Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңа Тура» базары: ташламалы товарлар, бәяләр төшү, сатучылар арасындагы көндәшлек

«Яңа Тура» базарына балачакта еш алып баралар иде. Әти-әни белән авылдан ук базарга килү көне буена сузылган бер чара булып истә калган.

news_top_970_100
«Яңа Тура» базары: ташламалы товарлар, бәяләр төшү, сатучылар арасындагы көндәшлек

Күз алдыгызга китерегез, әниегез сезне кулыгыздан тотып: «Киеп кенә кара!» - дип базар рәтләре буенча йөртә, ә арттан сезнең бөтен пакетларыгызны күтәргән әйтиегез атлый. Ул базарда барлык ир-атларның йөзе «Бетәме әле бу базар?» - дип кычкыра сыман. Ә күзләре һәр рәт саен утырып торырга җир эзли.

Базардан арып кайтып, бераз чәй эчеп, ял итеп алганнан соң, әти каршында яңа киемнәрне киеп, «модный показ» оештырулар исегездәме? Бу әнинең: «Әнә, әтисе кара, акча кая киткәнне!» - дип күрсәтүе инде.

Ничек барып җитәргә?

Үсеп җиткәч, базарга үзең генә дә йөри аласың. Бу юлы мин авылдан түгел, ә Казан үзәгеннән юл тоттым. Базарның төгәл адресы: Яшел Үзән районы, Яңа Тура авылы. Казаннан якынча 24 км ераклыкта урнашкан. «Тукай мәйданы» станциясеннән «Төньяк вокзалы»на кадәр 10 минут метрода, аннары Казан-2дән 104 автобуска утырып, 34 минут «Яңа Тура» тукталышына кадәр бардым. Юл шактый озак вакытны алды, тукталыштан соң да базарга кадәр 18 минут буе җәяү дә барырга туры килде. Шуңа күрә базарга үз машинаңда бару кулайрак дип уйлыйм. Тагын бер вариант — такси чакыртырга (мәсәлән, онлайн-сервислар аша Яндекс Такси яки Uber).

«Яңа Тура» базарына кадәр туры автобус — 117. Шулай ук 104, 110, 552 һәм 554 номерлы транзит маршрутлары да йөри.

Ташламалы товарлар

Базар иртәнге 6-7дә ачыла, кичке 4-5кә кадәр эшли. Бердәнбер искәрмә — дүшәмбе. Бу көнне эш сәгатьләре иртәнге 8дән көндезге 3кә кадәр генә.

«Яңа Тура» павильоннары 1200дән артык арендаторны сыйдыра ала. Барлык сәүдә нокталарының гомуми мәйданы 300 мең квадрат метрны тәшкил итә. Базарга килеп керү белән: «Нинди зур!» - дип уйлап куйдым. Мәсәлән, «Вьетнам» базары белән чагыштырганда, «Яңа Тура»ның бинасы күпкә зуррак. Халык саны күп булуына карамастан, атлаганда беркемгә дә этенеп-төртенеп бармыйсың.

Бер караганда, базар үзгәрмәгән дә сыман. Һәр рәтне узып барганда, гадәттәгечә, берьюлы әллә ничә тәкъдим ишетергә өлгерәсең: «Носкилар, майкалар», «Орешки, девушка, орешки», «Индийский чай?», «Куртки летние, демисезонные?», «Киеп караган өчен акча алмыйбыз!» һ.б. Бәяләргә күз төшергән саен «распродажа» дигән язуга да игътибар итәсең.

Бишкектан Хони Куан исемле сатучы белән аралашып алдык. 

Распродажа сезонымы әллә? – дип сорадым аннан.

 Үлчәмнәре бетеп, сатылмыйча калган товарларны гына распродажага чыгарып куябыз, - диде ул.

Бу җәйге күлмәкләр ничә сум?

1500. Бәяләр үзгәрмәде әлегә, аннары артса гына. Әйдә киеп кара, синең үлчәм нинди?

Юк, рәхмәт, мин әле йөреп киләм.

Әлбәттә. Тапмасаң, кабат килерсең, рәтне исеңдә калдыр.

Шулай дип киткәч, үпкәләп калмаганнарын күреп, сөенеп куям. Бар бит аңлый торган сатучылар. Алайса кайберләренең карашы күңелгә үтеп керә.

«Төркиядән кайткан киемнәрнең бәясе төште»

Төркиядән һәм Кыргызстаннан алып кайтылган костюмнар сатыла торган бүлеккә туктадым. Сатучысы – Нурлан. Мине ачык йөз белән каршылап, кайсы кызыксындыра дип сораштыра башлады.

