Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатыныңа барып әйтәм». Бәбигә узган яшь кызны сөяркәсе буып үтергән

news_top_970_100
«Хатыныңа барып әйтәм». Бәбигә узган яшь кызны сөяркәсе буып үтергән
https://stavropol.sledcom.ru/

Ставрополь өлкәсендә 42 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгардылар. Ул йөкле сөяркәсен үтерүдә гаепләнә, дип яза «Комсомольская правда» басмасы.

Дәүләт гаепләвен төбәк прокуроры вазифаларын башкаручы Николай Борозенец та хуплады, дип хәбәр итә күзәтчелек ведомствосы.

Пятигорск шәһәрендә яшәүче ир-ат гаилә тормышындагы бертөрлелектән туеп китә һәм яшь сөяркә таба. Аларның яшь аермасы 20 ел була. Назлы, рәхәт кичләрдән соң ир-ат өенә, хатыны янына кайта. Үз гаиләсен, ирен һәм балаларын булдырырга теләгән яшь сөяркә исә бу хәлдән туя, күрәсең.

11 август көнне яшь хатын яраткан кешесен Бородыновка бистәсеннән ерак түгел җиргә яшерен очрашуга чакыра. Алар кешеләрдән читтә, тау битендә ял итә. Менә шундый дулкынландыргыч бер мизгелдә 20 яшьлек хатын-кыз сөйгәнен куанычлы яңалык әйтеп шатландырырга тели – ул бала көтә. Хатын бу хәбәр сөяркәсенең үз хатыны белән аерылышуына сәбәп булыр дип уйлый, чөнки ирнең законлы хатыны белән үз балалары булмый.

Әмма ир-ат бу хәбәргә сөенми. Ул сөяркәсен аборт ясатырга кыстый һәм ташлап китү белән яный. Яшь хатын да ахыргача көрәшә һәм ир-атны сайлау алдына куя – яки ул булачак баласы турында хатынына үзе сөйли, яки бу хакта аңа сөяркәсе әйтәчәк. Бу сүзләрдән соң ир-атның ачуы чыга, ул сөяркәсенә ташлана һәм аны буып үтерә. Йөкле хатын-кыз урында ук вафат була.

Ир-ат җинаять эзләрен яшерә. Йөкле хатынның мәетен үз машинасына салып, шул ук бистәдәге ташландык йорт янына алып килә һәм коега ташлый. Мәет өстенә төзелештән калган чүп-чар тутыра һәм хатыны янына өенә кайтып китә.

Хатын-кыз югалып берничә көн узгач, аның мәетен табалар. Хокук сакчылары җинаять кылуда шикләнелүче ир-атны бик тиз ачыклый һәм тоткарлый. Аңа йөкле хатын-кызны үтерүдә гаепләү белдерәләр. Өлкә суды ир-атны җинаять кылуда гаепле дип тапты.

«Суд, дәүләт гаепләве белән килешеп, гражданинны гаепле дип тапты һәм аны 17 елга ирегеннән мәхрүм итеп, катгый режимдагы колониягә җибәрде һәм 2 елга иреген чикләү җәзасын билгеләде», – диелә Ставрополь өлкәсе прокуратурасы хәбәрендә.

Моннан тыш, суд зыян күрүче якның гражданлык искын да канәгатьләндерде. Ул вафат булган хатын-кызның әнисенә 1 миллион сум түләргә тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100