Яратуны тоеп үскәндә тизрәк тернәкләнә - җитлекми туган баланы ничек карарга?
Җитлекми туган баланы өйгә алып кайтуга, әти-әниләрдә күп кенә сораулар туа.
Чәчәк бәйләмнәре алып килмәсеннәр
Кыска гына вакыт аралыгында үзенең «яшәү урынын» өч тапкыр (беренчесе — әнисе карыны, икенчесе — берничә айлар буе яткан хастаханә, һәм, ниһаять, өй) алмаштыру - нәни сабый өчен зур стресс. Әти-әниләр сабыйларын бала тудыру йортыннан алып чыгар алдыннан әзерлекле булырга тиеш. Бигрәк тә өйгә вакытыннан алда туган нарасые кайтканда.
Шактый гына вакыт хастаханәдә тернәкләнгән бала өчен фото-видеолар да, каршы алырга килүчеләрнең саны да кирәкми. Аңа әти-әнисенең игътибары, назы кирәк. Әни кеше каршы алырга килүчене түбәндәгеләрдән кисәтеп куярга тиеш:
- Кабартылган шарлар, чәчәк бәйләмнәре булмау хәерле.
- Баланы өйгә алып кайтасы машинада бернинди хуш исләр булмасын, ә машина салоны җилләтелгән булсын.
- Баланы алырга килүчеләр тәмәке тартмаска тиеш, чөнки аның исе киемнәргә, тәнгә нык сеңә, ә бала организмы моны тиз сизә.
- Шулай ук хушбуй, дезодорантлар сибенеп килмәсәләр яхшы.
Җитлекми туган баланың сулыш системасы формалашып бетмәгән була, аңа теләсә нинди ят ис ярамый. Әгәр организм кабул итмәсә, бала буыла башларга, тончыгырга мөмкин. Мондый очракта аңа кабаттан махсус аппарат аша сулыш алдырырга кирәк булачак.
Йомшак уенчыклар белән хушлашабыз
Бала өйгә кайтканчы, әгәр мөмкинлек булса, бүлмәләрне дә алдан җилләтеп кую яхшы. Гомумән, бала торасы бүлмәгә игътибар күбрәк кирәк. Көнгә берничә тапкыр аны җилләтү, дымлылыгын һәм бүлмә температурасын контрольдә тоту (моның өчен кибетләрдә махсус дымландыргычлар бар), бала булган бүлмәдән йомшак уенчыклар, гөлләрне чыгару, эт-мәче, балык, попугай ише йорт хайваннарын һәм кошларын өйдә тотмау — болар барысы да баланың тернәкләнүенә һәм гадәти балалар кебек яши башлавына йогынты ясый.
Җитлекми туган бала туңучан була. Шуңа күрә, бүлмә температурасы нормадан әз генә югары булырга тиеш. Баланың киемнәренә дә игътибарлырак булырга кирәк: өйдә булуга карамастан, баш, кул һәм аяклар һәрчак җылы булса яхшырак. Башлык, бияләй белән оекбаш комачау итмәс. Киемнәргә килгәндә, алар йомшак, тәнне кырмый торган материаллардан тегелсен, чөнки вакытыннан алда туган баланың тән тиресе бигрәк тә юка була.
Иң мөһиме - аны яратуларын белеп торсын
Беренче айларда баланың яту урынын ана карыны формасында ясау отышлы. Моны махсус мендәрләр ярдәмендә яки пеленкалардан валик ясап эшләргә була. Бу очракта нәни бала үзен уңайлы хис итәчәк һәм тынычрак йоклаячак. Ә баланы күбрәк күкрәккә кую һәм кулда күтәреп йөрү аңа уңай тәэсир итәчәк. Ул шулай үзенә җылылык һәм көч алачак.
Ашатуга килгәндә, гадәттә, мондый балалар билгеле бер авырлыкка җиткәнче, имезү тыела, чөнки ими тартып, алар күзләренә зыян салырга мөмкин. Имидән ашаткан очракта, баланы ял иттерә-иттерә ашатырга, ә шешәдән ашатканда, суырырга уңайлы һәм йомшак соскилардан файдаланырга киңәш ителә. Вакытыннан алда туган балалар өчен махсус смесьләр сатыла. Аларны кулланганда ул тизрәк көч һәм авырлык җыячак.
Шешәләрне кайнату, киемнәрне үтүкләү, гигиенаны тиешенчә үтәү, беренче алты айга кадәр чит кешеләр белән контактны вакытлыча киметү яки бөтенләй булдырмау бала өчен уңай йогынты бирә.
Һәм иң мөһиме — җитлекми туган балага үзеңнең мәхәббәтеңне җиткерә белергә, аны яратуны, кирәк икәнен белгертеп торырга кирәк. Шул вакытта бала тизрәк тернәкләнер һәм үзенең яшьтәшләрен куып тотар.