Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яратсам да, бик сирәк кочакладым» – Әнвәр Нургалиев туганы Дианага җыр багышлаган

news_top_970_100
«Яратсам да, бик сирәк кочакладым» – Әнвәр Нургалиев туганы Дианага җыр багышлаган
Әнвәр Нургалиевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Әнвәр Нургалиев яңа җырын юл һәлакәтендә вафат булган туганы Дианага багышлаган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Хәерле көн, дусларым! Әлегә кәеф шундыйрак, күкрәгемдә таш асылынып торган сыман. Кайда йөрсәм дә туганымның йөзе күз алдымда. Бу җырымны күптән (03.09.2022) яздырган идем, бүген чыгарырга вакыт җиткәндер.

Бер генә әйбер әйтәсе килә. Якыннарыгызны ешрак кочаклагыз. Кызганычка, Диана туганымны яратсам да, бик сирәк кочакладым», – дип язган җырчы.

«Туганым» җырының авторлары – Рүзәл Минһаҗев һәм Марат Галимов.

Комментарийларда җырчының кайгысын уртаклашу, юату сүзләре, шулай ук Диананы якыннан белмәүчеләр һәм аның сәхифәсен күзәтеп баручылар да «нык авыр» дип язганнар.

«Балаларына да күрсәтергә булдылар» – Чишмәдә Диана Сәфәрова белән хушлашалар.

Диана Сәфәрованың үлеменә китергән авариянең видеосы чыкты.

Әнвәр Нургалиев: «Диананы югалту әти белән әнинең үлеменнән дә авыррак булды» 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100