Яңа сүзләр өчен кем җаваплы: Татарстанда терминологик комиссия бар икәнен белә идегезме?
Сүзлекләр төзү буенча белгечләр белән сүзлекләрнең электрон фонды, татар телендәге яңа сүзләр, яңа сүзләрне кертү буенча комиссия эшчәнлеге турында сөйләштек. Яңа сүзләрне кем уйлап чыгара? Яңа сүзне кулланылышка ничек кертергә? Яңа күренешне аңлату өчен барлыкка килгән сүзләрнең дөрес вариантын кем билгели? Җаваплар «Интертат» язмасында.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ринат Сәфәров электрон сүзлекләр фонды турында сөйләде.
Соңгы 22 елда бүлек галимнәре 50дән артык сүзлек төзегән. 2015-2021 елларда институт 6 томда «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н эшләде. Хәзерге вакытта сүзлекнең икенче басмасы әзерләнә, тагын ике томын гына чыгарасы калган. Икенче басмага 5-6 ел дәвамында тупланган яңа сүзләр дә өстәлгән. Урын һәм кесәдәге акчаны экономияләү өчен, аңлатмалы сүзлекнең электрон версиясен булдырганнар. Ул электрон фондка кергән, анда башка сүзлекләрне дә табарга мөмкин.
Татар телендә елына 300гә якын сүз барлыкка килә
Сүзлекләр фондын табу өчен, башта Фәннәр академиясе сайтына керергә, анда «TATZET» төймәсенә басарга кирәк. (Галим сүзләренчә, бу аббревиатура «Татар теленең зур электрон тупланмасы» дигәнне аңлата). Анда сүзлекләрнең электрон фонды килеп чыга. Берничә керү телен сайлап алып була: татар, рус, инглиз, төрек телләре.
Фондка ел саен 4-6 сүзлек өстәлә. Фондны тулыландыру 2030 елга кадәр каралган. Әлегә анда кертерлек сүзлекләребез бар.
Кәгазь сүзлек, дөньяга чыгуга, картая башлый, без анда яңа сүз кертә алмыйбыз, ә сүзләр туып тора. Галимнәр исәпләве буенча, инглиз телендә көненә 4-5 сүз, рус телендә 2-3 сүз барлыкка килә. Татар телендә көненә 1 сүз туа, дисәк тә, былтыр чыккан 300гә якын сүз сүзлеккә теркәлми, дигән сүз. Без «Аңлатмалы сүзлеккә актуаль материаллар» дигән берәмлек керттек, берничә айда җыелган материалларны анда күрсәтә алабыз. Зур вакыйгага бәйле рәвештә яңа сүзләр барлыкка килә икән, без аларны теркәп куябыз. Анда сүзне теркәү елын да күрсәтәбез», – диде ул.
Кызыксынып, ул актуаль сүзлекне ачып караган идем, анда әбру, баннер, гуңгыйк, җөзьи, җәлепнамә, дрон, икмәкханә, бахила, болгыр, гироскутер кебек сүзләр чыкты. Бик кызык булса, аңлатмаларын кереп карый аласыз.
Ресурсны тәүлегенә 500гә якын кеше файдалана, ди галим. «Татар ресурсы өчен шактый зур күрсәткеч, дип саныйбыз. Нигездә тәрҗемәчеләр, нәшрият җитәкчеләре файдалана, дип уйлыйбыз, чөнки сораулар алардан килә», – ди галим.
Сер түгел, без дә файдаланабыз. Үзебез өчен җайсыз күренгән урыннарны күрсәтеп тә җибәрдек. Бер сүз төрле сүзлектә төрлечә язылган, кайсысын алырга, дигән сораулар килә икән. Галим аңлатты.
Сүзнең кайсы язылышын алырга кирәк, дигән сорау туа икән, иң яңа сүзлектән карарга кирәк. Аңлатмалы һәм 2017 елгы орфографик сүзлек иң яңа булып санала. Орфографик һәм аңлатмалы сүзлек бер-берсенә каршы килә икән, соңгы басылганы авторитетлы булып санала.
Кызганыч, бездә Азәрбайҗан тәҗрибәсе кулланылмый. Анда закон нигезендә 5 елга бер орфографик сүзлек чыгару гамәлгә куелган. Яңа сүзлек чыккач, искесе автомат рәвештә гамәлдән чыга. Без бу турыда сөйләшәбез, ләкин гамәлгә ашыруга барып җиткән юк, – дип сөйләде Ринат Сәфәров.
Татарның топонимнар сүзлеге башка халыкларда кызыксыну уяткан
Тагын бер кунак: Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гомуми лингвистика бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Рифат Мирхәев иде. Ул топонимнар сүзлеге турында сөйләде. Ул шулай ук электрон сүзлекләр платформасында бар. Татарстандагы барлык торак пунктларның һәм күпчелек географик объектларның атамалары кертелгән.
Эш алга таба да дәвам итәчәк. Быелдан башлап, каталогка Россия төбәкләрендәге татар авыллары атамалары һәм алар тирәсендәге микротопонимнар да кертелә башлый. Бу проект белән чит ил галимнәре дә кызыксынды. Төрки академия галимнәренең игътибарын җәлеп итте. Киләчәктә төрки топонимнар каталогын күз уңында тоткан уртак проектка чыгуны планлаштырабыз, – диде ул.
Галимнәр топонимнарның лексик ягы телне, тарихны өйрәнүчеләр өчен бай материал булып торуын ассызыклады.
Топонимнар сүзлеге буенча сораулар күп түгел иде, алар соңыннан яңгыраса да, бу өлештә үк язып үтәсе килә.
Бер районның барлык топонимнары исемлеген карау мөмкинлеге бармы? Топонимны дөрес язмаган очракта охшаш вариантлар чыгамы?
Районнар буенча эзләү мөмкинлеге каралмаган. Топонимның составында булган нигез башка топонимнарда очраса, ул вариантлар күрсәтелә, – диде белгеч.
Аның сүзләренчә, сүзлектә юкка чыккан авылларның атамаларын да табарга була.
Юкка чыккан авыллар, кипкән елгаларга карата аларның хәзер булмавы турында аңлатма биреләме?
Юк. Мәгълүмат 2010 елгы җанисәпкә нигезләнеп тупланды, – диде Рифат Мирхәев.
Яңа сүзләрне кем уйлап чыгара?
Хәзер баштагы темага әйләнеп кайтабыз. Лексикограф Ринат Сәфәровка бик күп сораулар яуды.
Татар телендә көненә 1 сүз барлыкка килә, дидегез. Былтыр нинди яңа сүзләр барлыкка килде?
Сүзләр бар. Ни өчен андый сүзләр аз, әйләнешкә кереп китми, дип сорыйлар. Беренчедән, алар шактый ясалма. 20нче еллар мисалын китерә алам. Сәяси вакыйгалар үзгәрү сәбәпле, телдән гарәп сүзләрен чыгарабыз, яңа сүзләр кертәбез дип, шактый сүзләр уйланылган. Бу күренеш бездә генә түгел, башка төрки халыкларда да булды. Мин хәзер ул вакытта кереп киткән сүзләрне әйтә алмыйм. «Тәэсир» сүзен алмаштырган «йогынты» сүзе шактый еш кулланыла, һәм без аны аңлыйбыз.
Ул вакытта дәреслектә, китапта бик күп тапкыр кабатланган сүзләр дә әйләнешкә кереп китмәгән, ә төрекләрдә кереп киткән. Алар «мәктәп» сүзеннән баш тартып, «okul» сүзен кертә алды. Бу – «уку» сүзеннән ясалган сүз. Ул никадәр ясалма булса да, озак тукып торгач, бу сүз телгә кереп китте. Балага 1нче сыйныфтан өйрәтелгән сүз хәзер ясалма булып тоелмый.
Бездә проблема бар: безнең өстебездә балта яки кылыч булып рус теле тора. Без рус теле бүрәнкәсенә турылыйбыз. Яңа сүзләр дә рус теленә бәйле рәвештә барлыкка килә. Бу – калькалар яки рус теленеке булмаган алынмалар. Бик күптәннән килә торган күренеш бар: алынма русча яңгырамый икән, димәк, без аны ала алабыз. Моны «сүзлекчеләрнең иренүеннән килә» диючеләр бар. Аларга 6 томлыкны ачып карарга киңәш итәм. Анда 70 меңнән артык сүз, 10 меңнән артык фразеологизм теркәлгән. Анда яңа сүзләр дә юк түгел. Мәсәлән, аяккимлек – обувница сүзе исемә төште.
Былтыргы яңа сүзләр куанычлы түгел: махсус операция, демилитаризация... Алдымда сүзлек булмагач, татар чаралары белән ясалган сүзне исемә төшерә алмыйм.
Яңа сүзләрне ничек табасыз? Кешеләр үзләре тәкъдим итәме?
Көндәлек газеталар, яңа чыккан әдәби әсәрләргә үзебез мониторинг ясап бара идек. Нинди яңа сүз күрәбез, шуларны теркәп куябыз. Анда сүзлеккә кертергә ярамый торган сүзләр, диалектизмнар бар, ләкин арада киң мәгънәне үз эченә алган матур сүзләр дә очрый.
Яңа сүзләр уйлауда, лексикографларга караганда, журналистларның роле зуррак, дип уйлыйм. Алар вакыйга белән иң беренче йөзгә-йөз очраша һәм аның турында хәбәр итәргә, сүзен табарга тиеш. Башта ул тасвирлау формасында булырга мөмкин. Мәсәлән, «үзизоляция» сүзенә тиз генә килеп җитә алмадык. Төрле формалар булды. Чәйнәлә-чәйнәлә, таптала-таптала, ул сүз килеп керде һәм 6нчы томга теркәлде.
Сүз уйлап табуны куркыныч, зарарлы гамәл дип санамыйм. Бик әйбәт эшли торган закончалык бар: сүз нинди генә килбәтсез, сәер булмасын, ул кирәкле мәгънәне чагылдыра икән, телдә яшәп китә. Үле туган сүз яшәргә сәләтле булмый. Журналистларга яңа сүзләр тәкъдим итәргә курыкмаска киңәш итәм, бу – телне баетуның бер чарасы.
Яңа сүзне ничек әйләнешкә кертергә?
Яшьләр уйлап чыгарган сүзләр сүзлекләрдә урын аламы?
Бик теләр идек. Сез сораган әйбер беренче чиратта яшьләр сленгы белән бәйле. Татар телендә ул аз үсеш алган, чөнки, сленг булсын өчен, шәһәр культурасы кирәк. Безнең шәһәрдә татар теле ул дәрәҗәдә кулланыла, дип әйтә алмыйм. Без җыеп барабыз, әмма алар сүзлектә чыгарырлык күп түгел. Юк та түгел. Чаллы, Түбән Кама якларында чатларда андый сүзләр бар, без аларны теркибез. Болай тел үз хисабына байый.
Чаллы якларында булган берәр сүзне әйтә аласызмы?
Әйтә алмыйм.
«Окей» урынына «хуп» сүзен кулланалармы?
Ул бар иде, хәзер яңа контекстта килеп керде. Ул кыскалык кирәк булганнан, «яхшы» яки «ярый» сүзе урынына кулланыла. Без аны яңа сүз дип саный алабыз. «Хуп», «хуш» – Камал театры сәхнәсеннән генә яңгырый торган сүзләр рәтенә кереп бара иде.
Блогерлар яңа сүзләр уйлап таба.
Әйе, бу әйберләргә фәнни яктан өйрәнү җитеп бетми. Бу – институтта кеше саны чикле булу белән бәйле. Тел ягын өйрәнүчеләр күп түгел.
Элегрәк газеталар вертолетны «боралак», заложникны «тотак» дип яза иде. Хәзер сайтта шундый сүзләр барлыкка килсә, укучы аңламый. Ул вакытта нәрсә тәкъдим итәсез?
Аның берничә юлы бар. Мондый сүзләрне кертергә кирәк, дип саныйм. Татарга консервативлык хас, кирәксә дә, кирәкмәсә дә, бикләнергә яратабыз, бу – телне үстерми. Узган гасырның 20нче елында тел революцион үсеш кичермәгән булса, без Тукай телендә сөйләшер идекме? Юк бит. Анда да иске телне сакларга тырышучылар булган. Бүген дә яңа сүзләр булырга тиеш, дип саныйм. Татар телендә сүзнең парлы формасы бар. Мәсәлән, «боралак» сүзен кертергә телибез икән, башта аны «боралак-вертолет» дип бирергә була. Бу парлы сүз үк түгел, ләкин бу ысулны кулланырга була. Сүз беренче очраганда «парлы» итеп, ә аннан соң үзен генә дә язарга була.
«Заложник»ның үз сүзләре булган, чөнки бү күренеш электән булган. Сүзләрне эзләү тырышлык сорый. Аның берничә сүзе бар. «Әманәт» сүзе дә булган. Бу инде «яхшы заложник» кебегрәк булган. Бер дәүләт һөҗүм белән килмәсен өчен, аларның балаларын икенче дәүләттә әйбәт шартларда тотканнар. Аларны шулай атаганнар. Дөрес, хәзерге татар телендә «әманәт» бу мәгънәгә туры килми. Сугыштагы «заложниклар»га карата «тотсак», «рәһен» сүзләре бар. Кайберсен яңартырга да буладыр.
Берничә генә ел элек Казахстанда «финанс» сүзе бар иде. Аның урынына «каржы» сүзен керттеләр. Казахстанда хәзер «каршы министрлыгы» диләр. Сез ничек уйлыйсыз, бәлки, безгә дә яңа сүзләрне дәүләт дәрәҗәсендә кертергәдер?
