news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь язучылар, тәрҗемәчеләр һәм рәссамнарны Шәриф Камал премиясенә катнашырга чакыралар

news_top
Яшь язучылар, тәрҗемәчеләр һәм рәссамнарны Шәриф Камал премиясенә катнашырга чакыралар
фото: © Салават Камалетдинов/архив

Татарстанда Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә дәгъва кылучылардан гаризалар кабул ителә. «Бәйгедә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь язучылар, тәрҗемәчеләр, драматурглар һәм комикс авторлары катнаша ала. Иҗади эшләр 2026 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр каралган», – дип хәбәр итә ТР Милли музейның матбугат үзәге.

Проза һәм тәрҗемә белән башланган премиягә хәзер драматургия һәм комикслар номинацияләре дә өстәлгән. 2026 елда бәйге дүрт номинация буенча үткәрелә:

  • «Шәриф Камал. Әдәби проза» — татар телендә язылган 20 000 билгегә кадәрге хикәяләр һәм новеллалар, 40 000 билгегә кадәрге повестьлар.
  • «Шәриф Камал. Әдәби тәрҗемә» — Шәриф Камалның «Буранда» хикәясен Идел буе халыкларының телләренә (чуваш, удмурт, мари, мордва (эрзя һәм мукшы) телләре) тәрҗемәсе
  • «Балалар һәм яшүсмерләр өчен драматургия» — мәктәп яшендәге балалар өчен татар телендә язылган пьесалар.
  • «График хикәяләр. Комикслар» — яшүсмерләр өчен татар телендә иҗат ителгән рәсемле хикәяләр. Алар оригиналь сюжетка, татар халык авыз иҗатына яки татар әдәбияты классикларының әсәрләренә нигезләнгән була ала.

Һәр номинациядә өчәр лауреат билгеләнәчәк. Җиңүчеләргә мактаулы дипломнар һәм 75 000 сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылачак.

Бәйгедә мәктәп укучылары, студентлар, иҗат юлын башлап җибәрүче язучылар, тәрҗемәчеләр һәм рәссамнар катнаша ала.

Иҗади эшләрне бәяләгәндә сюжетның үзенчәлеге, авторның әдәби һәм сәнгати осталыгы, тел байлыгы, күтәрелгән теманың актуальлеге, милли мәдәнияткә һәм тарихи мираска игътибар кебек сыйфатлар исәпкә алыначак.

Моңа кадәр әдәби яки тәрҗемә бәйгеләрендә бүләкләргә лаек булган эшләр кабул ителми.

Бәйгедә ничек катнашырга?

Катнашу өчен гариза, иҗади эш һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык документларын бәйге нигезләмәсенә туры китереп тапшырырга кирәк. Әдәби әсәрләр электрон рәвештә DOC, DOCX яки PDF форматларында, график эшләр JPEG, TIFF яки PDF форматларында кабул ителә. Тулырак мәгълүмат: yort.tatar/award

Электрон почта: kamalpremiyese@yandex.ru

Адрес: 420111, Казан шәһәре, Островский урамы, 15 нче йорт, Татар китабы йорты.

Премия лауреатларын тантаналы бүләкләү Татар китабы йортында узачак. Чараның көне һәм вакыты турында мәгълүмат музейның рәсми сайтында урнаштырылачак.

  • Шәриф Камал исемендәге әдәби премия талантлы яшь авторларга ярдәм итүгә, хәзерге татар әдәбиятын үстерүгә һәм татар әдәбияты классигы Шәриф Камалның иҗади мирасын популярлаштыруга юнәлтелгән. Бәйгенең төп максатлары — яңа әдәби исемнәр ачу, яшьләрнең иҗади башлангычларын хуплау, заманча әдәби процесска игътибар җәлеп итү һәм яшь буынның татар әдәби теленә, китап укуга кызыксынуын арттыру.
  • Премияне гамәлгә куючы — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Бәйгене Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиалы — Шәриф Камал мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музее (Татар китабы йорты) оештыра.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар