news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова Россиядә беренче булып гиперреалистик клип чыгарган

news_top

Илсөя Бәдретдинованың яңа клибы чыккан. Аны ясалма фәһем ярдәмендә эшләгәннәр.

Клипта чыннан та тормышта очрамаган күренешләр бар. Мәсәлән, краннан кара кан тама.

«Туган тел» каналы хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасының атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың бу клибы тулысынча ясалма интеллект ярдәмендә эшләнгән, һәм ул – Россиядә беренче шундый клип.

Клип Илсөянең тирән һәм шәхси тарихын чагылдыра. Һәр мизгел хис-кичерешләр һәм мәгънә белән тулы. Кара пантера – образ-сәнгати бизәлеш элементы гына түгел, ә артистканың эчке кичерешләрен һәм омтылышларын чагылдырган тирән символ.

Клипны «Аrteki» белорус анимация студиясе эшләгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар