news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа «экшн»га кастинг: «Кеше нинди генә өлкәдә эшләсә дә, аның барыбер кинода төшәсе килә»

news_top
Яңа «экшн»га кастинг: «Кеше нинди генә өлкәдә эшләсә дә, аның барыбер кинода төшәсе килә»
Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Татарстанда Ркаил Зәйдулла хикәяләре буенча «Абага чәчәге» нәфис фильмы төшерелә башлаячак. Фильмның режиссеры һәм сценарий авторы – Салават Юзеев, продюсер – Миләүшә Айтуганова.

Фильм июль башыннан Татарстанның Балык Бистәсе районында төшереләчәк. Бу киноның директоры Ирек Хафизовның туган районы булуы да очраклы түгелдер бәлки. «Бу Ркаил Зәйдулла әсәрләренә нигезләнгән фильм була. Халык аның әсәрләрен укый һәм ошата. Чөнки аларда актуаль темалар, бүгенге көнгә туры килә торган социаль проблемалар күтәрелгән. Без аның беренче чиратта «Абага чәчәге» әсәренә тукталдык – исем итеп ул алынды. Ләкин бу әсәр генә түгел, фильмда берничә әсәр алынган. Бу авторлык киносы булса да, бүгенге көндә халыкка ошый торган мизгелләр булачак. Бу кинотеатрларда рәхәтләнеп карарлык фильм булачак. Балык Бистәсе районына тукталдык – бик матур урыннар, матур пейзаж, район халкы да безгә җылы мөнәсәбәттә», – диде Миләүшә Айтуганова.

  • Фильм «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында төшерелә. Әлеге программа буенча байтак еллар инде классика экраннарга күчерелә. Мәсәлән, Әмирхан Еники хикәяләре буенча «823 нче километр», Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы», Мөхәммәт Мәһдиевның «Без – кырык беренче ел балалары» һ.б. фильмнар шушы программа нигезендә нәфис фильм өчен бик аз булган акчалардан башланды да, тагын төрле юллар белән финанс чыганаклары табылып фильмнар дөньяга чыкты.

Программа буенча быел төшереләчәк фильмның тәгаенләнгән бюджеты – 4 млн 700 мең сум.

Ниһаять, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла да рәсми рәвештә классик дип танылды. Һәрхәлдә, татар кинематографиясе кысаларында ул тәгаен классик - 4 миллион сумнан артык акчага тулы метражлы нәфис фильм чыгару хокукына ия.

Миләүшә Айтуганова: «Ркаил Зәйдулла әсәрләре буенча фильм төшерү идеясе белән Салават Юзеев килде. Мин килештем, чөнки Ркаилның саллы гына әсәрләре бар, алар арасыннан 3-4 әсәрне җыеп бер сценарийга тутыра алу үзе бер осталык бит инде. Бу авыр булса да... Ркаил белән авыр эшләве, чөнки ул әсәрне язган да, әле бит аны киносценарий итәсе бар. Монысын инде Салават Юзеев эшләде. Безгә бүгенге актуаль әсәр кирәк иде. Бу әсәрләрдә – бүгенге көн».

«Бәхетле финал булачакмы?» – дип сорадым мин продюсер белән режиссердан.

«Юк», диде Миләүшә Айтуганова. «Как посмотреть...», – дип башлаган иде Салават Юзеев, «Сюжетын сөйләмик», –дип туктатты продюсер.

Әлеге сөйләшү «Татаркино»да үткәрелгән кастинг вакытында булды. Чөнки шушы көннәрдә режиссер белән продюсер фильмның икенче пландагы персонажлары өчен артистлар сайлады. Кастинг – ул үзе бер тамаша һәм үзе бер сәнгать. Яратам мин шундый чараларның бердәнбер тамашачысы булырга.

Кастингка чакыруда ачык күрсәтелгән иде: катнашачак артистлар өчен барысының да театрда һәм кинода тәҗрибәсе булуы шарт. Әлеге тәҗрибәсе булган Камал, Кариев театры артистлары, Казан театр училищесы студентлары килгән иде – болары табигый. Кастингларда Мәскәүнең төрле актерлык ВУЗларында укып кайткан яки Татарстанга катнашы булмаган төрле кино проектларында катнашкан татарлардан кызыклы гына йөзләр килеп чыга. Дөрес, аларның күбесендә (бөтенесендә диярлек) тел проблемасы бар инде – бәлки шушы фактор аларны татар киносы проектына алуда киртә булып торадыр. Шуңа да Хәния Фәрхи репертуарыннан «Әйләнә дә килә җәйләр, әйләнә дә килә язлар, китә читләр, китә ятлар, янда кала тугры дуслар», дигән мәгълүм җырдагыча, әлеге дә баягы үзебезнең драма театрлары артистлары янда кала һәм, әлбәттә, экраннарга чыгалар – гәрчә күбесе экранда «театр уйнап йөрсә дә».

«Бу кастинг инде бер ай бара: берничә тапкыр Казан театр училищесына бардык. Төп рольләрдә уйнаячак актерлар киносценарий язылу вакытында ук билгеләнгән инде – Салават аларны күздә тотып язган, хәзер башкачарак фикер әйтә башласам, «только это, больше никто», ди. Хәзер икенче пландагы һәм төрле эпизодик рольләргә артистлар сайлыйбыз», – диде Миләүшә Айтуганова.

Таныш йөзләрдән Камал театрыннан Алсу Вәҗиева, Кариев театрыннан Фәнис Кәлимуллин, Энҗе Камалиева килгән иде. Яңа гына юбилеен үткәргән җырчы Нурзадә дә соңгы вакытларда кастингларда күренә.

Бу юлы кастингка профессиональ белеме булмаган, әмма бик зур теләге булган затлар килгән иде. Болар - кино/театр тәҗрибәсе булмаса да, видеокамерадан курыкмаган һәм тиз арада заманча һөнәрләрне үзләштергән затлар, әйтик, Wildberries һ.б. модельләр, төрле коучлар. Бу татар киносының аудиториясе киңәюе белән аңлатыламы – мин моны Миләүшә ханымнан сорадым.

«Безнең кинода массовкалы сәхнәләр күп һәм безгә теләге булган кешеләр бик кирәк. Гади халыкның килүе дә мөһим, димәк, аларның кино белән кызыксынуы бар. Беләсезме, хәзер шундый тенденция бар – кеше нинди генә өлкәдә эшләсә дә, аның барыбер кинода төшәсе килә. Бу күп кешенең хыялы. Кастинг игълан иткәч, шундый кешеләр килә. Мәсәлән, кеше гомере буе бухгалтер булып эшли ди, әмма кинода төшү аның өчен ябылмаган гештальт булып тора – килсеннәр», – диде ул.

Киносценарийдагы диалогларны Ркаил Зәйдулла үзе татарчага тәрҗемә итәчәк. Салават Юзеевка тиз арада тәрҗемә итеп бирергә вәгъдә биргән.

«Дүрт-биш миллион сум акча белән кино төшерә алырсыз дип уйламыйм. Башлап куярсыз куюын, акча беткәч тагын каян табарсыз икән?» – дип сорыйм продюсердан. «Бу бик аз инде, чөнки фильмда экшн да күп булырга тиеш, бу киеренкелек тудыру өчен уйлап кертелгән экшн. Монда сугышулар да, атыш та, качып чабыш та, үтереш тә бар. Без бүгенге авылны күрсәтәбез...» – дип темадан читкә китә Миләүшә Айтуганова.

Димәк, июль аенда Балык Бистәсе районы татар киносы мәйданчыгына әвереләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар