Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа Татар бистәсе зиратыннан репортаж: Дин әһелләре каберләренә QR-код урнаштыралар

Традициягә тугры калып, Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында мөселман зыялыларын искә алу мәрасиме булды. Искә алу чарасы ел саен 2 май көнне үткәрелеп килә. Чара барышы белән «Интертат» журналисты да танышты.

news_top_970_100
Яңа Татар бистәсе зиратыннан репортаж: Дин әһелләре каберләренә QR-код урнаштыралар
Фото: © «Татар-информ»,Салават Камалетдинов

Дини чара зиратның үзәк капкасы янында башланып китте. Биредә билгеле әдипләр, дин әһелләре һәм Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе шәкертләре катнашты.

«Без Яңа Татар бистәсенең иске зиратына җыелдык. Аллаһның рәхмәте белән, без быел 26нчы тапкыр монда җыелабыз. Алдагы елларда да бу гамәл дәвамлы булсын иде. Зират – вәгазь сөйли торган урын түгел. Монда килүебез – үзе бер вәгазь! Һәр ел саен мондый чара үтү – үзе бер изге традиция. Һәр ел 2 май көнне биредә очрашабыз», – диде мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин.

Иң башта катнашучыларга ТР Диния нәзарәте, мәдрәсә тарафыннан нәшер ителгән брошюралар таратылды. «Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел» дигән шигарь белән нәшер ителгән басмада каберстанга килгәч укыла торган дога, зиратның кыскача тарихы бирелә, монда кемнәр күмелгән икәне күрсәтелә. Шулай ук монда күмелгән татар халкының бөек зыялыларының һәм каберләренең фотолары тәкъдим ителә. Якынча 80 якын зат турында мәгълүмат урын алган. Шулай ук брошюраның ахыргы битендә милләт һәм дин зыялыларының каберләре кайда урнашканы билгеләнгән карта-схема бар.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чара барышында 12 бөек шәхеснең кабере янында тукталдык. Мәдрәсә шәкертләре дога укыды. Бу каберләренең чардуганнарына быел QR-код урнаштырылган. Код ярдәмендә әлеге урында җирләнгән шәхес хакында мәгълүмат белән танышып була.

«Бик изге чара. Милләтнең аңын, телен, динен саклап калуда бу гамәлнең роле бик олуг. Нәрсәсе белән әһәмиятле? Без бүген өйдән чыгып киткәндә, балаларыбыз, оныкларыбыз кая баруыбызны сорый. Аларга аңлатабыз, сөйлибез. Алар өчен мөһим. Үткәнебезне белмәсәк – тормышны алга таба дәвам итәргә бик авыр. Кая гына барсак та үз милләтебезнең руханиләре, сәнгатькәрләре белән горурланып яшәргә тиешбез», – диде күренекле драматург, прозаик, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Данил Салихов.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әңгәмәдәш ассызыклавынча, мәрхүмнәргә затлы-затлы кабер ташлары кирәк түгел. Алар рухына багышлап Коръәннән аятьләр уку – күпкә хәерлерәк күренеш. Ул шулай ук QR-код белән булган заманча яңарышка да уңай карашта булуын, яшь буын өчен әһәмиятен әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ләбиб Лерон: «Язучылар каберләренә дә QR-код урнаштыру, кайда җирләнгәннәрен күрсәткән брошюра, китаплар нәшер итү кирәк»

«Күренекле дин әһелләрен, ишаннарны искә алырга, алар рухына догалар кылырга ел да киләбез. QR-кодлар кую – бик күркәм күренеш. Заманнан артта калышмаска кирәк, хәзер 5 яшьлек оныкларыбыз да «QR-код» дип сөйләшәләр. Яшьләр, чит илләрдән туристлар килсә дә, мондый кодлар аларга ярдәм итәчәк. Зиратның эчке өлешләрендә үк җирләнгән зур шәхесләребез бар, аларның каберенә дә игътибар юнәлтергә кирәк, дип уйлыйм. Язучылар, артистлар, рәссамнар каберләре биредә бик күп. Аларга да шундый алымны кулланасы, QR-код куясы иде», – диде билгеле язучы, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон.

Ул шулай ук бу зиратта җирләнгән шәхесләргә багышлап китаплар, брошюралар нәшер итү кирәклеген әйтте. Бу эшне язучылар башлаган да булган, ләкин әлегә тукталып калган. Аның сүзләренчә, ул бу хезмәтне җанландырып җибәрергә җыена.

«Язучылар кайсы кайда җирләнгәне язылган брошюраны заманында әдәбият эшлеклесе Шаһинур Мостафин чыгарган иде. Ул басма моннан 15 ел элек нәшер ителгән иде инде. Артистлар хакында да шундый китапчыклар чыга башласа әйбәт булыр. Узган ел галим Айдар Гайнетдинов саллы китап чыгарды. Ул анда шушы зиратта күмелгән шәхесләребезнең фотолары, аз гына биографияләрен урнаштырды. Мин аңардан үрнәк алырга телим. Соңгы вакытларда язучыларыбыз төрле зиратларда җирләнде. Монда җирләүләр бик алып барылмый. Күбесе хәзер «Курган», Самосырово бистәсе һәм туган авыллары зиратларында җирләнгән. Аларны да бер китапка туплыйсы килә», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Менә брошюра форматында дидегез. Анда аңлавымча фото, кыскача биография урын алырга тиеш. Брошюрадан калын китапка әверелүе дә ихтимал…

Калын китапка әйләнә инде ул. Бер китап дигән сүз – 20-30 дәфтәр калынлыгы.

Бик эчтә калган атаклы шәхесләрнең каберләре дә бар бит…

Мисал итеп китерер идем Шәүкәт абый Галиев каберен, аннан да ерактарак Фәнис абый Яруллиннар… Аллея өлешендә, эчтәрәк эпиграфист галим Һарун Йосыповлар (аның күркәм юбилее дә, июнь аенда зурлап искә алырга кирәк). Шулай ук әдипләребездән Шәрәф Мөдәррис белән Ләбибә Ихсановалар зиратның эчке, бик нык агачлы урыннарында җирләнгәннәр. Каберләр бер-берсенә терәлеп тора, чардуганнар юлны тагы да тыгызрак ясый. Ильяс хәзрәт Җиһаншиннар дин әһелләре каберләренә таякчыкларга беркетелгән ярымайлар куйганнар иде. Ерактан ук ул билге күренеп торды. Бәлки, язучыларныкына ярымай урынына китап рәвешендә билге куярга кирәктер. Халык монда язучы җирләнгәнен белеп торсын өчен мөһим эш бу!

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Язучылар берлеге вәкилләре мәрхүм каләмдәшләренең каберләренә зиярат кылып, җыештырып тора, дип беләм.

Әкрен генә бу эш традициягә кереп бара инде. Әле менә монда әдипләрбезнең каберләрен дә карап йөрибез. Күбесе чистартылмаган. «Безнең мирас» журналы вәкилләре дә бөек язучыларның каберләрен чистартырга чыга.

«Безнең мирас» дигәнне ишеткәч, бу җәһәттән сорыйсы килә: бәлки, мәрхүм олпат журналистларыбыз каберләренә дә игътибар юнәлтергәдер?

Журналистларга да кирәк! Бу теманы, эшне бер кеше генә колачлап чыга алмый. Моны ничектер берләшеп, киңәшләшеп башкарып чыгып була. Бәлки, берлекләр тарафыннандыр (авт. – Язучылар, Журналистлар берлекләре күзаллана). Сүз дә юк, әлбәттә, дөрес сорау, мәсьәлә.

Артистлар кабере өчен филармония җаваплырак кебек?

Артистларныкын филармония карый. Бөтен сәнгать әһелләре каберләренә QR-код кирәк ул. Җитәкчелек ишетсен иде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Авиация подполковнигы булган хәзрәт фикерләре нинди? Яшьләрнең чарага үз карашы бармы?

Киләчәк – яшьләр кулында, диләр бит! Алга таба Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе мөгаллиме һәм шәкертләре белән аралашып алдым.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Хәрби ветеран, авиация подполковнигы Тимур хәзрәт Ибраһимов дингә 1995 елда килә. Шушы ук мәдрәсәне тәмамлаган. Шулай ук ул – Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылы имам-хатыйбы икән. Мәчетне игелекле авылдашлары салдырган. Әңгәмәдәш әйтүенчә, авылда социаль әһәмияттәге учреждениеләргә «йозак эленгәч», эшләргә урын калмагач, күпчелек халык Яшел Үзәнгә, Казанга юлланган. Аллаһ йортына даими йөрүче картларның да бер-бер артлы вафат булуларын әйтте. Шуңа күрә, кыш буена мәчеткә йөрүчеләр дә, гыйбадәтханәгә ярдәм итүче иганәчеләр дә юк икән.

«Прописка буенча авылда 90 кеше яши, ләкин кыш көне аннан да аз. Шулай да «шайтан гына өметсез» диләр бит. Һәр җомгага мәчеткә киләм. Изге җомга намазы укыла. Җәй көне исә авылда дини укулар да оештырабыз. Шәкертләремә Яңа Татар бистәсе зиратларында җирләнгән шәхесләр хакында бик күп сөйлим. Яшь буынның дингә тагы күбрәк омтылуын телим», – ди Тимур хәзрәт.

Авылыгыз хакында сөйләгәндә күңелегез бик каты әрнеде кебек. Авыл яшәеше яңадан җанланып китүен телисез, димәк, хәзрәт?

Киләчәктә авылыбыз гөрләп яшәвенә иманым камил. Хәзер бит М12 юлы төзелешендә күпер салдылар, ул шактый уңайлыйклар булдырыр, дигән ышанычта мин.

«Бүген монда үземнең шәкертләремне алып килдем. Ел саен бу чарада катнашырга тырышам», – дип сүзен йомгаклады ул.

Искә алу чарасында катнашучы мәдрәсә шәкертләре дә QR-кодларның бик уңайлы булуын әйтте. Алар бу алымның аеруча файдалы булуын ассызыкладылар.

– Мин 3нче ел мәдрәсәдә укыйм. Мондый изгелекле чарада ел саен катнашабыз. Бик саваплы, матур гамәл. Бөек шәхесләребез хакында дәресләрдә дә остазларыбыз, хәзрәтләребез сөйлиләр. Ә исә үзебез алар турында башкаларга да җиткерергә омтылабыз», – дип бәян итте Казан егете Булат Гафаров.
«Мин беренче ел гына укыйм. Тәүге тапкыр гына катнашам әле. Бик әҗер-саваплы эш бу, дип саныйм!» – диде Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылыннан килгән Салих Портузенков.
Ул ассызыклавынча, туган якларында да милли рух, дин хөкем сөрә. Мондый чаралар да үтә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ханты-Манси автоном округы мөфтие: «Әтинең йогынтысы булды. Ул әйтмәсә, бәлки, Казанда калыр идем»

Иң ахыргы тукталышыбыз хәтсез еллар Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының баш казые, Мәрҗәни мәчете имамы булган Габделхак хәзрәт Саматов кабере янында булды. Аның улы да күренекле дин әһеле, Ханты-Манси автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов белән тиз генә әңгәмә кордык.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Мин Ханты-Манси округыннан кайттым. Әлеге чара бер сәбәп кайтырга. Ел саен катнашам биредә. Сәбәпче булганнарга, оештыручыларга Аллаһның рәхмәтләре яусын! Мин күптән түгел генә Төркиядә булып кайттым. Анда шундый зур дини шәхесләр мәчет ихатасында күмелгән. Без дә үзебезнең зыялы галимнәребезне хөрмәт итәргә тиеш!» – дип башлады сүзен хәзрәт.

Сез яшәгән төбәктә дә мондый чаралар оештырыламы, хәзрәт?

Билгеле, Себер якларында мөселманнар бик аз җирләнгән. Шулай да менә Тубыл өлкәсендә Үзбәкстаннан килгән дини остазларыбыз күмелгән. Ә безнең төбәктә – күпчелек яңа зиратлар. Зиратта кем генә күмелмәсен, без алар өчен хәер-догалар кылабыз. Бездә исә остазлар өчен генә түгел, ә барлык әрвахлар өчен догалар кылына. Мондый рухтагы чаралар юк.

Төркиядә зыялылар, изге затлар иман йортлары янында җирләнгән, дидегез... Безнең Россиядә андый гамәл мөмкин булыр идеме?

Бездә андый күренешләр бар ул. Башкортстан башкаласы Уфаның Тукай мәчете янәшәсендә берничә кабер бар. Чыннан да Төркия илендәге кебек үк андый тәҗрибәне әлегә күргәнем юк. Фәкать Уфа шәһәрендә генә.

