Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа тренер һәм яңа эмблема, Америкадан кайткан уенчылар: «Ак Барс» нинди булачак?

2022-2023 хоккей сезоны башланырга аз гына вакыт калып бара. «Интертат» «Ак Барс» хоккей командасы яз-җәй айларында нинди үзгәрешләр кичергәнен ачыклады.

news_top_970_100
Яңа тренер һәм яңа эмблема, Америкадан кайткан уенчылар: «Ак Барс» нинди булачак?

«Ак Барс» хоккейчылары соңгы тапкыр бозга чыкканда, тәрәз артында әле кар ята бургерларны «Макдоналдс» исеме астында саталар, ә битлек кию мәҗбүри санала иде.

Соңгы ике сезон «Ак Барс» өчен әллә ни уңышлы булды дип әйтеп булмый. Сезон уеннарын команда тигез, артык авырлыклар кичермичә үткәрсә, плей-офф уеннары җитү белән уңышлы уен өчен һәр сезон нәрсәдер җитми кала иде. Бу, үз чиратында, команда белән идарә итүчеләргә үзгәрешләр кирәклеген искәртте.

Гагарин кубогының 1 раундында «Авангард» хоккей командасына җиңелгәннән соң иң беренче булып төп тренер Дмитрий Квартальнов һәм аның ярдәмчеләре, аннан соң төп составның 7 уенчысы команданы ташлап китергә мәҗбүр булды. «Ак Барс»ны даими күзәтеп баручылар мондый җитди үзгәрешләрдән чыгып, команда тормышында яңа этап башланачагын фаразлады. Берничә айда «Ак Барс» чыннан да бик җитди үзгәрешләр кичерде.

Квартальнов the end. Знарок рәхим итегез!

2019 елда Дмитрий Квартальновның төп тренер вазыйфасына билгеләнде. Ул спорт белгечләре  һәм җанатарлар легендар Зинәтулла Билалетдиновны алыштыра алучы, «Ак Барс»ның бай җиңү гореф-гадәтләрен дәвам итүче бердәнбер тренер дип кабул ителде. Кызганычка, бу өметләр чынга ашмады.

Беренче сезон Квартальновка багланган өметләрне тулысынча акласа да, 2020 елның март аенда коронавирус уңышлы барган сезонны уйнап бетерергә бирмәде. Кайбер белгечләр ул сезонны «Ак Барс» Гагарин кубогында җиңә алу ихтималын 99,9 процент белән фаразлый иде – Ак Барсның җиңүгә алып баручы һәр төймәсе уңышлы эшләде.

https://www.ak-bars.ru/

Дмитрий Квартальнов Фото: © https://www.ak-bars.ru/

Квартальновның аннан соңгы ике сезонын начар дип әйтеп булмаса да, «Ак Барс» беркем тарафыннан да «менә хәзер бозга чыгып, теләсә кемне җиңә алучы команда» дип кабул ителмәде. Квартальнов эшен ике төрле бәяләп була. Әйе, Ак Барс чемпион була алмады, ә икенче яктан нәкъ Квартальнов җитәкчелегендә Дмитрий Воронков, Артем Галимов, Данила Журавлев, Дмитрий Кателевский, Илья Сафонов кебекяшь уенчылар йолдыз дәрәҗәсенә җитте, Россия җыелма командасына чакырыла башлады. Бүген алар - «Ак Барс»ның якты киләчәге.

Шуңа күрә Квартальновның эшенә нәтиҗә ясаганда начар дигән сүз кулланып булмый, чөнки тренер йолдызлар сорамады, киресенчә, яшь хоккейчылардан чын йолдызлар ясый алды, үз эшенә гел җаваплы карады, чын күңелдән уңышсызлыкларга борчылды. Квартальнов – бик көчле тренер, ләкин аңа күптән көтелгән кубокны яулар өчен гел нәрсәдер җитми кебек. Ул гел ниндидер очраклы хәлләр аркасында үзенең күптәнге хыялына соңгы адымын ясый алмый кала. Квартальнов җитәкчелеге астында уйнаган команда зур уңышлар яулый алмый, бу хәл «Ак Барс» белән дә кабатланды. Кызганыч... Без, Дмитрий Вячеславовичка бары тик уңышлар гына тели алабыз!

Яңа сезонда «Ак Барс» белән өч тапкыр Гагарин кубогын яулаган, 2018 елда Россия җыелма хоккей командасы белән Олимпиада уеннарын җиңгән тренер Олег Знарок идарә итәчәк. Әлбәттә, тренер яулаган үрләр шаккатыра, ләкин бу уңышлар бик күптән булган әйбер. Кайбер белгечләр, бу фикерне исбат итеп, Знарокның соңгы эш урынын искә ала. 2019-2021 елларда тренер Мәскәүнең «Спартак» командасын җитәкләп, элекеге уңышларын якын да кабатлый алмады.

Ләкин «Ак Барс» – бөтенләй үзгә команда. Монда бүтән мөмкинлекләр, бүтән максатлар. Алдан фаразлау спортта мәгънәсез, шуңа күрә барысын уен күрсәтер. Яңа сезонда хоккейчылар эскәмиясендә аңа шулай ук Юрий Бабенко, Александр Бойков, Александр Агопеев һәм Денис Коротышев булышачак.

https://www.ak-bars.ru/

Дмитрий Квартальнов һәм Олег Знарок Фото: © https://www.ak-bars.ru/

Гудбай Америка! Сәлам Казан!

«Ак Барс» яңа сезонга үз составын 50 процентка алыштырып керә. Яз-җәй айларында команда җитәкчелеге дөньяның иң көчле хоккей лигасында уйнаган «йолдыз» белән килешү төзеде, Америкадан татар егетен туган җиренә кайтарды, шулай ук Уфа, Мәскәү, Петербургтан иң яхшы уенчыларны үз составында туплады. Сезне алар белән таныштырабыз:

Александр Радулов соңгы 6 ел Америка Кушма Штатларында «Даллас Старс» командасында чыгыш ясады. Аның Россиягә кайтачагаын спорт белгечләре инде күптән фаразлыйлар иде, чөнки уенчыга 36 яшь, ә профессиональ спортсмен өчен бу яшьтә уйнау (бигрәк тә дөньяның иң көчле хоккей лигасы - НХЛда – «Милли хоккей лигасы»)  авыр бирелгәне күзгә нык бәрелә иде. Бу фаразларның дөреслеген Радуловның соңгы сезоны күрсәтте, 71 уенда ул бары тик 22 очко җыя алды (4 гол + 18 пас). Чагыштыру өчен – бу елга хәтле Радулов Америкадагы һәр сезонында кимендә 50-60 очко җыя иде. Әлбәттә, җанатарларның: «Алай булгач, нигә аны «Ак Барс»ка чакырдылар?» дигән соравы туырга мөмкин. Әйе, Радуловка 36 яшь, ул соңгы сезоннарын авырлык белән үткәрде, ләкин Россиядә ул барыбер иң көчле уенчыларның берсе булып санала. Сез бу сүзләргә, «Татнефть аренага» килгәч инанырсыз.

https://www.ak-bars.ru/

Александр Радулов гаиләсе белән Фото: © https://www.ak-bars.ru/

Әмир Мифтахов шулай ук соңгы сезонын Америка Кушма Штатларында, «Сиракьюз Кранч» командасында үткәрде. Әмир – капкачы, аңа бары тик 22 яшь. Шуны да әйтик, быел «Ак Барс» капкасын ике татар егете саклаячак. Икенче капкачы – Тимур Билялов.

Динар Хафизуллин карьерасын Казанда башлаган егет. 2011 елда «Ак Барс»тан китеп, кайда гына уйнаса да, һәр командада яхшы уен күрсәтте. 2014 елларда ук команда җитәкчелеге аны «Ак Барс»ка кайтару өчен эшли башлаган иде. Унбер елдан соң Динар туган җиренә әйләнеп кайтты. Бүген Хафизуллинга 33 яшь, соңгы сезонын ул Башкортстанның «Салават Юлаев» хоккей командасында үткәрде.

https://www.ak-bars.ru/

Ак Барсның яңа уенчылары: Вячеслав Войнов, Динар Хафизуллин, Василий Токранов, Александр Радулов, Вадим Шипачев, Кирилл Семенов, Әмир Мифтахов һәм Станислав Галиев Фото: © https://www.ak-bars.ru/

Вячеслав Войнов 32 яшендә дә Россиядә иң яхшы сакчыларның берсе булып кала. Войнов үз карьерасында ике Стэнли Кубогы, Гагарин кубогы откан һәм Олимпиадада уеннарында җиңгән хоккейчы. Бу үрләрне һәр хоккейчы яуларга тели. «Ак Барс» киләсе ике елга үз составын көчле, талантлы, тәҗрибәле хоккейчы белән тәэмин итте. 2018 елда Андрей Марков «Ак Барс»тан киткәч Казанда бу позициядщ мондый дәрәҗәле уенчы булмады.

Владимир Шипачев кебек хоккейчыны Россиядәге һәр җанатар үз командасы составында күрергә теләр иде. Шуңа күрә «Ак Барс» бу яктан бик отты. Шипачев уенына күп җанатарлар һәм спорт белгечләре соклана. Шипачев нинди генә командада уйнаса да, сезон дәвамында кимендә 60-70 очко җыя ала торган уенчы. Ул үзе белән уйнаучы һәрбер хоккейчының уенын яхшырак итә ала.

Кирилл Семеновны  быел бик күп командалар күзәтте. Аңа 27 яшь. Соңгы сезонын уенчы Америкада башлады, ә декабрь аенда яңадан Россиягә әйләнеп кайтты. Семенов Россия җыелма командасына еш чакырыла, бүген ул иң перспективалы хоккейчыларның берсе.

