«Яңа татар җыры»: җиңгән җырлар кайсы сандыкта ята, конкурс тирәсендә кем тавыш чыгара?
«Яңа татар җыры III» бәйгесенең финалыннан репортаж.
«Яңа татар җыры» бәйгесе тирәсендә ел саен тавыш чыга. Җыр язучылардан авторлык хокукларын алганнар, җиңүчеләрне Гала-концертка чакырмаганнар, премиядән тагын кемгәдер өлеш чыгарырга туры килгән... Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Рәшит Ваһапов фонды оештырган әлеге бәйге нигәдер бер дә шома гына үтеп китми. Оештыручыларның – үз дөреслеге, катнашучыларның – үзләренеке.
Быел «Яңа татар җыры» өченче мәртәбә уздырылды: бу юлы нинди нәтиҗәләр ясыйбыз? Узган якшәмбе Казанның «Халыклар дуслыгы йорты»на барып, финалга үткән 45ләп җырны тыңлап кайттым.
«Быел җырлар саны кимеде»
Әллә бәйге тирәсендәге ыгы-зыгы нәтиҗәсе, әллә башка сәбәп – конкурска килгән җырлар саны быел шактый кимегән. «Беренче елны – 350ләп, узган ел – 249, быел 200 җыр килде. Җырларның саны кимесә дә, сыйфаты яхшырды», – диде конкурсның генераль продюсеры Рифат Фәттахов.
Арада танылган авторлар – Илгиз Закиров, Дилә Булгакова, Гүзәлия һәм бөтенләй билгеле булмаган авторлар да бар. Алар бөтенесе бергә «Яңа татар җыры» һәм «Иң яхшы балалар җыры» дигән 2 номинациядә катнаша. «Тәҗрибәле шагыйрьләрнең башлап иҗат итүчеләр белән бергә булуы, алардан үрнәк алырга, аралашырга мөмкинлек тууы әйбәт», – дип, бу якка басым ясады жюри рәисе Разил Вәлиев журналистлар белән очрашуда.
Конкурста яшь буенча һәм географик яктан чикләүләр юк. Онлайн форматта катнашу мөмкинлеге дә булдырылган. Иң яшь катнашучы – Мөслимнән 15 яшьлек Ильвир Габдрахманов, иң өлкәне – 92 яшьлек Мәсгут Имашев.
Җиңүчеләрне билгеләүче жюри составы да саллы – 10 кешедән тора: Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, композиторлар Резеда Ахиярова, Риф Гатауллин, Рәфис Хөснетдинов, җырчы Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның камера хоры җитәкчесе һәм дирижеры Миләүшә Таминдарова, «Яңа гасыр» каналының әдәби-нәфис редакциясе җитәкчесе Фәридә Төхвәтуллина, продюсерлар Рөстәм Сәрвәров, Айгөл Зәйнуллина. Һәм, әлбәттә, Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Әхмәтович үзе.
Конкурсның премияләре шулай ук кызыгырлык: беренче урынга – 200 мең сум, икенче урын – 150 мең, өченче урын – 100 мең сум. Махсус приз – 50 мең сум.
Җиңүчеләр «Яңа татар җыры» бәйгесенең гала-концертында «Пирамида»да 18 мартта чыгыш ясаячак.
Киемгә карап каршы алдык...
Инде чыгышлар турында сөйләшик. Әйткәнемчә, конкурска 95 автордан 200 җыр килгән. Шуның 78е финалга эләкте. Узган якшәмбе 45ен финалда тыңладык, калганнарын жюри әгъзалары онлайн тыңлады.
Бу – авторлар ярышы, ягъни җырның сүзләре һәм көенең сыйфатын бәяләргә тиешле конкурс бит инде. Шулай да, киемгә карап каршы алалар, диләрме әле? Үзем җырны сәхнәгә алып чыгучы артистка карап бәяләп утырдым. Аларны да җыр авторлары үзләре сайлаган.
Әлбәттә, Рөстәм Асаев, Рәфинә Ганиуллина, Рөстәм Насыйбуллин, Зәринә Хәсәншина кебек эстрада җырчылары башкарган җырлар үтемле килеп чыкты. Диләрә Мироваева, әнә, биюче егетләр белән килеп, шәп номер күрсәтте һәм бөтен кешене үзенә каратып тотты. Ләйсән Ветрова белән Роберт Ямгуров та җаннарын бирердәй булып башкардылар.
«Караш» төркеме егетләрен әйтеп тә торасы юк. Яшьлек, чибәрлек, энергетика – бөтенесе берьюлы!
Арада җырын үзе язган, үзе чыгып җырлаган авторлар да шактый иде. Кайбер башкаручыларны җитәкләп алып, авыл клубына озатасы килеп утырды. Кайберләрен – парикмахерга...
Башкаручыларның тагын бер хатасы – үзләренә туры килмәгән җырны башкару. Мисал өчен, Олег Нәбиуллин исемле буй җиткән ир-ат, зәңгәр кәчтүм һәм кызыл бабочка тагып чыгып, «Йокымны ачучылар – әни белән будильник» дип көйләде. Бу җырны 1нче сыйныф баласына бирәсе иде – рәхәтләнеп тыпырдасын иде сәхнәдә!
Дөрес, җырыңны балаларга тапшырганда да җиде кат уйларга кирәк. Бер ансамбль чыккач, мәсәлән, фонограмма гына тыңлап утырдык – бу да үтемле чыгыш түгел инде.
Шулай да, бар яклап килгән җырлар да булды. Күп түгел, әмма берничәсе истә калды. Рәфинә Ганиуллина башкарган «Пакьлек» – шуның берсе. Рәмис Аймәт сүзләренә, Роза Мөхетдинова көенә язылган ул. «Ап-ак дога иңә күкләрдән...» – дип чагыштыруы тәрәзәгә караган саен «келт» итеп искә төшә. Шәп бит!
Рәис Ханнанов: «Уфтанма» җырын төшке аш вакытында яздым»
Минем артта гына бер ир белән хатынның һәр җырга бәяләмә биреп утырулары игътибарымны җәлеп итте. Соңыннан танышып киттек: Тәнзилә һәм Рәис Ханнановлар икән, Башкортстанның Ярмәкәй районыннан ук килгәннәр. Икесе дә – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре.
Рәис абый Салават Фәтхетдинов башкаруындагы «Уфтанма», «Килә ява бер болыт», «Кермә төшләремә», Хәния Фәрхинең «Онытылыр, димә», Ришат Төхвәтуллинның «Тыңлачы, сандугач», «Сагынып сөйләргә генә калды», Илсөя Бәдретдинованың «Сагыну» җырларының авторы. Үзе үк легенда, кыскасы.
– Рәис абый, язганда ук җырның хит булачагын аңлыйсызмы?
– Юк, аны аңлап булмый.
– «Уфтанма»ны ничек яздыгыз?
Тәнзилә апа:
– Район мәдәният йортында бер апаның 50 яшьлегенә – кичәгә әзерләнәбез. Ахырдан куярга җыр юк, кичәне ничек тәмамларга белмибез. Шуннан без төшке ашка кайтып киттек. Ә Рәис, обедка кайтмыйча, сүзләре башына килеп, җыр язып бирде. «Уфтанма» җыры – шулай төшке аш вакытында туган җыр. Обедтан соң без аны килеп өйрәнеп, шул кичәдә башкардык. Шуннан китте инде... Ул җырга 30 ел.
– «Уфтанма» Салаватка ничек килеп эләкте?
Рәис абый:
– Башта аны Фәдис Ганиев башкарды, аннан ишетеп, Салават алган. «Килә ява бер болыт»ны башта ук Салават җырлады, Фәдис аны: «Минем тавышка туры килми», – диде.
– Җырчылар белән элемтәдә торасызмы?
Тәнзилә апа:
– Салават белән дә, башкалары белән дә үзем элемтәдә торам. Мин – арадашчы.
– «Яңа татар җыры» бәйгесе нинди тойгылар калдырды?
– Бу конкурска беренче тапкыр, «разведкага» килдек. Беренче тур онлайн булды, шуннан финалга үттек. «Кояшым сез минем, туганнар» һәм «Кайтыр юлым бар» дигән 2 җыр белән катнаштык. Берсен улыбыз Ленар Ханнанов, икенчесен Октябрьск шәһәренең музыка көллиятендә укучы яшь җырчы Айбулат Гыйләҗетдинов башкарды.
