Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңа татар җыры» бәйгесе: «Бәгырьләрне өтә, киләчәк буыннарга күчә торган җыр кирәк»

Рәшит Ваһапов иҗтимагый фонды «Яңа татар җыры» конкурсын тәкъдим итте. Оештыручылар, милли моңнарыбызны барлап, татар җыр сәнгатендә яңалык ачарга тели. Бәйге татар эстрадасына яңа сулыш кертерме? Татар сәнгать әһелләре Казан Ратушасында җыелып, нинди карарга килде? Әлегә сораулар бихисап.

news_top_970_100
«Яңа татар җыры» бәйгесе: «Бәгырьләрне өтә, киләчәк буыннарга күчә торган җыр кирәк»
Александр Эшкинин

Әлеге конкурста яшь чикләве дә, география чикләре дә юк. Бәйге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла. Гомуми приз фонды — 1 миллион 300 мең сум.

Конкурста ике номинация каралган — «Иң яхшы татар җыры» һәм «Иң яхшы балалар җыры». Гаризалар 2020 елның 15 июленә кадәр кабул ителә. Иң яхшы дип табылган әсәрләрнең авторлары икенче турга — киләсе елның сентябрендә Казанда узачак концертка чакырылачак. «Бу — милли эстрадада яңалык, яңа татар җыры булачак. Төп максат — татар эстрадасын камилләштерү, татар җырчыларының репертуарын баету, яңа заман авторларын таныту, киләчәк буыннарга сыйфатлы иҗади мирас калдыру», — дип ышандыра оештыручылар.

Казан Ратушасында «Яңа татар җыры» конкурсын тәкъдим итү кичәсенә композиторлар, шагыйрьләр, җырчылар, актерлар, журналистлар, продюсерлар, аранжировщиклар, җәмәгатьчелек вәкилләре, рәсми затлар чакырылган иде.

Җырланасы җырларыбыз алда әле…

«Бу конкурс авторлар арасында үткәрелә. Барыгыз да беләсез, татар эстрадасының иң авырткан җире — сыйфатлы, затлы җырларның күп булмавы. Безнең уйлавыбызча, конкурс нәтиҗәсендә милли җыр сәнгатебез нәкъ менә шундый затлы, сыйфатлы җырлар белән баетылыр. Димәк, җырланасы җырларыбыз алда әле.

Бәйгедә авторларның махсус профессиональ белемле булуларын шарт итеп куймадык, чөнки татар җыр сәнгатендә үзешчән композиторлар да мәшһүр әсәрләр иҗат иткән очраклар бик күп. Әйтик, Фәтхерахман Әхмәдиев («Җәйнең матур аяз таңнарында», «Кама буе — туган як», «Җырлыйм әнием турында» һ.б. җырлар авторы — ИТ). Аның нинди матур әсәрләре бар. Яшерен-батырын түгел, гомере буе бөек композиторыбыз Сара апа Садыйкованы «үзешчән» дип йөрттеләр. Шуңа күрә барыгыз да конкурста теләп катнашырсыз дип уйлыйм, дип теләкләрен җиткерде Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды җитәкчесе, әлеге конкурсның башында торучы продюсер Рифат Фәттахов.

Рифат Фәттахов әйтүенчә, конкурсны тормышка ашыру быел гына мөмкин булган, ә аны чынга ашыру күптән башланган. Конкурс Рөстәм Миңнехановның хуплавы һәм ярдәме белән гамәлгә кергән. «Конкурсны тиз арада үткәрү ниятен куймыйбыз. Хезмәтләрне инде кабул итә башладык. Уйладык-уйладык та, затлы, сыйфатлы җыр тусын өчен тугыз ай вакыт бирдек. Август–сентябрьдә нәтиҗә ясап, 20-25 әйбәт җырны икенче турга үткәрербез дип уйлыйбыз, һәм шуннан 10-12 җырны җиңүче итеп сайлый алсак, бик зур уңыш булыр иде. Ноябрь аенда бу конкурсның нәтиҗәләрен зур гала-концерт белән билгеләп үтәргә уйлыйбыз.

Беренче урын алучыга — 200 мең сум премия биреләчәк. Тәкъдим-сораулар да күп булды. Бәлки, «Иң яхшы аранжировка» дигән өстәмә бер номинация кертергәдер, — дигән фикерләрен әйтте Рифат Фәттахов.

