«Яшь җырчылар ретро җырларны заманчага үзгәртеп башкарганда моң, эчке байлык югала»
Казан шәһәр филармониясе артистлары «Яшьлегемә кире кайтыр идем» дип аталган ретро-концерт куйды. Алар белән ретро җырларны башкарга була торган хис-кичерешләр, күрергә теләгән композиторлар һәм кайсы вакытка кире кайтырга теләүләре турында сөйләштек.
«Элек җырларны өзеп-өзеп җырлаганнар»
Сиринә Зәйнетдинова:
«Ретро җыр» дөрес сүзтезмә түгелдер дип уйлыйм. Дөресрәге — буыннан буынга күчеп килә торган мирас. Андый җырлардан торган концертларга яшь балаларны күбрәк йөртергә кирәк. Минем өчен ничә буын аша үткән әсәрләрне үземнең тавыш белән тагын да камилләштереп, сыйфатлы итеп тамашачыга җиткерү — бик җаваплы эш. Шул ук вакытта ул җырларны җырлавы рәхәт, чөнки аларда фикер бар.
Мин җырлы гаиләдә үстем, әти-әниемнең яшь чакларын кайтарыр идем. Алар гармунда уйный иделәр, без бергәләшеп концертларны патефонга яздыра идек.
Элек җырларны өзеп-өзеп җырлаганнар, ә безне хәзер башкача өйрәтәләр. Бер иҗекне алганбыз икән, без аны сузып җырлыйбыз, аннан соң гына сулыш алабыз. Рәшит Ваһапов, Фәридә Кудашевалар икенче техника кулланган. Мөмкинлек булса, мин алар белән шул җырлау техникалары турында сөйләшер идем.
Резидә Шәрәфиева:
Ретро җырлар — без кечкенәдән тыңлап үскән җырлар. Без әбигә кунакка килә идек һәм алты тулырга унбиш минутларда радиодан концерт башлана иде, бирелеп тыңлый идек. Әлфия апа Афзалова, Илһам Шакиров, Флера Сөләймановаларның пластинкалары бар иде бездә.
Ул җырлар хәзер дә күңелгә тынычлык бирә. Без аларны яшьләрнең колагына салып торырга тиеш. Яшь кеше аны хәзер кабул итмәскә дә мөмкин, ләкин ул аларны ишетеп торырга тиеш. Аның татарлыгы барыбер килеп чыга, җырларның сүзләре, көе кешене тәрбияли.
Ретро җырларны без тамашачыга әкият сөйләгән кебек сөйләп бирергә тиешбез. Хәзер дә бик матур тавышлы егет-кызларыбыз бар.
Алсу Вәлиуллина:
Ретро җырлар минем өчен икенче дөнья кебек. Аларны башкару чыннан да зур җаваплылык һәм горурлык. Башкара алган кеше өчен ул горурлык. Мин «Җидегән чишмә» җырын бик еш башкарам. Аны җырлаганда, эченә кереп китеп, аерым бер хисләр кичерәм.
Мин бәләкәй чактан ул җырларны тыңлап үстем. Әнием, апаларым аша керде ул җырлар. Мин кайбер хис-кичерешләрне кичерү өчен 15-16 яшьлегемә кайтыр идем. Мин 16 яшьтә Казанга килдем, консерваториягә әзерлек курсларына укырга кердем. Мин авылдан килгән гап-гади кыз булгач, барысы да бик кызык иде. Ул вакытта мин барысын да аңламаганмын, кадерен белмәгәнмен. Күбрәк белем алырга, танышырга кирәк булган. Беренче тапкыр әни белән консерваторияне күрергә килгән вакыт истә калган. Ул шундый матур бина, мәрмәр диварларын тотып-тотып караган идек. Шунда укый алачагыма ышанмый идем.
«Җырның сүзе, көе булган»
Фәридә-Алсу дуэты:
Фәридә: Безнең репертуарда элекке җырлар күп. Элеккеге җырларның җылы энергетикасы, үз аурасы бар, аларны башкару рәхәт, халык аларны ишетүгә хатирәләргә бирелә. Мин балачакта дәү әтием диванга ята иде дә Татарстан радиосын кабыза иде, аннан Әлфия апа Афзалова, Илһам абый җырлый иде. Радио ак шкафта тора иде.
Яшь җырчыларның репертуарны белүе әйбәт. Тик алар ретро-җырларны заманчага үзгәртеп башкарганда моң, эчке байлык югала.
Алсу: Яшьләр җырның сүзләренә бик игътибар бирми. Элеккеге җырларда беренче урында сүзләр тора, шуңа күрә ул йөрәк аша уза.
Гөлназ Гафурова:
Мин кечкенә вакытта әниләр җырлап йөргән җырлар күңелгә кереп калган. Үсә башлагач, аларны таный башладым: Рөстәм Яхин, Мансур Мозафаров, Нәҗип Җиһанов. Мин шул ретро җырларны гына җырлап йөрер идем. Бүгенге җырлар белән чагыштырсак, аерма зур.
Мин Нәҗип Җиһанов белән очрашыр идем. «Алтын чәч» ариясен башкарып карыйсы килә дип сорар идем.
Рафаэль Якупов:
Ретро җырларны җырлаганда бер ләззәт аласың, балачак искә төшә. Без заманнан калышмыйча, хәзерге җырларны да башкарабыз, ә иске җырларны онытырга ярамый. Җырның сүзе, көе булган, бүгенге җырлар белән чагыштырганда күпкә отышлырак алар. Илһам абый башкарган җырларны, мәсәлән, аның кебек суза алсаң, үзе зур бәхет. Бүгенге көндә дәрәҗәсез, мәгънәсез җырлар җырлана.
Мин Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов белән җырлап, тормыш турында аралашып, серләшеп утырыр идем.
Рөстәм Насыйбуллин:
Бабам белән җиләккә барганда Фән Вәлиәхмәтов җырларын тыңлап үстем. Хәзер дә аның җырларын яратып башкарам. Аранжировкаларны яңартасың, дәрт өстисең, матур тавышлар кертәсең. Бүген Ганс Сафиуллинның «Туган авылым» җырын җырладым. Аны җырлаганда авыл искә төшә, кайтып килгән кебек була.
«Бүгенге җырлар белән ретро җырларны бөтенләй чагыштырып булмый»
Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров:
Хәзер бик күп кеше җыр, шигырь иҗат итә башлады, ә инде элеккеге җырларны чын профессиональ композиторлар иҗат иткән. Бүгенге җырлар белән ретро җырларны бөтенләй чагыштырып булмый, элеккеге җырлар безнеңчә, татарча, милли. Бүгенге композиторлар арасында күп кенә рус фамилияләре дә килеп чыга башлады.
Элеккеге җырлар җырланырга тиеш, әмма беренче башкаручысы күтәргән биеклектән төшмәскә тиеш. Ул үзешчән итеп башкарыла икән, халык аны зур җәмәгатьчелеккә чыгару ягында түгел. Андый җырны радио, телевидениедән пропагандаларга ярамый. Ретро җырларны яздырганда ук аерым таләпләр булырга тиеш. Яздырганда да таләбе булырга тиеш.
Җырның ничек яңгыравы халәттән дә тора. Миңа берничә җырны радиода яздырырга туры килде. Ул көнне мин бөтенләй формада түгел идем, үземнән канәгать булмыйча кайтып киттем. Минем тавыш туры килгән вакытта студия булмаска мөмкин. Минем пәнҗешәмбе-җомга көнне тавышым әйбәт яңгырый. Җыр дөрес яңгырасын өчен аның тарихын да белергә кирәк.
Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев:
Элек чын, тавыш өчен тәмле итеп язылган җырлар язылган. Аларны җырлавы да рәхәт. Яшь вакытта халык җырлары турында уйланылмый, олыгая башлагач ул хисләр уяна, ул кайдадыр канга кереп калган була. Хәзерге җырларның да кайсыларыдыр вакыт узгач ретро булачак. Ул җырлар хәзерге яшьләрне яшь вакытына алып кайтачак.
Студент вакытлар сагындыра. 90нчы еллар башында студент булырга туры килде, авыл сагындыра иде. Кесәдә акча күп булмаса да, бәхетле идек. Электричкада кайта идек, анда әбиләр зур букчалары белән этә-төртә керә иде. Хәзер 18 яшьтән машина кирәк яшьләргә. Алар хәзер банкетларда акча эшли ала, без эшли башлаганда бушка җырлый идек, акча белән бозылмаган булганбыз.
Хәзерге яшьләргә «модный» җыр кирәк. Ретро җырларны хәзер яңа форматка китереп җырлыйлар. Безнең өчен ул ят булса да, бүгенге яшьләргә кирәк ул. Көй, сүзләре сакланса, яңа сулыш бирүне әйбәт дип саныйм, тик бозып җырларга кирәкми.
Илһам абый белән Әлфия апаны күрергә насыйп булды. 2007 елда Әлфия апа белән Ростовка бер купеда барган идек, нинди генә тарихлар сөйләмәде ул. Яздырып каласы булган шуларны, уйланылмаган ул вакытта. Мин Хәйдәр абый белән очрашыр идем. Ул операны, халык җырларын, эстраданы бергә алып барган. Тракторда эшләп үскән, авыл малаеның опера җырчысы булу юктан гына булмагандыр.