Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Янгыннан малларын коткарганда фермер үзе дә пешкән: «Сарыклар яктылыкка дип утка йөгерде»

19 апрельдә Башкортстанның Бөре районы Вязовский авылындагы фермерның хуҗалыгына шактый зур зыян килүе хакында хәбәр иткән идек инде. «Интертат» журналисты Вязовский авылы кергән Бахтыбай авыл Советы вәкиле, фермерның үзе белән элемтәгә керде.

news_top_970_100
Янгыннан малларын коткарганда фермер үзе дә пешкән: «Сарыклар яктылыкка дип утка йөгерде»

Бөре районы Вязовский авылы җирлеге эшләре белән идарә итүче Марина Фәйрүзова сүзләренчә, янгын чыккач, фермер хуҗалыгына башлык Роберт Бәйрәмов үзе килгән. Хәзер ул ялда икән, шуңа сөйләшеп булмады. Марина Идрис кызы билгеләвенчә, Бахтыбай авыл Советы фермерга берникадәр ярдәм күрсәтәчәк.

Янгын зарядкага куелган аккумулятордан чыккан, дип фаразлыйлар.

Крестьян-фермер хуҗалыгы белән көн күргән Эдуард Гәрәев – Бөре районында марилар гомер иткән Вязовский авылыннан. Милләте – мари, телефон аша сөйләшкәндә, бу турыда аның горурлык хисләре белән әйткәне сизелде. Ул мал-туар күпләп асрый, чәчүлек җире дә бар.

Билгеле ки, чебешен, каз яки үрдәк бәбкәсен мәче, кыргый кошлар алып китсә дә, авыл кешесенең күңеле төшә... Ә монда – олы бер янгын. Ә монда… 8 бозау, 80 сарык, 50 тавык янган.

Фермерлык белән 2010 елдан бирле шөгыльләнәм. Болай 30 савым сыеры, һәрчак даими рәвештә 100 баш сарык асрадым. Кош-кортка килгәндә, элегрәк 100гә якын каз тота идек. Әле казлар асрамыйбыз инде. Сату авыр. Туймазы шәһәрендәге инкубатор белән эшли идек. Аннан алдык, әмма килешүебез килеп чыкмады. Без җитештерүдән берникадәр керем процентын түләргә тиеш идек. Казларыбыз бик үсми, тиешле масса җыймый иде. Бәлки, токымнары шундый булгандыр яки башка факторлар тәэсир иткәндер, – дип сүзен башлады әңгәмәдәшем «Интертат» белән сөйләшкәндә.

Бәла-каза китергән зыян зурмы?

Моны инде әйтергә катлаулы… Санап, исәпләп булмый! Минем бөтен әйбер... Запчастьләр, солярка, ашламалар, чәчүгә әзерләнгән ашлык – тулаем алганда күпмедер… 5 миллион чамасыдыр зыян. Гаражда бик күп запчастьләр саклана иде.

Абзарларыгыз, гаражыгыз, тагы нәрсәләрегез янды?

Гаражым, амбарым, сыерлар торагы, мунча, бәдрәфләрем күмергә әверелде… Яшәгән йортыма гына зыян килмәде. Янгын сүндерүчеләр килмәсә, йортсыз кала идем.

Сарыклар шулкадәр күп асрагансыз, әллә Корбан бәйрәменә сатарга идеме уегыз?

Корбан гаетенә сату әллә ни гөрләп бармый иде ул. Безнең авыл советы биләмәсендә сарык асраучылар аз. Мариларда шундый гореф-гадәт бар бит – кеше үлгәч, аның кырыгына сарык суялар. Бөтен тирә-як халкы миңа килә иде сарыкка. Мин исә символик хакка гына сата идем. Гомумән, акча, керем артыннан кумыйм!

Мал-туарыгызны уттан коткара алдыгызмы соң?

27 баш сарыкны коткарып калдым. Аларга янгын бик каты зыян салды. Көчкә йөриләр. Кичә 12сен озата алдым – иткә саттым. Калганнарын да сатарга иде исәп. Янгыннан соң маллар сукырайды. Алар бит утка ыргылдылар

Янгында маллар ут эченә керә, дигәнне ишеткән бар иде…

Әйе. Минем, утар кебек, ике яктан ачык иде торак. Яктылыкка дип утка йөгерделәр...

Малларны коткарганда кулыгыз утта нык пешкән, дип язганнар иде. Хакмы бу?

Әйе, шулай. Терсәкләремдә сулы шешләр бихисап... «Ашыгыч ярдәм» машинасы килгән иде, 2нче дәрәҗә пешү, диләр. Госпитализациядән баш тарттым. Исән калган малларны хәстәрләргә кирәк, сыерларны саварга. Сыерларымның барысы да – 26 башы да – исән-имин. Сөт саву аппаратым да янган иде. Бер кибет тотучы танышым шундый аппаратны бушлай бирде.

Якыннарыгыз ярдәм итәме?

Эшчеләрем юк. Балалар мөмкинлекләреннән чыгып ярдәм күрсәтәләр. Хатыным авырып вафат булды. Хуҗалык эшләрендә миңа бергә яшәгән хатын ярдәм итә.

Янгыннан соң ярдәм итүчеләр бармы сезгә?

Күпләр ярдәм итә. Акчалата да, материаллар белән дә ярдәмләшәләр. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе чәчүлек орлык белән тәэмин итәчәк. Мин 50 гектарлык җир мәйданында бодай, арпа чәчә идем. Чәчүгә әзерләнгән 20 тонна орлык янып бетте. Арпа, бодай бар иде.

Аңлавымча, крестьян-фермер хуҗалыгы алып баруны дәвам итәргә план корасыз?

Янгын чыкты, дип үлеп булмый бит инде! Ничектер яшәргә, акча эшләргә кирәк! Әле менә янгын җире тазартылды, төзәтү һәм төзелеш бара. Әкренләп, кулдан килгәнчә. Авыл кешесе өчен мал асрау – яшәешкә акча эшләү өчен бердәнбер чара бит! Әлбәттә, бик кыен… Тик шулай язган икән, берни эшләп булмый! Буласы булган бит! Исәнлек һәм сәламәт булуыбыз – иң мөһиме.

Алга таба Эдуард абый сыерларын саварга вакыт җиткәнен әйтте.

Бу хакта сорамыйча булдыралмыйм. Татарстан районнарында сөт бәясе бик түбән булу күп шау-шу уятты. Күпләр бу күренешкә зарлана. Ә сездә бу хәлләр ничек? Сөтне кая тапшырасыз?

Сөтне Бөре кибетләренә тапшырам. Көненә 200 литр савабыз. Хакны үзем билгелим, чагыштырмача кыйммәт түгел. 1,5 литр өчен 85 сум…

Җавапларыгыз өчен рәхмәт! Хуҗалыгыгызны тиз арада тернәкләндерергә язсын. Иминлек булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100