«Милләткә авыз тутырып әйтә торган яңа татар җыры кирәк»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов милләткә яңа җыр кирәклеген әйтте:

Бик күп иҗади конкурслар бар. Әмма милләткә, халкыбызга авыз тутырып әйтә торган яңа татар жыры кирәк. Бу конкурста әле бик күп композиторлар, шагыйрьләр катнашыр. Ул чын мәгънәсендә зәвыклы җыр булыр, аның өметле һәм киләчәге булуына шигем юк, чөнки республикабызда талантлы шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар бихисап. Киләсе елның көзенә искиткеч җырлар тыңларбыз дип ышанабыз.

Татар халкында җыр — күңел ачу гына түгел, ул безнең халкыбызның язмышы, үткән тарихы, аның яшәү рәвеше дә. Барыгыз да беләсездер, «Гармун алыйк әле, дускай» дигән җыр бар. Анда мондый юллар да бар:

Көйсез-моңсыз үткән көннәр —

Яшәлмәгән көн бит ул.

Чыннан да, халык белеп әйткән, җырсыз кеше — канатсыз кош. Без сезнең белән җырлы, канатлы һәм өметле.

Мин Аллаһы Тәгаләдән бу иҗади конкурста катнашучыларга илһам сорыйм, барыгызга да хәерле сәгатьтә дип мөрәҗәгать итәм.


«Без тантаналы концертларда теге заман җырларын җырлыйбыз бит…»

Татар җыры дигәч, иң беренче чиратта, Илһам Шакиров исеме башка килә. Билгеле, ул татар җырының эталоны. Әле дә хәтердә, кайчандыр аңа бер сорау биргәч, бик авыр заманнарда татар халкының дәүләте дә, хөкүмәте дә булмаган гасырларда татар халкы ничек сакланып калды икән дигәч, ул, бераз уйланып торды да, болай дигән иде: «Татар халкын авыр елларда Ислам дине, мәгърифәт һәм татар җыры, моңы саклап калды», — диде, «Яңа татар җыры» конкурсының жюри рәисе, Татарстанның халык язучысы Разил Вәлиев.

Бүгенге көндә бу сүзләр бигрәк тә актуаль яңгырый, чөнки милли мәгарифнең, туган телебезнең хәлен барыбыз да белеп тора.

Без һәрвакыт авыр заманда яшибез, җиңел заманның булганы юк һәм булачагы да юк. Шушы өлкәдәге мәсьәләләрне хәл итү өчен татар җыры иң алгы планга чыга. Әгәр дә без татар җыры дибез икән, димәк, ул татар җаны, бәгыре дигән сүз. Монда килгәндә мин юл буе:

Яшьлегем дип өзелеп җырлар идем,

Өзелеп җырлый торган җыр булса, — дип җырлап килдем.

Безгә бүгенге көндә нәрсә кирәк? Безгә өзелеп җырлый, бәгырьләребезне өтә, күңелебездә кала, киләчәк буыннарга күчә торган татар җыры кирәк. Ә андый җыр бармы? Бар ул, әмма алар аз. Без тантаналы концертларда нинди җырлар башкарабыз? Теге заман җырларын җырлыйбыз бит. Салих Сәйдәшевләрне, Рөстәм Яхиннарны җырлыйбыз. Киләчәктә дә шундый танылган җырларыбыз булсын иде.

Җыр кайчан дөньяга килә? Билгеле, композитор белән шагыйрь бергә булганда, бер-берсе белән аралашып, дуслашып, күзәнәкләре тәңгәл булган вакытта дөньяга килә. Бүген мин шаккаттым, сөендем дә, куандым да — нәкъ шундый кешеләр җыелган!

«Бернәрсә дә кирәк түгел, син миңа татар җырларын алып кил!»

Моннан 20-30 ел элек беренче тапкыр Америкага барганда Нью-Йоркта яшәүче профессор, татар кешесе Рифат Табигә шалтыраткан идем. Казаннан нинди күчтәнәч алып килим дигән соравыма ул: «Бернәрсә дә кирәк түгел, син миңа татар җырларын алып кил», — дигән иде. Чыннан да, бигрәк тә читтә яшәгән кеше өчен, татар җыры милләтебезне берләштерә торган, бер-беребезгә якынайта торган иң әйбәт чара. Безгә Америкада да, Кытайда да, Европада да җырлый торган җырлар кирәк, - дип дәвам итте Разил Вәлиев.

