Шәл бәйләүче яшь егет: «Киләчәктә балаларымны да бу шөгыльгә өйрәтергә телим»
Ике яшь кенә егетнең йон эрләвен, шәл бәйләвен күреп шаклар каттым. Шәхсән үзем, рубашкамның төймәсе төшсә дә, тегеп куя белә торганнардан түгелмен. Берзаман киемем сүтелеп киткәч тә, бер редакция сылулары тегеп биргән иде.

Күптән түгел булган командировкаларның берсендә япь-яшь егетләрнең йон эрләп, шәл бәйләп утыруларын күргәч – хәйран калдым… Инде «шәл» сүзе чыккач та аңлагансыздыр: Балык Бистәсендә узган «Бистә шәле» турында сүз барганын.
Шәл бәйләүче, йон эрләүче яшь кенә егетләр ике дус – Казаннан Салават Мөхәммәдьяров һәм Оренбург якларыннан килгән Даниил Кашерцев булып чыкты. Алар бер-берсе белән интернет челтәрендә танышкан, йон эрләүгә һәм шәл бәйләүгә мөкиббәнлек дуслаштырган егетләрне. Салаватның дәү әнисе Галия апа Әбсәламова, әнкәсе Альбина Фәрит кызы да биредә иде. Алар да бик оста куллы апалар булып чыкты. 1997 елда Оренбург өлкәсеннән Казанга күченеп кайтканнар
«Иң башта йон эрләү һәм бәйләү белән ир-атлар шөгыльләнгән»

Галия ханым жюри комиссиясенә шәл күрсәткән мизгел
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Мин мәктәпкә укырга кергәнче үк бәйли башладым, – ди Галия апа. – Миңа бер электрон китап җибәрделәр: 1893 елны Чикагода Бөтендөнья дәрәҗәсендәге күргәзмә булган, һәм анда Россия дә катнашкан. Һәм ни күрәбез: Казан губернасыннан шәлләр тәкъдим ителгән, һәм бездән булган бер шәл бәйләүче хатын-кыз бүләкләнгән дә булган. Горурлык!
Шундый борынгы кәсепчелекне Татарстанда да ныклап күтәрергә кирәк. Шуннан соң менә кызым, оныгым да шәл бәйләүгә кереште. Менә оныгым Салават – иң оста эрләүчебез. «Бистә шәле»ндә 1 нче дәрәҗә диплом алды. Кызым Альбина һәм үзем күбрәк бәйлибез инде. Башкортстан турында әйтсәк, татар халкы бәйләгән шәлләр анда да дан казанган. Оренбург өлкәсендә дә татар-башкортлар бәйли күбрәк. Бу – бик зур стимул бирә. Безнең үзебезнең Татарстанда да бу һөнәр элекке заманалардан ук популяр булган. Әлеге көндә шәл бәйләү кәсепчелеген күтәрергә кирәк.
Галия апа, ир-егетләр кайчан бу шөгыль белән мавыга башлавын да беләсездер. Сөйләп китегезче әле «Интертат» укучыларына.
Минем музеем да бар, шуңа тарих белән нык кызыксынам. Элек, иң башта йон эрләү һәм бәйләү белән ир-атлар күпчелек шөгыльләнгән. Бу кайдан килгән соң? Ир-егетләр балык тотыр өчен ятьмәләр ясаганнар, менә шуннан киткән дә инде бәйләүгә маһирлык. Аннары хатын-кызлар да бу эшкә ныклап тотынган. Бүгенге көндә шәлләр бәйләүче кызлар да сирәк ул. Шуңа күрә дә бу кәсепнең чишмә башына кайтырга кирәк, дип уйлыйм. Әлеге көндә игътибар артканын күреп торабыз.
Салават, син бу кәсеп белән ничек мавыга башладың?
Мин йон эрләү белән балачактан ук шөгыльләнәм. Әллә ни катлаулы түгел, бу шөгыль миңа нык ошый.
