news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа кагыйдәләр: эшмәкәр иртән бер урында, көндез икенче урында эшли алачак...

Сентябрь башыннан Россиядә сәүдә өлкәсенә кагылышлы яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. «Мобиль сәүдә объекты» дигән яңа төшенчә барлыкка килде.

news_top
Яңа кагыйдәләр: эшмәкәр иртән бер урында, көндез икенче урында эшли алачак...
Фото: © ТР Рәисе каршында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил матбугат хезмәте

Хәзер машина фургонына урнашырылган күчмә туклану объектында берничә урында сәүдә алып бару мөмкинлеге тудырыла. Бу автолавка, күчмә кибет яки фудтрак булырга мөмкин. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сүз барды.

«Хәзер хосусый җирдәге сәүдә объектлары муниципалитетларда урнашу схемаларына кертелергә тиеш»

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Надир Закиров Татарстанда быел беренче яртыеллыкта берәмле сәүдә әйләнеше 928 млрд сум тәшкил иткәнен әйтте. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 7 процентка арткан. «Бу республика халкының сатып алу мөмкинлекләре югары дәрәҗә булуын раслый», – ди ул.

Ул республикада 188 мең кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгәнен, аларның 36 проценты сәүдә өлкәсендә эшләвен әйтте. Һәр өченче бизнес сәүдә белән бәйле дигән сүз. Хәзер 16 меңнән артык берәмле сәүдә объекты гамәлдә, шулар арасыннан 18 берәмле сәүдә базары, 1411 стационар булмаган сәүдә объекты, 181 күчмә сәүдә объекты, шул исәптән 135 «Татпотребсоюз» автолавкасы исәпләнә.

«Татарстан Рәисе ярдәмендә 2017 елдан муниципаль районнарга торак пунктларга читкә чыгып сәүдә итүне оештыру өчен субсидияләр бүлеп бирелә. Алар халыкны беренче көнкүреш кирәк-яраклары белән тәэмин итә», – диде Надир Закиров.

Министр урынбасары 2026 елның 1 сентябреннән хосусый милектә булган җир участокларында урнашкан стационар булмаган сәүдә объектларын муниципалитетның урнашу схемасына кертү турында таләпләрне күздә тоткан федераль закон үз көченә кергәнен билгеләп узды.

«Хәзер хосусый җирдәге сәүдә объектлары яшерен була алмый, алар схемаларга кертелергә тиеш. Берничә урынга күчеп сәүдәлек итү күчмә сәүдә объектларының артуына китерер дип ышанабыз. Ике елда аларның саны 2 меңгә җитәр дип уйлыйбыз, бу өстәмә эш урыннары бирә, җирле бюджетларга салым кереме дә арта дигән сүз», – дип белдерде Надир Закиров.

«Фудтраклар старт чыгымнары түбән булуы белән уңайлы»

Татарстан бизнес-омбудсмены Фәрид Абдулганиев сүзләренчә, бу эшмәкәрләр өчен мөһим үзгәреш, чөнки хәзер автолавка белән берничә урында сәүдә итәргә мөмкин булачак. Мәсәлән, эшмәкәр иртән бер урында, көндез икенче урында, ә башка көнне бөтенләй башка ноктада эшли ала. Ул моны кешеләрнең ихтыяҗына карап үзе хәл итә. «Кайда товарга ихтыяҗ күбрәк, шул урынга күчеп эшләргә мөмкин. Бу эшмәкәргә күбрәк товар сатырга, ә кешеләргә кирәкле товарларны үзләренә уңайлы урында сатып алырга мөмкинлек бирәчәк. Старт чыгымнары түбән булуы ягыннан да уңайлы мондый объектлар», – диде бизнес-омбудсмен.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Тагын бер мөһим үзгәреш — автолавканың тышкы күренешен эшмәкәр үзе сайлый ала. Ягъни муниципаль хакимият яки төбәк хакимияте аңа автолавканы нинди төстә, нинди дизайнда ясарга кирәклеген мәҗбүр итә алмый. Бу «брендинг иреге» дип атала.

Моннан тыш, фудтракларны шәхси җирдә дә урнаштырырга мөмкин булачак. Бу да эшмәкәрләр өчен зур мөмкинлек.

«Шикаятьләр даими килеп торса, мониторинг оештырачакбыз»

Ләкин яңа кагыйдәләрнең кайбер кыенлыклары да булырга мөмкин. Фәрид Абдулганиев сүзләренчә, проблема законның үзендә түгел, ә аны төбәкләрдә һәм муниципалитетларда ничек куллануларында булырга мөмкин.

Муниципалитетларда актлар кабул итү эшмәкәрләр өчен өстәмә кәгазь эшләре һәм башка административ киртәләр барлыкка китерергә мөмкин. Моны булдырмас өчен, Фәрид Абдулганиев законның нечкәлекләрен аңлатып, үзмәшгульләрне, кече бизнес вәкиллләрен якларга тырышу, шикаятьләр даими килеп торса, мониторинг оештыру кебек бурычларны билгеләп узды.

Кыскасы, яңа закон автолавка һәм фудтрак хуҗаларына иреклерәк эшләргә, төрле урыннарда сәүдә итәргә һәм кешеләрнең ихтыяҗына карап урын сайларга мөмкинлек бирә. Әмма бу мөмкинлекләрнең чынлыкта ничек эшләве төбәк һәм муниципаль хакимиятләрнең яңа кагыйдәләрне ничек билгеләвенә дә бәйле.

Фото: © Татар-информ, Владимир Васильев

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов авыл хуҗалыгы ярминкәләре турында әйтте. Алар иртәгә старт ала. «Эшмәкәрләргә бушлай сәүдә урыннары бирелә, шул рәвешле транспорт чыгымнары да каплана дигән сүз. Шәһәр халкы ярминкәдәге бәяләрне ярата, шуңа күрә аларга кеше күп йөри. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бик теләп шушы мәйданчыкларда эшли», – ди ул.

Автолавкаларга килгәндә, ул көн саен «Татпотребсоюз»дан 1300ләп торак пунктына баруларын әйтте. «Барлыгы 135 автолавка исәпләнә. Һәр автолавканың уртача айлык сәүдә әйләнеше 390 мең сум тәшкил итә. Халыктан һәрвакыт күбрәк нәрсә кирәген сорашып торалар», – диде Ленар Гарипов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар