news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Яңа татар пьесасы – 2026» бәйгесенә ясалма фәһем кулланып язылган пьесалар да килгән

news_top
«Яңа татар пьесасы – 2026» бәйгесенә ясалма фәһем кулланып язылган пьесалар да килгән

«Яңа татар пьесасы – 2026» бәйгесенә килгән пьесалар арасында ясалма фәһем ярдәмендә язылганнары да булган. Текстларның ясалма фәһем кулланып язылуы тикшерелгән – Камал театрының матбугат үзәге бу мәгълүматны раслады.

Камал театрында «Яңа татар пьесасы»ның жюри утырышы булган. Кабул ителгән әсәрләрнең өчтән бере генә диярлек 2 нче турга уза алган – 110 пьесаның 38еннән кыска исемлек төзелгән һәм алар арасыннан җиңүчеләр сайлап алыначак. «Яңа татар пьесасы» бәйгесенең 2 нче турына узган 38 әсәр арасыннан бишесе рус телендә.

  • Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче премияләр белән бүләкләнә.
  • Моннан тыш Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә.

Конкурста җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 2026 елның декабрь аенда игълан ителәчәк.

Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.

Конкурсның 2 турына узган пьесалар исемлеге:

1. «Батыр и Луна». Диана Гилязова

2. «Нигез». Әл-Хәниф

3. «Мәхәббәт бураннары». Яңа ел

4. «Җиңүне без дә яулаштык». Ак Болыт

5. «Кара Елан бәхете». Нурбулат

6. «Рәмәй, Җәмилә һәм кәҗә». Төрек

7. «Запах завтрашнего хлеба». Михаил Реденков

8. «Яуса иде бер болыт». Канатлы

9. «Йолдыз тукталышы». Энҗе Әбелхәерова

10. «Казан кичләре». Рифат Миндубаев

11. «Бер генә минутка». Фирзәр

12. «Рустам и золото Булгар. Иделия

13. «Бер вәгъдәнең хикәясе». Эдик Сагайдуллин

14. «Мияның тәүге җәе». Сабый

15. «Подключение к жизни». Айдар Ризванов

16. «Кемгә сөйлим серләремне». Сафа

17. «Тайна горы Акташ». Чын Татарин

18. «Илфа әфәнде». Миссис Хадсон

19. «Әни кайда?» Ясир Хөсәен

20. «Караңгы дөнья. Җан аучылары». Әкиятче дәрвиш

21. «Сынау (Әни килгән)». Психолог

22. «Әти. Мин барында курыкма». Айдан

23. «Кызыл миләш». Исәнлек-саулык

24. «Ап-ак күгәрченнәр». Берлин

25. «Кариев, Тинчурин һ.б.» Карл Маркс урамы – 15

26. «Бозлы ялкын». Чакматаш

27. «Туры канатлар, Сая!» Аккош

28. «Ак күгәрчен». Аю

29. «Васыять». Ает Хасан

30. «Казан». Кояш

31. «Могҗиза». Шаян

32. «Албасты гына димә». Кунак

33. «Һәйкәл сагышы». Апрель

34. «Башыңны чыгарма!» Шайтан таяклары

35. «Адашканнар». Кәбир

36. «Ярук турында легенда»

37. «Сынау». Ябалак

38. «Ишетәсеңме мине яки Сильбо-гомеро». Мәҗит

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар