Икенче һәм аннан соңгы балаларын тапкан яшь әниләргә яңа ярдәм чарасы кертелә
Татарстанда 25 яшькә кадәр икенче һәм аннан соңгы балаларын тапкан хатын-кызларга 350 мең сум акча бирү планлаштырыла.
Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында билгеле булды. Яңа ярдәм чарасына республиканың киләсе ел бюджетында 562 миллион сум акча каралачак.
Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Гела Герасимова әйтүенчә, бу ярдәмне 2027 елның 1 гыйнварыннан бирә башлау күздә тотыла. «Әлеге ярдәмгә дигән акча бюджетның башлангыч проектына әлегә кертелмәгән. Сәбәбе шунда: бу хакта йөкләмә бюджет турындагы закон проекты Дәүләт Советына тапшырылганнан соң килде», – дип белдерде Гела Герасимова.
Аның сүзләренә караганда, яңа түләүне кертү тәкъдиме Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән килештерелгән. Бу чара демографик хәлне яхшыртуга һәм гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Татарстанның социаль сәясәт өлкәсенә 2027 елда 82 миллиард сум акча бүлеп бирү каралган.
«Әниләр көне» ничек түләнә?
Фикер алышу барышында бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр өчен «әниләр көне», каядыр «бала көне» дип исемләнгән ял көннәрен оештыру мәсьәләсе дә күтәрелде.
«Әниләр көне» федераль дәрәҗәдә мәҗбүри таләп итеп билгеләнмәгән, хәзерге вакытта ул киңәш итү характерында гына. Әлеге ял көннәрен бирү мөмкинлеге оешманың хезмәт хакы фондына, җирле норматив актларга һәм коллектив килешү шартларына бәйле», – дип ачыклык кертте Гела Герасимова.
Дәүләт Советы депутаты, ТР Профсоюзлары рәисе Елена Кузьмичева бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә «әниләр көне» бирү һәм аны финанслау мөмкинлеге турында сорады.
Гела Герасимова «әни көне» өчен түләү хезмәт хакы фонды кысаларында башкарылуын искәртте. Утырышта катнашучылар «әни көне» алган укытучы яки табибны алмаштырган кешегә дә ул көн өчен хезмәт хакы түләү заруриятен исәпкә алып, бу мәсьәләне ничек тә җайга салу буенча уйланырлык җирлек булуын әйттеләр. Кайбер хастаханәләрнең баш табиблары үз хезмәткәрләренә мондый «әниләр көне» бирүне өстәмә мәшәкать һәм чыгым дип кабул итүләре турында да сүз чыкты.