«Яңа татар җыры – IV» нәтиҗәләре: Бәйгедә җиңгән җырлар халыкка кереп бара(мы)?
Казанның «Пирамида» концертлар залында «Яңа татар җыры» конкурсының гала-концерты узды. Конкурс быел 4нче тапкыр үткәрелә, бәйгегә килгән 168 җыр арасыннан 15 җиңүче билгеләнгән. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Зөлфия Шәвәлиева «Интертат» өчен гала-концерттан репортаж тәкъдим итә.
«Яңа татар җыры» бәйгесе быел 4нче тапкыр Ваһапов фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Рәисе һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла.
- Бәйгегә килгән 170 җыр арасыннан 15 җиңүче билгеләнгән. Алар жюри рәисе – композитор, Татарстанның халык артисты Резеда Әхиярова, жюри әгъзалары – композиторлар Риф Гатауллин, Рәфис Хөснетдинов, җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова, «ТНВ» каналы дирекциясенең музыкаль һәм әдәби программалар бүлеге җитәкчесе Фәридә Төхфәтуллина, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Корбанов, музыкаль продюсерлар Рөстәм Сәрвәров, Айгөл Зәйнуллина, проектның генераль продюсеры Рифат Фәттахов тарафыннан бәяләнде.
Концертта тамашачыларны сәламләү өчен сәхнәгә, иң беренче булып, жюри рәисе Резеда Әхиярованы чакырдылар. Ул быелгы жюри эшчәнлеген югары бәяләде, бернинди «ыгы-зыгы» булмавын әйтте. «Бүген сез конкурсның нәтиҗәләрен ишетерсез. Инде ничәнче ел монда төрле талантлы шәхесләр – композиторлар, шагыйрьләр, башкаручылар, төрле коллективлар, аранжировщиклар катнаша. Һәрберсе үзенең иҗатын күрсәтәсе килә. Елдан-ел география киңәя. Зур рәхмәтемне әйтәсем килә жюрига, без бик игътибарлы булдык, һәрбер җырга дөрес бәя бирергә тырыштык. Бернинди артык бәхәсләр, ыгы-зыгы булмады».
«Татар тотып карамыйча ышанмый»
Шуннан соң сүз проектның генераль продюсеры Рифат Фәттаховка бирелде. Ул бәйгедә яңгыраган җырлар халык арасына кереп баруына сөенүен белдерде: «Иң мөһиме, һәр ел яңа килгән җырларның сыйфаты, дәрәҗәсе арта бара. Безнең бәйгедә җиңгән җырлар халык арасына кереп бара, алар хитларга әйләнә, концерт программасына исемнәр буларак куела. Күптән түгел, сөенеп, шуны да ачыкладым – кайбер конкурс, фестивальләрнең дә программасын безнең «Яңа татар җыры» конкурсында җиңгән җырлар бизи. Димәк, конкурс әкрен генә үз максатына ирешә, дигән сүз. Ни өчен әкрен генә, чөнки, әлбәттә, яңа әйберне татар мохитенә кертеп җибәрү җиңел түгел. Чөнки татарның менталитеты шактый катлаулы.
Татар тотып карамыйча ышанмый. Безне хөрмәт итеп, безгә ышанып килүегез өчен рәхмәт. Җырларыбыз туып торсын, җыр – милләтнең нигезе, җыр ул мәдәниятне, телне саклый. Матур-матур яңа җырларыбыз туып торса, алар халыкка керсә, димәк, безнең мәдәниятебез дә, телебез дә, милләтебез дә исән-сау булыр».
Концерт башка елларда яңгырап популярлык казанган һәм яңа җиңгән җырлар белән үрелеп барды. Җиңүчеләрне 4 номинациядә билгеләделәр. Иң беренче «Махсус премия» номинациясендә җиңү яулаган 6 җыр авторларына 50шәр мең бүләк тапшырылды.
Барлык тамашачыларның да күңел кылларын тибрәткән «Ил дәшкән чагында» номинациясендә 2 җыр бүләкләнде: «Мин кайтырмын» (Рамиль Хисамов көе; Хәйдәр Әхмәтшин сүзләре) һәм «Исән генә кайтчы, бәбкәм!» (Фәридә Әхмәтнурова көе; Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләре). «Мин кайтырмын» җырын көй авторы Рамил Хисамов үзе башкарды: «Рамиль бу җырны аңлап, белеп һәм сугышлардан ничә мәртәбә исән-имин әйләнеп кайткан кеше буларак җырлый. 4 тапкыр Чечня сугышында булып кайткан сугыш ветераны» диде алып баручылар.
«Иң яхшы балалар җыры» номинациясендә 2 генә җиңүче табылган. Беренче урынга композитор Резеда Шәйдуллина һәм шагыйрә Энҗе Разова лаек булды. Икенче урынны композитор Альбина Имаева һәм шагыйрь Рамил Чурагулов яулады. «Хәерле иртә» җырын Альбина Имаева кызы Луиза, оныклары Самира һәм Эсмира белән башкарды. Альбина ханым бәйгедә беренче генә тапкыр катнашмый икән:
– Быел өченче мәртәбә катнашабыз, оештыручыларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Шагыйрьләрне һәм композиторларны шулай зурлап, барлап торганнары өчен, бу – бик сирәк күренеш. Мондый бәйгеләр күбрәк булырга тиеш, мин, бик шатланып, җырларымны әзерләр идем. Һәр елны оныкларым да бик теләп катнаша, минем белән җырлыйлар.
«Иң мөһиме – чын күңелне биреп эшләү»
«Иң яхшы татар җыры» номинациясендә беренче урынны икенче тапкыр шагыйрь Булат Ибраһим яулады. Беренче «Яңа татар җыры»нда ул җырны башкаручы Артур Исламов белән иҗат иткән «Татар, алга!» җиңүгә лаек булган иде. Быел беренче урынга лаек булган «Шагыйрь» җыры күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, Татарстанның халык язучысы Разил Вәлиев истәлегенә багышлап язылган, концертта аны Татарстанның атказанган артисты Руслан Сәйфетдинов башкарды. Булат Ибраһим җырның ничек иҗат ителүе турында да сөйләде:
– Беренче тапкыр беренче «Яңа татар җыры»нда «Татар, алга!» җыры белән җиңеп чыккан идек. Анда күбрәк инициатива Артурдан килде. Ул, нинди дә булса милли рухлы шигырь кирәк иде, диде. Берничә вариант яздым, җиңү яулаганы дүртенче вариант иде, дип хәтерлим. Хәзер, шулай ук, композитор Миләүшә Хәйруллина элемтәгә чыкты. Минем үземнең дә теләгем бар иде, ләкин «шабашка» итеп кенә түгел, Разил абыйга төпле, мәгънәле әсәр багышлыйсы килде. Мин яздым – беренче вариант Миләүшәгә бик ошады, икәү әзрәк төзәттек. Ике җырым да шулай туды – тууына композиторлар сәбәпче.
– Мондый форматтагы бәйгеләрдә еш катнашасыз.
– Күңел халәтенә ничек туры килә инде. Мин өчен иң мөһиме – чын күңелне биреп эшләү, нәрсәгәдер өметләнеп түгел. Бер шигыремне дә махсус каядыр җибәрү, бирү өчен дип язмадым.
– Күп шагыйрьләр, махсус сорап язылган шигырьләр уңышлы булмый, диләр.
– Бәлки, профессионаллар, «шомарган» кешеләр ничектер язадыр. Ләкин профессионалларның да заказга язганын шагыйрь кеше тоемлый инде. Күңел биреп язганмы, яисә аның җаны юк икәнен.
– Җиңүләрегезнең сере нидә?
– Андый аерым ниндидер сере юк. Ләкин композиторны һәм җырчыны син күбрәк белсәң, аларның характерын, рухын белеп язсаң – яхшырак. Чөнки кемгәдер моңсу, кемгәдер күтәренке рухлы көйләр күбрәк туры килә. Җырчының амплуасыннан чыгып иҗат итәргә кирәк.
«Бәйгедә катнашкан җырның тулы хокукы безгә күчә»
Бәйгедә җиңгән җырларның хокуклары мәсьәләсендә берничә ел элек бәхәсләр килеп чыккан иде. Быелгы үзгәрешләр турында белү өчен, сорауны проектның генераль продюсеры Рифат Фәттаховка бирдем:
– Рифат абый, барлык хокуклар шулай ук сездә каламы?
