Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел табынына тиз әзерләнә торган биш кабымлык рецепты

news_top_970_100
Яңа ел табынына тиз әзерләнә торган биш кабымлык рецепты
Фото: Илүзә Хөснетдинова

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова Яңа ел табына тиз әзерләнә, шул вакытта табынны бизәрлек үзенчәлекле һәм тәмле дә кабымлык рецептларын тәкъдим итә.

Беренче яңа кабымлыкның нигезе дөге кәгазе (аны интернет-кибетләрдә табарга мөмкин) була. Аны үсемлек маенда куырып алгач, эчлек әзерлибез.

Аз тозлы форель балыгын, авокадоны шакмаклап турарга, дөге кәгазенә салырга, көнҗет орлыгы сибәргә һәм бальзамик соус салырга. Кабымлык әзер!

Бу кабымлык өчен колбаса, руккола, черри помидоры, моцарелла (вак шарлар рәвешендәге сыр), фисташка, бальзамик соус кирәк була. Помидорны һәм сырны уртага бүләргә, колбасаны озын тасма итеп кисәргә, аңа яшеллек, помидор һәм сыр куеп төрергә, шпажка белән беркетеп куярга.

Кабымлыкны матур тәлинкәгә тезәргә, өстенә вакланган чикләвек сибәргә һәм бальзамик соус белән бизәп куярга.

Цезарь брускеттасы өчен ингредиентлар: батон, тавык ите, салат яфрагы, черри помидоры, сыр (пармезан) кирәк. Ә соус каймак яки майонез, зәйтүн мае, сарымсак белән ясала.

Телемләп киселгән батонның ике ягын да коры табада кыздырып алырга. Батонга каймак ягарга, салат яфрагы куярга, помидор тезәргә һәм үсемлек маенда кыздырып алынган тавык итен куярга. Әзер!

Чираттагы кабымлык өчен кызыл һәм сары черри помидоры, салат яфрагы, колбаса кирәк. Ингредиентларны шпажкага җыябыз.

Черри помидорын икегә бүләргә, колбасаны озынча итеп турарга. Шпажкага беренче итеп ярты помидор, салат яфрагы (җыеп), рулет итеп төрелгән колбаса, салат яфрагы һәм помидорның икенче яртысын кертергә. Кабымлыкны матур итеп тәлинкәгә тезәргә.

Бу кабымлыкны блогерның кунаклары яраткан. Ингредиентлар 75 грамм шпинат (1 кап), 3 йомырка, тоз, 3 аш кашыгы (30 грамм) он. Шпинатны блендер белән вакларга, он өстәргә, яхшылап болгатырга. Аннары махсус формада яки табада үсемлек маенда коймак сыман ике ягын да кыздырып алырга.

Шпинатлы коймакка эремчекле сыр ягарга, телемләп киселгән кызыл балык куярга һәм, икегә бөкләп, тәлинкәгә тезәргә.

Илебез тыныч, Яңа ел табыны мул булсын!

Илүзә Хөснетдинова видеолары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100