«Өйне карап торып яндырдык» - Тукай районы Казаклар авылында янгын 4 хуҗалыкны юк иткән
18 июнь көнне Тукай районы Казаклар авылында чыккан янгын өч хуҗалыкны көл итә, тагын бер хуҗалыкның каралты-курасын юкка чыгара.
Авыл кешесе гади хезмәт белән көн күрә, һәр малын кадерләп, бөртекләп җыя. Ләкин янгын хәвефе безне адым саен сагалап тора шул. Менә шул тир түгеп җыйган мөлкәтеңнең санаулы минутлар эчендә янып көлгә әйләнүе бик үкенечле хәл...
«Өч хуҗалыктан каккан казык та калмады»
Казаклар авылындагы көчле янгын 18 июнь көнне көндезге уникеләр тирәсендә Хафизовларның сараеннан чыга һәм кыска вакыт эчендә аларның йорт-җирләрен камап ала, ике як күршеләрен дә аямый. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов сүзләренчә, иртәдән котырынган көчле җилнең һич басылырга уйламавы да янгынга тиз арада таралырга булышлык итә.
Элекке төзелешләрне үзегез беләсез, җирнең бер кисәген дә әрәм итмәгәннәр, хуҗалыклар бөтенесе бер-бересенә орынып диярлек тора. Иллешәр ел буе кипкән агач сарайлар, анда салам, печән… 15 минут эчендә бөтен дөньяны камап алды. Ишле гаилә - әти-әниләре, ике кызлары, физик мөмкинлекләре чикле булган оныклары һәм хуҗабикәнең авыру сеңлесе урамда бернәрсәсез торып калды. Көчле җил булу сәбәпле, җил күршеләргә дә бик тиз күчте. Ул йортларның хуҗалары инде гүр ияләре. Туган нигезләренә балалары атна саен кайтып-китеп йөриләр иде. Шимбә көн, аларның да барысының авылда вакыты туры килде. Бер сәгать дигәндә өч хуҗалыктан каккан казык та калмады. Ялкын дүртенче хуҗалыкка да үрләде. Алланың рәхмәте белән, аларның каралты-курасы янып бетсә дә, йортларын коткарып кала алдык. Бурдан кала, уттан калмый икән. Бөтен урамны ялмап алмаса ярар иде дип тә курыккан идек», - дип сөйләде Теләнче-Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов.
Рамил Нәҗметдинов сүзләренчә, башта янгынны Теләнче-Тамак һәм Сарманның Нөркәй авылы янгын сүндерү машиналары туктатырга тырышып караган. Лкин көчле җил үзенекен эшләгән - бөтен җирне биләп алган ялкын телләрен Чаллыдан өстәмә машиналар килеп җиткәч кенә сүндерә алганнар.
Шундый көчле янгын чыгуның сәбәбе сорашкач, Рамил Нәҗметдинов төгәл генә җавап бирә алмады. «Әлегә тикшерү бара, аның нәтиҗәләре билгеле булмыйча, әйтә алмыйм», - диде ул.
«Кызым гаепле түгел»
Авыл халкы арасында гына төрле сүзләр йөри. Авылдашлары әйтүенчә, янгын башланган йорт хуҗалары – кәеф-сафа корырга яратучы гаилә. Бәхетсезлек килеп чыккан көнне дә кызларының берсен урамда салмыш килеш күргәннәр. Халык аның: «Кредит алып, үз акчама төзедем бу йортны, үзем үк юкка чыгарам», - дигән сүзләрен дә искә ала.
Ләкин йорт хуҗабикәсе Гөлсәрия апа бу сүзләргә катгый рәвештә каршы төшә.
Мондый очракларда гаеплене табу кирәк. Шуңа күрә кызымны гаепләп калдырырга тырышалар. Ут безнең хуҗалыктан чыкты, килешәм. Сараебыздан мунчага электр чыбыгы үтә. Үзебез шуннан чыккан дип фаразлыйбыз, чөнки ул иске иде. Алыштырырга һаман кул җитмәде. Өй салып кергәч, шуның мәшәкатьләре белән йөреп онытылган.
Сарайга бер кеше дә ут төртмәгән, кызымның гаебе юк. Гаебе булса, ул үзе абзардан малларны чыгарышыр идеме? Бәләкәй бозауны да ул этеп чыгарган бит. Кызым ул көнне бераз шәраб эчкән булган. Шуңа да кызга бәйләнәләр. Тикшерү нәтиҗәләре тагын бер айдан билгеле булачак, диде МЧС, менә шунда беленер инде, - дип сөйләде ул.
Хафизовлар 2019 елда иске йортларын сүтеп, аның урынына яңа өй җиткереп кергән булганнар. «Агачтан төзедек, калай белән тышладык. Кредитын түләп бетерергә дә күп калмаган иде инде.
