news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа ел төнендә күрсәтеләчәк концертны карап кайттык: чыршы вә мандарин җитмәде

Озакламый Яңа ел да җитә. Әле бу хакта уйланган да юк иде, «TMTV» Яңа елда зәңгәр экраннарга чыгасы концертын төшерде, шуны карарга бардым. Съемкалар «Пирамида»да үтте.

news_top
Яңа ел төнендә күрсәтеләчәк концертны карап кайттык: чыршы вә мандарин җитмәде
Фото: «Интертат», Юлай Низаев

Бүгенге язмамда мин концерт, шоу-бизнес йолдызларының хис-кичереш һәм фикерләре хакында язып үтәрмен. Шулай Яңа ел «солянкасы» никадәр тәмле вә борычлы булганын әйтермен!

Тамашачылар зал тутырып килгән!

Концерт ике бүлектән торды. «Солянка» концертлары өчен гадәти хәл инде бу! Телевидениедә күрсәтеләчәк концерт булганлыктан тамаша барышында таймингтан да бераз тайпылыш булды. Зал да шыгрым диярлек тулы иде. Шаккаткыч хәл: халыкның ындыр-бакча мәшәкатьләре юкмы да, җәйләрен диңгез ярларына ял итәргә китмәделәр микән?! Менә шулайрак.

Концертны Артем Пискунов белән Әбри Хәбриев алып бардылар.

Иң беренче булып җырчылардан сәхнәдә Алсу Абульханованы күрдек, «Сәлам, сәлам» җырын башкарды. Аннары Илназ Баһ, Алинә Давыдова, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Ринат Рахматуллиннар бер-бер артлы сәхнә түрен биләде.

Сәхнә алды – арты

Сәхнә «заднигында» ясалма интеллект ярдәмендә ясалган видеолар күрсәтелеп торды. Тормышыбызда бу «ясалмалылык» еш очрый башлаганга, бу күренешне карап тору инде рәхәтлек бирмәде. Тамашачыны бу гәламәт туйдыртты бит инде.

Шуңа да мин сәхнә алдыннан сәхнә артына күчеп тордым. Бу юлы да сораштыргалаштырдык, әлбәттә. Күбрәк ял темасы булды. Башкортстан эстрадасы аша популярлык яулаган Ләйлә Галиева мәсәлән, Төркиягә барып кызларын да ял иттергән, аннан соң үзе девичникка да шушы ерак илгә барып кайткан җитмәсә! Вәт шулай! Чит илгә девичникларга йөри алгач, зарланырлык түгелдер, мөгаен.

Шулай ук инде Рифат Зариповның хәләл җефете аны көнлиме? Тямай белән Буа районында узган авыл көне турында сөйләшеп алдык.

Зарипов хатыны аның төркемендә кайчандыр биегәнен әйтеп салды, шуңа сәхнә галәмәтләрен белә, ди. Ә Фирдүс Тямаев авыл көннәре, Сабан туйлары хәзер шоумы, әллә инде халыкчан бәйрәмме, дигән уйлануларга бирелде.

Ә Гөлназ Асаевага килгәндә, руль артында һаман да җилдерергә кайвакыт туры килә икән... Тик менә чит илләргә чыга алмый ял итәргә!

***

Ә «Яңа ел солянкасы» концертына килгәндә, Яңа ел һәм бәйрәм рухы июль аенда ук бик сизелде, дип кенә булмаса да... Барыбер дә, кышка, могҗизалы Яңа ел бәйрәменә ностальгия булды! Шампан шәрабы, оливье вә мандарин белән чыршысы булмаса да!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар