“Яратылмый калган ярлар” яки Русчалы-татарчалы татар спектакле
Чаллы театрының бик шәп спектакль чыгарачагы турында Татарстанның театр дөньясы быелгы театр сезоны башында ук сөйли башлаган иде инде. Кызганыч, бездә театраль туризм гадәте кермәгән – “Яратылмый калган ярлар”ның җыелып бер барып карарарга булыр иде.
Ярый әле, театр фестивальләре бар – Чаллы татар дәүләт драма театры үзенең премьерасы белән IX "Һөнәр" Бөтенроссия яшь режиссерлар фестивалендә катнашты, хәтта бу фестивальне ачып та җибәрде. Пьеса авторы – шушы театр актеры, Татарстанның халык артисты Булат Сәлахов. Әсәрне Башкортстан режиссеры Илсур Казакбаев сәхнәләштергән. Рәссамы – Россиянең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов, композитор – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин, хореограф – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова.
Вакыйга Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәт лагеренда бара. 14 яшьлек авыл кызы Илсөярне, документларда 16 яшь дип язып, лагерьга эшкә озаталар. "Әнием авырый, энекәшләр бәләкәй, әти белән абыйлар сугышта”, - дип, илереп ялынуларына да карамыйлар. Кыз шулай итеп үсмер кыз хатын-кызлар белән урман кисәргә озатыла. Ачлык, авыр эш, кешеләр үлә. Кызлар качарга карар бирәләр. Качалар да...
Сәхнә буш диярлек. Рәссам сәхнәдә кыска аяклы озынча өстәлләр кулланган. Аларны ике катлы поезд сәкеләре итеп тә, өстәл итеп тә, ишек йә дивар итеп тә кулланалар.
Алар өчәү иде
Төп героинялар өчәү – татар кызы Илсөяр (Гөлинә Минһаҗева), рус кызы Катя (Зөлфия Галиуллина) һәм Россия немцы Анна-Мария (Алсу Гыйльманова). Сугышка кадәр төрле тормышта яшәгән кызлар лагерьда очрашалар. Катя яхшы гаиләдә иркә кыз булып үскән, җитеш тормышта яшәгән, балерина булырга хыялланган. Лагерьда да ул концертта очынып, онытылып бии һәм... лагерь начальнигы тарафыннан көчләнә. Гарьлегеннән асылынган кыз баланы Илсөяр күреп коткарып өлгерә. Өченче кыз - Анна-Мария, немка булуы аркасында, нәфрәт сүзләре ишетеп яши. Лагерь надзирателе Алексей да башта аңа нәфрәтен белдерә. Әмма ике яшь йөрәкнең бер-берсенә булган нәфрәте мәхәббәткә әверелә. Коточкыч шартларда да сөюгә урын табыла. Тик мәхәббәтнең финалы трагедия белән тәмамлана - кызны якларга алынган Алексей атыла. Чуалышлар вакыт өч кыз бала качып китә. Әмма гашыйк Анна-Мария сөйгәне янына дип кире борыла. Катяны су коенганда аталар. Туган авылына бары тик Илсөяр генә кайтып җитә ала. Ул кайтканда әнисе үлгән, энеләре язгы бодай ашап агуланып дөнья куйган, әтисеннән һәм абыйларыннан үлем хәбәре килгән, әбисе дә оныгын көтеп җиткерә алмыйча кайгыдан вафат булган.
Драматург Булат Сәлахов белән режиссер Илсур Казакбаев тамашачыны спектакль барган ике сәгать буе киеренке халәттә тоталар. Сәхнәдә - корбан халәтендәге унбиш хатын-кыз һәм аларны саклаучы биш-алты ир-ат. Спектакльдәге берничә якты мизгел генә сулу алырга мөмкинлек бирә. Шуларның берсе - Катяның лагерь концертында биюе. Ә икенчесе – иң кызыгы - сәхнәгә кәҗә килеп керүе. Кәҗә дигәнем, кәҗә туны кигән артист Разил Фәхретдинов. Дөрес, бу эпизодка театр белгече Нияз Игъламов кискен каршы чыкты. Кәҗәне “башка операдан” дип тә, “Яңа ел әкияте персонажы” дип тә атады.
Кәҗә тәкәсен калдырабызмы?
Кәҗә тарихы болайрак башлана: качып барган кызлар ачлыктан интегәләр. Шул чак алар янына кәҗә килеп чыга. Кызлар нишлиләр дисезме? Әлбәттә, сөтен савып эчмәкче булалар. Кәмит куышулардан соң алар кәҗәне тотып егып салалар, әмма... кәҗә дигәнебез кәҗәнең тәкәсе булып чыга. Кызлар үз күзләренә үзләре ышанмыйча, Разил Фәхретдиновның тун чабуын ачып ябылар да, кәҗәне җибәрәләр.
Ач торып караган кеше буларак, Нияз Игъламов алар кәҗәне җибәрмәскә, ә муенын борып ашарга тиешләр иде дип саный. Алга таба без Илсөярнең үз гомерен саклап калу өчен кеше үтерә алуын да күрәбез. Димәк, кәҗә йә булмаска тиеш, йә, булган очракта, исән калмаска тиеш. “Кәҗәле күренеш киез итекне ялтыравыклы стразалар белән бизәгән кебек”, - диде Нияз Игъламов. Әмма ул дөньядан бераз арттарак калган бугай - стразалы итекләр сатуда бар. Димәк, драмада кәҗә дә булырга мөмкин. Һәрхәлдә, Нияз Игъламовтан башка театр белгечләре кәҗәгә карата претензия белдермәде.
Кәҗә мәсьәләсен спектакльнең режиссеры Илсур Казакбаев белән театр директоры Рашат Фәйзерахманов ничек хәл итерләр – карарбыз. Спектакль театрның быелгы афишасында күренми.
Сүз уңаеннан, Нияз Игъламов рәссам эшенә дә таләпчәнрәк карау ягында. Ул әсәрнең тарихи документаль спектакль булуына басым ясый, монда шартлы чишелеш була алмавын әйтеп, детальләргә игътибарлырак булырга чакыра.
“Бу спектакль теләсә нинди шартларда да кешенең кеше булып кала алуы хакында, - ди Нияз Игъламов. – Монда барысы да кешеләр. Хәтта Катяны көчләгән лагерь начальнигы да... Дөрес, Инсаф Фәхретдинов (Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты) бу эпизодны саграк башкара алыр иде”.
Нияз Игъламов “Яратылмый калган ярлар” спектакленең фестивальләргә катнашу мөмкинлеген дә ассызыклый.
Русча-татарча спектакль
Спектакльдә шактый гына русча текстлар кулланыла. Диалогларда да, саташуларда да... Көчләнгән мизгелдә Екатеринаның русча саташканын аңларга мөмкин. Әмма нигә ул биегәндә дә русча шигырь сөйләнә. Балет татар сәнгате булмагангамы? Булмаса соң? Татарда балет сәнгатендә дөньякүләм танылган биючеләр бар. Кайсыгыз каршы килә? Мин Екатерина балет биегәндә татарча шигырь сөйләү яклы. Безнең Екатерина халәтенә туры килерлек шигырь язучы шагыйрьләребез бар әле.
Татар сәхнәсенә беренче русча диалогларны Камал театры Зөлфәт Хәкимнең "Телсез күке" спектаклендә керткән иде. Ул вакыт бәхәсләр булганын хәтерлим. Ул очракта русча текст үзен аклый иде кебек. Әмма татар сәхнәсендә рус тексты - норма түгел, ә искәрмә булырга тиеш.
Ну, җәмәгать, театрны урыслаштырмыйк инде. Татар театрында татар сүзен мөмкин кадәр күбрәк ишеттерик.