«Ярдәменнән ташламады…» (Сәлия Гарифуллина)
Аллаһы Тәгалә адәм балаларын ярдәменнән ташламый. Бу хакыйкатькә күпләр үз тормыш тәҗрибәләреннән чыгып инанадыр…
Мәрхүмә әнием бәянләгәннән. «Япь-яшь килеш Ташкент якларына юлланырга туры килде. Сугыштан соңгы авыр еллар. Берсеннән-берсе бәләкәйрәк сеңелләрне аякка бастырырга кирәк. Тол калган әнием ялгызы нишләсен? «Икмәкле шәһәргә» эшкә озатырга мәҗбүр булды газизем… Ташкенттан ерак түгел кышлакларның берсенә укытучы итеп тәгаенләделәр. Әйткәндәй, бу якларда мөгаллимәгә хөрмәт-игътибар шулкадәр зур, өрмәгән җиргә утыртмыйлар гына. Әлбәттә, үзең дә кешелекле, кечелекле булсаң… Шул рәвешле укытып киттем үзбәк балаларын. Хәер, кореялылар да бар иде. Алар да гаҗәеп ихтирамлы халык. Кайчандыр Башкортстаннан килеп тормышланган, үз куышын булдырган Әминә исемле укытучы белән дуслаштык. Якташлар чит-ят җирдә алтынга биргесез ич ул…
Көннәрнең берендә, мәктәп өчен кирәк-ярак алырга дип, район үзәгенә җибәрделәр. Тәүге баруым. Эшләрне кич кенә төгәлләдем. Кайтыр юлга чыксам… Адашканмын! Бөтенләй таныш түгел җиргә килеп чыкканмын. Караңгы тиз төште. Урамда бер җан иясе юк… Нишләргә? Ары сугылдым, бире. Пошаманга төштем. Төрле куркыныч хәлләр турында ишеткән бар, Аллам сакласын. Шулай уйлавым булды, үзем дә сизмәстән әтием-әнием өйрәткән догаларны укырга керештем. Ни гаҗәп, тора-бара өркү хисе каядыр югалган сыман тоелды. Тын алулары иркенәеп китте. Аллаһыга ялварам. «И Аллам, ярдәмеңнән ташлама. Туры юл күрсәт миңа!» - дим.
Шулчак иңемә кемдер йомшак кына кагыла. Әллә саташам инде… «Кызым, — ягымлы тавыш ишетелә. — Нишлисең монда ялгызың?» Тертләп киттем. Башымны күтәреп карасам — ап-ак сакаллы бер бабай. Күзләрендә — мәрхәмәт нуры. Исәнлек алдым. Сөйләшә башладык. Үзбәкчәне ярыйсы аңлый идем инде. Татарчага якын бит…
«Моннан ерак тормыйм мин, балам. Әйдә, киттек. Биредә утырырга ярамый. Начар уйлы бәндәләргә юлыгуың ихтимал». Ни галәмәт, тулысынча ышандым бабайга. Алай гына да түгел, әллә кайчангы танышым сыман, якын, әйбәт… Тәмам тынычландым. Бабай белән җитәкләшеп барабыз шулай. Башка сорау-мазар бирми юлдашым. Халәтемне аңлыйдыр… Безне шундый ук мөлаем, якты чырайлы әби каршылады. Елмаеп иңнәремә кагылды. Иркәләп башымнан сыпырды. Тәэсирләнүдән елап җибәрә яздым…
Ул арада булганы белән табын әзерләнде. Оялып, баш тарттым. Юк, тамагым тук, имеш. Югыйсә, иртәннән бирле бер тәгам ризык кабылмаган. «Олы кешеләрне рәнҗетмә, кызым, — ди бабай ипле генә. — Иркенләп сыйдан авыз ит. Әйдә, җитеш!» Хуҗалар икәүләп мине сыйларга кереште. Тартынуым юкка чыкты. Һичнинди шөбһә юк. Шундый рәхәт, тыныч, әнием кырында өйдә утырам мени. Беренче күргән кешеләрем, югыйсә…
Йокларга яткырдылар. Шунда ук «әвен базарына» киткәнмен. Иртән әби уятты. Ай-ваема карамый, янә табын артына әйдәделәр. Аннан соң бабай мине озатырга чыкты. «Ак әби» белән (хуҗабикәне шулай дип атадым) бик җылы хушлаштык. Тагын кунакка килергә чакырып калды. Мәрхәмәтле бабай исә олы юлга чыгарып ук куйды. Кулын каш өстенә куеп, озак кына карап торды…
Кышлакта мине югалтканнар, бик борчылганнар. Әминә — аеруча. «Елый-елый шешенеп беттем, ни булды, туганым?» - ди. Барысын түкми-чәчми сөйләп бирдем. Аптырудан бот чапты ахирәтем. «Кит әле. Тегенди-мондый гына кеше булмаган, Хозыр Ильяс очраган синең юлыңда». Уйга калдым. Олылар сөйләгәннән беләм. Ә чыннан да шулай булса… Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укыдым. Ташламый Раббыбыз бәндәләрен рәхмәтеннән, ташламый…»
Менә шундый вакыйга. Тормыш юлында югалып калганнар өчен фәһемле булыр ул…