Кыйбатмы костюм белән чалбар комплекты?

6500 сум тора, сиңа 6 меңгә бирәм.

Бәяләр үзгәрдеме?

Бәяләр сизелерлек дәрәҗәдә төште. Бу комплект та 7500 сум тора иде. Чикләр ябылу сәбәпле, без товарларны алып килә дә, чыгара да алмыйбыз. Бик тә борчылабыз, нәрсә булып бетәр...

Чит ил товарлары бетеп китсә нишлисез?

Россиянекен сата башлыйбыз инде. Әмма халык арзан бәяләрне онытырга тиеш була, чөнки 10 меңнән дә ким булмаячак. Шуңа хәзер сатып алу кулайрак. Менә сиңа минем визиткам. Комплект кирәк булса, шалтырат.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Төркия товарларының бәясе сизелерлек дәрәҗәдә төшкән. Бишенче бүлектә толстовкалар сатып утырган Ялчын Хәлилов та шул сүзне дәлилләргә тырышты. 1800 сумнан 1500гә кадәр төшүен әйтте ул.

Кием-салым карап басып торганда, миңа ялгыш бер апа миңа килеп бәрелде.

 Дөньямны онытып йөрим шушы базарда. Адашырлык, - дип татарча сөйли башлады ул, гафу үтенеп.

 Үзем дә бутала башладым инде, апа. Беренче килүегез мәллә?

Соңгысы булмасын. Бирегә дистә еллар йөрим инде. Барыбер адашам.

Шул арада каршы якта торган сатучы килеп җитте:

 Апа, сезнең кызыгыз мәллә? - дип, сорагач, бу югалып калмыйча, «Әйе, минеке», - дигән җавап кайтарды. Көлештек. Апаның исеме Алсинә Гайнуллина булып чыкты. 

Кайсы базарга ешрак йөрисез? – дип сорадым аннан. 

«Алтын» га, «Вьетнам» базарына. Әмма монда йөрү күбрәк ошый. Бәяләр тешләми, әйбәт товарлар күп. Сатучылары гына кайчак кәефне кыра. Әле берсе «Алмасаң, алма», – дип калып, кәефемне бозды. Аның каравы, икенчесе яхшы ташлама ясап, күңелне күтәрде. Төрле кешеләр була бу дөньяда, – диде Алсинә апа.

Кыйбатлы кытай футболкалары

Казан – зур бер авыл, диләр. Ә «Яңа Тура» - күптән күрешмәгән танышларыңны очрату урыны. Ни күрим, Наил исемле дустым үзенә спорт киеме сайлап йөри.

Кызык бу базарда. Үземне Төркиядә йөргән кебек хис итәм. Кая карасаң да төрекләр яки башка милләт вәкилләре. Бөтенесе дә сиңа үз товарларын асып җибәрмәкче була. Шуны сиздем: сатулаша белсәң, сатучылар бәяне бер меңгә кадәр төшерергә дә риза. Тизрәк сатарга гына булсын.

Бер «спортивка»лар бүлегенә туктадык. Башта ошатканын күрмәгәч, сатучы ир Наилнең күптәнге танышы сыман җилкәсенә кулын куйды да, үзенә ияртеп алып кереп китте:

 Әйдә, киеп кара моны, брат, - дип кыстый-кыстый үз дигәненә иреште. Наил үзе дә сизми калды ничек өстенә зәңгәр толстовка кереп утырганын. 

Миңа кара төстәгесе кирәк.

Караңгы зәңгәрне алырга теләмисеңмени, брат? Җәй көне кояшта пешеп үләсең бит.

Юк, кара кирәк.

Әйдә, караңгы зәңгәрне ал инде, 1200 сум иде, бер мең сумга бирәм. Игътибар ит, нинди сыйфатлы! Күршедәге кытай бу бәягә футболка сатып утыра. Таба алмыйсың башка толстовка, - диде сатучы Ле Тхи.

Болар сөйләшкән арада күршедәге бүлеккә күз салдым. Чыннан да, күн урындыкта Кытай милләтеннән булган кеше утыра иде. Исеме – Юс Хайбо булып чыкты. Дөрестән дә, футболкалар сата. Алар бөтенесе дә әйбәтләр үтүкләнеп, элгечкә куелганнар.

Кытай товарлары?

Әйе, 1500 сумнан алар. Ташлама ясыйм, бер меңгә бирәм, - диде ул.

Гади халыкның бер футболка өчен андый бәя түлисе килмәс шул, тик аның сыйфаты Кытайдан димәссең. Ефәк тукымадан тегелгән.

Материалы әйбәт, күренеп тора.

Сез һичшиксез хаклы, - дип, минем белән килеште сатучы. Әмма сатып алырга ният булмаганны күреп, үз эше белән китте.

Кире Наилләр янына юл тоттым. Зәңгәр толстовканы салган. Сатучысының йөзе каралган булса кирәк. Күпме вакыт Наилне кыстаса да, тегесе бирешмәгән.

«Нәрсә алдың? Кара, сыйфаты нинди начар!»

Икенче бүлеккә киттек. Анда манекенда кара төстәге спорт киеме тора иде. Наил, кош тоткандай очынып, сатучы янына юнәлде.

Исәнмесез, киеп карыйм әле моны, - дип үзе сорады. Үзенең кесәсеннән телефонын, колакчынын, битлеген чыгарып, миңа тотып торырга кушты.

Маска кияргә мәҗбүри түгелме хәзер? – дип сорадым.

Мәҗбүри, - дип елмайды сатучы, Кыргызстаннан килгән Зохраб Багиров.

Сез дә маскадан түгел бит.

Мәскәүдә бетерделәр бит инде аны. Кимәгәч тә ярыйдыр.

Яхшы. Ничә сум тора комплект?

2500 сум. 2200гә кадәр ташлама ясыйм. Ул башта 2800 тора иде.

Бәяләр уйнавы нәрсә белән бәйле?

Долларның уйнавы товарларның бәяләренә нык тәэсир итә. Башта, үзегез беләсездер, доллар ничек сикерде, ә хәзер 2020 елдан бирле беренче тапкыр 62 сумга төште.

Халык йөриме соң?

Әлбәттә. Гел йөри. Сатып алалар, чөнки бездә бәяләр арзан.

Наил спортивканы бик ошатып:

Тагын бераз ташлама ясамыйсызмы соң? Мин – ярлы студент, – диде.

Ә мин - ярлы сатучы. Аренда өчен, утка-газга түлисе. Төшке ашка ризык аласы бар. Безне дә аңлагыз әле, - дип авызны япты тегесе.

Наил сатучы куйган бәягә алды.

Пакетны тотып барганны күреп, теге зәңгәр толстовка тәкъдим итеп маташкан сатучы Ле Тхи бөтен залга акырып: «Тукта! Нәрсә сатып алдың анда? Күрсәт миңа», - дип тиз арада йөгереп килеп, пакеттан спортивканы тартып чыгарды.

Ничә сумга алдың?

2200 сум, чалбар белән бергә.

Кайсы аңгырасы бу бәягә сатып җибәрде инде сиңа? Бишкектыр инде. Кара, сыйфаты нинди начар! – диде сатучы. әрнеп.

Базарда конкуренция бик көчле. Бу аның югары ноктасы булгандыр инде.

Шушы күренештән без көлдек кенә. Наил өенә кайтып китте, ә мин үземә телефонга чехол караштырырга киттем. Метро янындагы кибетләрдә айфонга чехолларның бәясе 400 сум. «Вьетнам» һәм «Бик зур» базарында 50 сумга арзанрак. «Яңа Тура» да – 200 сум. Бәяләр икеләтә арзанрак дигән сүз. Икеләнеп тормыйча, берне алдым.

Гомумән алганда, «Яңа Тура» сәүдә комплексы бөтен яктан да әйбәт. Җылы павильоннар, зур һәм түләүсез уңайлы парковка, бәяләр кулай. Әмма, минемчә, уңайсызлыкларның берсе - районнан килүчеләргә юлы җайсызрак. Ерактан ук зур борылыш ясап килергә кирәк.

«Яңа Тура» базарындагы бәяләр

Толстовкалар – 1500 сумнан

Күн курткалар - 2500 сум

Күзлекләр – 350 сум

Балалар курткасы – 1500 сум

Свитер - 700 сум

Эш бияләйләре – 150 сум

Халатлар – 400 сум

Ванна бүлмәсенә комплект – 700 сум

Җәйге күлмәкләр – 2000 сумнан

Футболкалар – 400 сумнан

Бюстгальтер – 300 сум

Джинсы – 3000 сум

Шорты – 1500 сум

Чалбарлар – 1200 сумнан

Носкилар (12 шт.) – 400 сум

Хатын-кызлар костюмы – 2500 сумнан

Телефонга чехоллар – 200 сум.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100