Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа Чишмәдә бассейнда батып үлгән малайның әнисе: «Мин аңа рөхсәт итмәгән идем...»

Кабат бала хәсрәте… Бу юлы Яңа Чишмәдә. Кичә анда «Жемчужина» комплексындагы бассейнда 10 яшьлек малай батып үлгәне турында хәбәр килде. Ул 2 иптәше белән су коенырга килгән булган, тик йөзә белмәве аркасында, су төбенә китеп, мәңгелеккә күзләрен йомган.

news_top_970_100
Яңа Чишмәдә бассейнда батып үлгән малайның әнисе: «Мин аңа рөхсәт итмәгән идем...»
Әнисенең рөхсәте белән бирелә
Фото: Матаковларның гаилә архивыннан

Балалар бассейнда үзләре генә булган. Тикшерүчеләр бала үлеменә бәйле рәвештә җинаять эше кузгатты, дип хәбәр ителгән иде. «Җинаять эшен тикшерү кысаларында балигъ булмаган балаларның бассейнда иминлеген тәэмин итү өчен җаваплы вазифаи затларның гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк», – дип белдерделәр Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсендә.

10 яшьлек Дмитрий Матаковның кинәт үкенечле үлеме әнисе Зоя Матакова тормышына кара пәрдә төшерде. 1 июнь көнне ул баласын җир куенына салачак. Хәле авыр булса да, Зоя ханым безнең белән бүлешергә теләде. Аның бассейн җитәкчелегенә, балаларны олылардан башка шулай җиңел генә үткәргәннәренә үпкәсе зур. Безгә шул хакта сөйләде.

Зоя Николаевна – 6 бала анасы, аларны ялгызы тәрбияли. Олы кызларына – 18, 19, 20 яшь, алар Әлмәттә яши. Кечкенәләре – үзе белән Яңа Чишмәдә. Дима исә 4нче сыйныфны тәмамлаган.

«Улым миңа эшкә бассейнга дип акча сорап килгән иде – мин рөхсәт итмәдем»

– Улыма беркем булышмаган. Бассейнда ир-атлар да булган, күрмәгәннәрме, вакытында коткара алмаганнар инде. Ул суда чәбәләнгән дә, аннары төпкә төшеп киткән. Аңламыйм – балаларны анда ничек керткәннәр?! Анда сак хезмәте дә бар бит. Олылар бассейнына өлкәннәрдән башка килгәннәр бит алар!

Улым миңа эшкә бассейнга дип акча сорап килгән иде – мин рөхсәт итмәдем. Аннары аның өчен классташы түләгән икән. Улым бата башлагач, классташы судан чыгарырга тырышып караган – чыгара алмаган. Анда коткару өчен суга атарлык баллон кебек әйберләр дә булмаган бит. Дима суга чумган да инде, аннары калкып чыккач, кабат аска төшеп киткән. Бассейнга минем олы балалар белән генә барганы булды аның, балалар бассейнына гына. Йөзә дә белми иде ул. Ә классташлары белән беренче тапкыр баруы, – дип сөйләде Зоя ханым.

Фото: © Зоя Матакованың шәхси архивыннан

Улының үлеме турында аңа баш табиб хәбәр иткән.

– Баш табиб миңа шалтыратып, минем кайда икәнемне сорашты һәм машинасында минем янга килде дә, мин чыккач, хәбәр итте. Ул улымның батып үлгәнен әйтүгә, шунда атылдым. Улым ята иде, зәңгәрләнгән, борыныннан күбек чыккан. Аннары кызларыма шалтыраттым. Иртәгә җирлибез инде менә. Бөтен балаларым сау-сәламәт иде минем, бүген менә улым үле ята. Ә ул гел шат күңелле, канәгать, шук, җитез, елмаеп тора иде. Балалар белән уртак тел таба белде. Олы апасын ярата иде, чөнки ул энесен каникуллар вакытында гел алып китә иде.

Диманың классы иртәгә табигатькә чыгарга тиешләр иде. Без бармыйбыз дигән идек, чөнки безнең планда – бүген балалар белән Әлмәткә бару иде. Иртәгә, Балаларны яклау көнендә, әзрәк балаларның күңелен ачарга иде исәп. Бүген китеп, каникуларда Диманы шунда калдырырмын, дип уйлаган идем. Аның анда бик барасы килде. Кышкы каникулда да апалары белән бергә шунда Яңа елны каршы алдылар. Балалар бер-берсен бик яратты.

Берүземә авыр булгач, әллә ничә җирдә эшләргә туры килде. Монда акча җитми, хезмәт хакы түбән, ипотека алып, шәһәргә Әлмәткә күченергә теләгән идем. Анда хезмәт хаклары да зуррак, балаларны матур итеп киендереп, берәр җиргә алып барасы да килә бит. Монда инде шул парк та, бассейн... Әле шул бассейнда да нинди ваемсыз караганнар, – дип гарьләнеп елады Зоя Матакова.

Фото: ©

«Мин Әлмәткә барам да, акча эшләп, самокатка акча җыям» дигән иде

Дима самокатлы булу турында хыялланган, тик шундый кече яшьтә булуына карамастан, әнисенең акчасы булмавын, мохтаҗлык көчле булуын аңлаган.

