Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Янгыннан каза күргән Эчкенгә сәяхәт: яңа йорттагы өй туе (Милли шура катнашында)

Курган өлкәсендәге Йолдыз (Эчкен) исемле иң зур татар авылында коточкыч янгын булуга 6 ай вакыт узды. Сәгать ярым эчендә 228 йорт янып беткән авылда хәзер төзелеш эшләре бара. «Интертат» хәбәрчесе Йолдыздан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Янгыннан каза күргән Эчкенгә сәяхәт: яңа йорттагы өй туе (Милли шура катнашында)
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

«228 йорт тулысынча янып бетеп, 7 кеше һәлак булды», «Янгыннан соң авыл сугыш үткән кебек булып калды», «Бөтен җирдә төтен исе» кебек язмалар белән танышкач, Йолдызга (Эчкенгә) килгәннән соң да шундый күренешләргә тап булырмын, дип уйлаган идем. Әмма агачлар белән әйләндереп алынган һәм яңа яуган ап-ак карга төренеп утырган яңа йортларны күргәннән соң аптырадым да, шатландым да. Берән-сәрән генә булса да, өр-яңа йортлар!

«Кайгы күп булды, аны бер дә искә төшерәсе килми»

ТР Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев, төзелеш эшләре белән танышу, өй туе уздыру өчен, Милли шураның күчмә утырышын Эчкендә оештырды. Беренче булып Кәлимулла һәм Эльвира Миңнегәрәевлар йортында тукталдык.

Фото: © Камилә Билалова

Безне бизәкле капкалар, милли орнамент төшерелгән тәрәзә рамнары куелган, агач исе килеп торган йорт каршы алды. Әлбәттә, йорт тулысынча әзер түгел, җылылык та кертелмәгән, мунча дә ясалып кына килә – әле эшлисе дә эшлисе, әмма хуҗалар Татарстан кунакларын мул өстәл һәм ачык чырай белән яңа йортта каршы ала алды. Васил Шәйхразыев та кунакчыллыкка җавапсыз калмады: хуҗабикәнең җилкәләренә мамык кебек йомшак, яңа яуган кар кебек ак шәлне салды. Кәлимулла абый: «Кайгы күп булды, аны бер дә искә төшерәсе килми. Алдагы әйбәт нәмәләрне уйлап яшәргә кирәк», – дип, рәхмәтләрен әйтеп озатты. Эчкен халкы үзенчәлекле шивәдә сөйләшә.

Шулай эш барышын күзәтеп, хәл-әхвәлләрне сорап, унбишләгән йортка кереп чыктык. Ирина Кондинаның йорты тышкы яктан ясалып беткән кебек тоелса да, эчке өлешендә эш шактый, җылылык та кертелмәгән әле.

Үземнең йортымның нигезенә салдылар йортны. Әлегә өй тулысынча әзер түгел. Булган вакыйгалар һаман да онытылмый, хәзер дә сыктап утырабыз, чөнки кыш җитте, ә яшәргә урын әзер түгел. Авылда әниләре вафат булганнан соң берәүләрнең өйләре тора иде, шуларныкын алдык, – ди Ирина.

Безнең барлык хуҗалыгыбыз, 3 өебез тулысынча янып бетте: үземнеке дә, абыйларныкы да, әнәйләрнеке дә. Бер нәмә дә калмады, 3 бозавыбыз да янган иде. Хәзер менә 2 бүлмәле өй салып бирделәр, сарайлар төзибез, янган бозаулар өчен 2 бозау да бирделәр, – дип өстәде Иринаның кияве Владислав Хуҗин.

