Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яралы «АК БАРС»

Йолдызлы уенчылар уенында кризис, команда эчендә төрле интригалар, хоккейчылар өчен ялланган психолог. «Ак Барс»ка нәрсә булды, һәм бу кризисны үтәр өчен нәрсә эшләнә?

news_top_970_100
Яралы «АК БАРС»

Сокланып карарлык комбинацион хоккей, матур алкалар, сезон буена бер-бер артлы яуланган җиңүләр, ә ахырда – дүртенче Гагарин кубогы... Сезон башында, мөгаен, һәрбер җанатар «Ак Барс»тан шушы нәтиҗәләрне өмет иткәндер. Дөрес, бу өметләрнең шундый масштаблы булуы юктан түгел. Җәй айларында «Ак Барс» чыннан да бик зур, җитди үзгәрешләр кичерде. Интертат бу турыда җентекләп язган иде. Сезон башланып 2 ай узгач, беренче нәтиҗәләр нинди? Интертат күзәтү ясый.

16нчы урын...

Сентябрь аендагы кайбер уңышсыз уеннарга күз йомсак, тулаем алганда «Ак Барс» өчен КХЛ чемпионатының беренче ае уңышлы узды, дип әйтергә кирәк. Әйе, җиңүләр җанатарларны сөендерсә дә, «Ак Барс» уенында беренче матчлардан ук ниндидер «авырлык» сизелә иде. Бүген бу «авырлык» үсә генә. Команданың сентябрь һәм октябрь айларында уйналган уеннар статистикасына һәм, иң мөһиме, аларның «Ак Барс» өчен ничек тәмамланганнарына күз салсак, бу сүзләргә тулысынча инанып була.

Октябрь ае «Ак Барс» өчен бөтенләй уңышсыз булды. Бүгенгә кадәр уйналган 11 уенда (календарьда 12 уен планлаштырылган) «Ак Барс» 10 тапкыр җиңелде. Бу бер-бер артлы барган җиңелүләр арасында җанатарлар өчен иң авыры, әлбәттә, бозда иң принципиаль көндәшләргә – 2 тапкыр «Салават Юлаев» командасына җиңелү булгандыр.

«Ак Барс» октябрьда КХЛ чемпионатының турнир таблицасында да аска тәгәрәде. Бүген республикабызның «спорт символы» бары тик 16нчы урынны гына алып тора.

Йолдызлы уенчылар сез кайда?

Сүзне «Ак Барс» составындагы төп «йолдыз»дан башлыйк. Александр Радулов 6 ел дәвамында НХЛда (ред. –Милли хоккей лигасы, АКШ) уйнап, үз карьерасын Россиядә дәвам итәргә кайткач, хоккей тирәсендә әйләнгән җәмгыять бу фактка шатланган иде. Дөрес, Александр Радуловка 36 яшь булса да ул – Россиядә генә түгел, дөнья масшабында танылган хоккейчы. Аның бозда күрсәткән уены, батырлыгы, таланты, битарафсызлыгы күп балаларны «хоккей» исемле уенга гашыйк итте.

Сезон башыннан бердәнбер сораулар булмаган уенчы нәкъ Александр Радулов иде. Бозда ни генә булмасын, «Ак Барс» алка кертсә дә, керттерсә дә, җиңсә дә, җиңелсә дә, ул һәрбер вакыйганы үз эченнән үткәрә. Чын күңелдән кайгыра, шатлана, кычкыра, елмая. Мондый уенчылар турында «бозда яши» дип әйтәләр. Әйе соңгы матчларда Александр көчле уен күрсәтми, ләкин бу сүзләрне гомумән команда турында әйтеп була.

Кирилл Семенов, Станислав Галиев уены тиешле дәрәҗәдә көчле булмаса да, алар уенына карата «начар» дигән сыйфат кулланып булмый. Семенов соңгы 15 уенда хөҗүмчедән бозда иң таләп ителгән (сүз алка кертү турында бара) әйберне үти алмаса да, статистика буенча ул командадагы барлык уенчылар арасында 2нче урынны алып тора.

Ләкин уенннары буенча чыннан да сораулар булган хоккейчылар бар. Мәсәлән: Вячеслав Войнов, Вадим Шипачев, Дмитрий Кагарлицкий. Беренчеләрен җәй көне «Ак Барс»ның һөҗүм позициясен көчәйтер өчен сатып алганнар иде. Икесе дә – «йолдыз»лы, кыйбат уенчылар, тик бүгенге көнгә кадәр алар үз көчләрендә уйнамыйлар. Ни өчен шулай? Аңлату авыр…

Уенчылар үзләре дә бу кризисны аңлый, авыр кабул итә. Мисал өчен, «Ак Барс» 26 октябрьдә күрше республиканың «Салават Юлаев» хоккей командасына 4 көн эчендә икенче тапкыр җиңелгәч (ред. – «Салават Юлаев» 4:1 «Ак Барс») хоккейчы Вадим Шипачев бу сузылган уңышсыз сериягә һәм конкрет матчка карата:

«Мин бүгенге матч өчен җанатарлар алдында гафу үтенәм, болай уйнарга ярамый. «Ак Барс» өчен иң принципиаль матч, ә без шулай «аска тычтык». Бу ситуациядә гафу үтенергә генә кала. Без бу авыр вакытны узарбыз, мин моңа ышанам. Аңлыйм, җанатарлар болай да күптән безнең начар уенга түзәләр, ләкин тагын бераз түземлелек сорар идем, монда башка берни дә әйтеп булмый. Без барысын да үзгәртергә тырышырбыз. Сезне трибуналарда бик көтәбез, безгә сезнең ярдәм кирәк», – дигән комментарий бирде.

Инде әйтелгәнчә, сүз аерым уенчылар уенындагы кризис хакында гына түгел, ә гомумән команда эчендәге «тирән кризис» турында, чөнки бүген Россиядә уйнаган иң көчле уенчыларның бер үк вакытта барысының уңышсыз уен күрсәтүен, күрәсең, команда эчендәге атмосфера, психология, коллектив эчендәге кризис белән генә аңлатып була.

Ә проблемалар, күрәсең, чыннан да бар. Юкка гына, «Ак Барс», күптән түгел, уенчыларга бу уңышсызлыкларны җиңеп чыгар өчен психолог ялламады.

Төрле интригалар, серләр?

«Ак Барс», шундый йолдызлы состав белән бер-бер артлы җиңелә башлагач, прессада: «Ак Барс» эчендә конфликт», «Команда өч төрле группировка бүленгән», «Ак Барс» уенчылары тренировка вакытында бер-берсе белән сугышкан» дигән хәбәрләр ишетелә башлады. Шундый баш исемнәр прессада соңгы арада бик күп күренә. Ул аңлашыла да, зурга киткән уңышсыз сериянең тамырын тагын нәрсә белән аңлатырга?

Соңгы көннәрдә, прессада "Ак Барс" турында чыккан хәбәрләр

Күптән түгел журналистлар өчен үткән ачык тренировкада «Ак Барс» хоккейчыларына бу турыда сорау да бирделәр. Алар шунда ук бу сүзләрне кире какты. Ә Артем Лукоянов, үзенә хас традициядә:

«Әй Аллам, тагын нәрсә уйлап таптыгыз? Берсе нәрсәдер яза да, шуны икенчеләре тотып ала. Бу темадан киресенчә игътибарны читкә юнәлтергә, хоккейга күбрәк игътибар бирергә кирәк. Без барыбыз да бергә. Монда бер группировка – «акбарслылар!» – дип, журналистларга җавап кайтарды.

Шулай ук ул «Ак Барс»ның бүгенге хәлдә булуын беренче тапкыр күрүе турында сөйләде:

«Барыбыз да бүгенге авыр хәлне аңлый. Мин командада 12 ел уйнау дәверендә мондый хәл булмады. Һәрвакыт авырлыкларны җиңә, сындыра алдык, шулкадәр түбән төшмәдек. Әлегә, кызганыч, булып чыкмый...»

Нервылану инде җанатарларда да сизелә, алар соңгы уеннан соң, хоккейчылар автобусына кереп, командадан һәрбер уенда «яну» таләп итә.

Өмет сүнәргә тиеш түгел!

Дөресен әйтик, «Ак Барс» бу этапта авырлыклар кичерә. Җәй айларында КХЛ чемпионатының барлык мөмкин булган «йолдызлы» уенчыларын җыйган, баш тренер урынына Олег Знарокны билгеләгән, аның киңәшчесе итеп легендар Зинәтулла Биләлетдиновны куйган командадан – җанатарлар һәм белгечләр, әлбәттә, икенче нәтиҗәләр көткән иде.

Әйе, әлегә шулай, ләкин сезон дәвам итә. Авырлыклар команданы бирелмәскә, бу ситуациядә көчле булып калырга өйрәтергә тиеш. Ә бездән, җанатарлардан – ышану, республика символы булган «Ак Барс»ка авыр минутта трибунада тавыш һәм алкышлар белән ярдәм итү генә кала. Бергә булыйк, бердәм булыйк!

«Ак Барс» бүген «Татнефть арена» бозында Нижнекамск шәһәреннән «Нефтехимик» командасын кабул итә. Татарча дерби 17:00 сәгатьтә башлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100