Камал театрының яңа бинасы ачылды! Символик ачкыч – Әсфәндиярга, ышкы – Казиловка!
Камал театры бинасы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы белән ачылды. Әйе, әлегә мәңгелек «Зәңгәр шәл» яки башка берәр спектакль белән түгел, рәсми чара белән. Ә спектакльләргә килгәндә, алары тиз дигәндә 27 мартта – Бөтендөнья театр көнендә күрсәтелергә мөмкин, диләр, әмма рәсми кешеләрдән андый рәсми мәгълүмат яңгырамады.
Кайбер мәгълүмат чаралары Камал театрының яңа бинасын «ледяная глыба» дип атарга яратса да, килешмәс идем. Чөнки ул өчпочмак-сөңгеләрнең бина конструкциясенә катнашы да юк түгелме соң, торалар алар чит-читләп бинаны бизәп – шул гына.
Хәер, минем максатым – ачылу тантанасын тасвирлау һәм коллегия кебек җитди чара турында бераз булса да язу иде.
Театр бинасы ачылу тантанасына Мәскәү кунакларыннан Россия мәдәният министры Ольга Любимова, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Россия Театр әһелләре берлеге җитәкчесе Владимир Машков килгән иде. Әлбәттә, театр бинасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды.
Ачылу тантанасының сәхнә өлеше «Туган тел» җыры белән башланды. Берән-сәрән генә булса да залдан да җырга кушылдылар, әйтик, бүләкләнүчеләр урыннарында утырган артистлар – Раяз Фасыйхов белән Рөстәм Насыйбуллин рәхәтләнеп җырлады. Аннары Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов Тукайның «Театр»ын сөйләде. Шигырьдәге «Вәләкин шарты бар: яхшы төзелсә, Әгәр һиммәт агачыннан өзелсә. Ул – алма, мөддәте тулганда пешкәч, Кызаргач һәм матур булгач, җитешкәч» дигән өлешендә актер, залның киңлегенә кулларын җәеп, «төзелсә» һәм «матур булгач» сүзләренә басым ясап сөйләде. Алып баручы Рамил Вәҗиев «ультразаманча бина» ачылу тантанасын «эпохаль вакыйга» дип атады.
«Биредә үзеңне гаҗәеп гүзәл зәркән бизәге эчендә кебек тоясың», – дип башлады сүзен Ольга Любимова һәм артистлар, театр хезмәткәрләренә иң изге теләкләрен җиткерде. «Сезгә театрга беренче тапкыр килгән нәни кешедән башлап иң кырыс театр белгечләренә кадәр һәркемне гаҗәпләндерергә кирәк була. Безнең зур илебездә шундый уникаль пространство булуына мин бик шатмын. Без бүген бу бинаны ачабыз һәм анда алга таба тагын да гаҗәбрәк, тагын да кызыграк, тагын да яктырак булсын өчен барысын да эшләрбез», – диде ул.
Ирек Фәйзуллин: «Без бүген Татарстанның чираттагы зур казанышында. Менә шундый мәдәният әхрамы барлыкка килде. Бу – бөтен Татарстан командасының нәтиҗәле эше. Мин Рөстәм Миңнехановның бөтен командасына алдагы эшчәнлегендә дә уңышлар телим», – диде.
Танылган актер буларак, башка чыгыш ясаучыларга караганда залның алкышларын күбрәк җыйган Владимир Машков сүзен: «Бу – Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен зур вакыйга», – дип башлады.
Владимир Машков: «Бу театрның идеясе, идеологиясе – дөньяга ачыклык булуын беләм. Ольга Борисовна бинаны кыйммәтле асылташ белән чагыштырды. Мин «талантлар кристаллы» дип өстәр идем. Ул иң яшь талантлар өчен дә, күренекле сәхнә әһелләре өчен дә зур мөмкинлекләр ача. Мин бу киңлекләргә сокланып һәм ак көнләшү белән көнләшеп, кызыгып карыйм. Бу уникаль киңлекләрдә күпме илһам булачак! Мин хәзер бөтен театр сөючеләр өчен кызыклы булган яңалык әйтәм – «Алтын битлек» театр премиясе тарихында беренче тапкыр аны тапшыру тантанасы биредә узачак. Бу идеяне Рөстәм Нургалиевич та, Ольга Борисовна да хуплады. Бу – «Алтын битлек» театр премиясенең 31нче тапкыр уздырылучы тантанасы булачак. Үткән ел Татарстан «Алтын битлек»нең триумфаторы булды. Алты премия иде – сез аны, үз дигәнегезгә ирешеп, гадел алдыгыз. Июнь аенда театраль дөнья Казанга җыелачак, һәм барысы да талант кристаллына сокланачак».