– Улым самокат алырга теләгән иде, әтисеннән дә акча сораган булган. Минем аңа самокат алып бирергә мөмкинлегем булмауны аңлый иде инде ул. «Мин Әлмәткә барам да, акча эшләп, самокатка акча җыям», – дигән иде. 3-4 көн элек минем эшкә килде дә: «Әни, минем самокатым булса, сиңа килер идем дә, сумкаларыңны алып, сине утыртыр идем дә, күптән өйдә булыр идек», – дигән иде. Без район үзәгеннән читтәрәк яшибез. Балаларны мәктәп автобусы йөртә. Ә менә төпчек кызымны балалар бакчасына алып бару шактый кыен, чөнки ерак. Бик авыр ул яклары, – дип уртаклашты.

Зоя Николаевна, бассейн җитәкчелеге ваемсызлык өчен җавап бирергә тиеш, дип саный.

– Аларга тиешле җәза бирелсен, дип телим. Бассейнда эшләүче каравылчы да, администрация дә, билет сатучы да җавап тотсыннар. Алар бит әти-әнидән башка балаларны кертергә тиеш түгелләр! Өчәү килгәннәр икән – куып чыгарырга тиешләр иде. Акча кирәк булган, димәк, чып-чын ваемсызлык, салкын мөнәсәбәт! Миңа хәзер ярдәм йөзеннән акча да күчерәләр, ләкин бердәнбер улымны кайтара алмыйм бит! – дип өзгәләнде ана.

Фото: © Зоя Матакованың шәхси архивыннан

«Ул эчкерсез күңелле малай иде»

Дмитрийның сыйныф җитәкчесе Вера Козлова баланы 1нче класстан бирле укыткан. «Беркатлы, кызыксынучан, шук, шаян инде ул балалар, Дима да шундый иде», – дип бәяләде.

Дима алты балалы гаиләдә бишенче бала булып үскәнен әйтте. Ул бердәнбер малай булган, калганнары – кызлар.

Фото: © Зоя Матакованың шәхси архивыннан

– Әниләре Зоя Николаевна Матакова тормышны үзе тартып бара. Бик акыллы хатын. Алар Яңа Чишмәнең район үзәгендә үк түгел, әзрәк читтәрәк яши, 2-3 километр тирәсе бардыр ул. Хезмәт хаклары зур түгел бит, аңа ялгызы чыннан да тормышны алып бару кыен инде...

Диманың укуы әллә ни яхшы булмаса да, ул бик ачык, эчкерсез күңелле малай иде, әрсезләнеп, әшәкеләнеп йөрмәде. Кешеләр дә шулай ди, таныш булмаган кешеләр белән дә гел исәнләшеп йөргән ул. Ягымлы сөйләшә белә иде ул һәркем белән. Кросста катнашып, ел саен призлы урыннар ала иде. Ярышларда катнаша иде, физик яктан нык, әзерлекле, чыныккан малай иде.

Быел 4нче сыйныфны тәмамлагач, чыгарылыш кичәсе булды. Ә иртәгә, Халыкара балаларны яклау көнендә, әниләр белән бергәләп, аниматорлар яллап, табигатькә чыгасы идек. Насыйп булмаган инде. Дима барасы түгел иде, алар Әлмәткә барырга уйлаганнар, тик, кызганыч, ул планнар җимерелде.

Балалар шулай бит инде алар, башкалар барганда, барасы килгәндер аның да. Көне дә эссе бит, футбол кырында уйнаганнар да, су кереп чыгасылары килгәндер инде. Аннары елга, күл түгел, бассейн алай куркыныч түгелдер дип уйлавы да мөмкин. Классташларын да гаепләп булмый, Диманың әнисе дә гаепләми аларны.

Алар башта балалар бассейнына барган, аннары зур бассейнга күчкәннәр. Бәлки, ул иптәшләренә «йөзә белмим» дип әйтергә дә оялгандыр. Аның беркайчан андый зур бассейнга барганы булмаган. Апасы да шулай ди. Бәлки, ул инде бассейнда суда торып калам, батып булмый анда, дип уйлагандыр. Ике малайны тикшерүчеләр сораштырганда, укытучы буларак мин шунда идем. Балалар сөйләвенчә, бер олы ир-ат булган анда, видеодан да күренә, тик ул алар ягына карамаган, балаларга игътибар да бирмәгән. Котырып уйныйлар гына дип уйладым, ди. Иптәшләре дә үзләре чыгарырга тырышып караган Диманы, шунда да вакыт югалгандыр инде.

Башка да сыймый, әле уку бетте генә, каникул башланды, ә монда шундый үкенечле фаҗига. Баланы кайтарып булмый, бик кызганыч… – дип борчылып сөйләде Вера Козлова.

1 июньдә Дмитрий Матаковны Яңа Чишмәнең Архангельск авылында җирлиләр. Матаковлар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз. Баланың урыны оҗмахта булсын!

Фото: ©

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 июнь 2024
    Исемсез
    Урыны Жэннэттэ булсын🤲🤲🤲 Дмитрий нын
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100