«20 минут эчендә бөтен нәрсә янып бетеп, урамда калдык»

«Интертат» Фәткуллиннар гаиләсе өчен Бөтендөнья татар конгрессы оештырган никах туе турында язып чыккан иде инде. Ул чагында киленне төзелә башлаган йортның диварларына гына бастырган иделәр, әмма хәзер йорт инде төзелеп беткән диярлек, җылылык та кертелгән.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы

Мин «пожаркада» эшләгәч, янгын чыккан вакытта башка авылда идем. Бернәрсә дә аңламый калдык. Хатынга документларны җыеп чыгарга гына әйтеп өлгердем. Безнең йорт беренче урнашкан, кайтып җиткәнче, мөлдерәтеп яна иде инде. 20 минут эчендә бөтен нәрсә янып бетеп, урамда калдык. Без хәзер күрше Кынды авылында торабыз. Ул – рус авылы, анда бер дә торасыбыз килми. Йортыбызга җылылык кертелгән, тиздән өебезгә кайтабыз инде, – диде йортның хуҗасы Юрий Фәткуллин.

Вакыт чикле, ә программа тыгыз булганга, озак сөйләшеп торырга мөмкинлек булмады. Очрашуны оештыручылар, бераз соңга каласың икән, синсез китәләр дә баралар. Мин Фәткуллиннар йортыннан чыккач, ары якка карадым, бире якка карадым, ләкин бер машина да, таныш йөз дә күрмәдем. Бәлки, якындагы берәр йортта туктаганнардыр дип, күтәрелеп килүче йортлар арасында да әйләндем, әмма Милли шура вәкилләре еракка киткән булып чыкты.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы

Өстән әкрен генә кар явып тора, каяндыр ерактан чүкеч һәм пычкы тавышлары килә, ә мәктәп каршысында балалар кар бабай ясый... Программа буенча өй туе Гариповлар йортында оештырылырга тиеш иде, мин салкында басып тормастан, мәктәпкә кереп, шул йортның кайда икәнлеген сорарга булдым.

«Авылның яну сәбәбе – халыкта иман, дин булмаганлыктан»

Мәктәптә кунакларны каршы алырга әзерләнәләр: җыештыралар, идәннәр юалар, сөртәләр... «Мин Эчкеннеке: монда тудым, үстем, барлык туганнарым да монда, ләкин үзем Могилев авылында яшим. Безнең авылның яну сәбәбе – халыкта иман, дин булмаганлыктан. Аллаһы Тәгалә безне дөрес хәл итте... Күрәсез бит безнең хатыннарны – башларына яулык бәйләп куйганнар, ә эчке киемнәре күренеп тора. Сабырлык юк, гел акырыш та кычкырыш. Менә шулай яшәп ятабыз», – дип зарланып алды мәктәптә завхоз булып эшләүче Фәйрүз Байтирәков.

Бер дә иренмичә, эш урынын калдырып, ул мине Гариповлар йортына кадәр озатты, хуҗалар да: «Ашамыйбыз, кызым, кер, кер», – дип, түргә кертеп утырттылар.

«Китүчеләрнең кайтасылары килә...»

Яңа йортның хуҗабикәсе Людмила Гарипова мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларын укыта. Янгын булуга карамастан, мәктәптә укытулар туктамаган, соңгы көнгә кадәр укытканнар, балаларны имтиханнарга әзерләгәннәр.

Мондый янгын булыр дип беребез дә уйламады. Тиз-тиз генә күргән әйберләрне алып, өйдән чыгып киттек. Без чыкканда, якындагы карагайларның (чыршы-нарат урманын биредә «карагай» диләр – «Интертат») януы күренә иде инде. Икенче көнгә кайтып кердек, бер нәмә дә юк. Төтен, сулап булмый, капкадан ике багана гына калган иде, – диде Людмила Гарипова.

Янгыннар еш булып тора, аларны сүндерә иделәр. Исет буенда гел янгыннар чыгып торгач, бу да шундый гына дип уйлаган идек. Ә бу күрше авылдан җил белән килеп керде. Ул көнне Свердлаудан кызым кайткан иде. Чәкчәк, бавырсаклар белән чәй эчеп утырганда, Людмила кызым шылтыратып: «Инәй, документларны җый, машинага утырып китәсез», – диде. Без өйнең янасына ышанмадык, бер нәмә дә алмадык. Өстебездә нәрсә иде, шулардан киттек, –дип, елап җибәрде Людмила Гарипованың әнисе Нурия апа.