Рөстәм Миңнеханов: «Хәерле көннәр барыгызга да! Хәерле сәгатьтә! Эшләгән эшләребезне Ходай кабул итсен! Киләчәктә дә шундый матур биналар һәм яхшы эшләребез булсын! Шушы матур бинада барыгызны да күрүемә шатмын. Бу – Татарстанның гына түгел, зур илебезнең казанышы. Шушы катлаулы вакытта да шундый матурлыклар төзибез. Бу бинаны төзү өчен уздырылган халыкара бәйгене оештыручыларга рәхмәт! Театрның тышкы күренеше дә дөрес карар булды дип саныйм. Икенчедән, урын сайлау өчен шәһәр администрациясенә – Илсур Метшин командасына рәхмәт! Без элеккеге бинадан ерак булмаган дөрес урын сайладык. Бу – башкалабызның иң матур урыннарының берсе. Безнең проект институты һәм төзүчеләребез булмаса, шулкадәр кыска вакыт эчендә төзи дә алмас идек. Бу – рекордлы кыска вакыт! Иң мөһиме – безнең иҗади потенциал бар. Бу театр гына да түгел, монда мөмкинлекләр зуррак. Кыйммәтле асылташ диделәр, бу – башкалабызның бриллианты. Бу республика өчен генә түгел, илебез өчен зур үзәк була ала – без шуңа омтылырга тиеш. «Алтын битлек»нең монда узуы зур вакыйга – ышанычыгыз өчен рәхмәт! Барыгызга да иҗади уңышлар. Без үз эшебезне башкардык. Ресторанны ясап бетерәсе генә калды. Сез хәзер безне кызыклы чаралар белән кызыктырыгыз. Иң мөһиме – монда балалар һәм яшьләр булсын! Хәерле сәгатьтә булсын!»
«Безнең төзүчеләрсез бу вакыйга була алмас иде», – диде алып баручы Рамил Вәҗиев һәм «Евростройхолдинг» оешмасының генераль директоры Владимир Казиловны сәхнәгә чакырды.
Владимир Казиловның туган көне дә булып чыкты әле, республика Рәисе искәрткәч, тагын да ныграк алкышладык. Аннары театр аңа «Әлдермештән Әлмәндәр» реквизитын – Әлмәндәр карт дача салу өчен такта ышкылаган ышкыны тапшырды. Реквизит салынган агач тартманы Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша тотып чыкты, тартмадан алып, театрның директоры Илгиз Зәйниев тапшырды. Аның артыннан Фәнис Җиһанша ышкы салынган агач тартманы тапшырды һәм баш төзүченең кулын кысып, озаклап әллә рәхмәт әйтте, әллә тартманы ничек саклау турында инструкция бирде.
Сәхнәгә 1986 елда театрның Татарстан урамындагы бинасын ачкан символик ачкыч чыгарылды. Театрның иң өлкән артисты Равил Шәрәфиевның бу ачкычны яшь буынга тапшырачагы игълан ителде – бу татар театрында буыннар алмашы булуы искәртелде. «Пусть и в этом здании сохранится настощий дух Камаловского театра», – диде Рамил Вәҗиев, залны яңгыратып, рус телендә.
«Кадерле дуслар! Хөрмәтле кунаклар! Кызганычка, артист гомере буе яшь булып тора алмый. Менә миңа карагыз. Шуңа күрә бу символик ачкычны мин театрыбызның иң яшь вәкиленә тапшырам», – диде Равил Шәрәфиев ике телдә.
Ачкычны алырга чыккан нәни малай янәшәсендә Фәрит Бикчәнтәев та бар иде – малай артында басып торган баш режиссер, аның кулыннан ачкыч төшеп китмәсен дип, тотып алырга әзер торды. «Рәхмәт, Равил бабай!» – диде малай.
Соңыннан белештем – театр артисты Раил Шәмсуаровның улы Әсфәндияр булган икән.