Ни өчен шагыйрьләр һәм композиторлар җыр язарга атлыгып тормый? Чөнки аларның исемен дә әйтмиләр. Концертлар, фестивальләр бара, җырчылар сәхнәгә чыга, барысы да шундый матур киенгән, тавышлары да искиткеч! Әмма ләкин бу җырны кем дөньяга китергән? Кайда моның авторлары, музыкантлары? Ул турыда ләм-мим, бер сүз дә юк. Менә шундый күренеш безне рәнҗетә. Радио-телевидениедә шулай ук шагыйрь, композиторларның телләрен искә алмый. Инде гонорарлар турында әйтмим дә, аларга бер тиен дә гонорар түләнми. Шундый шартларда әлеге конкурсның оештырылуы безгә стимул булачак!

«Өч чишмә бергә кушылганда гына сыйфатлы җыр туа»

Татарстанның халык артисты, җырчы Венера Ганиева профессиональ композиторларның саны кимеде, дигән фикердә:

Сибгат Хәкимнең «Бер тауда ун чишмә» дигән җырын хәтерлисездер. Җыр туар өчен бары тик өч чишмә кирәк: композитор, шагыйрь һәм җырчы чишмәсе. Өч чишмә бергә кушылганда гына сыйфатлы җыр туа. Бик дөрес, җырчыларыбыз да, шагыйрьләребез дә күп. Әмма чын профессиональ композиторларның саны бик кимеде. Республикада бик күп сәнгать мәктәпләре, көллиятләр бар. Анда балаларны нота танырга, төрле музыка уен коралларында уйнарга өйрәтәләр. Шул мәктәпләрдә балалар өчен конкурс уздырсыннар иде. Җыр язсыннар! Моцарт бит дүрт яшендә язган! Димәк, талантлы балалар бар. Аларга ул стимул булыр иде, аларның фантазияләре, Аллага шөкер, бай!

Әлеге конкурсны бик тә хуплыйм. Дөрестә дә, безнең яңа җыр өчен көрәш башланды.

«Заманча композиторлар язган әсәрләр аз ишетелә»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Резеда Әхиярова бәйгене бик вакытлыча дип әйтте:

Республикада бик күп җыр конкурслары үткәрелә. Жюри әгъзасы булып утырганда еш кына үз-үземә сорау бирәм: «Ә ничәнче гасырда мин?» — дим. Бу чара 1950-1960 елларда бара сыман шикелле. Яңгыраган әсәрләрнең күпчелеген борынгы татар җырлары, классик композиторлар әсәрләре тәшкил итә. Заманча композиторлар язган әсәрләр аз ишетелә. Матур тавышлы җырчыларыбыз күбәйде, без аларны яратып тыңлыйбыз. Әмма аларга, чыннан да, яңа репертуар кирәк!

«Үземне профессионаллар белән бер рәткә куймыйм»

Башкортстанда яшәп иҗат итүче, шагыйрә һәм композитор Зифа Нагаева иҗат итәр өчен көч бирүче дип татар эстрадасы примадоннасы Хәния Фәрхине атады:

Башкорт җырымы ул, татарныкымы — һәрбер милләтнең үз моңы, җыры бар. Җыр халыкны үзе артыннан гомер-гомергә, буыннан-буынга ияртеп, әйдәп алып килгән. Ул сәясәттән хәтта көчлерәк була торган мәртәбәле зур дәрәҗә дип әйтер идем мин. Мин үземне профессионаллар белән бер рәткә куймыйм, андый кыюлык ала алмыйм.

Татар җыры нинди икәнен аңлар өчен, бөек шәхесләр белән аралашу кирәк булды. Рәхмәтлемен якташым — Хәния Фәрхигә. Өр-яңа алтышар-җидешәр проектны бергә эшләп, яңа җырлар иҗат итеп, ике канатыма көчләр бирде ул.

