news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшел Үзән районында ир-ат өстенә агач ауган, ул һәлак булган

news_top

Татарстанның Яшел Үзән районында көчле җил вакытында 64 яшьлек ир-ат өстенә агач ауган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, ул һәлак булган.

Җилнең тизлеге секундына 22 метрга җиткән, нәтиҗәдә узган төндә республикада 20 агач ауган: Казанда – 2 очрак, Яшел Үзән районында – 16, Буа һәм Югары Ослан районнарында – берәр.

Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә агачлар аву нәтиҗәсендә автомобильгә зыян килгән.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар