Яшь укытучыны ник кагалар?
Укытучыларга ни җитми? Ни өчен ата-аналардан аларга хөрмәт кимеде? Лаеклы хезмәт хакы, торак белән тәэмин итсәң, Укытучы дип зур хәрефтән язарлык укытучылар килерме? Укытучылар белән бәйле тау-тау проблемалар турында Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сөйләштеләр.
Хезмәт хакы, эш йөкләнеше, ата-аналар тарафыннан начар мөнәсәбәт, торак булмавы… Уйлап карасаң, укытучы һөнәренә кагылышлы проблемалар бер күч икән бит. Шулай булгач, укытучылар җитмәвенә, һөнәрдән күп китүләренә аптырыйсы да юк кебек.
Педагог һөнәренә дип әзерләнгән белгечләрнең дә бик аз проценты гына шул юлдан китә. Әйтик, Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел республиканың урта һәм югары һөнәри белем бирү йортлары 4 меңләп квалификацияле педагогны укытып чыгарган, белгечләргә булган ихтыяҗны капларга да тиеш кебек, тик сайлаган эшкә озакка берегеп калу да кирәк шул. Яшь укытучылар, үзләрен башкалар тарафыннан кагылган итеп тойганда, гомерен шушы һөнәргә багышларга атлыгып тормыйлар кебек.
«Ата-аналар яшь белгечкә бер дә адекват карамый»
Казан педагогика көллияте директоры Анфиса Җәләлова әйтүенчә, белем бирү йортларында яшь белгечләргә мөнәсәбәт яхшылардан түгел.
– Беренче өч ел – яшь белгеч өчен иң кыены. Яшь укытучыга бернинди хөрмәт юк – коллективтан да, ата-аналардан да. Ата-аналар чыннан да яшь белгечкә бер дә адекват карамый, ничектер ышанып бетмәү бар. Мәктәп җитәкчесе көчле булып, ата-аналар белән эшләгән урыннарда алай түгелдер, бәлки, ләкин еш кына шушы күренеш күзәтелә, - ди ул.
Педколледж җитәкчесе фикеренчә, тирә-яктагылардан каты басым хәтта һөнәрен бик каты яратып, тәгаен укытучы булырга җыенганнарның да күңелен кайтара.
Укытучыларга начар караш турында Тукай районы башлыгы Фаил Камаев та сөйләде.
– Советлар Союзы заманында укытучы абруйлы һәм хөрмәткә лаек кеше иде. Педагоглар бернинди тәнкыйтькә дучар булмады. Хәзер исә укытучы статусы түбәнәйде. «Ата-ана һәрвакыт хаклы» тенденциясе барлыкка килде. Белем бирү гадәти хезмәт кебек кабул ителә. Хезмәт хакы түбән. Укытучы дәрестән соң әле өйгә дә өстәмә эш алып кайта. Кайтып утырып план төзергә тиеш, - диде Тукай районы башлыгы.
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, кайчак укытучы һөнәренә караш аларның үз эшенә мөнәсәбәтеннән дә тора.
– Мисал өчен, педагоглар укучыларга һәрвакытта да гадел түгел, балаларны ата-аналарының социаль статусы буенча бүләләр, билгене я арттырып, я киметеп куялар. Укуын яхшы билгеләргә тәмамлаган барлык укучы да дәүләт имтиханнары вакытында югары нәтиҗә күрсәтми, - диде Камаев.
Педагогик кадрларны бала мәктәптән укыган чагында ук әзерләргә кирәк дигән фикердә ул. «Махсус педагогик классларны кертү, шул классларны тәмамлаучыларны вузларга эчке имтиханнар буенча гына кабул итү кирәк», - дип белдерде.
– Безнең заманда укытучылар ашыймы, йоклыймы икән, дип уйлый идек. Сыер тотмыйлар иде, мунча төзергә рөхсәт итмиләр иде, алар бары тик укыту, тәрбия белән шөгыльләнгән. Утын, азык-төлек белән дәүләт тәэмин иткән, 1 мең сумга аларны иминиятләштергәннәр.
Яшь белгечләрне җәлеп итәр өчен, авыл җирлегендә торак белән тәэмин итү мәсьәләсен карарга кирәк. Элек торак алуга субсидия алып, биш ел эчендә шуның өчен эшли алалар иде. Авыл хуҗалыгы хезмәткәре, социаль хезмәткәр дигән квоталар бар иде. Хәзер андый квота юк. Акча калса – бүләләр, юк икән – юк.
Хәзер яшь белгечләргә өстәмә түләү 1111 сум тәшкил итә. Нәрсә инде бу?! 10-15 педагог «Авыл укытучысы» буенча грантлар ала. Мин бу ярдәмне авыл җирлегенә укытырга килгән барлык укытучыларга бирер идем.
Яшь кадрлар эш башында төрле проблемалар белән очраша. Кайчак куллары да төшә, шуңа аларга ярдәм, тәҗрибәле остазлык системасы кирәк.
Укытучының югары статусын алга сөрү мөһим. Дәүләт шуны кайгыртырга тиеш. Укытучысын хөрмәт итмәгән бала беркемне хөрмәтләмәячәк. Хәзерге вакытта мәктәп җитәкчелеге укучылар, ата аналар таләпләрен укытучылар таләпләреннән өстенрәк куя. Әти-әнинең укытучыга карата мөнәсәбәтен үзгәртмәсәк, укытучыны якламасак, киләчәк катлаулы булырга мөмкин, - дип басым ясады Фаил Камаев.
«Һөнәрен якын итмәгән студентлар – 35-40 процент»
Анфиса Җәләлова әйткән тагын бер мәсьәлә – абитуриентларны педагогик көллияткә сайлап алу юк. Шуңа күрә еш кына педагогик осталыгы бөтенләй булмаганнар укытучы була.
– Без имтиханнарсыз кабул итәбез. Урта һөнәри белем бирү оешмасына кабул итү кагыйдәләре турында положениедә бернинди өстәмә сынаулар юк. Без кешенең һөнәргә хирыслыгын да ачыклый алмыйбыз. Чынлап та барасы киләме аның һөнәргә, яраклымы-юкмы – белмибез. Психологик яктан да, сөйләм ягыннан да кешедә ачык билгеләнергә тиешле күрсәткечләр бар. Ә бездә андый мөмкинлек юк, - дип белдерде.
Бу мәсьәлә буенча федераль министрлыкка мөрәҗәгать итсәләр дә, әлегә алга китеш юк.
– Без анализ ясыйбыз. Һөнәрен якын итмәгән студентлар – 35-40 процент. Белем бирү оешмасы яхшы булганга гына, әти-әни әйткәнгә генә килгәннәр. Без инде алар белән эшлибез, ләкин һөнәрдә калырлармы-юкмы? – ди Анфиса Җәләлова.
Ул, шулай ук, 4 нче курс студентларына дуаль белем шартларында эшен уку белән бергә үреп баруны рөхсәт итәргә кирәк дип саный. Дәүләткә бу кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк, ә яшь белгечләргә һөнәре буенча эш урынында теркәлеп калу мөмкинлеге бирәчәк.
Торак булмавы – укытучылар эшкә килмәве өчен тагын бер мөһим фактор. Анфиса Җәләлова әйтүенчә, Татарстанга башка район һәм төбәкләрдән абитуриентлар шактый килә. Яшәр урын булса, балалар бакчалары, мәктәпләр шундый күп төзелгән Казанда калырга теләүчеләр аз булмас иде, дип саный ул.
Читтән килүчеләр башта арендага фатир алып торып карыйлар да, аннары 17 мең хезмәт хакына очын очка ялгап яшәгәч, барыбер өйләренә кайтып китәләр, ди Анфиса Җәләлова. Ләкин өйгә кайтканга карап, әле анда да эш көтеп тора дигән сүз түгел. «Элек яшь белгечләргә тулай торак булуы проблеманы азмы-күпме хәл иткән», - ди ул.
Анфиса Җәләлова кәгазь эшләре күплеге, яшь укытучының эшен бәяләүнең төгәл критерийлары булмавы укытучыларның гайрәтен чигерүен билгеләп узды. Читтән торып укучыларны да аңламаучылар бар, администрациянең сессиягә җибәрәсе килми, нәтиҗәдә конфликт туа.
– Безнең уку йортыннан да яшь кадрлар китә. Урта педагогик һөнәри белеме булганга хезмәт хакы хәтта мәктәпнекеннән дә аерыла. Кызганыч, күбрәк акчалы эшкә кызыгып китәләр, - ди педколледж җитәкчесе.
Кайсы фән укытучыларына кытлык зур?
Математиклар, физиклар җитми, аның каравы, психолог, логопедлар кирәгеннән биш тапкыр күбрәк чыгарыла.
Узган уку елы азагына Татарстан мәктәпләрендә укытучылар белән тәэмин ителеш 99,6 процент булса да, республикада аерым дисциплиналар буенча педагогларга кытлык шактый. Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов моның сәбәбен кадрларга ихтыяҗны дөрес фаразламауда күрә. Бу саннар алдагы җиде елны күздә тотып, мәктәпләрне үзгәртеп кору, демографик вазгыять, лаеклы ялга чыгучы хезмәткәрләр санын исәпкә алып уйланырга тиеш.
Мәсәлән, Биектау районы 2017 елда 2021 елга өч кеше җитми дип әйткән булган, ә 2020 елда бу сан 30га үзгәргән. Лаеш районы шушы ук вакытта дүрт укытучыга ихтыяҗ турында белдергән булган, узган елда ул сан 23кә төзәтелгән. Министр урынбасары әйтүенчә, мондый вазгыять күпчелек районнарда.
– Соңгы елларда уку елы башына 1,8-1,9 меңләп укытучы җитмәве ачыклана. Иң күп вакансияләр рус теле, математика, физика, химия, биология, башлангыч сыйныф укытучысына, - диде Андрей Поминов.
Ул чыгарылыш укучылары саны ихтыяҗга тәңгәл килмәвен дә билгеләп узды.
– Башлангыч сыйныф укытучылары кирәк саннан 20 процентка азрак, тәрбиячеләр – 35, математиклар 50 процентка азрак чыгарыла. Шул ук вакытта психолог һәм логопедлар мәгариф системасы таләп иткәннән биш тапкыр күбрәк, - диде Поминов.
2021 елда башлангыч сыйныф укытучыларына ихтыяҗ, укуын тәмамлаган чыгарылыш белгечләре саныннан ике тапкыр кимрәк булган, тик аларның 30 проценты гына эшкә урнашкан.
– Безнең фаразлар буенча, быел чыгарылыш укучыларының 92 процентка якын өлеше эшкә урнашырга ниятли. Чит тел укытучылары белән дә вазгыять җитди: ихтыяҗ, чыгарылыш белгечләре саныннан 1,5 тапкыр ким, ләкин былтыр үз һөнәре буенча 10 проценты гына урнашкан. Математика, рус теле укытучылары, психологлар белән дә шундыйрак хәл, - дип әйтте Андрей Поминов.
Ул мәгариф өлкәсенә былтыр 900 педагог килгәнен, 240ы киткәнен әйтте. Андрей Поминов әйтүенчә, быел беренче кварталда укытучыларның уртача хезмәт хакы 41 мең сумнан арткан, тәрбиячеләр 35 шәр мең сум ала, ә өстәмә белем бирү оешмалары педагогларына уртача 40 ар мең сум түләнә.
«Җибәрсәң, күбесе китәргә әзер»
Максатчан белем бирү кадрлар проблемасын чишә дип сөйләсәк тә, аның да үз проблемалары бар. КФУ ректоры вазифаларын башкаручы Дмитрий Таюрский әйтүенчә, былтыр КФУ өчен педагогик юнәлешләр буенча бүлеп бирелгән 338 урынның 80 енә генә кергәннәр.
– Студентлар максатчан юнәлештә укудан баш тарта, чөнки әгәр укуын ташлап, башка юнәлешкә күчәргә уйласа, ул суд аркылы бюджетка бөтен сарыф ителгән акчаны кайтарырга тиеш булачак. Шуңа күрә хакимият органнары, мәктәпләр белән заказ ахырына кадәр үтәлеп чыксын өчен җитди эш кирәк. Быел вазгыять үзгәрер дип ышанабыз, ләкин мин ул кадәр оптимистик карашта түгел, - ди Таюрский.
1 сентябрьдән муницпалитетларда педагогик юнәлешле класслар ачарга җыеналар.
– Педвуз һәм педколледжларның фәнни-методик потенциалын кулланып, муниципалитетларга беркетмәкче булабыз. Педагогик сыйныфларны тәмамлаучылар профиль буенча макчсатчан укуга төп претендентлар булырга тиеш, - диде Андрей Поминов.
Саба районы Мәгариф идарәсе бүлеге мөдире Илфат Шакиров максатчан укыту буенча җитди шөгыльләнүләрен әйтте.
– Директорлар 7-8 ел алдан ихтыяҗны барлап куялар. Педагогик юнәлеш буенча керергә теләүчеләр төшеп калмый, яхшы укучылар турында сүз бара, билгеле. Начар билгеле балаларга максатчан укыту юлламасы бирелми.
Практикага, кайсы район укырга җибәргән, шунда кайтарырга кирәк. Ә хәзер, федераль университет, нигездә, Казан мәктәпләренә җибәрә. 1 нче курстан ук практикага мәктәпләргә йөртергә кирәк, - диде.
Илфат Шакиров хезмәт хакы проблемасына тукталды.
– Югары белем белән эш хакы 20 мең сум, ул акчага беркемнең кайтасы килми, максатчан укыгач, мәҗбүри кайталар. Җибәрсәң, күбесе китәргә әзер. Биш ел эшләгәннән соң 28 мең сум эш хакы ала. Төзелештә ярдәмче эшчегә дә түләнә торган акча белән чагыштырсаң, акча юк дәрәҗәсендә.