Киләсе елга, бәлки, оныкны әзерләп килербез. Рәиснең дөньяга чыкмаган җырлары күп.
– Үзегезгә конкурстагы кайсы җырлар ошады?
– Зәринә Хәсәншина башкаруындагы «Бишек җыры» ошады. Азат Хәлимовның патриотик җыры әйбәт. Балаларның костюмнар белән чыгыш ясавы да җырларны тулыландырып тора. Кайбер җырларны «тыңлаган бар» дигән тәэсир калды, ишеткән җырларга охшаганнар идеме соң, – диде Тәнзилә Ханнанова.
Нурзадә: «Быел җиңмәсәм, киләсе елга да катнашам!»
Залдан чыгып барганда, Энҗе һәм Илшат Шәйхетдиновлар белән дә аралашып алдык. Илшат Шәйхетдинов – Салават Фәтхетдиновның «Мәхәббәт булганда», Ильвинаның «Вакыт дәва», Филүс Каһировның «Ашыктырма, язмыш» җырлары авторы. Конкурста беренче тапкыр катнашкан.
– Бүгенге конкурста бер җыр белән катнаштым. Җырларыбыз күп, заказга язылган очраклар да шактый, – диде ул.
Бәйгедә өченче ел рәттән катнашучы Нурзадә белән дә сөйләшеп алдык. Ул автор-башкаручы буларак килгән.
– Конкурсның кагыйдәләре буенча, җырыгыз монда җиңгән очракта, сез аның хокукларын фондка тапшырасыз. Моңа ризамы? – дидем аңа.
– Бәйгенең положениесен дөрес аңлаган булсам, автор-башкаручы буларак, аны киләчәктә дә җырларга хокукым бар.
– Беренче елны финалга үткән «Әнием» дигән җырыгыз гала-концертта яңгырамады. Аның буенча да ризасызлык белдергән идегез.
– Әйе, ул җырым әйбәт иде. Быел аның буенча клип та төшердем, халык яратып кабул итте. Быел Вазыйх Фатыйхов сүзләренә язылган «Җырлап яшик» дигән җырым белән катнаштым. Әгәр җиңмәсәм, киләсе елга да катнашачакмын. Мин – бик принципиаль, үз сүземдә нык тора торган кеше.
– Быелгы бәйге башка еллардан аерылып торамы? Берәр үзенчәлеге булдымы?
– Быел 2 номинациянең бергә үтүе җайсыз булды. Сәхнә артында балалар да, олылар да иде. Ә гримеркалар икәү генә. Аннары, аппаратура ягыннан хилафлыклар булды, үзебезнең тавышны ишетмичә җырладык, – диде Нурзадә.
Разил Вәлиев: «Конкурста катнашучылар өчен мастер-класс үткәрәсе иде»
Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре, жюри рәисе:
– «Яңа татар җыры» конкурсының төп максаты – халыкка кирәкле җырларны сайлап алып, тамашачыга җиткерү. Жюри рәисе буларак, беренче чиратта сүзләренә игътибар итәм. Ул шигырьме, аның таләпләренә җавап бирәме? Татар музыкасымы, анда яңа ноталар бармы? Җырның сүзләре аның көенә тәңгәл киләме? Шуларның бөтенесе дә туры килсә генә, бу җырны тәкъдим итәбез.
Барлык җырлар да шедевр булып бетә алмый, әмма арада яхшылары да бар. Ул гомергә шулай булган, Салих Сәйдәшев заманнарында да күп җырлар язылган, ләкин иләктән иләнеп, халык күңеленә үтеп кергәннәре генә калган. Шушы 200 җырның берничәсе халкыбызның музыка хәзинәсенә кереп кала икән, бу инде – бик әйбәт.
Конкурста катнашучы авторларның күбесе әле башлап кына иҗат итә. Аларны бергә җыеп, шагыйрь һәм музыка белгечләрен җәлеп итеп, мастер-класс үткәреп булыр иде. Шундый теләгем дә бар. Аларның андый мәктәбе юк бит.
Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның халык артисты:
– Катнашучылар арасында төрлесе бар. Биредә яңа сәләтләр ачылуы, күбесенең яшьләр булуы бигрәк тә сөендерә. Күбрәк җырга, аның сыйфатына игътибар итәбез. Ләкин җырны халыкка башкаручы тәкъдим итә, шуңа ул да тәэсир калдыра, билгеле.
Әгәр җыр чынлап та әйбәт, сүзләре камил, көе сыйфатлы икән, беренче этапта башкаручысы бик ошап җитмәсә, аны башка җырчыга бирәләр. Шуңа күрә, миңа калса, сыйфатлы җырлар берсе дә югалмый, барысы да яңгыраш табачак.
Бу бәйгенең киләчәге зур, һәм ул бик кирәкле дип саныйм. Шагыйрь һәм композиторларыбызны, үзебезнең татар җырларын барлау мөһим.
Конкурста җиңгән җырлар кайсы сандыкта ята?
Һичшиксез, «Яңа татар җыры» – кирәкле конкурс. Җыр авторларын күтәреп җибәрә, барлый, матди яктан стимул бирә ул. Аңлавымча, катнашучылар авторлык хокукларын конкурсның җитәкчелегенә тапшырырга да аяк терәп каршы тормый. Һәрхәлдә, матбугатта бу хакта кат-кат тавыш чыкканнан соң да җырларын илтеп бирәләр икән, димәк, шуңа ризалар. Риза булмаучылар катнашмый – бетте-китте, вәссәлам.
Ләкин «тешкә тиеп» торган башка мәсьәлә бар. Дәүләт биргән миллионнарны түгеп үткәргән бәйгедә җиңгән, хәзинә булырга тиешле җырлар бүген кайда? Нигә алар беркайда да яңгырамый? Нигә берсен дә ишеткән юк? Нигә хитка әйләнмиләр? Аларны кем яшереп яткыра?
Менә «Яңа татар җыры II» бәйгесенең «Иң яхшы татар җыры» номинациясе лауреатлары. Арада кайсы җырны соңгы елда радиодан яки концертларда ишеткәнегез бар?
1нче урын. «Әтигә». Азат Хәлимов көе, Алсинә Сәләхова сүзләре; «Сабырлык». Ризван Хәкимов көе, Илдар Юзеев сүзләре.
2нче урын. «Пар күлләр». Дилә Булгакова көе, Роза Якупова сүзләре; «Сахраларга ялгыз юлга чыкмыйм». Ренат Мөслимов көе, Илгиз Закиров сүзләре; «Сандугачым». Фәнәвис Дәүләтбаев көе, Инсаф Хәбибуллин сүзләре; «Тамырыңны бел, татар». Шәмсия Җиһангирова көе, Базарбай Бикчәнтәев сүзләре.
3нче урын. «Җирсү». Рәмис Аймәт сүзләре, Илһам Байтирәк көе; «Татарстан». Артем Пискунов көе һәм сүзләре; «Бәхет утравы». Сания Әхмәтҗанова сүзләре, Илнур Ганиев көе; «Йолдыз атылганда». Наилә Шөгәепова көе һәм сүзләре; «Язмышлар бураннары». Тәслимә Низами-Шәрәфетдинова көе һәм сүзләре; «Күзләр». Рамил Курамшин көе һәм сүзләре.
Минем генә түгел, бу авторларның да җырларының сандык төбендә ятуына эче пошадыр?
Алмаз Хәмзин: «Бәйгедә җиңгәч, премияне өчкә бүлдек»
Бу хакта композитор һәм артист Алмаз Хәмзин белән дә сөйләшеп тордык. «Яңа татар җыры» бәйгесенең беренче елында өченче урынны яулаган автор ул. Марсель Галиев сүзләренә, Алмаз Хәмзин көенә иҗат ителгән «Яле, Казан» турында бара сүз.
– Безнең җыр шактый көчле килеп чыкты, Марсель Галиев та юк-бар сүзләр язмый бит инде. «Яле, Казан»ны «Пирамида»да узган концертта оркестр, хор белән Рөстәм Насыйбуллин башкарды. Шәп булды. Кешеләр дә миңа карап-карап алды, рухланып каршы алдылар.
Хәтта беренче һәм икенче урынны алган җырлар да аның янында күпмедер югалып калдылар. Безнеке беренче урынга да дәгъва кылырлык иде. Бу хакта Рифат Фәттаховның үзенә дә әйттем.
