Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ямбулатта коточкыч янгын: «Әнинең үлемтеккә дип җыйган акчасы гына исән калган»

Теләче районы Ямбулат авылында янгын аркасында урамда калган Насыйровлар гаиләсенә ярдәм кирәк! Бүген алар, акчаларын тиенләп җыеп, яңа йорт салу белән мәшгуль.

news_top_970_100
Ямбулатта коточкыч янгын: «Әнинең үлемтеккә дип җыйган акчасы гына исән калган»

Теләчедәге янгын берьюлы ике гаиләне хәсрәт утына сала. Рәсулә һәм Рамил Вәлиуллиннарның гаражларына ут каба, мунча, янкормалары көлгә әйләнә, бәхеткә, йортларын саклап калалар. Ни кызганыч, утның зәһәр телләре Насыйровлар ихатасына да күчә. Хуҗабикә Энҗе Насыйрова бу вакытта эштә була. 

— Эштә бакчада чәчәкләргә су сибеп йөри идем, күзем төшсә — безнең якта янгын, түбәдән төтен ыргылды. Юл буе «балаларны коткарыгыз» дип, кычкырып кайттым, иптәшемә «янабыз» дип шалтыраттым. Көчкә кайтып җитеп, документларны, кайнананы, авыру баламны җитәкләп чыгып йөгердек. Документларның да бер өлеше янды. Сизгән кебек, аларны алдан тәртипләп куйган идем. 

Бик курыктык. 6нчы класска күчкән кызым нишләргә дә белми, бер керә, бер чыга, «Әни, без кайда яшибез хәзер, нәрсә ашыйбыз, акчаны ала алдыңмы син, әни?» - дип өзгәләнде. Бернәрсәсез, бер кат күлмәктән калдык. Әле дә ярый ирем машинаны алып чыгарга өлгерде.

Үз өеңнең янганын карап тору бик авыр. Килен булып килгән вакыттан бирле, авырлы килеш кирпечләр ташып төзегән йорт бит ул, 1994 елдан башта өй, аннары бәдрәф, ванналар белән янкорма төзедек, бер ягына бик матур чәчәкләр утырттык, — дип сөйләде Энҗе ханым.

Насыйровлар — күп балалы гаилә. Олы кызлары авыру, уллары Наил институтның бакалавр бүлеген тәмамлаган, кече кызлары 6нчы класска күчкән. Энҗе Насыйрова 28 ел балалар укыткан, ире Фәнил шофер булып эшли.

— Бик тырыш булдык, маллар асрадык, кайнанам 80 яшькә кадәр сепарат аертып, без базарга йөреп саттык. «Булсын» дип яшәдек инде. 

Коточкыч безнең хәлләр! Уйлап карагыз — бомж без, бер әйберебез юк. Олы кызыма дару, астматик әниемә дару кирәк дигән уй башка сукты. Даруларны ничек тә җайлап алып кайтып бирделәр. Рәхмәт!

Аннары малларны кая ябарга дигән уй килде. Аларны күршеләргә керттек. Саварга аппарат юк, бер апа сыер сава торган аппарат биреп торды. Акча булгач, ничек тә түләрмен, дидем.

«Таң» күмәк хуҗалыгы печән бирәбез, сыерларыгызны шунда төшерсәгез дә була, диделәр. Янгыннан калган хәрабәләрне дә чистартырга булыштылар. Район җитәкчелеге дә килеп җитте… — дип рәхмәтләр әйтеп искә алды Энҗе ханым.

Ул туганнары, күршеләре, авылдашлары, классташларыннан, бер белмәгән кешеләрдән дә счетка акча килгәнен әйтте. 

— Шул ярдәм белән фундамент сала башладык. Төзүчегә бирдек. Вакытлыча абзар төзеп куйдык, ул такталарның кыйммәтлеге, шуңа гына да 180 мең сум акча китте. 

Төзүчеләр әйтә, узган ел 2,3 млн сумга тапшырган йортлар быел 3,8 млн сум ди. Әле «черновой отделка» белән бит ул. Бүген дә бетон бәясе арткан дип торалар. Ходай Тәгалә зур сынаулар бирде, шуларны җиңеп чыгарга язсын. Иминият акчасы да көтәбез. Кышка кадәр яңа йортка ничек тә керсәк ярар иде дип телим инде. 

Өч зур суыткыч ит иде. Бернәрсә калмады бит. Киемсез, ризыксыз идек, ризыклы иттеләр, киемнәрен китерделәр, иманлы бәндәләр бик күп икән әле. Бер кат кием бар, бөтен акчаны өй салуга тотабыз инде. Ходай Тәгалә үзе өй салырга ярдәм итсен иде. Өй салып чыгуыбызга ышанам.

Биш көн ашамадык, әле һаман йоклый алган юк. Мондый хәсрәтләр башка килмәсен. Үз хәләл көчең белән төзегән өйләрдә яшәве бик кадерле. Бик сагынабыз өебезне, бик матур иде ул безнең. Нигезебезне бакчаның бу башына күчердек, инде иркен нигезләр булып, ияләнергә язсын. Бер кешегә дә моны теләмим. Гомергә калган стресс бу, — дип ачаргаланып уртаклашты Энҗе ханым.

Ул туганнарына да бик рәхмәтле булуын әйтте.

 — Ирем гаиләсендә өч бертуган, аларның әйбәтлекләре — бездән киткәннәре дә юк. Иремнең уллары, кызымны юатырга дип Казанга алып бардылар, төрле җирләрдә йөрттеләр. Фотоларын җибәреп тордылар. 

Кызым бик борчылды инде, башта бармыйм диде, «Китсәм, еламыйсыңмы, рөхсәт итәсеңме?» - дип елады аннары. Әле шуннан Казаннан язып та җибәргән. «Әни, мин шундый ябыкканмын, шортикларым төшеп китә», - ди. 

Бер кешегә дә язмасын моны күрергә. Кайнана куркуыннан хәтта аңкавын бозып бетергән. Нинди могҗизадыр — әнинең үлемтеккә дигән акчасы исән калган. Бүген без, әйткәнемчә, яңа йорт салып керербез дигән өметтә яшибез, — дип ышанычын белдерде Энҗе Насыйрова.

Ил төкерсә — күл булыр! Үзе каза күргән кеше ярдәм итүчесенә «кылган игелегең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын» дип тели. Шуларны истә тотып, Насыйровларга булдыра алганча ярдәм итсәк иде.

8 9083 337507 — Ак Барс Насирова Эндже Масгутовна;

2202 2015 2393 2586 — Сбербанк Насиров Наил Фанилевич.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100