Димәк, йон эрләүне әллә нинди катлаулы хезмәт итеп күзалламыйсың да?
Юк, үз дулкынымда, мәсәлән, кайвакыт музыка кабызып куям да йон эрләп утырам. Тыныч кына, әкрен генә ритмда эшлим.
«Бу кәсепчелекне саклап каласым килде»
Ә син Даниил, кайчан бәйли башладың?
Мин бәйләү белән 7 нче сыйныфта укыганда мавыга башладым. Безгә мамык шәл бәйләү буенча оста апалар килгән иде, һәм алар шәл бәйләү технологиясен күрсәтеп киттеләр. Алар бу кәсепчелек юкка чыгып баруын, кызлар да бик бәйләргә теләмәвен сөйләделәр. Һәм минем бу кәсепчелекне саклап каласым килде. Киләчәктә үз балаларымны да бу шөгыльгә өйрәтергә телим.
«Оренбург» дигәндә, тел очыма бөек рус җырчысы Людмила Зыкинаның «Оренбургский пуховый платок» җыры килә. Сезнең якларда бүген бу кәсепчелекне белүчеләр күпме?
Уртача, дияр идем. Без Оренбургта җиңелчә паутинкалар һәм җылы шәлләр бәйлибез. Мин үзем кәҗәләр асрыйм. Аларның йонын алам һәм шуннан бәйлим. Барлыгы 6 кәҗәм бар. Бер зур булмаган шәл өчен 300 грамм чамасы йон кирәк. Ә паутинкага – 150 грамм тирәсе, – дип сөйләде кунак егете.
«Башкалада нинди генә затлы кием юк бит, ә алар безнең шәлләрне яратты»
– Йон шәлнең размерына карап саналадыр, уртача күпме йон кирәк? – дип кызыксындым Галия ападан.
Без фестивальдә күрсәткән шәлгә 1 килолап йон кирәк. Ә бит әле кәҗәләрнең йонын елына 1 генә алалар. Йон ала торган кәҗәләр – савым кәҗәләре түгел. Ул кәҗәләрне асрау да – җиңел хезмәт түгел. Ләкин, мин яңа кәҗә фермалары ачылыр, һәм дәүләттән дә әлеге эшкә ярдәм булыр, дип ышанам.
Альбина апа, сез дә шәлне оста бәйлисездер?
Әниемнән, дәү әнидән күреп шәл бәйләүгә өйрәндем. Хәзер менә балаларым да ныклап кызыксынып китте. Әле кече 9 яшьлек улым да бу эшне үз итәргә тора. Шәлләргә ихтыяҗ югары, дияр идем. Шәлнең никадәр яхшы әйбер икәнен белүчеләр чират торып алалар.
Без, өскә шәлләр ябынып, Мәскәүгә барган идек. Урамда, туктатып, шәлне тотып карап, кайдан алдыгыз, дип кызыксына башландылар. Шунда ук булачак сатып алучылар барлыкка килде. Безнең өчен бу – аптыраш булды. Башкалада нинди генә затлы кием юк бит, ә алар безнең шәлләрне яратты. Элек чит илләрдә шулай итәләр иде, хәзер – бездә, – дип сөйләде ул.
Шәл бәйләүче япь-яшь егетләр белән аралашып алгач, аннары Мәскәү кадәр Мәскәүдә дә Татарстан шәлләре шулкадәр кызыксыну уятканын белгәч, шундый нәтиҗәгә килдем: һичшиксез, бу төр кәсепчелек алга таба да дәвамлы булыр. Яшьләр кулында киләчәк, диләр. Ә монда – шәл бәйләү кәсепчелеге. Алга таба да мондый фестивальләр һәм бәйгеләр узып торсын, уңганнарыбыз бәйләгән шәлләр тагын да ныграк киң танылу яуласын, дип телисе килә.