«Яңа татар җыры» конкурсын игълан иткәч тә мин иртәгә яңа шәхес булып туа, үзгәрә алмамдыр. Яңа проектларда кирәгем булса иде дип телим. Заманча авторларга каршы түгелмен, бик хуп. Әмма фәлсәфи тирәнлеге булмаганны да «халык өчен җырлыйм» дип, зур сәхнәдән чыгып бернинди мәгънәсе булмаган сүз тезмәсен, «кичә яңгыр яуды, бүген — кар» дип җырлау, гомер буе иҗат иткән Разил абый, Роберт абыйларның шигырьләрен кайсы биеклектә калдыра? Түбәнгә төшә торган түгел бу иҗатчылар. Минем йөрәк әрнегәнне алар ничек тыңлый икән дә, концертларга бара, ишетә микән дип хәйран калып яшим.

Әйдәгез, биредә булган авторлар, эшкәртмә ясаучыларыбыз, шагыйрьләребез, затлы профессионал җырчыларыбыз үрнәгендә үсәргә тырышыйк, лирик-талгын җырлар белән беррәттән, матур «Өммегөлсем”не тудырырдай җырлар языйк.

«Гаделлек булуын телим, сатып алынмаса иде»

Автор-башкаручы, продюсер Гүзәлия яңа буын өчен альтернатив, поп, рок, джаз музыка да булырга тиеш дип белдерде:

Әлеге конкурска өметем зур, монда төрле стильдәге җырларны тупласыннар иде, классика һәм халыкчан юнәлештә булмасын иде. Мин заманчарак җырлар язам. Халыкчан җырларны да, классиканы да яратам, әмма ләкин безнең яшьләребез дә бар.

Гаделлек булуын телим, сатып алынмаса иде.

Төрле стильдәге җырларны катнаштырып, номинацияләр бирер идем. Әйтик, «Иң яхшы альтернатив музыка» яисә «Иң яхшы халыкчан җыр» һ.б. Аларның бөтенесен дә «Яңа татар җыры» дигән исемгә кертеп булмый, ничек инде классик җыр белән альтернатив җырны бергә кертеп, бергә бәя биреп була? Ул дөрес булмый.

Катнашырга планнарым бар. Күбрәк заманчарак җырлар тәкъдим итәсем килә. Аларны кабул итәрләрме- юкмы, карарбыз.

«Жюри барысын да иләк аша чыгарырга тиеш»

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина хәзер күбесе үзләре яза, үзләре үк башкара да дип әйтеп узды:

Җыелышларда карап, тыңлап, сәхнәгә чыгарырлыкмы-юкмы, моңнарын саклаганнармы, татар традицияләрен югалтмаганнармы, шигырьнең эчтәлеге, фикере бармы — шуларга игътибар итәсе иде. Буш җыр килеп чыга. Шуның өчен конкурс оештырыла да. Жюри боларны исәпкә алып, барысын да иләк аша чыгарырга тиеш.

Үзебезнең чын татар җыры туса, бөтен халык берничә дистә ел шушы җырларны саклар иде. Йөрәк, чынлап та, шатлана. Бирегә җыелган сәнгать әһелләре киләчәк буынга үз өлешләрен кертсәләр, зур эш булыр иде дип уйлыйм.

«Шигырьне яисә музыканы кем язганын беркем дә белмәсен»

«Аксу» студиясе җитәкчесе, автор-башкаручы, продюсер Рөстәм Сәрвәров үзенең берничә фикер-тәкъдимен җиткерде:

Җыр — шул ук вакытта үзешчән, шул ук вакытта классик, заманча, милли… Ул шуның кадәр күп төргә таралган, югалып та калырга мөмкин. Мин мондый тәкъдим дә әйткән идем, әмма Рифат Фәттахов аны кабул итмәде.

Беренчедән, ул конкурс ябык булырга тиеш. Шигырьне яисә музыканы кем язганын беркем дә белмәсен. Менә шул очракта ул иң дөрес һәм иң гадел конкурс булыр иде.

Чөнки жюридә Разил Вәлиев, Резеда Әхияровалар һ.б. утырачак. Исем шунда ук үз ролен уйнаячак. Әйтик, ниндидер бер авылдан Фәлән Фәләнов язганга түгел, таныш исем булганга күз тартачак.

Классик җырлар — бер төрле языла, үзешчән җырлар — халык өчен икенче төрле языла. Шансон, рок һ.б. әллә нинди стильләр бар. Миңа рок ошый ди, бардовский (автор язган) җырлар бар. Ә кайсы стильдә язарга? Монда бит бары бер төрле генә номинация.

Ә инде балалар өчен җырлар язу бик кирәк дип саныйм. Әмма анда тагын бер мәсьәлә бар — җырны нотага салып язып бирәсең, ул «киенмәгән, ялангач хәлдә» булачак. Барысы да аранжировкадан тора. Мәсәлән, бер җыр өчен әйбәт аранжировка Казахстанда уртача ике мең доллар (120 мең) тора. Әлбәттә, Казахстан эстрадасы башка юл белән китте. Алар үз кешеләрен Европага укытырга җибәрделәр, алар, укып кайтып, эстраданы күтәрде. Татар эстрадасында да нәкъ шулай булган булса иде.

Өч чишмә диделәр. Өч түгел, дүрт чишмә ул, ким дигәндә! Камиллеккә чикләр юк, конкурсның булуы әйбәт. Әмма сораулар бихисап.

«Иң зур проблема — белгечләр булмауда!»

«Иң яхшы аранжировка» дигән номинацияне бик тә кирәкле дип саныйм. Шул ук «Бәхеттә-шатлыкта» җырын алыйк. Аны кем генә җырламады. «Ялла» төркеме ике тапкыр телевидениедә, «Җиде йолдыз» концертында җырлады һәм шуннан соң ул популяр булып китте. Менә яхшы аранжировка нишләтте! Алар инде Европа күләмендәге профессионаллар. Нинди стильдә язу, эшкәртү — зур рольне уйный, - ди Рөстәм Сәрвәров.

Бездә бит иң зур проблема — белгечләр булмауда! Хәтта нормаль вокал укытучылары да юк. Дөньякүләм йолдыз Альбина Шаһиморатованың бер җырын да монда кабул итмәделәр, Казанда консерватория бетерде. Санкт-Петербургта, чит илдә ул «чәчәк атты». Аның иң беренче җырларын хәтерлим, ул акыра да акыра иде. Ә вокал мәктәбе юк иде. Ул китте, тавышын куйдылар, һәм ул хәзер дөньякүләм опера җырчысы булып санала. Аңлыйсызмы? Безгә белгечләр кирәк. Бөтен яктан да: вокал, аранжировка да, тавыш буенча да.

«Бездә хәзер кереп яздырырлык нормаль студия юк»

Мәсәлән, шул ук Казахстанда Мадоннаның тавыш яздыру студиясен сатып алдылар, очкыч яллап, алып кайттылар. Бездә хәзер кереп яздырырлык нормаль студия юк. Яхшы студия «Болгар радиосы”нда бар иде, аннан хәзер «Шаян — ТВ» ясадылар. Ул Совет заманында ясалган уникаль бина иде, тыштан тавышлар кермәсен өчен, аның идәне дә «йөзеп йөри» иде. Фольклор оркестрларын яздыра торган нормаль студияләр бөтенләй юк! Аларны бит калдырырга кирәк.

Менә бу «Үзгәреш җиле» фестивале узып китәр инде дип уйлыйм мин, чөнки ул үзен акламады, соңгы вакытта анда беркем дә йөрми башлады. Сүгәләр, сүгәләр… сүкмәсеннәр! Россиядә русныкыннан кала, татар эстрадасы кебек башка эстрада юк. Чувашлар, удмуртлар, марилар бетте. Бик күп кенә милләтләрдә эстрада гомумән юк. Бездә әле нәрсәдер бар. Безнең аранжировкаларны Мәскәүнекеннән бер дә ким дип әйтмәс идем. Мәскәүнең үзендә дә проблема. Кемнең акчасы бар — Европага барып яздыра. Мәскәүдә дә нормаль студия юк бит. Безгә Мәскәүләр килеп яздырырлык студия ясарга кирәк.

Өметләнергә кирәк…

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин:

Катнашу теләге туды. Өметләнергә кирәк. Киләсе ел ТАССРның йөз еллыгы уңаеннан Марсель Галиевнең шигыренә бер җыр яздым. Ул әлеге конкурска туры килә дип беләм, чөнки мәгънәсе бар. Минем җырлар конкурс максатларына туры килә. Безгә рухыбызны канатландыра торган җырлар кирәк.

«Яңа татар җыры» конкурсының зур концертларында очрашып, яңа, затлы, милли һәм сыйфатлы җырларны тыңлап, хозурланырга насыйп булсын!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100