Станислав Галиев Казан тамашачысына таныш. 2021 елны «Ак Барс»тан китеп, Мәскәүнең «Динамо» командасында күчте һәм уңышлы гына анда уйнады, дип әйтергә кирәк.. Ләкин финанс яктан авырлыклар кичергән «Динамо» бу язны үз составындагы күп уенчылардан баш тартырга мәҗбүр булды. Казанга кайтасы килү теләген Галиев үзе җиткерде, шуңа күрә аның «Ак Барс»ка күчүендә авырлыклар килеп чыкмады.

Василий Токранов шулай ук «Ак Барс» һәм Татарстан өчен чит кеше түгел. Әлмәт шәһәрендә туган егет Татарстанда үзенә исем ясады, ә 2018 елда Гагарин кубогын җиңгәч, «Ак Барс»тан китеп Петербургта уйнарга теләде. Токранов соңгы сезонында бары тик 8 уен уйнарга җитеште. Уен вакытында җәрәхәтләнеп, ноябрьдән бирле дәваланды. «Ак Барста» аны мондый мәшәкатьләр урап узсын иде.

Эмблема яңа. Форма 30 процентка үзгәргән

Без барыбыз белгән эмблема 1995 елда барлыкка килә. Аны бернинди дизайнер да, профессиональ рәссам да ясамаган, ләкин нәкъ менә аның белән «Ак Барс» үзенең иң зур җиңүләрен яулады. 2008 елда беренче булып Гагарин кубогын җиңде, икенче елда шул ук уңышны тагын бер тапкыр кабатлады, авыр вакытларда егылса да, шушы эмблема астында барыбер алга барды, ә аякка баскач, яңадан зур-зур уңышларга иреште.

Зәңгәр дүртпочмак эченнән сикереп чыга торган ак барс сурәте Татарстанда һәр кеше өчен таныш һәм якын. «Ак Барс»ның медиа өлкәсендә эшләүчеләре, бу якынлыкны аңлап, эмблеманы лаеклы ялга һәр җанатарда күз яшьләре чыгара алырлык видео белән озатты. Карамаган булсагыз, карый аласыз:

Яңа эмблема ясаганда дизайнерлар ике төп максат куйды:

- эмблемада ак барс сурәте булу;

- эмблемада татарларның бай тарихын, Татарстанның гореф-гадәтләрен чагылдыру.

https://www.ak-bars.ru/

Ак Барсның яңа эмблемасы Фото: © https://www.ak-bars.ru/

Яңа логотипта өч әйберне аңлатып китәргә кирәк:

1. «Ак Барс» бүтән сул якка карамый, бу эмблеманы хоккейша якынайта. Чөнки хоккей, гомумән барлык спорт, ул иң беренче чиратта көчле холык һәм үз-үзеңне җиңә белү. «Ак Барс» эмблемасы мультфильмдагы игелекле, йомшак песи кебек күренми, ул усал һәм явыз. Бу, әлбәттә, «Ак Барс» көндәшләрендә курку хисе уяту өчен эшләнгән әйбер.

https://www.ak-bars.ru/

Фото: © https://www.ak-bars.ru/

2. Эмблемада үзгәргән икенче әйбер ул - зәңгәр төснең юкка чыгуы. Аның урынына хәзер татарларга якын символ – лалә чәчәге.

https://www.ak-bars.ru/

Фото: © https://www.ak-bars.ru/

3. Өченчесе - «Ак Барс»ның нинди шәһәрдә уйнавын чагылдыру. Әле Казан ханлыгы вакытыннан ук Казан гербында зилант сурәтләнгән булган. Дизайнерлар, бу әйберне искә алып, зилантның таҗын эмблемага урнаштырып, аны дизайн тенденцияләренә адаптацияли алганнар.

https://www.ak-bars.ru/

Фото: © https://www.ak-bars.ru/

Эмблема яңарса да, Ак Барсның уен формасында төп логотип булып барыбер Татарстан гербы кала. Шуңа күрә уен формасына килгәндә ул артык үзгәрешләр кичермәде, дип әйтергә кирәк. Формага күз салсак, без бары тик җилкә өстендә яңа эмблеманың урнашуын, терсәкләр янында Татарстан флагын, ә номерлар өстендә лалә чәчәге бизәкләрен генә күрә алабыз. Шулай ук герб астындагы «Ак Барс» сүзе алып атылган. Бу формада минимализмга юл бирү өчен эшләнелгән әйбер.

https://www.ak-bars.ru/

Ак Барсның иске һәм яңа формасы Фото: © https://www.ak-bars.ru/

«Ак Барс» яңа сезонда нинди булачагын вакыт кына күрсәтер. Бу сезонда Гагарин кубогын яулар өчен бөтен ишекләр ачык: яңа эмблема, иң көчле йолдызлар, барысына да әзер яшь хоккейчылар, көчле тренер һәм, әлбәттә, иң тугры җанатарлар. Алга «Ак Барс»!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 август 2022
    Исемсез
    Эйбэт статья! Автор барысын бәйнә-бәйнә язган. Рахмәт сезгә! 👍👍👍
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100