Авыл балалар бакчалары мөдирләренең хезмәт хакы 23 мең 500 сум, авыл мәктәбе директорыныкы – 25 мең сумга якын. Бала санына карап хезмәт хакы түләү зур проблема. Бу инде теләге булган кешеләр генә түгел, кемне куя алабыз, шуны куябыз. Бу киләчәктә зур проблема китереп чыгарачак, - дип саный идарә башлыгы.
Илфат Шакиров торак белән тәэмин итүләре турында да әйтеп үтте. Билгеле, бөтен ихтыяҗны каплап булмый, ди ул. Аның фикеренчә, укытучы авыл җирлегенә кайткач, арендага торак бирергә кирәк.
– Әгәр ун ел эшли икән, укытучының үзенә калдыру мөмкин. Алдан ук килешү төзеп эшләнергә тиеш. Торак үзенә кала икән, һөнәргә килүчеләр артачак. Шундый программа кирәк, - ди ул.
«Безнең яңа укытучы» гранты да моңарчы ай саен хезмәт хакына акмаса да тамарлык өстәмә акча булган. Аны яңартырга кирәк, ул да белгечләр килү өчен стимул иде, ди Шакиров. Пандемия авырлыклар китергәч, күп кенә программаларны саклап калырга тырышсалар да, монысы 2020 елда гамәлдән чыккан булган. Андрей Поминов сөенечле хәбәр әйтте: өч ел эчендә яшь укытучыга 10 мең сумлык грант кире кайтырга да мөмкин. Хәзер шул мәсьәлә карала икән.
Федераль университетта аерым педагогик институт булырга тиеш, дип саный Илфат Шакиров.
– Укытучылар аерым бүлектә әзерләнергә тиеш. Бүген психология һәм мәгариф институты бергә бара, - диде.
Депутат Ркаил Зәйдулла сүзгә кушылып: «Гомумән, аерым институт булырга тиеш ул», - ди.
«Анысына рөхсәт булмас инде, һичьюгы КФУ эчендә аерым педагогика институты кирәк», - диде Сабаның мәгариф идарәсе җитәкчесе.
«Бәла»-укытучылар нинди укучыларны үстерә?
Әле эшли генә башлаган укытучыларны бик күп кәгазь боткасы да куркытырга мөмкин, мәктәпләрдә остазлык институты да таралмаган. Казанның 187 лицей директоры Гөлнара Галиева шуңа басым ясады.
– Коллегалар белән аралаштым, интернет киңлекләрен дә карадым. Планнар, хисаплар тагын артыр инде – педагогик җәмәгатьчелекнең кәефе шулайрак, - диде.
Ул, шулай ук, укытучының абруе төшүен дә билгеләп узды.
– Иң куркынычы – ике тискәре күренеш барлыкка килде. Дәрәҗәле вузга керә алмаучылар педагогик юнәлешкә барды. Педагогик вузларны тәмамлаучылар, дәрәҗәле эшкә урнаша алмыйча, мәктәпләргә эшкә барды. Ә андый «бәла-укытучылар» нинди укучыларны үстерә ала соң? Шунысы сөендерә: соңгы елларда укытучы һөнәрен сайлау тенденциясе уңай якка үзгәрә. Хәзер педколледжлар, педвузларга аттестатларында югары баллылар күбрәк бара, - диде директор.
Укытучының хезмәт хакы түбән булуын Гөлнара Галиева да күтәреп чыкты. Гади мәктәптә 18 сәгатьлек эш күләме белән педагогик ставка күләме яшь белгеч өчен14 мең 595 сум. Беренче өч елда аена өстәмә 1111 сум кушылуын да искәртте.
– Ә ире дә, хатыны да мәктәптә укытса?! Бездә генә дә андый ике мисал бар. Акчасы лаеклырак булсын дисә, аңа өстәмә эш күләме алырга туры килә. Без яшь укытучыларга күбрәк дәресләр алып бару мөмкинлеге, сыйныф җитәкчелеге алу мөмкинлеге бирәбез. Безнең лицейда яшь педагогның уртача хезмәт хакы 36 мең 833 сум. Лицейның матди-техник базасы акча эшләү мөмкинлеге бирә, ә гомуми белем бирү мәктәпләре укытучыларына нәрсә эшләргә? Дәүләт дәрәҗәсендә педагогларның хезмәт хакын арттыру чаралары турында уйларга кирәк, - дип белдерде.
Депутат, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов битараф калмады.
– Тармакка ниндирәк рәвештә ярдәм итә алабыз – тәкъдим итегез, әйдә. Ничек эшләргә моны? Мин кушылырга әзер. Әгәр берәр ярдәмебез тисә, бик яхшы булыр...