Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь шагыйрьләр хәләл шешә әйләндерә

news_top_970_100
Яшь шагыйрьләр хәләл шешә әйләндерә
Рузилә Мөхәммәтова

Фәнил Гыйләҗев мине Татар китабы йортына яшь шагыйрьләр «тусовкасына» чакырды. «Анда бүген ут юк бугай», – дим. «Авызыбыз үзебез белән, аңа ут кирәкми», – дип кенә җибәрде. Шулай итеп, Рифат хәзрәтләре (Рифат Сәлахов) машинасында җилдереп кенә шигърият дөньясына юл алдык.

Шигырь кичәсенең концепциясе бик гади – бергә җыелышып, түгәрәк өстәл тирәли түгәрәкләнеп утырып шигырь уку. Бу чара рәсми булса, оештыручылар аны «халыкара» дип атый алыр иде – чөнки арада Төркиянең Анталия шәһәрендә яшәүче шагыйрь, Арча егете Фәнис Зыялы да бар иде. Шәриф Камал музее – Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхинга эшләнгән эшләр турында отчет бирәсе булса, чын күңелдән шулай яза ала.

Ярый, хуш, яшь шагыйрьләр өстәл тирәли тезелеп утырды. Өстәлдә – шешә. Гөнаһлы уйлар уйламагыз тагын, яшьләр шешә әйләндереш уйнарга җыелды, шешәне бушатыш уены түгел. Сүз уңаеннан, шешә Кукмара лимонадыннан бушаган иде. Тәртип шундый: шешә башы кемгә карый – шул шигырь укый.

Кичәне Айдар Шәйхин башлап җибәрде: «Шәриф Камал яшәгән йортка, язучылар кунакка килеп йөргән йортка рәхим итегез. Әдәбият белән кызыксынасыз, китап укыйсыз икән – кайда гына яшәсәгез дә, бу йорт сезнеке. Бүген рәсми булмаган чара... рәсми булмагач чара дип тә әйтү кирәкмидер, бу – ихлас очрашу. Шагыйрьләр даирәсеннән чыккан тәкъдим, теләк белән булган очрашу безгә дә бик кадерле. Аралашуыбыз ихлас булыр дип ышанам. Иң мөһиме – рәхәт булсын! Сез килгәч, утны да алдан бирделәр, югыйсә, биштә генә дигәннәр иде. Сезне йортыбызда көтеп калабыз. Без бөтен төрле форматларга әзер. Бу йортка күп кеше сыя, бу йортка күп идеяләр сыя, күп карашлар сыя».

Шешә әйләнә торды – шигырь сөйләнә торды. Өстәл тирәли Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах, Оксана Ильюп, Гөлинә Шәйхи, Дания Нәгыйм, Фәнис Зыялы, Ләйлә Хәбибуллина, Ландыш Равилова тезелеп утырган иде. Аларга Чаллы егете Исмәгыйль Ишалин кушылды. Очрашуның финалына таба Миләүшә Гафурова да килеп, шигырьләре белән очрашуны бизәде.

Дания Нәгыйм: «Бер тапкыр Гөлүсә апа оештырган шагыйрьләр төркемендә «Күрешик әле, сагындым» дип язып карадым. Ләкин вакыты әйтелмәгәч, күтәрелеп китмәделәр. Рәхмәт, Фәнил, безне җыйганың өчен».

Оксана Ильюп: «Минем өчен чакрымнар ул – чакрымнар түгел. Кешеләрнең: «Күрешеп булмый – ерак бит», – диюе минем өчен аклану гына кебек. Теләк булганда чакрымнар берни түгел».

Кичәдә шигырьләр укылып кына калмады, шагыйрьләр шигырьләрнең калыбы турында зур бәхәс тә оештырып алдылар.

Гөлинә Шәйхи: «Мин «Китап» радиосында эшлим. Бик күп шигырьләр укыйм. Бөтен шигырь дә калыпка кермәгән. Танылган шагыйрьләрнең кайбер шигырьләрен укыгач: «Мондый шигырьләр язып, алар ничек шагыйрь булып китте икән?» – дип уйлыйм. Ләкин аны дөрес җиткерә белсәң, шулкадәр матур һәм тәмле яңгырый. Шуңа шигырь калыпка керергә тиеш дип санамыйм».

Фәнил Гыйләҗев: «Бу әйберне бераз аңлатырга була. Рәдиф Гаташлар чорында бер шундый вакыт булып алган – алар махсус рәвештә җимереп-ватып, Такташча язып караганнар. Бәлки, ул аларның да өйрәнчек чорлары булгандыр. Андый чор булырга тиеш, бигрәк тә башлап иҗат итүчеләрнең. Төрле юнәлештә, төрле стильдә язып карау ул – табигый. Кеше шуның аша үтмичә бара алмый. Ләкин традицион шигырь ул – калыплы шигырь. Такташлар да, Гаташлар да иртәме-соңмы калыплашканнар. Шигырьләрен укыган саен, бигрәк безнең татар әдәбияты бөек, бигрәк безнең татар әдәбияты матур, җиренә җиткерелгән, югары зәвыклы, калыплы, дигән фикергә киләм».

Рифат Сәлах: «Шигырь ул гадәти сүздән нәрсәсе белән аерыла? Калыплашуы белән аерыла. Икенчедән, ул югары образлылыгы, телнең тәмлелеге белән аерыла. Монда шигырьгә хас кагыйдәләр бар, ул кагыйдәләр булмаса, ул шигырь дә булмас иде. Ансыз язасыгыз килсә, татарда бик матур жанр бар – нәсер дип атала. Гадел Кутуй: «Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!» – искиткеч бит! Рәхәтләнеп укыгыз!»

Ландыш Равилова: «Минем алай язылган шигырьләрем күп. Аларны Фәнил яратмый. Ул аларны шигырьгә санамый. Ләкин аларның кайсыларындыр «Казан утлары»нда бастырып рәхимлек тә күрсәтте. Алар махсус ватып язган шигырьләр түгел. Алар күңелдән шулай чыккан. Алар рифмага түгел, ритмга корылган. Калыпка салып яза белмәгәннән түгел, шулай язасы килгәнгә шулай язылган шигырьләр. Калыпка салып язарга күпкә җиңелрәк, ирекле шигырь язу күпкә авыр. Аларның яшәргә хокукы бар. Эзләп карасагыз, Пушкинның да андый шигырьләре бар. Алар шигырь булып кала».

Рифат Сәлах: «Пушкинның классик шигырьләре булмаса, сез аның үзенең булуын да ишетмәгән булыр идегез, мөгаен. Рифмага килеп торган шигырь җыр кебек бит ул. Татарда элек-электән чичәнлек булган, такмак белән сөйләшкән. «Ике күгәрчен оча, мин сине яратам» дигән кебек, мәгънәсе булмаса да, ялгаган».

Фәнил Гыйләҗев: «Шигырь калыпка буйсынмаган була ала. Ләкин, Гөлинә әйтмешли, укыганда аның калыпка буйсынмаганлыгы сизелмәскә, үзенең ритмы белән алдырырга тиеш. Табигый яңгырарга тиеш. Кайчакта тыңлап торасың – калып бозылган икән, колакны ярып керә инде. Ул сизелә».

Гөлинә Шәйхи: «Шуңа күрә шигырьне укый белергә кирәк».

Фәнил Гыйләҗев: «Кайчакта редакциягә шигырьләр килеп керә – калыбы бар, образы-фикере юк. Такмак дисәң – такмак түгел... Бөтенесе дөрес – иҗеге иҗеккә, сүзе сүзгә килгән, бөтен нәрсә бар, шигырь генә юк».

Фәнис Зыялы: «Мин бу очракта Фәнил һәм Рифат белән килешмим. Татар әдәбияты, татар шигърияте калыпларга гына салынырга тиеш түгел. Ул бөтен дөньяны айкарга тиеш. Ул милләттән дә, бу милләттән дә үрнәк алырга тиеш, бөтен яктан үзен үстерергә тиеш. Шигырь үсәргә тиеш. Минем дә Фәнил һәм Рифат өчен шигырь булмаган шигырьләрем бар».

Шушы урында тыныч кына читтә утырган Ләбиб Леронга игътибар итеп, аксакаллык яшенә таба атлап баручы шагыйрьгә сүз бирделәр. Ул вакытта Ләбиб Лерон инде социаль челтәрдәге аккаунтына әлеге очрашу турында хәбәр элеп, эшен төгәлләгән иде.

Ләбиб Лерон: «Чынлап та Рөстәм Мингалимнең дә, Гәрәй Рәхимнең дә, Равил Фәйзуллинның да «ак шигырь» дип бер җенләнеп алулары булды. Аларга ул юнәлешне Шамил Анак бирде. Аның чын исеме – Шамил Мәхмүдев. Әмир Мәхмүдевның туганы. Шундый юнәлешне ул кертеп җибәрде. Бер котырып алу булды. Мин аны кирәк дип саныйм.

Безгә университетка әдәби агымнар турында укыттылар – футуризм, имажинизм... Кави Нәҗми, Гадел Кутуйлар үз чорларында шулай җенләнеп алганнар. Футуризмның бер вәкиле – безнең Казан егете Велимир Хлебников. Исемен дә Владимирдан Велимирга әйләндергән. Аның фигыльдән генә торган шигыре дә бар. Бу алымнар безнең буынга – Ркаил Зәйдулла, Газинур Моратларга да йогып алды. Дөресрәге, күбрәк Ләис Зөлкарнәйгә йокты. Ләиснең «мөгез чыгарган» шигырьләре бар. Миңа да кереп алды ул. Бу – үзенә күрә бер эзләнү чоры. Без күбесенчә кыланып яза идек инде, нәрсәдер маташтырабыз.

Минем гел «Кыз» дигән шигырь бар, анда һәр сүз эчендә кыз сүзе бар. Ләис, мәсәлән, «Сөембикә манарасы» дигән шигырен Сөембикә манарасы рәвешендә язды. Әле өтерсез язучылар да бар. «Ак шигырь» үрнәкләрен бездә Фәиз Зөлкарнәй бирде. Мин яшь шагыйрьләргә аларны укырга һәм үзләре дә шулай язып карарга киңәш итәр идем. Ул чорны үтәргә кирәк. Барыбер ахыр чиктә халыкчанлыкка кайтып төшәсең. Җан күпме генә тыпырчынса да, бәргәләнсә дә... бер заман яшь кызлар төшенкелек турында язып алды... барыбер оптимистик рухта дәвам итәрләр, дип уйлыйм. Минем дә фатирсызлык, акчасызлык заманында пессимистик шигырьләр күп булды.

Миңа калса, халыкчанлык – беренче урында. Бервакыт – 1980 елның декабрендә – Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат һәм мин Хәсән Туфанның хәлен белергә бардык. Хәсән ага: «Әйдәгез әле, егетләр, шигырь укыгыз», – диде. Ркаил «шагыйрьләрнең каберләрен эзлим» дигәнрәк шигырьләрен укыды. Газинур да шундый рухтагы халыкчан шигырьләр укыды. Мин «Тукайның вафаты» дип аталган, «мөгез чыгарган» – Такташларча, яшь Хәсән Туфаннарча «ваткан-җимергән» бер шигыремне укыдым. Үзенчә рифмалары булса да, «дың-дың-барабан» дигән кебек иде. Хәсән абый бик игътибар белән тыңлап торды да: «Мондый шигырьләр дә кирәк», – дип әйтеп куйды. Бәлки, ул үзен күргәндер, заманында алар да рифмаларын шулай кыландырганнар, эчке рифмаларга әйләндереп бетергәннәр. Азактан Хәсән Туфан иң халыкчан шагыйрьгә әйләнеп китте. Әйтергә теләгәнем шул! Яшьләргә уңышлар!»

Ләбиб Лерон тагын дәвам итә: «Шагыйрьгә бәя биргәндә, аның яраткан шагыйренә карарга кирәк. Ркаил Зәйдулланың яраткан шагыйре – Сергей Есенин һәм Хәсән Туфан иде. Газинур Мортаның – Евтушенко һәм Равил Фәйзуллин. Минеке Андрей Вознесенский иде. Татарлардан кумирларым Мөдәррис Әгъләм һәм Зөлфәт иде. Нияз Акмалның ике яраткан шагыйре бар иде. Ул безгә Кадыйр Сибгатуллинны ачты, хатын-кызлар Саҗидә Сөләйманованы сөйли торган иде.

Шагыйрьнең исемен әйткәч, ниндидер бер шигыре күзаллана. Рүзәл Мөхәммәтшинның Болгарда шигырь укыганда: «Татар бетә, дип әйтәсез, менә – мин бар бит әле», – дигән юллары бөтен кешене сискәндергән иде. Гап-гади сүзләр! Халыкчанлык шушыдыр инде ул! Шулай сискәндерә торган шигъри образлар юлдаш булсын сезгә!»