Ярый мал-туарлар исән калды. Сыерны болынга алып төшеп арканлаган идек. Тана гына шактый пешкән. Мал табибы уколлар салып, яраларына мазьлар сылаганнан соң ул да рәткә кереп килә. Ике тавыгыбызны кичә тотып алып кайттым, калганнары янып бетте», - ди ул.
Янгын башланганда Гөлсәрия апа ире белән Чаллыда булган. Аның Даун синдромы белән авыручы 52 яшьлек инвалид сеңлесен һәм ДЦП диагнозлы 17 яшьлек оныгын йорттан чыгарырга күршеләре ярдәм иткән. Әлегә аларның икесен дә Можгада яшәүче апасы үзләренә алып киткән. Ә Гөлсәрия апаны ире һәм ике кызы белән авылдагы якын туганы Фәнил сыендырган.
Хафизовлар йортны иминиятләштерергә өлгергән. Аның акчасына Гөлсәрия апа берәр иске, әзер йорт сатып алырга ниятли. Гаилә әлегә документларны торгызу эшләре белән мәшгуль.
«Йортыбыз «булышыгыз миңа» дигән кебек тоелды»
Әлеге көчле янгында Хөсния апа Шакирова гаиләсе һәм аның туганнары да каза күрә. Алты кыз туганның бергәләп җыелыша торган «оясы», әти-әниләренең кадерле нигезләре санаулы минутлар эчендә янып көлгә әверелә.
Авылга кайтып җитәребезгә күп калмаган иде инде. «Күршеләрнең сарае яна, кызулагыз, сезгә дә кабарга мөмкин», - дип шалтыраттылар. Без кайтып җиткәндә аларның өйләре янып бетә иде инде, әле безнекенә күчмәгән иде. Янгын сүндерү машиналары озак булмый торды, безнекенә дә үрләде.
Өйне карап торып яндырдык. Шулхәтле авыр булды. Өебез: «Булышыгыз миңа», - дип иңрәгән төсле тоелды, шуның тавышын ишеткән кебек булдым. Классташым сөйләве буенча, тавышсыз гына елап, үзем дә сизмичә йортка таба киләм икән…
Бернәрсәбезне чыгарырга да җитешмәдек. Узган атнада су счетчигының срогы чыкты да, аны куйдырдык. Бу атнада пломба сугарга киләселәр иде. Шуңа күрә бөтен документларыбызны авылга алып кайткан идем, бер документыбыз да исән калмады.
Бу әти-әниебезнең төп йорты. Өебез зур, әйбәт иде әле. Узган ел гына тәрәзәләрен алыштырдык. Әти: «Йортны сатасы түгел, бөтенегез монда җыелып, аралашып яшәгез», - дип нәзер әйтеп калдырды. Без алты кыз туган, барыбыз да диндә. Бәйрәмнәр саен бирегә җыелышып, бергәләп уразалар тотып, рәхәтләнеп яши идек. Апрельдән ноябрьгә кадәр гел шушында була идек без. Авылыбыз Чаллыдан ерак түгел, әни чирләгәндә дә янына чиратлап кайтып йөрдек.
Без бер кешедән дә бернәрсә дә өмет итмибез. Авылдашлар төркеменә номерыбызны куйгач, читенсенгән идем, алай баш тартырга ярамый дип ачуланып аттылар үземне. Авылдашларым ярдәм җибәрә башлады инде. Барысы да Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булсын, Ходай үзләренә меңләтә кайтарсын, савап булып барсын.
Янгынны әле ярый төнлә булмады, дибез. Барыбыз да йоклап калсак, нишләп беткән булыр идек икән. Без белмәгән көчләр идарә итә шул… Безгә, укыган кешеләргә Аллаһы Тәгалә сынауларын шулай биреп тора инде ул. Аның сынаулары тәмле, без аларны рәхәтләнеп кабул итәбез. Бу тормышта бер нәрсә дә мәңгелек түгел. Без Чаллыда да бай яшәмибез. 37 ел тулай торакта яшәгәннән соң фатир алдык. Анда да бер диван да бер карават. Әлхәмдүлилләһ, бернәрсәдән дә зарланмыйбыз. Иң мөһиме – үзебез, балалар, оныклар исән-сау. Элек безнең әбиләр бернәрсәсез яшәделәр. Киярләренә бер ыштан, шуны юалар да кияләр иде. Бүгенге тормышыбызга, булган кадәрлесенә шөкер итәргә кирәк.
Йортны җыйнаулашып торгызырга ниятлибез. Без авыл балалары, барыбер авылга кайтабыз инде, киләчәктә шәһәр җирендә торырга исәбебез юк», - дип сөйләде Хөсния апа.
«Әтинең елын туган нигезебездә уздырырга насыйп булмады»
Хафизовларның икенче як күршеләре - Рамил абый Илһаметдиновларның да ялларга авылга кайткан вакытлары булган.
«Янгын чыгуын шарт-шорт итеп шифер ата башлагач кына аңыштык. Үзебезгә каба башлагач, башта насос белән сиптереп карадым, аның гына файдасы булмады. Каралты-курабыздан бернәрсәбез дә калмады, әнә бүген техника эшли. Бөтен кадыкларны кырып-себереп түгәбез…
Йорт кырыена кирпечтән ике катлы корылма төзегән идем. Икенче катында җылытылган веранда, аста мунча, гараж иде. Аның да стеналары гына утырып калды. Бөтен мотоблоклар, техникалар да шул гаражда калды. Мал-туарларыбыз юк иде. Катыру камерасына тутырылган тавыклар гына кызган…
Әтиебез бер ел элек вафат булды. Ял көне туган нигезебезгә җыелышып, аның ел ашын уздырасы идек. Насыйп булмады шул үз өендә Коръән укытырга. Хәзрәт белән киңәшеп, хәзер ашны мәчеттә үткәрергә булдык.
Монда хәзер кереп кунар урын да юк. Газ, су, ут юк… Инде шушы кирпеч корылманы булса да торгызырга иде.
Бүген менә йорт урынын әйбәтләп чистартабыз. Авылдашлар да ярдәм итә, Чаллыдагы эшемнән дә унлап кеше кайтты, техника бүлеп бирделәр. Хәлебезгә кергән кешеләрнең барысына да зур рәхмәт», - диде Рамил абый.
«Тавыкларым кычкырышып, янып үлде»
Бу көнне янгын дүртенче хуҗалык - Закировлар гаиләсенең дә каралты-кураларын да юк итә. Бәхетләренә, аларның торыр урыны исән-сау кала — «кызыл әтәч» гаиләнең йортына «кунарга» өлгерми.
Без 85 яшьлек әни һәм ирем белән яшибез. Ялларга кызым да кайткан иде. Төнге сменадан соң азрак ял итеп алыйм дип яттым. Йокыга китәргә дә өлгермәдем: «Янабыз» дип ирем йөгереп керде. Тиз генә янгын чыккан йортка чаптык, аннан ике инвалидны чыгарышырга булыштык», – дип сөйли бу бәла килгән көн турында хуҗабикә Раушания апа. – Үзебезнең йортыбыз исән калса да, каралты-кураны саклап булмады шул. Веранданың да тәрәзәләре ярылды. Өйгә почмактан ут капкан иде, аны сүндерергә җитештеләр. Мунчаның тәрәзәләре, ташы исән калды. Агачтан салынган каралты-куралар тулысынча янып бетте.
Мал-туарларны көтүлектә булулары коткарып калды. Ә мескен тавыкларым кычкырышып күз алдымда янып үлделәр.
Бу хәерсез көн күзне йомгач та күз алдынннан китми. Йоклап та, ашап та булмый. Бигрәк куркыныч булды. Инде ичмасам йортсыз калдырмадың дип Ходайга рәхмәт укыйм. Минем йортны шул янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнгә генә саклап кала алдык. Биш минутка соңрак килгән булсалар, минекен дә сүндерергә җитешмиләр иде.
Ике көн буе өмә ясап, калдык агачларны, тимерләрне чыгардык. Гараж, мунчаларны торгызырга иде, тик аның хәзер төзелеш материалларына да якын килерлек түгел. Бөтен нәрсәгә бәяләр артты…
Авылдашларга бик зур рәхмәт, болар берсе дә үзең генә эшләп чыга торган эш түгел. Сарай урыннарын чистартырга ярдәм иттеләр. Картага да кем – 100, кем 500 сум җибәрә башлады, йортсыз калган кешеләргә үзебезнең авылдашлар да, күрше-тирә авыллардан да әйберләр алып киләләр.
Бу янгын көченә кешеләр генә берничек тә каршы тора алмый икән. Йорт янына якын килерлек түгел иде. Каршы якта юл аша торган кешеләр дә ялкын кызуына чыдап булмады, диләр. Әзерләгән печән, саламнар да дөрләп янды, малларга ашатырга да бернәрсәбез калмады. Аллаһы Тәгалә мондый хәвефләрне беркемгә дә күрсәтмәсен, сөйләп бетерә алмаслык хәсрәт», - диде Раушания апа.
Бүгенге заманда йорт торгызу – бик күп финанс чыгымнары сорый торган эш. Каза күргән гаиләләргә ярдәм итәргә теләк белдерүче шәфкатьле кешеләр булыр дип ышанабыз. Бүген 50-100 сум да әлеге гаиләләр өчен файда булыр иде.
Акча күчерү мөмкинлеге булганнар өчен бәла килгән гаиләләрнең телефон номерлары (Сбербанк):
8-960-073-52-15 – Закирова Раушания
8-965-618-84-93 – Хафизова Гөлсәрия
8-917-253-37-26 – Шакирова Хөсния
8-919 -641-29-89 – Рамил Илһаметдинов