Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ярымшәрә Данир Сабиров Уразова-Юлъякшин низагыннан чыгу юлын күрсәтте - видео

Эстафетаны Гүзәл Уразовага, Элвин Грейга һәм "мировой судья" Фирдүс Тямаевка тапшырам, ди Данир.

news_top_970_100
Ярымшәрә Данир Сабиров Уразова-Юлъякшин низагыннан чыгу юлын күрсәтте - видео
Данир Сабиров артистлар арасында чыккан бәхәсне "суытып" җибәрү өчен кызык ысул тәкъдим итә. Инстаграмына куйган видеода Данир халатын салып ташлый да, өстенә ике чиләк су сибә.

"Артык кызсаң, суынырга кирәк", - ди ул. Кызыл чиләкләрдә салкын су, ахрысы. Анысы тәгаен билгеле түгел. 

Ул эстафетаны Гүзәл Уразовага, Элвин Грейга һәм "мировой судья" Фирдүс Тямаевка тапшыруы турында да әйтте.

"Вакытында суына белсәң, яшәү рәхәт", - дип әйтә Данир, сөртенә-сөртенә.

Данир Сабировның бу язмасы 450 дән артык комментарий җыйган. Инстачылар җырчының фикерен хуплый. Ә үзен "тазарган" дип тәнкыйтьләп язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100