Ясалма зиһен белән татар «киносы» ясаучылар тарихка алтын хәрефләр белән язылырмы?
Үткән атнада «Мир» кинотеатрында ике сәгать аерма белән ике кино күрсәттеләр.
Беренчесе - танылган җырчы һәм виртуоз гармунчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовның якты истәлегенә багышланган «Без моңаймый кем моңайсын» исемле документаль-нәфис фильмның премьерасы.

Фильм Фән Вәлиәхмәтовның якын дусты, Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов ярдәме белән төшерелгән. Фильмның режиссеры – кинорежиссер Илдар Матуров.
Фильмда җырчының балачак еллары, иҗат дөньясына аяк басуы һәм тормыш юлы тасвирланган. Кинодагы текстны җырчы исеменнән филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин укый.
Икенчесе – «Алтын хәрефләр» – татар театры тарихына багышланган мини-сериал. Режиссеры – Андрей Лысяков. Продюсеры – Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша.
Ни өчен икесен бер язмага берләштердем дисәгез, болар бер-берсеннән нык аерылып торган форматта, төрле финанс мөмкинлекләре һәм чыганаклары белән эшләнсә дә, икесен дә ясалма зиһенгә бәйлелек берләштерә. Берсендә ясалма зиһен бик гади генә итеп аклы-каралы борынгы фоторәсемнәрне хәрәкәтләндереп бирсә, икенчесендә артистларга тарихи локацияләр фоны ясаган.
Беренчесе Фән Вәлиәхмәтовның дусты, эшмәкәр Фәнир Галимовның матди мөмкинлекләреннән чыгып, мөгаен, зур булмаган акчага эшләнгәндер – шуңа ясалма зиһеннән дә зур булмаган эшчәнлек кенә таләп ителгән, хәтта ясалма зиһен кушымталарының да түләүлесе, текәрәге түгел ахрысы. Фильм (шулай дип атарга яраса), гомумән, моңсу хисләр тудыра. Мондый эконом-вариант фильмнарның хәл кадәренчә булуы хәерлеме, әллә булуына караганда булмавы яхшыракмы – бәхәсле тема.
Ә менә икенчесе ясалма зиһеннең кыйммәтлесен кулланып эшләнгән. Сүз «Алтын хәрефләр» мини-сериалы турында бара. Бу фильм Камал театрының универсаль залының барлык техник мөмкинлекләреннән чыгып төшерелгән заманча кино.
Бик гадиләштереп әйткәндә, болайрак: үткән гасыр Казанын һәм татар театрына кагылышы булган шәһәрләрне, торгызып булмый яки торгызуы бик катлаулы һәм кыйммәткә төшәчәк башка югалган урыннарны фоторәсемнәр аша ясалма зиһен белән тергезеп, шушы локацияләр фонына тере артистларны бастырып куеп, кино төшерү була инде бу.
Фәнис Җиһанша: «Без сезгә татар театрының 120 еллыгына багышланган уен элементлары белән эшләнгән документаль фильм тәкъдим итәбез. Максатыбыз – татар театрын булдыруга күп өлеш керткән шәхесләребезнең тарихына тукталып, ни дәрәҗәдә шул эшне башлап җибәргәннәр – шуларны күрсәтү. Безгә һәр сериясе 10 минуттан артмаска тиеш дигән чикләр куелды, ләкин бернәрсәне дә 10 минутка сыйдырып булмый, тырыша-тырыша без аны 15 минутка кадәр кыскарттык. Бүгенге көндә безнең биш серияле фильм барлыкка килде, бишенче сериясе театрыбыз режиссерлары һәм артистларының интервьюларыннан тора. Андрей Лысяков белән без Каюм Насыйри турында документаль фильм төшергән вакыттан бирле таныш – ул фильм «Культура» каналы заказы буенча эшләнгән иде».
Андрей Лысяков: «Безнең алга эксперименталь проект ясау бурычы куелды. Ул татар театры артистлары, нигездә Камал театры артистлары катнашында эшләнә һәм безгә тулысынча Камал театрының техник чаралары белән аның залында төшерергә тәкъдим ителде. Без 120 ел элек татар театрын барлыкка китергән театр әһелләрен яшь артистлардан уйнатып, кыска вакыт эчендә шундый реконструкцион-публицистик фильм эшләдек. Әлбәттә, бу чип-чиста тарихи-документаль фильм түгел, бу чип-чиста нәфис фильм да түгел, бу кино да түгелдер, бу театр арасында - чөнки театр утлары белән театр артистлары уйный. Без заманча технологияләр белән Казанны һәм вакыйгалар барган башка шәһәрләрне җанландырдык. Без чынлыкта ничек булганын белмибез, чыганаклар тулы күзаллауны бирми, әмма булган фотодокументлар кысаларында гамәлгә ашырырга тырыштык. Иң мөһиме – фильм кызыклы булсын! Без татар милли театрына үз мөнәсәбәтебезне күрсәтергә тырыштык. Күпмедер дәрәҗәдә үзебезне шушы кешеләр урынына куеп карадык һәм сезгә аларны бөек максатка алып барган хисләрне, мотивларны бирергә тырыштык».
Ни өчен «Алтын хәрефләр»? Чөнки татар театрының атасы Габдулла Кариев: «Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр», – дигән. Димәк, театр исемен яза торган алтын хәрефләр турында сүз бара. Киносценарийны Андрей Лысяков үзе язган һәм аны Фәнис Җиһанша татарчага тәрҗемә иткән.
Әлеге фильм продукциясендә татар театры тарихы Борынгы Болгар чорыннан – Ибн Фадлан кулъязмаларына тоташтырылып бәян ителә. Вакыйгаларның үстерелешенә һәм артистлар составына карасак, Камал театрының «Театр. Җиһан» спектакль-променадының (авторы – Динә Сафина) киңәйтелгән кино версиясе дип билгели алабыз. Чөнки спектакль-променад та, мини-сериал да тамашачыны татар театрының чишмә башыннан алып, бүгенге көненә кадәр булган төрле чорларына сәяхәткә алып керә. Әлеге спектакль аннотациясен кино өчен дә кулланып була: «Ул сәяхәттә һәркем данлыклы татар театры әһелләре белән күзгә-күз очраша, театр турындагы киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган вакыйгалар, төрле хәлләр турында ишетә ала».
Мини-сериалның консультанты – театр белгече Айгөл Габәши, редакторы – театр белгече Гөлшат Фәттахова.
Андрей Лысяков мондый фильмны чын мәгънәсендә фильм дияргә кыенсынды. Әмма, минемчә, моны фильм дип атамау анда драма артистлары төшүдән генә түгел. Бу мини-сериал - татар театры тарихына кагылышлы иң билгеле эпизодларны бүгенге технологияләр ярдәмендә визуальләштереп күрсәтү. Ә бит кино ул технологияләр генә түгел, ул – сәнгать һәм аның нигезендә иҗат ята. Аның асылында сөйләнгән тарих һәм персонажлар гына да түгел, эмоцияләр, фикер ята. Кино - технологияләр һәм иҗат симбиозы. Билгеле тарихны артистлар артына реконструкцияләнгән фон куеп кына сөйләп чыгуны кино дип атамыйча... нәрсә дип аталасын мин белмим дә инде. Бу - мәгълүматны кинога охшатып визуальләштереп бирү инде – ул да кирәктер.
Ясалма зиһен белән татар «киносы» ясаучылар да тарихка «алтын хәрефләр» белән язылырмы икән... Беренчеләр бит…