Алынма сүз русча яңгырамаса, бездә бик тыныч карыйлар. Бу юл бөтенләй перспективасыз һәм мәгънәсез түгел. Аның мәгънәсезлеге нәрсәдә? Телдә урнашкан сүзләрне алыштыруы бик кыен. 50-100 ел кулланылган сүзне онытабыз, ташлыйбыз, аның урынына икенче сүзне алабыз, дип әйтү барып чыкмый. Казахстанда «фортепиано» сүзен дә тәрҗемә иткәннәр. Бездә алардагы кебек музыка мәктәпләре булса, телевизордан музыка коралларын татарча сөйләп торсалар, сүз ныгып китәр иде, тик бездә башкача. Яңа сүзләрне сүзләр урнашып бетмәгән, нормага кермәгән чорда дәреслекләргә, сүзлекләргә теркәргә кирәк.
Яңа сүзләргә «пичәт сугучылар» эшләми?
Бу «үзизоляция» сүзен дә төрле матбугат чарасы төрлечә язды. Бу очракта институт, бер вариантны сайлап алып, «шунысы дөрес» дип игълан итә аламы?
– Институтның андый вәкаләте юк.
Рекомендация бирә аламы?
Рекомендация бирә ала. Институт, фәнни оешма буларак, бу күренешләрне күзәтеп бара. Сез әйткән әйберләр институтка түгел, ә дәүләт дәрәҗәсендә эшли торган терминологик комиссиягә адресланырга тиеш. Ул кәгазьдә бар, ләкин эшләми. Аны активлаштырырга кирәк. Андагы әгъзаларның яртысы исәнме икән? Алар үзләренең бу комиссиягә кергәнен беләме икән? Орфографик комиссия бар. Бу – җәмәгатьчелек тәртибендә эшли торган оешма, ягъни, эштән соң, кичен мин комиссия утырышына барырга тиеш. Бүген бармыйм, иртәгә бармыйм – беркем дә бармый башлагач, комиссия эшләми башлый. Орфографиягә кагылышым булса да, орфографик комиссиянең бер утырышында да булганым юк.
Интернетта актарып, терминологик комиссияне эзләп таптык. Татарстан Республикасының «Телләр турындагы» канунын тормышка ашыру максатыннан, 1996 елда хөкүмәт рәисе Мөхәммәт Сабиров имзасы белән дөнья күргән икән ул. Аны оештыру Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына йөкләнгән, Министрлар Кабинетының югары, урта профессиональ белем һәм фән идарәсе контрольдә тотарга тиеш булган. «Терминологик, ономастик, татар телендә укыту проблемалары, рус телен укытуны тирәнәйтү, башка милли телләрне укыту, чит телләргә өйрәтү, татар телен куллану, компьютер технологияләрен тормышка ашырудагы проблемаларга багышланган комиссияләр төзү» турында сүз бара. Карар Министрлар Кабинеты тарафыннан 1994 елның 29 июлендә кабул ителгән, N 365.
Элекке заманда, рус теленнән татар сүзләре барлыкка килгәндә, алар татар теленең кагыйдәләрен исәпкә алып кертелгән: бревно – бүрәнә, коза – кәҗә. «Юлдаш» газетасының шундый юнәлеше бар, алар газетада «тилибизыр» дип яза, мәсәлән. Бәлки, бу – дөрес алымдыр, безгә дә, мәсәлән, «камеры» дип язаргадыр?
Гарәп графикасыннан латинга күчкәндә шундый юлны сайлаучылар булган. Ул чорда чыккан (1931 елдамы) орфографик сүзлек бар, аны укырга бик кызык. Монда бер проблема бар: бу ысулны аз санлы халыклар куллана ала. Диалектлары күп булган, зур территориядә яшәгән татар халкына андыйны куллану – дөрес юл түгел. Сез бер як сөйләшен өстен чыгарасыз да, мәсәлән, «тилибизыр» дип әйтәсез. Әдәби телнең нигезе булган Арча яклары шулайдыр. Мәсәлән, Башкортстан ягындагы татарлар рус сүзләрен үзенчә үзгәртә. Кайсысын өстен куярга кирәк? Арча ягы – әдәби телебезнең нигезе, дип әйтәсез икән, ул дөрес юл түгел. Йөз ел элек бу этапны үттек. Бу очракта без 6-7 вариантны алабыз, кайсысы телгә ятышлырак була, шунысын сайлыйбыз, күп очракта ул диалектларның берсенә дә туры килми.
Мондый юл барып чыкмый, дип саныйсыз, газета алай язарга тиеш түгелме?
Юк. Әйтелгәнчә язылу... әйтелешләр төрле булганга бу юл барып чыкмый, дип уйлыйм.
Бездә «кычкырып торган» рус сүзләре бар. «Предприятие», мәсәлән...
«Кәсәбә» сүзе бар, әмма ул активлашырмы?