news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Яңа елга бүләк әзерләдем» – Җырчы Гүзәлия нейрочелтәр ярдәмендә ясалган клип чыгарган

news_top
«Яңа елга бүләк әзерләдем» – Җырчы Гүзәлия нейрочелтәр ярдәмендә ясалган клип чыгарган
Фото: Гүзәлиянең шәхси каналыннан

Җырчы, композитор Гүзәлия «Ак сөюем» җырына нейрочелтәр ярдәмендә ясалган видеоклип чыгарган.

«Дуслар, мин сезгә Яңа елга бүләк әзерләдем: әкияти ИИ-клип. Кыш хуҗабикәсе, мәхәббәт турында.

Кыш Патшабикәсе кемнедер коткарырга җыенмый. Сихри көчләрен дә кулланмый. Ул бары үткәннәрен барлый, сагынып исенә төшерә. Кайчандыр аның да йөрәгендә мәхәббәт яшәгән. Ул әле дә бар, беразга гына тынып калган. Аның хакында кычкырып сөйләми ул, шапырынып мактанмый. Мәхәббәтне тынлыкта ишетеп була. Монда көрәш тә юк. Салкынлыкка урын да. Димәк, мәхәббәтне тудырырга яки исбатларга кирәкми, дигән гыйбарә бу. Ул инде бар. Аны искә төшерергә генә кирәк. Яңадан тоярга, янарга, балкырга әзер булганда, дөньяда мәхәббәт аңа да, сиңа да җавап бирер. Һәрвакыт....» – дип язган җырчы.

Исегездә булса, былтыр Илсөя Бәдретдинова да ясалма фәһем ярдәмендә ясалган клип тәкъдим иткән иде.

Ә сез ясалма фәһем ярдәмендә ясалган клипларга ничек карыйсыз?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар