Яраланып кайткан Ленур: «Тычкан ашаган ипине үзара бүлгәндә күп нәрсәгә карашлар үзгәрә»
Саба егете, җырчы, көрәшче Ленур Биктимеров махсус хәрби операция зонасында яраланган. 4 айга якын хастаханәдә ятып, март башында гына гаиләсе янына кайткан. «Мин авыру булып калмадым, көрәшкә дә, сәхнәгә дә чыгам әле», – ди ул.
Саба районы Тимершык авылы егете Ленур Биктимиров узган елның август аенда контракт төзи. Анда вакытта төшкән бер генә фотосы бар. «Үлсәм кирәк булыр, дип уйлаган идем», – ди ул.
«Алда барган егет минага басты»
Мин Чечня, Әфганга багышланган кинолар карарга яраттым. Андый хәрәкәтләрдә катнашып карар идем, дигән уйлар шул вакытта ук бар иде. Мобилизация башлануга кемдер кача башлады, кем хастаханәгә керде, кем Казахстанга китте. Танышларга да: «Повестка килгән икән, нишләп бармыйсыз?» – дидем. «Нишләп үзең бармыйсың?» – диделәр. «Повестка килсә, барам. Килмәсә – контракт төзим», – дидем.
Безнең җизни дә мобилизациягә эләкте. Миңа повестка килмәде, 23 августта контрактка имза куйдым.
Минем китәсен беркем дә белми иде. Дусларга 2 көн кала гына әйттем. Туганнарга дөресен әйтмәдем. Чик буендагы складта товар бушатырга эшкә китәм, дидем. Алар ышанмады инде. Иртәнге 6да чыгып киттем, китүе барыбер читен булды. Гаиләм капка төбендә озатып калды. «Чик булса да, телефоннар кулланырга ярамый», – дидем. Җай чыкканда яза идем. Минем кая киткәнне барыбер аңладылар инде. Гаилә дә, дуслар да минем үзсүзле икәнне белә. Мин уйлаганны эшлим. «Алдан әйткән булсаң, без сине җибәрми идек, бәлки, аягыңны сындырган булыр идек, – дип көлә инде егетләр. – Тик сынык аяк белән дә киткән булыр идең», – дип тә куялар.
29 августта Луганск өлкәсенә барып төштек. Мин укуларга бармадым, чөнки ул контракт срогына керми. Автоматны күргәнем бар иде, чөнки мәктәптә укыганда гел ату буенча ярышларга йөрдем. Аннан Авдеевкага кердек. Ротада Татарстаннан 4 егет булдык, дуслашып киттек. Сөйләшеп утырдык. Бер егетнең гаиләсендә авыр хәл булган, шуңа килгән, берсенең зур сумма алимент җыелган, берсе төрмәдән чыккан да, тормыштан ямь тапмаган. Шул вакытта: «Миңа монда нәрсә калган инде?» – дигән сорау килде. Тормыш бөтен, акча бар, тик кирегә юл юк иде.
Луганскида булганда мине 15 көнгә Белгород өлкәсенә укырга җибәрделәр. Квадрокоптер һәм координаталар өйрәнү буенча укып кайттым. Башта без оборонада тордык, аннан Херсон өлкәсенә күчерделәр. Без Крынки бистәсен штурмларга барырга тиеш идек. Әйткәнемчә, квадрокоптер белән мин идарә иттем. Квадрокоптер белән өчәү разведкага киттек. Алдан барган егет минага басты. Егетләр исән калмаган. Мине квадрокоптер тартмасы саклагандыр. Шулай да, миндә 17 кыйпылчык иде, сул аяк һәм кул сынган иде. Уң аякның бармак өлешләре юк, алар киселгән. Мин Херсоннан Севастопольгә очканда гына аңга килдем. Кайда беренче ярдәм күрсәткәннәр – белмим. Яралы һәм үлеләрне ташый торган машина үтеп бара торган булган, шунда салып җибәргәннәр. Севастопольдән – Сочига, аннан 12 декабрьдә Мәскәүгә кайтардылар, – дип сөйләде ул ул.
«Госпитальдә ятканда 1 ай буе егетләр төшкә керде»
Анда булганда штурм-десант бригадасы егетләре бер урында озак вакыт тормаган, гел күчеп йөргәннәр. Палатка, йокы капчыкларын үзләре белән булган. Ашауга килгәндә «үләрлек түгел» диде Ленур. Болай чандыр гәүдәле егет аннан 11 килограммга ябыгып кайткан.
Ипи торган урынга тычкан керә бит инде. Аның яртысы яки өчтән бере генә кала. Калганын, бүлеп, чәй эчәсең. Ул шундый кадерле. Урман буйлап барабыз, тамак ач, гөлҗимеш үсеп утыра. Туктап ашадык. Авылда алай агачтан ашамыйбыз бит инде. Шул вакытта: «Кайтуга гөлҗимеш утыртам», – дип сүз биргән идем үземә. Күп нәрсәнең кадерен аңлыйсың. Яраланасы көнне 11 ноябрьдә җылы, кояшлы матур иде. Иртән күккә карап яттым. Анда агачлар да матур түгел, карандаш белән сызып ясаган рәсем кебек. Бездәге табигатьнең матурлыгын күреп бетермибез икән. Үзебезнең урман аланында шулай ятып булырмы икән, дип уйлап яткан идем.
Бу турыда госпитальдә дә уйландым. Ул вакытта халык «кар кайчан туктый» дип зарлана иде. Беләсезме, кеше юктан зарланып ята. Халыкның 50 проценты ни беләндер канәгать түгел, гел нидер кирәк, нидер җитми. Сайлаулар вакытында да Президент турында төрлесен сөйләргә тырыштылар. Шулай да, бүген сугыш бара дип, бездә кем начар яши? Кибет киштәсе тулы ипи, һәр кеше бии, җырлый. Анда авылларда ут, су юк, ашамыйча утыручы кешеләр бар, алар йортларыннан китмәгән.
Госпитальдә ятканда 1 ай буе егетләр төшкә керде. Төннәрен уянып китә идем. Мәскәүдә дәваланганда тынычлана башладым. Яңа ел төнендә хастаханә каршысында ук салют аттырдылар. Шул тавышны ишеткәннән соң тагын 1 атнага йокы бетте. Госпитальдә ятканда бик күп дуслар килде. Мәскәүдән кайтуны да андагы дуслар оештырды, монда каршы алдылар. Монда кайткач машина бүләк иттеләр. Казанга чакырып китерделәр. Минем өчен бөтенләй көтелмәгән булды. Шулкадәр яхшы дуслар күп икән, әгәр үлеп кайткан булсам, алтын табут белән җирләгән булырлар иде, дип уйлап та куям, – дип сөйләде ул.
«Концерт кую хыялы бар»
Ленур Биктимиров – җырчы. Аның җырларын музыкаль телеканаллардан да ишетеп була. Китү турында карар кылгач, бәлки, бу – соңгы чыгыштыр дип, авыл халкы өчен зур концерт оештыра. Ул, гомумән, башлангыч мәктәптә язган иншасындагы максатына тугры калган кеше. «Үскәч мин җырчы һәм бизнесмын булачакмын», – дип язган булган, гәрчә бөтен сүзләренең мәгънәсен ул вакытта аңламаган булса да. Мәктәпне тәмамлагач, ул Казанның Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенә укырга керә. 2009 елда авыл мәдәният йортына эшкә кайта.
Миңа «район клубына директор итеп куябыз» дип вәгъдә иткәннәр иде. Укып бетергәндә мин Айдар Фәйзрахманов төркемендә эшләргә чакыру алган идем. Тик район мәдәният йортында эшләү теләге көчлерәк булды. Башта авыл клубында эшләп торырга, диделәр. Мин анда 6 ай эшләдем. Мин бүгенге көндә дә анда кем булып эшләгәнемне аңламадым әле. Клуб тирәсендә кычыткан чаптым, чүп утадым... Моның өчен укымадым дип, эштән киттем.
Студент вакытта 3 ел буе төннәрен машина юучы булып эшләдем. Минем әти колхозда тракторчы булып эшли, ә әни – балалар бакчасында. Ул вакытта мин, игезәгем Ленар һәм апа – өч студент. Аларга авыр булмасын дип эшләдем. Шул вакыттан «мойка» ачу хыялы бар иде. Клубтан эштән чыгып киттем дә тамада булып йөрдем. 2 елдан автомойка ачып җибәрдем. Иншада язылган ике хыялны чынга ашырдым диярлек, тик мин әле үземне җырчыга санамыйм, әмма шуңа таба барам.
Бүгенге көндә җыр акча чыганагы түгел. Миндә концерт кую хыялы бар. Мин әлегә җырчыларга ияреп йөрим. Кая чакыралар шунда барам. 40-50 кешегә үз концертыңны куеп акча эшләп булмый. Район, авылларга концерт белән чакыралар инде, район клубы, бәлки, тулыр да иде, тик мин аудиториям күп дип санамыйм. Концертка әле әзер түгелмен.
Безнең район клубына танылган җырчылар килә, әмма алар да кайвакыт концерт куймыйча китә, чөнки кеше килми, билетлар сатылмый. Залны 100 процент тутыра торганнар бармак белән генә санарлык, – дип сөйләде ул.
Кем белән дуэт җырлар идең, дигән сорауга ул танылмаган, үзешчән җырчыларга өстенлек бирүен әйтте. Танылганнардан кем, дип төпченә торгач, Эльмира Кәлимуллина исемен атады. «Миңа аның тавышы, җырлавы ошый. Берәр концертта очраса, тәкъдим ясап карармын, бәлки», – ди.
Авторлардан ул Альфред Якшимбетов, Морат Гайсин, Фирзәр Мортазин, Ривал Хисмәтуллин, Венера Мәхмүтова белән эшли.
Җырны алганда бик нык сайланам. Кайбер автолар: «Сиңа нинди җыр кирәк соң, сиңа ошап бетеп булмый», – дип үпкәләп тә куялар. Мин җырның сүзләренә игътибар итәм. Аның сүзләрендә тормыштан алынган гыйбрәтле хәл ятарга, ул җырның сүзләре кемнеңдер тормышы аркылы үткән булырга тиеш. Сүзләре ошый икән, көен игътибар белән тыңлыйм. Җырларны сирәк алам, әмма алгач ук эшкәртергә тырышам, – ди ул.
Махсус хәрби операция зонасында да җыр аңа иптәш булган. «Җыр бервакытта да күңелдән китми. Йокларга яткач та көйләп ята идем. Татарстан егетләре: «Әйдә, бер җырла әле», – дип җырлата иде», – ди ул.
«Мин, мәсәлән, Раил Нургалиев дәрәҗәсендә көрәшмим, минем белән бер кеше дә килеп сөйләшми бит»
Хәзер көрәшче Ленур Биктимеров турында сүз булыр. Ул мәктәп елларыннан ук көрәш, коралдан ату һәм ат спорты белән шөгыльләнгән. Училищеда укыганда да көрәшне ташламый. Соңгы арада «сөйләшеп көрәшүләр» темасы еш күтәрелә, шуңа да бу күренеш турында аның фикерен сорадым.
Үз күзем белән күрмәгәч, үземә аның белән очрашырга туры килмәгәч, мин алар турында бер сүз дә әйтә алмыйм. Минем бер фикерем бар. Менә бүгенге көндә Раил Нургалиев турында «көрәшми» дип әйтәләр бит инде. Ягъни, мәсәлән, күпмедер бүлешә дә, көрәшми, ярыштан кайтып китә, диләр. Мин шундый фикердә, димәк, ул «заслужил». Ул бит инде шул дәрәҗәгә үз көче белән күтәрелгән. Бу дәрәҗәгә бит җитәргә кирәк. Мин бит, мәсәлән, Раил Нургалиев дәрәҗәсендә көрәшмим, минем белән бер кеше дә килеп сөйләшми бит. Раил Нургалиев белән килеп сөйләшерлек булгач, димәк, ул «заслужил».
Үземә карата «башка сәхнәгә чыкмас инде», «көрәшә алмас инде» дигән сүзләр ишетергә туры килде. Көрәшкә чыгам. Аллаһ теләсә. Ел саен ноябрь аенда район беренчелеге була. Мин анда чыгачакмын, дигән сүзем бар. Сәхнәгә дә чыгачакмын. Мин авыру булып калмадым, көрәшәсем килсә, көрәшә алам, дигән фикерне җиткерәсем килә, – диде Ленур.
«Син барасың», – дип әйтәләр икән, мин качып калмаячакмын»
Ленур Биктимеров – 4 яшьлек кыз әтисе. Әтисе өйдә булмаганда: «Минем әти Украинада көрәштә», – дип әйтә торган булган. Әтисе кайткач, бала 1 атна балалар бакчасына да бармаган. Хәзер баласының әнисе, ә кайчандыр әле хатыны буласы кыз белән ул 10 ел очрашып йөргән булган.
Ул бездән бер урам аркылы гына яши иде, миннән 6 яшькә яшь. Мин 11нче сыйныфта укыганда, аларның мәктәптә йөгереп йөргәнен хәтерлим. Ул вакытта «бергә булырбыз» дигән уй бөтенләй юк иде. Ул 9нчы сыйныфта укыганда капка төбендә кич утырганнан соң аралашып киттек. Мин аның үскәнен, укып бетергәнен көттем, шулай 10 ел булды инде, – ди ул.
Ленур 27 апрельгә кадәр ялда. Аннан Ульяновскида хәрби комиссия узасы була. «Бару яки калу арасында сайларга дисәләр, «барам» димим, чөнки мин күп әйберне үз күзем белән күрдем, аңладым. «Син барасың», – дип әйтәләр икән, мин качып калмаячакмын, – диде.