– Бу – журналистлар тарафыннан ясалма рәвештә күпертелгән мәсьәлә иде, монда бернинди проблема юк. Авторлар белән безнең бернинди проблема да килеп чыкканы юк. Нигезләмә нигезендә – бәйгедә катнашкан җырның тулы хокукы безгә күчә, әмма без шул ук көнне авторга бирәбез тулы булмаган хокукны. Ягъни, автор аны теләсә ничек куллана ала – үзе җырлый ала, башка кешегә бирә ала, теләсә нишли ала. Бары тик сата гына алмый. Шуңа күрә, монда бернинди проблема да юк.
– Автор белән низаг килеп чыкса…
– Чыга алмый. Җыр безгә күчә, тулы хокук бездә.
– Гомумән, быелгы катнашучыларны, бәйгене ничек бәялисез?
– Бик әйбәт бәялим. Елдан-ел үсә, сыйфаты, дәрәҗәсе үсә. «Шагыйрь» җырын гына алсаң – ул бит чын мәгънәсендә сәнгать әсәре. Ул – бу конкурсның гына түгел, гомумән татар җыр сәнгатенең, татар мәдәниятенең зур казанышы. Елдан-ел җиңүчеләр саны кими. Беренче елны җиңүчеләр саны 27 иде, быел 15. Ягъни без елдан-ел сыйфатка таләпләрне арттырабыз. Безнең конкурска хәзер профессионал композиторлар бик күп мөрәҗәгать итә. Әлбәттә, яңа әйберне кертеп җибәрү җиңел түгел. Татар – менталитеты буенча бик консерватив халык. Мин аны әйттем дә, татар тотып, капшап карамыйча, нәрсә икәненә ышанмыйча, яңа әйбергә ташланмый.
– Бәйгедә яңгыраган җырлар популярлык яулый, дип әйтә аласызмы?
– Һәрбер җыр кереп китмәсә дә – күбесе. Һәрбер чыккан җыр кереп китә алмый инде. Алар безнең, Аллаһка шөкер, бик күп әйләнештә. Безнең бит монда төрле юнәлеш, академик җырлар да бар. Конкурста җырлар – халыкчан стильдән башлап шул ук рок стилендәге җырларга кадәр. Ягъни, татар җыры нинди колачлы бүгенге көндә – конкурс шундый.
– Бәйгегә килгән җырларда иң беренче нәрсәгә игътибар итәсез?
– Иң элек җырның сыйфатына. Җыр иң элек профессиональ булырга тиеш – текст ягыннан да, көй ягыннан да. Жюри рәисе булып озак еллар Разил Вәлиев хезмәт куйды, хәзер аны Резеда Әхиярова алыштырды. Алар – чын мәгънәсендә сәнгать әһелләре. Без текст ягыннан да, көй ягыннан да камил булган җырларны гына кабул итәбез.
«Һәрбер кешенең сүзен тыңлый башласаң, иҗаттан китәргә кирәк»
Иң беренче «Яңа татар җыры»нда җиңү яулаган «Татар, алга!» җырын Артур Исламов быел концертны йомгаклау җыры буларак башкарды. Ялтырап торган «текә» җиңсез костюм киеп чыккан Артурга ияреп «Пирамида» да ахырда гөр килде. Соңыннан җырчы бәйге турында үзенең фикерләре белән уртаклашты:
– Талантлы шагыйрьләребезгә, композиторларыбызга зур мөмкинчелек. Районнарда, төрле төбәкләрдә иҗат итүче талантлар бар, алар үзләренең иҗатын халыкка җиткерәсе килә. Шундый талантларның иҗатын сәхнәгә күтәрергә, кешеләргә күрсәтергә, танылган артистлар тарафыннан җырлату – бик зур бәйрәм.
– Сезнеңчә, җыр бәйге кысаларында гына түгел, ә киң җәмәгатьчелеккә таралсын өчен нишләргә кирәк?
– Әгәр дә җыр халык күңеленә үтеп керә икән, аңа бернинди конкурс та кирәкми. Халык җырны аңласа, кабул итсә, ул барыбер популяр була, авырлык белән булса да, аны кабул итәләр, яраталар.
– Иҗатыгызга карата тәнкыйть сүзләре еш ишетәсезме?
– Соңгы арада бик алай ишетелгәне юк әле (көлә). Әгәр дә һәрбер кешенең сүзен тыңлый башласаң, иҗаттан китәргә кирәк. Һәрбер кешенең үз фикере, ләкин беренче чиратта – минем үземнең фикерем, чөнки без иҗатны халыкка тәкъдим итәбез, һәм халык үзе сайлап ала. Без беркемне дә мәҗбүр итмибез – мине генә тыңлагыз, дип. Иҗатта шунысы мөһим: кеше ничек тели – шулай иҗат итә, киртәләр юк, күңеле нинди юнәлешкә ята – шуны сайлап ала. Бүгенге көндә бу – бик актуаль.
– Җырларыгызны ничек сайлыйсыз?
– Мин, беренче чиратта, җырның сүзләренә игътибар итәм. Сүзләр ягыннан бик җиңел түгел бүгенге көндә, чөнки шагыйрьләр бар, әлбәттә, проблема – җыр шагыйрьләрендә. Җырга ятышлы шагыйрьләрне мин аерым юнәлеш дип күрәм. Аның өчен ниндидер тойгы, сизү булырга тиеш.
– Башка берәр юнәлештә эшләп карыйсыгыз килмиме?
– Стильләргә килгәндә, мин төрле стильләрдә эшләргә яратам. Үземнең юнәлешем – беренче чиратта тирән текстлар. Ул ниндидер мәгънәсез, көйсез җырны 5 минутта да яздырып була. Әмма ул җырларның проблемалары бар – алар озак яшәми. Яңгырап ала да югала, аннары яңасы чыга. Миңа андый иҗат кызык түгел. Сәхнәдә нинди дә булса мәгънә, фикер булырга тиеш. Соңгы вакытта үзем дә шигырьләр яза башладым. Үземнең тойгы, хисләремне язып карарга булдым, һәм килеп чыкты.
«Без – затлы халык, затлы милләт»
Чарада 2нче ел катнашкан Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев та бәйге турында үзенең уй-фикерләре белән бүлеште: «Татар җыры йоклап ята» дигән сүз дөрес түгел, ул исән-сау, Аллаһка шөкер. Әлеге бәйге – яшьләребез арасында да, олы, урта буын композиторларыбыз да бар, дигән сүз. Элеккеге традицияләргә кушылып, яңа – заманча язылган җырлар бер сәхнәдә кушылып, берләштерә торган бер проект булып чыга инде бу. Проект – татар җыры бүгенге көнгә һәм киләчәккә өметле дигән сүз. Өр-яңа җырлар гына түгел, милли традицияләрне дә кушып киләчәккә юл ачу.
– Бүген яңгыраган җырлар киләчәктә үз тамашачысын таба алырмы икән?
– Гел генә бит инде «шырдый-бырдый» җырлар белән яшәп булмый. Тормыш булгач элитар, зәвыклы җырлар да булырга тиеш. Алар – нигез. Ул җырны барлык кеше дә тыңлый ала. Шундый матур, затлы җырлар булырга тиеш. Без – затлы халык, затлы милләт. «Яңа татар җыры»нда төрле стильдәге җырлар җырланырга тиеш татар телендә, аны татар кешеләре яза – димәк, ул татар җыры. Халык үзе аера инде аны. Яхшы җырларга халык битараф була алмый, «менә нинди җыр икән» дип, сокланып тыңлап утыралар. Җиңелрәк җырлар да кирәк, алар һәрвакыт гади халык арасында популяр булды. Аннары шул ук җырларны халык тәнкыйтьли. Алар ук җырларны күтәреп, котырып кул чабалар, аннары соң каядыр газеталарга, интервьюларга тәнкыйть сүзе белән чыгалар. Мин аңламыйм бу халыкны.
– Ни өчен шулай?
– Нәрсә дә булса сөйләргә кирәк бит инде. Адәм баласы барлык әйбергә дә канәгать була алмый, анысы кызганыч. Барыбер, сүз көрәштерү – дөреслеккә барып җитә торган әйбер, нәтиҗә бар. Шуңа күрә, бу очракта та – андый җырлар да бар, мондыйлар да. Татар җыры шундый гына булырга тиеш, дигән сүз юк. Заман юнәлешендә чит ил музыкасы да керә, яшьләр күбрәк русча җырлар тыңлый. Татар җырларында пентатоника, анда гомумән аранжировкаларында да халыкчанлык, кызганыч, мондый, заман җырларына андый әйберләр бик кирәк түгел.