Ләбиб Лерон тагын дәвам итә: «Безнең чорда без тәрҗемә белән мавыга идек. Фәнил дә аның белән шөгыльләнә, бу аның телен баета дип саныйм. Прозада Нурихан Фәттах Виктор Гюгоның «Хокуксызлар»ын тәрҗемә иткән икән, без белгән Нурихан Фәттах – тәрҗемәләр аша телен шомартып килгән Нурихан Фәттах ул.

Мин Вознесенский поэмаларын тәрҗемә иткән кеше – ул барыбер чыга. Ул җиңелдән түгел. Сергей Есенинны тәрҗемә итеп, үзем өчен аны яңадан ачтым. Аның һәр шигырендә – язмышы, биографиясе, киләчәге, күзаллавы, фаразлавы. Безнең шигырьләрдә дә шул әйбер булырга тиеш. Син «мөгез чыгарасыңмы», калыптан чыгасыңмы – шигырьләреңдә үзең булырга тиеш, милләт язмышы, миллилек булырга тиеш. «Яратам» сүзе булмаса да, мәхәббәт шигыре, дип әйтәбез, шигырьдә, милләт, халык, дигән сүз булмаска мөмкин, ләкин ул татар халыкының бер вәкиленең шигыре, дигән фикер ярылып ятырга тиеш. Тагын бер киңәш: сүзлекләр белән эшләгез һәм «Безнең мирас» журналын укыгыз!»

Фәнил Гыйләҗев: Ләбиб абый, инде шешәне дә әйләндерегез!

Ләбиб Лерон: Заманында күп әйләндердек инде без аны.

Фәнил Гыйләҗев: Монысы – хәләл...

Ләбиб Лероннан тагын бер монолог: «Совет чорында – идеология заманында китап чыкканда, башында коммунистик рухтагы шигырь була иде. Ул традициягә әйләнде. Равил Фәйзуллин булсын, Рөстәм Мингалим булсын, партиягә багышланган шигырь була иде. Бүген ул шигырьләрнең бер тиенгә дә кирәге калмады, чөнки ул идеологиягә корылган иде».

Фәнил Гыйләҗев: «Мингалимнеке бүген дә актуаль: «Яктыртасың җирне, җылытасың, коммунистмы әллә син, кояш?!»

Ләбиб Лерон: «Әйе, минем ул юлларны эпиграф итеп тә алганым бар. Шуннан соң партия бетте дә инде. Ләкин ул шигырьләр чыгып калды. Шул вакытта шигырьләр генә түгел, күп шагыйрьләр харап булды. Алар идеология корбаннары булды. Нур Гайсиннар бар иде, Сәхаб Урайский бар иде. Сез – бәхетле чор шагыйрьләре, ялган идеологиягә кереп китә алмадыгыз. Зөлфәт абыйның да ленинизмлы байтак шигыре бар, Мөдәррис Әгъләмнең юк дип уйлаган идем, аның да Ленин дигән сүзләре килеп чыкты».

Фәнил Гыйләҗев: «Нур Гайсин белән Сәхаб Урайский бер-берсенә дә шигырь язышкан, ди. «Нур Гайсин, Нур Гайсин, шигърияттә тургай син». «Сәхаб Урайский, син үзең дә шулайский».

Ләбиб Лерон: «Сезгә шундый идеология корбаннары булырга язмасын! Проза әсәрләре дә шулай харап булдылар. Эшчеләр темасы булса, бер герой парторг була торган иде, туры юлдан тайпылган колхоз рәисен акылга утырта иде. Безнең әдәбият шундый әсәрләр белән бик каты чүпләнде. Әмирхан Еникиләр, Аяз Гыйләҗевларның әсәрләре калкып, әдәбиятны саклап калдылар. Сезгә тайпылмыйча үз юлыгыздан барырга язсын, дигән тагын бер теләк».

Шигъри очрашу озак дәвам итте. 5 минутка туктап чәй эчеп, алма ашап алганнан соң, Фәнил очрашу «дилбегәсен» үз кулына алып, биредәге шагыйрьләрнең үзе иң яхшы шигыре дип санаган шигырьләрен укыттыра башлады. Аннары кемнәргәдер кайтырга кирәк була башлады. Шигърияттән аерыла алмаганнар Татар китабы йорты ябылганчы шигырь укыган, ди, анда да туктала алмагач, шигърият каһвәханәдә дәвам иткән, ди.

Фәнил дускаем, тагын җыелсагыз, зинһар, чакыра күрегез, яме!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100