Бу күренеш дин ягыннан хуплана, диясегез киләме, Таһир хәзрәт?

Хуплана, әлбәттә. Әгәр дә кеше шушы җирдә хезмәт куйган, туганнары да риза булган икән, ник хупланмасын?! Билгеле, Аллаһ йорты ихатасына күмелгән кеше күренекле галим булырга тиеш.

Әтиегез хакында сорамасам, дөрес булмас. Ул нинди кеше иде?

Хәзерге заманда төрле экстремистлар, террористлар килеп чыгалар һәм динебезгә тап төшерәләр. Аларга кеше үтерергә, вәхшилек кылырга ни тәэсир иткән икән? Габделхак хәзрәткә исә КГБлар тәэсир итеп торды. Атеизм «чәчәк аткан» чорда да ул туры юлда, дин юлында булды. Дини гыйлемлелекне мөмкин кадәр таратырга тырышты. Ул күрде мәчетләрнең манаралы киселгәнен, мәдрәсәләр ябылганын... Ничек дини галимнәр үтерүгә алып кителгәнен... Үзен дә ничәмә тапкыр КГБга алып киттеләр. Әти, 4 баласын калдырып, Бохарага укырга китте. Ул вакытта акчасызлык заманалары бит әле. Бу 1965-1967 еллар иде. Коммунистлар партиясенең иң көчле чаклары... Әтине вакытлы матбугатта язып чыгып та мәсхәрә кылдылар. Әтинең беркайчан да дәүләткә, хак дингә, башка диннәргә һәм халыкларга каршы радикализмы, фанатизмы булмады. Түбәтәй киеп йөрде гомере буена, татарча сөйләште. Татар мәктәпләре булмагач, актык татар мәктәбенә балаларын бирде. Ул аңлап яшәде, сәясәттә халыкның гаебе юк икәнен.

Әтиегез туры сүзле кеше дә, ләкин бик яхшы психолог та булган, димәк?

Халыкны һәрчак дингә өндәргә омтылды. Хәтта, туганнар җыелгач, табыннарда аракы эчә иде, ул исә аларны да әкрен генә дингә бастырды. Башка дин әһелләрен гаепләгәне булмады. Кирәк чакта, яхшы гына дини психолог та була белде. Узган гасырның 90нчы елларында Ирек мәйданында барган мәхшәрләргә битараф булмады.

Ерак яклардагы мөселман кардәшләребезгә хезмәт итәсез. Дин юлын сайлауда әтиегезнең дә тәэсире булган төсле?

Әлбәттә, әтинең йогынтысы булды. Син андагы мөселманнарга күбрәк кирәксең, диде. Ул әйтмәсә, бәлки, Казанда калган булыр идем.

Кабер ташлары реставрацияләнә, һәйкәлләрдә фотолар да бик аз күренә

Каберләр ташларына реставрацияләр ясалганын билгеләп үттеләр. Билгеләп үтик, фотосыз һәйкәлләр, кабер ташлары да артканы күренде. Татар зыялылары искә алу мәрасимендә кабердән-кабергә йөргәндә үзара төрле темаларны сөйләштеләр. «Яшьләр дингә күпләп килә, ләкин иман ныклыгы юк алар даирәсендә», – дигән фикер дә яңгырады…

Әлеге зиратта беренче тапкыр булдым һәм каберләр берсе-берсенә бик каты терәлгәненә, кайберләре арасында хәтта бик йөреп булмаганына инандым. Шуны әйтеп куясым килә: бөек зат үлсә — яңа зиратларга җирләмик, Яңа Татар бистәсе зиратына җирлик, дип шау-шу куптаручылар бар. Аларга әйтер сүзем «Сезнең бу зиратта булганыгыз бармы? Булмаса, барып күрегез, QR-кодлар ярдәмендә гыйлем дә алырсыз һәм никадәр зиратта урын булуын чамаларсыз!

Фото: © «Татар-информ»,Салават Камалетдинов

Чара мәдрәсә бинасындагы мәҗлес белән дәвам итте. Анда Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре дә, шулай ук конгрессның Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе, Уфаның «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Альфред хәзрәт Дәүләтшин да катнашты. Мәрхүм зыялы затлар олуг ихтирам белән искә алынды, алар рухына багышлап изге догалар кылынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100