Әмма андагы эчке процессларны без белеп бетермибез бит: кем кемгә нәрсә вәгъдә иткән, кем конкурсны үткәрергә булышкан һ.б. Мондый бәйгене оештыруның ничек катлаулы икәнен дә аңлыйм, – ди Алмаз Хәмзин.
– Җырыгыз шушы 2 ел эчендә берәр кайда яңгырадымы? Аны халыкка ишеттерделәрме?
– «Яле, Казан» җырына зур өметләр баглаган идек. Конкурста җиңгәч, ул җырлар дәвамлы булырга, һәрвакыт яңгырап торырга тиеш бит инде. Тик аны бер дә телевидение-радиодан ишеткән юк. Әлеге җырларны киләчәктә чыгарырга уйлыйлармы икән? Без ул җырларга килешүләр төзедек, конкурс җитәкчелеге хәзерге вакытта аларның хуҗасы булып тора.
– Шундый көчле җырыгызга хокукларны тапшыру күңелне тырнап торамы?
– Юк, анысына бернинди дәгъвам да юк. Рәхәтләнеп риза булдым. Җыр яңгырарга тиеш, аның акчасы мине кызыксындырмый. Гомергә җыр сатканым юк. Конкурска алып барганда, аны халыкка күрсәтергә кирәклеге, әһәмияте турында гына уйладым. Халык, җыр язып та баеп була икән, дип уйламасын. 75 яшемә җитеп, беркайчан да зур акча алганым юк. Гел «халыкка ошаса ярар иде» дип уйлап эшлим.
– Конкурста җиңгәч, җырыгыз өчен күпме акча алдыгыз?
– Марсель Галиев белән икебезне сәхнәгә чыгарып, «100 мең сум» дигән сертификат тоттырдылар. Аны тотып торганда да бераз уңайсызландым. «Бер җыр өчен шулкадәр акча биргәннәр, баеганнар болар!» – дип безнең турында начар уйламасыннар иде, минәйтәм.
Марсельгә дә: «Чекерәеп алга чыгып басмыйк», – дидем. Карасам, Марсель Галиев бу язуны ялгыш борып, суммасын үзенә каратып тотып тора икән... Аннан Марсель бу сертификатны миңа биреп җибәрде, «синдә торсын» диде. Кайткач карасам, анда өч кеше фамилиясе күрсәтелгән!
– Ә өченчесе кем?
– Өченчесе – аларга кирәкле кеше буладыр инде. Исемен әйтмим.
– Сезнең җырны башкаручымы?
– Юк, бүтән кеше... Әле салымы да бар бит, аннан менә шулай 3 кешегә бүлдек. Әмма моңа да дәгъва белдерәсем килми. Әйтәм бит, ул чараларны үткәрү – нык мәшәкатьле, авыр эш. Бөтен ярдәмчеләргә түләргә кирәк, анысын да аңлыйм.
– Бу конкурс кирәкме?
– Кирәк. Ләкин бүтән катнашасым, вакланасым килми. Бер уйлаганда, андый конкурсларның бөтенесе гел, тора-бара, хәрәмгә китә башлый. Жюрида да үз кешеләре утыра, сәхнәдә дә үз кешесе чыгыш ясый. «Үзем көен, үзем сүзен язам, үзем җырлыйм, үзем кул чабам», – дип сөйләп йөрим бит, шундагыча. Конкурслар да шуңа әверелә, – ди Алмаз Хәмзин.
Рифат Фәттахов: «Җиңүче авторга бер генә чикләү бар – ул бу җырны сата алмый»
Күңелдәге бөтен сорауларны җыеп, конкурсның генераль продюсеры, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттаховка шалтыраттым.
– Рифат Әхмәтович, быелгы конкурсның нәтиҗәләре кайчан билгеле булачак?
– Нәтиҗәләр 18 мартта гала-концертта игълан ителәчәк, Алла боерса. Әлегә 20 кешене сайлап алдык, ничә кеше җиңәчәге төгәл билгеләнеп бетмәгән. Жюри тагын киңәшәчәк.
– Узган елларда конкурста җиңгән җырларны без каян ишетә алабыз? Телевидение-радиода, концертларда яңгыратачаксызмы?
– Алар гел яңгырый. Бер генә мисал: быел 26 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Тукай юбилеена багышланган кичә булды. Шунда 3 яңа җыр яңгырады, шуның 2се – «Яңа татар җыры» конкурсында җиңгән җырлар иде.
Әлеге җырлар кереп баралар, концертларда да еш яңгырыйлар. Марсель Вәгыйзовның әти турындагы җырын «Яңа гасыр» каналыннан да еш сорап мөрәҗәгать итәләр. Раяз Фасыйхов, Резеда Шәрәфиева, Радик Шәрәфиевның җырлары еш яңгырый инде.
Әмма сезнең сорауда хаклык бар. Бүгенге көндә җыр нинди генә көчле булмасын, пиар һәм «раскрутка»га нык бәйле. Конкурста җиңгән җырлар белән әле тиешле дәрәҗәдә эшләп бетермибез, дигән фикер бар миндә. Алдагы елларда сметада да юк иде ул безнең.
Алла боерса, өченче конкурсны да кертеп, җиңгән җырларны халыкка ныграк тәкъдим итү буенча эшне принципиаль төстә үзгәртәчәкбез. Хәзер иң зур теләгебез – җиңгән җырларны халыкка, тамашачыга җиткерү. Телевидение, радио, концерт һәм социаль челтәрләр аша эшләнәчәк ул. Бу эшне әле тиешле дәрәҗәдә эшләп бетерә алганыбыз юк. Соравыгызны кабул итәм.
– Авторларның җырларга хокукы булу-булмау турында да сорыйсым килә. Узган елларда да бу уңайдан матбугатта тавыш чыкты. Конкурска җырын тапшырган авторның бу җырга нинди хокукы кала, нәрсәгә хакы калмый?
– Безнең авторлар белән бернинди проблема да юк. Матбугатта күренгән фикерләр – бар да ясалма, провокацион. Бер генә җиңгән автор белән дә бер генә проблема да туганы юк. Чөнки ул җырларның яңгыравы, халыкка таралуы – иң беренче чиратта үзебезгә кирәк. Без ул җырларны «тозлап кую» өчен конкурс үткәрмибез бит.
Җиңмәгән җырларга безнең бернинди хокукыбыз юк, алар 100 процент авторда кала.
Конкурста җиңгән җырларга килгәндә, шул ук көнне автор белән берьюлы 2 килешүгә кул куябыз. Беренчесе – автор тулы хокукны безгә бирә. Икенчесе – авторга тулы булмаган хокукны кайтарабыз.
Бу – «неисключительные права» дигән сүз, нәрсә соң ул? Әлеге килешү аңа җырны файдалануның бөтен мөмкинлеген бирә: башкара, башка кешегә бирә, эфирга чыгара, клип төшерә ала һ.б. Әмма бер генә чикләү бар – автор бу җырны сата алмый. Шул гына.
Мондый таләп куюыбыз да аңлашыла. Әлеге автор конкурста җиңде, без аңа 200 мең сум түләдек, ди. Ә ул икенче көнне тота да ул җырны сатып җибәрә. Без аннан нишлибез? Ул җырга бер хокукыбыз да калмаячак бит.
Кабатлап әйтәм: җиңгән җырны файдалану буенча бернинди проблема булганы юк һәм булмаячак та. Чөнки ул җырларның күбрәк яңгыравы безне дә кызыксындыра. Җыр күбрәк яңгыраган саен безнең конкурска пиар, реклама була, бәйгенең нәтиҗәсе күренә.
«Җиңә алмаган авторлар матбугатта тавыш чыгарды»
– Рифат Әхмәтович, җиңүчеләргә бирелә торган премия буенча да соравым бар. Сертификатта 3 кеше күрсәтелү очраклары да бар икән...
– Юк, алай күрсәтелми. 2 генә кеше. Кайвакыт бер урынга берничә җыр лаек булган очраклар бар. Ул вакытта премия бүленә, һәм сертификатка ике яки берничә авторның да исеме языла. Жюриның бер премияне бүләргә, өстәмә премия бирергә, бөтенләй премия бирмәскә мөмкинлеге була бит инде. Болар – жюриның карамагында.
– Гала-концертта нинди яңалыклар булачак?
– Без аны 2 бүлектә эшләргә уйлыйбыз. Беренче бүлектә – алдагы 2 елда җиңгән җырлар, икенче бүлектә – быелгылары. Димәк, быел җиңүчеләр саны әзрәк булачак. Бу – «җиңүче» дип тәкъдим иткән җырлар сыйфатлырак булачак, дигән сүз.
– Концертка әзерләнгәндә башкаручыларны да алыштыру очраклары бармы?
– Әлбәттә. Хәзер гала-концертны әзерләү дә, бөтен чыгымнар да безнең карамакта. Әмма андый эшне автор белән киңәшеп эшлибез. Чөнки максатлар уртак – җырны матур итеп күрсәтү. Җырның башкаручысыннан да күп нәрсә тора бит.
– Конкурсның бюджеты күпме?
– Премия фонды 2,5 миллион сум. Ә тулаем бюджетны әлегә әйтә алмыйбыз, концерт үтмәгән бит әле.
Тагын бер яңалык әйтә аласың. Жюриның беренче утырышыннан соң шундый фикергә килдек: бу концертта хәрби-патриотик темага багышланган аерым бер номинация булдырачакбыз. Бүгенге сәяси вазгыять белән бәйле рәвештә, патриотик темадагы җырлар күп килде. Көчле җырлар.
– Тулы җавап бирдегез, рәхмәт.
– Сорауларыгыз туса, тагын сорагыз. Кайвакыт журналистлар үземнән сорамыйча язып чыга, шуңа ачуым килә. Яисә конкурста җиңә алмаган урамдагы берәр кеше сезгә зарлана. Җиңә алмагач, ул нинди сүз әйтсен инде?
Алдагы елларда кайбер билгеле авторлар әсәрләрен конкурска биргәч тә безгә таләп куйдылар, конкурс башланганчы ук: «Мин ничәнче урын алам? Миңа гарантия кирәк», – диделәр. Безнең әле жюри утырышы да булмаган, мин аны каян белим? «Юк, гарантия бирә алмыйм», – дидем. «Алайса, җырыбызны кире алабыз», – диделәр. Шуннан соң: «Фәттахов рәнҗетә», – дип, матбугатта тавыш чыгара башладылар. Карл Марс әйтмешли, бу дөньяда һәр нәрсәне шәхси мәнфәгатьләр хәрәкәт иттерә...
Беренче елны конкурс тирәсендәге гауганы шул кешеләр чыгарды. Исемнәрен әйтмим, әмма аларны бөтен кеше белә.
– Кем турында әйткәнегезне чамаладым.
– Менә ул кеше үзе дә чамаласын. Алар башка авторларны да котыртты. Аннары тегеләре: «Безгә бу конкурс кирәк түгел, дөрес аңламаганмын», – дип интервьюлар бирде. Конкурста катнашу мәҗбүри түгел, ихтыяри бит. Кызганыч, шундый моментлар булды. Аннан, бездә яңалык һәрвакыт авыр керә.
Быел бәйге шактый тыныч шартларда бара. Ләкин 18 мартта кайбер иптәшләр бераз борчылып алырга мөмкин инде. Ул нинди иптәшләр булачак? Җиңмәгән, төшеп калган иптәшләр!
Шуңа күрә конкурс бит инде ул. Конкурска әсәрен китергән кеше үзе дә аңларга тиеш: 200 җиңүче була алмый.
P.S. Нәтиҗәләрне һәркем үзе ясасын, шәхсән үземнең 18 мартта гала-концертка барасым килә. Теге шәп җырларны тагын бер тыңлап кайтыр идем. Ләкин җиңүче җырлар анда бер мәртәбә яңгыраганнан соң онытылмасын иде. Халык өендә тыңлый-тыңлый ятлап бетереп, авыз эченнән көйләп йөреп, хәтергә сеңәрлек булсын. Конкурсны оештыручылар да вәгъдәләрендә торып, җырны тарату һәм танытуга җиң сызганып тотынсыннар иде.
«Яңа татар җыры»: бәйгедә катнашасың килсә, җыр хокукларын Ваһапов фонды белән бүлеш!
«Яңа татар җыры» - концертка кертелмәгән авторларның зары, авторлык хокуклары турында
«Яңа татар җыры» бәйгесе: «Бәгырьләрне өтә, киләчәк буыннарга күчә торган җыр кирәк»