Залдан символик ачкычны Фәрит Бикчәнтәев күтәреп чыгып китте. Бина ачык дип игълан ителде. Артистлар сәхнәне коллегия уздыручыларга калдырды. Коллегия башланып китте, президиум әгъзалары урыннарына урнаштылар.
Коллегия гадәти тәртиптә узды: министрның ел йомгакларына багышланган доклады. Шулай ук, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Татарстан Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов чыгыш ясады. Ул чыгышларның кайбер өлешләре «Татар-информ»да бирелде.
Россия театр әһелләре берлеге җитәкчесе Владимир Машков: «Камал театрын Дөньякүләм төрки мәдәнияте үзәге итүнең алдагы план булуын беләм. Камал театры бинасының концепциясе – тулысынча ачыклык һәм үтәкүренмәлелек, спектакльләр барган сәгатьләрдә генә түгел, иртәдән кичкә кадәр тормыш кайнап тору. Бу – заман таләпләренә җавап бирә торган концепция. Бу – гасырдан артык тарихы булган һәм күп функцияле иҗат үзәге булып торган Камал театры рухына да туры килә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның регионда мәдәният һәм театр сәнгате үсешенә игътибары хакимиятнең бу тармакка мөнәсәбәтен күрсәтә. Бу тәҗрибәне илнең башка республикаларына да үрнәк итеп аласы иде. Рөстәм Миңнехановка Театр берлеге исеменнән зур рәхмәтләремне җиткерәм.
Үткән ел Татарстан театрлары «Алтын битлек» театр премиясенең триумфаторлары булды. Алты премия – зур казаныш. Ә инде «Алтын битлек» тарихына карасак, барлыгы 14 премия алынган. Быел «Алтын битлек» театр премиясенә Татарстанның 8 шәһәреннән 13 гариза кергә. Бүгенге көннең иң яхшы 100 спектакльнең видеоязмаларын сакларга мөмкинлек бирәчәк «Алтын фонд»ның беренче региональ этабында Татарстаннан 12 спектакль кергән».
Машков чыгышын: «Без бергә! Без булдырабыз!» – дигән сүзләр белән татарча тәмамланды. Алкышладык.
Сүз Ирек Фәйзуллинга бирелде. Ирек Әнвәрович чыгышында бинадагы бик күп технологияләрнең Россия территориясендә эшләнгән булуына басым ясады. «Панельләр дә Италиядән, Төркиядән кайтмаган, монда җитештерелгән», – диде ул.
«Бүген алга куелган бурычлар һәм кимчелекләр турында сөйләшү урынсыз булыр. Ольга Борисовна, бүләкләр тапшыру өлешенә күчик», – диде Рөстәм Миңнеханов, азактан.
Камал театрының баш рәссамы Сергей Скомороховка «Мәдәнияттәге һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены, Фуат Әбүбәкеровка «Дуслык» ордены тапшырылды. Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлеваны «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме белән, шагыйрь Илфак Ибраһимовны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән, дизайнер Розалина Мусабированы «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән котлыйм. «Әкият» курчак театры артисты Юрий Чуктиевка һәм Камал театры артисты Рамил Вәҗиевка «Татарстаның халык артисты» мактаулы исеме тапшырылды. Бүләкләнүчеләр исемлегендә һәрвакыт эстрада артистлары да була. Быел бу исемлеккә Раяз Фасыйхов һәм Рөстәм Насыйбуллин кергән. Берсенә – халык артисты, икенчесенә атказанган артист исеме тапшырылды. Лаеклы артистлар!
Котланучылар байтак иде. Барысын да котлыйм. Камал театры артистлары, бәлки, үз биналарының ачылу тантанасында үзләрен күбрәк бүләкләүне көткәндер, һәм алар хаклыдыр да. Әмма бу – Мәдәният министрлыгы коллегиясе булганга, Министрлык өчен барлык мәдәният учреждениеләрен тигез күреп исемлек төзелгәндер. Без барысын да бертигез алкышладык. Без барысының да җылы сүзләрен яраттык, ихластан шатланып кабул иттек. Инде хәзер Камал театрының һәр артисты кадерләнә торган, залда татар зыялыларының кадерле йөзләрен барысын да бер урында күреп булган – «Зәңгәр шәл»леме анда, башка спектакльлеме – тагын бер ачылыш тантанасы күрәсе килә. Мондый бинаны кабат-кабат ачып торсаң да килешә.
Камал театрының яңа бинасында спектакльләрдә күрешкәнчегә кадәр!