдән һәм тавык итеннән салат

Салат өчен: 200 грамм пешкән тавык  ите, 1 уртача кыяр, 5-6 редиска, 1 помидор, яшел суган, үсемлек мае.

Итне вак итеп, кыярны ярымбоҗралап, редискаларны түгәрәкләп, помидорны зуррак шакмаклап һәм яшел суганны турарга. Шул тәртиптә тәлинкәгә катлап тезәргә.

Өстәлгә бирер алдыннан үсемлек мае салып болгатырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар