«Ярты ел элек әтиебезне җирләгән идек...» - Арчадагы янгын бер гаиләне урамда калдырган
Җәйләр ямьле булса да, аның эссе көннәрендә хәвеф-хәтәре дә арта. Шушы арада гына коточкыч янгын Арча районы Сәрдебаш авылында яшәүче Шакировлар гаиләсенең йорт-җирен көл иткән.
Янгын телләре үрли башлаганда өйдә әңгәмәдәшем Маргарита Шакированың әнисе, 75 яшьлек Елизавета апа үзе генә була. Ул мондый-кайгы хәсрәтләрне инде бер тапкыр үз башыннан кичергән икән. Яшь чагында өйләрендә ут чыгып, аның әтисен арабыздан мәңгелеккә алып киткән булган. Әлеге хәлләрне күңелендә саклаган Елизавета ханым, әлбәттә инде, аш бүлмәсен чолгап алган янгынны күреп, югалып кала. Башта су сибеп сүндермәкче була. Ләкин кызышып биегән ут телләрен алай гына җиңеп буламы соң… Шуннан соң урамга йөгереп чыгып, «янабыз» дип кычкыра да, өйгә әйләнеп керә. Шул арада бик җитди пешә.
Әни: «Ут минем яулыгыма капты бугай», - ди. Үзе төгәл генә бернәрсәне дә хәтерләми. Аш бүлмәсендә тарттырылган түшәм иде. Эреп, өстенә шул төшеп пешермәдеме икән дип кенә уйладык. Әни шул хәтле борчылган, шок хәлендә булган, хәтта пешкәнен дә сизмәгән. Әле шул пешкән килеш сарайдан хайваннарны да чыгармакчы булып йөргән. Әнинең хәзер тавышы да юк инде, сулыш юлларына кадәр пешкән, пышылдап кына сөйләшә. Район хастаханәсендә ятып, кичә өйгә чыкты. «Кризис чоры узды», – диде табиблар. Агулы төтен сулап, аның эчке органнарына да шактый зыян килгән. Бөерләре эшләми башлау ихтималы да бар иде…Әнинең исән-сау калуы, өйгә кайтуы да зур сөенеч булды әлеге хәлләрдән соң, - ди әңгәмәдәшем.
Фото: © Маргарита Шакирова архивыннан
«Кызым, әни, без кая торачакбыз инде дип бик борчылды»
Маргарита һәм Илнур Шакировлар әлеге йортта әниләре һәм 8 сыйныфта укучы төпчек кызлары белән яшәгәннәр.
Ике кызыбызның инде үз тормышлары, Казанда яшиләр. Бу йорт - минем туган нигезем. Әти-әни янына ирем, балаларым белән 2011 елда күченеп кайткан идек. Өченче кызыбыз да биредә туды. Әниләр белән бик матур гомер иттек. Кызганычка, әле ярты ел элек кенә әтиебезне җирләгән идек. Инде башыбызга яңа хәсрәт килде, - ди Маргарита.
Бу еллар эчендә Маргарита белән Илнур йорт-җир, каралты-кураны гөл кебек итеп яңартып, төзекләндереп, өйгә янкормаларлар ясап куйган булганнар. Март аенда гына олы кызларын кияүгә биргәннәр. Туй алдыннан татар халкы йортны бик карый бит инде ул. Шакировларның да барлык бүлмәләргә дә ремонт ясап, яңа җиһазлар алып, балаларының тормышына сөенеп, матур гына дөнья көткән чаклары булган. Ләкин бәхетсезлек кисәтеп килми шул…
Янгын чыгасы көнне Маргарита, телестудиядә шөгыльләнүче кызы белән Арчага китә. Ә мал табибы булып эшләүче ире күрше авылда эштә була. Йортлары януы турында иренә күршеләре шалтыратып әйтә. Илнур исә беренче эш итеп хатынына хәбәр сала.
Илнур «янабыз» дип әйткәч, нәрсә эшләргә дә белмәдем. Үзем рульдә идем. Кызым да юлда кайтканда елады да елады. «Әни, без хәзер кая торачакбыз инде дип бик борчылды. Яшисем дә килми инде минем дигән сүзләргә кадәр әйтте. Ә минем уемда гел әни булды. Әни кая икән, исән-саумы икән дип кенә уйладым.
Без кайтып җиткәндә өй кып-кызыл ут эчендә, нәрсә дә булса эшләрлек түгел иде инде. Безнең барлык корылмалар сарайларга кадәр бер-берсенә тоташып салынды. «П» хәрефе формасында төзегән идек. Санаулы минутлар эчендә ялкын чорнап алган барысын да. Читкәрәк салынган бер гараж гына торып калды. Сарайдагы бозаулар вакыты җиткән сыер, үгезбозавыбыз да ут эчендә калды.
Ничә еллар тырышып төзегән йортыбыз кара күмер өеменә әверелде шул. Ирем дә бик авыр кичерә. Әле сеңлем әйтә: «Янгыннан соң Илнур жизни өй каршындагы юлдан нигезегезгә карап утырды. Шуның кадәр кызгандым үзен», - ди…
Фото: © Маргарита Шакирова архивыннан
«Күңел сыкрап тора...»
Шакировлар гаиләсенә авыл җирлеге әлегә хуҗасыз бер йортны биреп торган. Күлмәкчән килеш урам уртасында басып калган гаиләгә авылдашлары да бик күп ярдәм күрсәткәннәр.
Авылдашларыбызга рәхмәтләребезне ничекләр генә әйтеп бетерербез инде. Өебездән кеше өзелми. Акчалата да, кием-салымнар белән дә ярдәм итәләр. Бик күп итеп корбан итләре китерделәр. Авыл халкы ярдәме белән бөтен чүп-чарны түгеп, комнар салып, йорт урыннарын тигезләп куйдык.
Иремә Ашытбаштан йорт та бирәбез дигәннәр иде. 5 ел эшләгәч, үзебезгә кала торган йорт инде ул. Ләкин безнең авылдан китәсебез килми шул. Без әти-әнигә 5 кыз. Бу - төп нигезебез. Йортыбыз калмаганга күңел сыкрап тора. Бәлки берәр ничек нигезебездә йорт торгыза алырбыз. Тик әлегә нәрсәгә тотынырга белгән юк, - диде Маргарита.
Кайгы-хәсрәт белән күзгә-күз очрашкан Шакировлар гаиләсенә битараф калмасак иде. Аларга ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр өчен реквизитларын калдырабыз.
8-903-061-01-76 (Сбербанк, АкБарс, Россельхозбанк, ВТБ. Илнур Ш., Маргарита Ш.)