Фото: © Камилә Билалова

Каршыда утыручы Римма апа Гарипова:

Зарланып утырма, авылда калдык, рәхәтләнеп яшибез. Китүчеләрнең кайтасылары килә, ләкин алган квартираларын сата алмыйлар. «Подоходный налог» 13 процент, миллионнан 130 мең түләргә кирәк. Халык котырына, – ди.

Римма апа үзенең яңа йортына кайткан инде, әмма «төзәтәселәр бар әле» диде. «Авылда бер 10 кешенең генә йорты төзелеп бетте, калганнарныкы я диварлары гына салынган, я түбәсе ясалып бетмәгән. «Аспект» (төзелеш компаниясе – «Интертат») өйләрне салып бетерә алмый әле. Төзелеш әкертен бара. Кыш җитә, торырга урын кирәк, ә аларның бер тартма тора. «Аспект» йорт төзеп бирергә тиешле күпбалалы гаилә әле дә вагончикта тора. Ике кызы ничә мәртәбә авырды инде, салкын», – дип сөйләде ул.

Сөйләшкән вакытта, апалар үзләренең янгынның кабат булу ихтималына бәйле куркуларын да әйттеләр. Кар төшкәнче, җылы көннәрне авылга төтен исе килеп тора икән. «Карагай егалар. Әйбәтен алып китәләр, ә калганын кая итсеннәр?! Шуны өтәләр, ә бөтен төтен авылга керә. Шунда куркыныч булып алды. Бер куркып калгач, куркабыз. Берәр нәмә булмасын иде», – ди алар.

Ниһаять, төп кунаклар да килеп җитте. Өй туе башланды. Людмила Гарипованың кечкенә улы чаптырып чыгып, кунакларны авыз тутырып «Әссәламегаләйкем» дип каршы алды. Рәхмәт сүзләре әйтелеп, бүләкләр тапшырылгач, йортка дога кылдылар, Коръән укыдылар. Өстәлдә сый-нигьмәтләрнең ниндие генә юк иде, һәркем авыз итте.

«Яңа елга кадәр 30-40 йорт кереп тору өчен әзер булырга тиеш»

Эчкен авылындагы янгыннан зыян күрүче халыкны өч категориягә бүлергә була:

  • Барлык рәсми документлары тәртиптә булып, квадрат метр өчен 56 мең 800 сумлык сертификат алучылар. Аларга йортны төзелеш оешмалары төзи.
  • Башка йорты булган яки документлары тәртиптә булмаучылар (әйтик, йорт рәсми теркәлмәгән) – алар 500 мең суммадагы сертификат ала.
  • Бөтенләй сертификат алмаучылар, чөнки алар сертификат алу хокукын исбатлаучы документ бирә алмыйлар.

Соңгы ике категориягә керүчеләргә йорт төзергә эшмәкәрләр, мөфтиятләр һәм оешмалар ярдәм итә. Йолдыз авылына ярдәм күрсәтергә теләүчеләр – Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе, Төмән өлкәсенең татар эшмәкәрләре клубы, Самара өлкәсе, Нижневартовск эшмәкәрләре, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Удмуртия мөселманнарының Диния нәзарәте, шулай ук Башкортстан һәм Мәскәү.

Татарстаннан «Татнефть» ширкәте үз хисабына 18 йорт төзи. 54 квадрат метрлы 3 йорт күп балалы гаиләләр өчен һәм 33 квадрат метрлы 15 йорт – ялгыз яшәүче һәм өлкән яшьтәге кешеләргә.

Безнең төп бурычыбыз – авылны, йортларны саклап калу һәм халыкка ышаныч бирү. Күрсәтелгән ярдәмне күргәннән соң, хәтта янгында зыян күрмәүчеләр дә: «Нигә минем өем дә янмады икән? Миңа да яңа өй төзеп биргән булыр иделәр», – диючеләр булды. Янгынга кадәр йортларны авылда 150-200 меңгә генә сатып була иде, ә хәзер мондагы йортлар 1-4 млн, – диде Васил Шәйхразыев.

Фото: © Камилә Билалова

Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин (авылның имам-хатыйбы):

Безнең бик күп проблемалар подряд оешмалары белән бәйле. Алар, үзләренең көчләрен исәпләп бетермичә, өсләренә зур күләмдәге эш алдылар, әмма эшләп бетерә алмыйлар. Рәсми рәвештә 228 йорт янды. Хәзерге вакытта «Татнефть» оешмасы ярдәме белән – 18, мөфтиятләр ярдәме белән – 9, сертификатлар буенча – 20-30 йорт өлгертелергә тиеш.

Марат Юнысов (Конгрессның Курган өлкәсендәге вәкиле):

Ярты ел арасында без халыктан, Бөтендөнья татар конгрессыннан бик зур ярдәм күрдек. Янгыннан соң авыл халкы төшенкелеккә бирелгән һәм китәргә ниятләп тора иде. Әмма без ярдәм күрсәтүне вәгъдә итеп, аларны калырга ышандырдык. Кем безгә ышанды, шул калды. Хәзер 100гә якын йорт салынып килә. Яңа елга кадәр 30-40 йорт кереп тору өчен әзер булырга тиеш.

Калганнар кайда тора?

Бөтен кешенең дә торырга урыны бар: кемдер Шадринда, кемдер туганнарында яши. Ярдәм чират буенча беренче урында торучы кешеләргә бара.

Язучы Ләбиб Лерон:

– Монда килгәч төрле күренешләр күрәсең: йортлар төзелә, төзелеп ята, хәтта өй туенда да катнаштык. Әле ничә ай элек кенә кайгы кичергән хуҗаларның, хуҗабикәләрнең шатлыклы күз яшьләрен, үзләренең тәэсирләрен әйтү, елап җибәрүләрен күрү минем кебек шагыйрь, язучы өчен бик тә әһәмиятле. Үземнең дә күңел дулкынланып китә... Халык бәлагә эләккәч, дин әһелләренең, эшмәкәрләрнең, төрле өлкәдә яшәүче халкыбызның ярдәмгә килү – халкыбызның бердәмлеген күрсәтә. Каяндыр ишетү – ул бер хәл, ә монда килгәч кешеләрнең үзләреннән хәлләрен, үтенечләрен ишетәсең. Менә шулар нык тәэсирләндерә.

Альберт Борһанов (тарихчы):

– Бу авылны сакларга кирәк, чөнки ул тарихи. Беренчедән, Исет елгасы агу сәбәпле, аның кырыенда төрле археологик әйберләр бар. Икенчедән, биредә урнашкан күлдә Алтын Урда һәйкәлләре бар. Аннан соң авылдан ерак түгел Бронза чорыннан башлап Урта гасырларга кадәр караган һәйкәлләр, кабер ташлары сакланган. Шулай ук биредә Свердлау, Курган һәм Чиләбе өлкәсенең архив материаллары бар. Аннан соң әлеге авылның бөек шәхесләре дә бар, без бөтен кешене дә өйрәнеп кенә бетермәгән.

***

Булган вакыйгаларны, әлбәттә, авыл халкы тиз генә онытмаячак, тормышлары дә элеккеге кебек булмаячак. Аллаһы Тәгалә: «Бу дөньяда һәркемне дә сынармын», – дия. Әлеге бәла дә авыл халкына сынау яки кемнәрнеңдер яман гамәлләре өчен җәза булгандыр. Әмма гомер буена югалган мал өчен сыктап утырып булмый. Тормыш дәвам итә…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100