«Яңа йолдыз» проектының 3нче сезоны җиңүчесе, яшь җырчы Фәридә Ибраһимова кияүгә чыккан! Бу хакта «Интертат»ка үз чыганагы хәбәр итте.
Кияү егете Ильяс исемле, кәләшенең якташы, ягъни, Мамадыш егете. Бүген яшьләр Мамадышта гөрләтеп никах туе уздырган. 22 июль көнне мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә уйлыйлар.
Фәридә белән Ильясны тормышларындагы мөһим вакыйга белән чын күңелдән тәбрик итәбез.