Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яралу»: Кариев театры артистлары иҗат газапларын биеп күрсәтте

news_top_970_100
«Яралу»: Кариев театры артистлары иҗат газапларын биеп күрсәтте
Кариев театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев

Кариев театрының 35нче юбилей сезоны Булат Гатауллинның «Яралу» дип аталган музыкаль-хореографик перформансы һәм Ренат Әюповның «Йосыф» спектакле белән ачылган иде. «Йосыф» театр репертуарындагы спектакль булса, «Яралу» – бер күрсәтелешле тамаша, дип уйланылган булган. Әмма, күпсанлы сораулар буенча, ул афишага кертелеп, тамашачыга күрсәтелә башлады. Музыкаль-хореографик перформансны хәбәрчебез дә тамаша кылды.

Кариев театры әлеге тамашасын якшәмбе киченә куйган иде. Көннең эленке-салынкы, явар-яумас торуы борчыды борчуын, чөнки тамаша урамда барачак. Шулай да спектакль алдыннан аяз матур кич иде. Спектакль карарга байтак җыелдык. «Перформанс – авторны әсәрнең бер өлешенә әверелдергән заманча сәнгать төре. Без – әсәрнең авторлары – аны билгеле бер урында, билгеле бер вакытта тамашачы алдында башкарабыз», – дип аңлатты яңгыраган Тавыш рус телендә. «Сездән бер генә нәрсә сорыйбыз – йөрәкләрегезне ачыгыз һәм безнең белән бергә булыгыз!» – дип татарча өстәде Тавыш. Фото һәм видео төшерергә дә рөхсәт ителде.

Театрның бер төркем артистлары – труппаның һәртөрле экспериментларга ачык булган һәм курыкмыйча алынучы өлеше – ярты сәгать дәвамында театрдагы иҗади процессны хәрәкәтләр белән күрсәтә алдылар. Хореограф – Елена Музеева.

Тамашаның хореографик өлешендә Татарстанның атказанган артистлары Альбина Гайзуллина, Гөлназ Галимуллина, Алсу Шакирова, әлегә дәрәҗәле исем алып өлгермәгән, ләкин яшьләр театрының яшь йөзе булган Эльдар Гатауллин, Булат Гатауллин (тамашаның режиссеры), Рамил Вафин һәм, театрның директор урынбасары булуы өстенә, биюче-җырчы Лилия Гәрәева катнашты.

Хореографик тамашаның башка һәртөрле перформанслардан аермалылыгы, бәлки, ул бер өстенлегедер – аңлаешлылыгы. Ягъни, син – болай, мин – тегеләй, ул бөтенләй башкача уйламый. Барыбыз да бер әйбер карыйбыз, күрәбез, аңлыйбыз, тоемлыйбыз.

Әнә – драматург иҗат итә. Пьеса режиссер кулына керә. Әнә – артистлар рольгә ирешү өчен тырышалар. Чиратта – костюмнар әзерләү. Ут куела. Аннары административ төркем эшкә тотына: безгә – тамашачыга – әлеге иҗат җимеше турында хәбәр итә. Болар барысы да бию аша бирелде. Реквизитлар – драматургтан режиссер кулына, аннан артистларга күчкән А4 форматлы кәгазьләр генә иде. Хәер, костюмнар белән дә ыргытышып алдылар.

Әлеге хореография барышында яңгыр тамгалый башлады. Без урындыкларыбызга сыеныбрак, театр тәкъдим иткән пледка төренебрәк, башны якага яки башлыкка кертебрәк утырдык та, алга таба да карарга әзер идек. Ә артистлар бии торган җәймә яңгыр тамчысы төшкән саен шугалакка әверелә бара. Шул арада театр эшчеләре, перформансның импровизацияләнгән бер өлешенә әверелеп, ак җәймәне җыеп та алдылар. Бию коры брусчаткада дәвам итте.

Иҗатның өлгергән чорын гәүдәләндереп, театрның ветераннары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин, Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллина, Татарстанның атказанган артистлары Рәмзия Закирҗанова һәм Фирүзә Зиннәтуллиналар чыкты.

«Менә карагыз минем йөзләремә, – Анда нинди юллар сызылган, Зур күзләрем эчкә кереп баткан, Ак чәчләрем ничек тузылган... Мин – карт артист; Татар сәхнәсендә Ач-ялангач килеш күп еллар Хезмәт итәм», – дип, Һади Такташ шигырен укыды Нуриәхмәт Сафин. Дөрес, шигырьнең азагы, Луиза Янсуар каләме аша үтеп, оптимистик рухлыга әйләндерелгән иде.

Театр алдындагы импровизацияләнгән сәхнәгә – аның басма өлешенә – әле генә кара киемнәрдән булган артистлар ап-ак киемнәрдә чыктылар. Юк, килеп чыкмады, «шартлы җирдән» үсенте булып шытып чыктылар да өскә үрләделәр.

«Үләннәр үрмәләп киттеләр, җир буйлап йөгерде, йөгерде үләннәр

Яралу – бу сүздә ЯР да бар, бу сүздә ЯРА да бар

Без барыбыз да – юктан бар, бардан юк булабыз

Шытабыз

Кояшка үреләбез

Сулыйбыз

Яшибез

Барны – юк, юкны бар итәргә оста без

Ә менә кайсыбыз үләннән акыллы?»

«Перформанста Һади Такташ һәм Мөдәррис Әгъләм шигырьләре яңгырый», – диелсә дә, әлеге тамашада яңгыраган барлык шигъри юллар да шагыйрә Луиза Янсуар (театр директоры Луиза Шарова) «аранжировкасын» үткәнлеге күренә.

Менә шундый тамаша – Кариев театрының өлкән артистлары йөзендә тарихы да, яшь артистлары йөзендә аның бар булган иҗаты да сыйган перформанс.

«Яралу» – театрның «йолдызы» булган һәм бөтен чакырылган режиссерларның күзе төшеп, төп рольгә алынган артисты Булат Гатауллинның режиссер буларак икенче эше. Беренчесе – «Гөлчәчәк» әкияте. Ул театр фойесында уйнала. Монысы, әйткәнемчә, театр алдында. Шулай итеп, әлегә Булат артист булып сәхнәгә чыкса, режиссер булып, әлегә, театрның башка мәйданчыкларын үзләштерә. 

Театр «Яралу»ны 14 июньдә тагын кабатларга вәгъдә итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100