Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа тормыш корган Гөлназ Сираева ире белән яшь аермасының күпме булуын әйтте

news_top_970_100
Яңа тормыш корган Гөлназ Сираева ире белән яшь аермасының күпме булуын әйтте
Фото: Гөлназ Сираеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы һәм «ТНВ» каналында «Манзара» тапшыруы психологы Гөлназ Сираева яшь егетнең тәкъдимен ничек кабул итүе турында сөйләде. Тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова җырчыны шәхси тормышындагы үзгәрешләр белән котлап чәчәк бәйләме бүләк итте һәм тамашачыларны кызыксындырган яшь аермасы турында сорау бирде.

Тормыш иптәшең белән яшь аермасы хейтерларны борчый инде. Психолог буларак, аларга реакцияң ничек?

– Башта мин дә борчылдым. Бу – безнең менталитетка бәйле. Ир-ат хатын-кыздан олырак булырга тиеш, дип кабул ителгән. Шулай булса, аның тормыш тәҗрибәсе бар, ышанычлырак һәм сиңа таяныч була, дип саныйлар. Мин Илгиз (җырчының ире) белән күптәннән – 2016 елдан таныш. Мин ул вакытка аңа карамый да идем. Концертларыма алып баручы итеп чакыра идем. Ул радиода эшләде, мин анда интервьюга килә идем. Аннары минем беренче ирем белән аерылышкан вакыт та туры килгәндер. Без аның белән 2-3 ел дуслар булдык. Аннары ул очрашып йөрергә тәкъдим итте, мин шаккаттым, әмма ул җитди иде.

«Син моны ничек күзаллыйсың? Мин бит синнән 10 яшьтән дә күбрәккә олырак», – дидем.

«Нәрсәсе бар, нормально», – диде ул, ниятенең җитди булуын белдереп. Арада ниндидер ялкын да барлыкка килде кебек тоелды. Яшь арасы бар бит, куркыта. Ярар, бер-беребезне беләбез, үзара ничек тә килешербез. Синең әти-әниең бар, алар ничек карар? Син – өйләнмәгән егет, мин – кияүдә булып аерылган хатын-кыз. Бу – татар менталитеты өчен гадәти әйбер түгел. Шулай да мөнәсәбәтләр дәвам итте. Аларның җитдигә әйләнүен сизә башладым да, өлкәнрәк кеше буларак, җаваплылыгы минем өстә, дип уйладым. Шуннан интернетка кереп киттем, тарихта хатын-кыз өлкәнрәк булган нормаль парлар бар микән, дип эзләндем. Миңа иң беренче «Мөхәммәд пәйгамбәрнең салләллаһү галәйһи вә сәлләм беренче хатыны Хәдичә аннан 15 яшькә зуррак булган» дигән мәгълүмат очрады. «Ул – минем иң яраткан хатыным», – дип әйткән Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлләм. Болай да булырга мөмкин икән, безнең яшь аермасы 1-2 елга азрак та әле, дип уйладым. Мин бу мөнәсәбәтләргә шанс бирдем.

Аның әти-әнисе дә яхшы кешеләр, мине бик җылы һәм якын итеп кабул иттеләр. Аларга мең рәхмәт!

Илгиз белән икәү басып торганда, безнең яшь аермасы сизелми, элек сизелгәндер ул. «Монда кайда соң яшь аермасы?» – дип сорыйлар бездән.

Гөлназ Сираеваның ире ничә яшькә яшьрәк?

«Бу яшь егет эшлиме соң?»: Гөлназ Сираеваны ире турында сорап аптыраталар

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100