Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Яман шешкә каршы көрәшүче хатын-кызга тромбоцитлар биреп йөрдем". Кан донорларын сөяк мие күзәнәкләре доноры булырга өндиләр

Әгәр бу тормышта күңелендә явызлык булмаган кешеләрне табарга теләсәң, аларны кан донорлары арасында эзләргә кирәктер кебек тоела миңа. Ниндидер изге җаннар кебек алар. Һәрхәлдә тәүлегенә бирелә торган 700 сумга кызыгып бармыйлар анда. Ул кан тамырын тиштереп ике сәгать вакыт уздыру гына түгел бит әле, сәламәт яшәү рәвеше алып барып, табиблардан шуның белешмәсен китереп тору да. Алар белән танышкач, "Татар-информ" хәбәрчесе актив кан донорлары үзләренә бер тормыш белән яши икән дигән фикергә килде. 

news_top_970_100
"Яман шешкә каршы көрәшүче хатын-кызга  тромбоцитлар биреп йөрдем". Кан донорларын сөяк мие күзәнәкләре доноры булырга өндиләр

Кемдер әти-әнисе үрнәгенә ияреп башкаларга ярдәмгә атлыга, башкалары исә, фаҗигагә эләккән мохтаҗларга булышып, күңеленнән үз якыннарын саклар өчен “пәрдә кора”.

Ленар Ситдыйков “Нәфис” компанияләр төркеме Май-экстракция заводында каравыл башлыгы булып эшли. Аның күңелендә җуелып калган иң якты хатирәсе армия еллары белән бәйле. Әңгәмәдәшемнең каны беренче уңай резуслы кан төркеменә карый. Бу кан төркеме универсаль санала, аны каны башка төркемдә булганнарга да салырга ярый.

“Кан тапшырып, балаларым бәлагә тарымасын дип телим”

– Мин Тулада һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иттем. 1991 ел иде. Бер коллегабыз парашюттан егылып төшкәч, операциядә кан кирәк булды. Бәлагә эләккән хезмәттәшемә ярдәм итәсем килде. 

Милициядә эшләгән вакытымда да хезмәттәшләремә үз канымны биргәнем булды. Анда җинаятьчеләр белән еш очрашырга туры килә бит. Алар аркасында зыян күргән коллегаларыма ярдәм иткәнем булды. Яки аларның туган-тумачаларына кан сораган очраклар булды. Берсендә кечкенә балага операция өчен тромбомассалар кирәк диделәр. Шул вакытта үземдә дә балалар бит дип уйладым. Ул баланың җәрәхәте озак төзәлмәгәнлектән, кан оешу өчен тромбоцитлар кирәк булган.

Яшь барган саен, балаларың тугач, кыйммәтләр үзгәрә икән ул. Кемгәдер кылган игелек үзеңә әйләнеп кайтуын көтү түгел бу, ә, беренче чиратта, балаларым шушы бәлагә тарымасын дип теләп шул адымга бару. Менә шундыйрак тойгы миндә. Даими кан биреп, мораль канәгатьлек тоя башладым. Әйтәләр бит әле, кешедә кулланучы хисе көчле дип, ә мин тормышта нәрсәдер куллану гына түгел, ә нәрсәдер бирәм дә – менә шул хис кирәк булган миңа, - ди Ленар Ситдыйков.

Кан бирү сәламәтлеккә начар тәэсир итә дигәнгә ул ышанмый.

– Әгәр уңай эмоция алсаң, бу үзе үк организмга әйбәт дигән сүз. Армиядә дә безнең девиз “никто кроме нас” иде. Шуңа күрә, мин бармасам, кем барыр дип уйлыйм. Хатын гына баштарак сәламәтлеккә зыян килә дип бик үк хуплап бетерми иде. Синең сәламәтлегең үз балаларыңа калырга тиеш, дия иде. Беренче вакытларда балалар да курыкты бераз. Анда бит повязканы кичкә кадәр саласы түгел, чөнки тромбоцилар биргәндә кан оешу сәләте начарлана. Берсендә җәйге эсседә повязканы иртәрәк салып аттым да, онытылып карбыз күтәрдем – кан тамыры ачылып, кан чәчрәде. Ә анда бер тәүлек күтәрергә ярамый. Повязка белән күргәч балалар әтинең кулын авырттырганнар, дип курка иде. Мин инде, әтиегез башка кешеләр, балалар өчен игелек кыла дип аңлатам. Аннары “Әти молодец” диләр, - ди Ленар Ситдыйков.

Хәзер ул үз алдына мактаулы донор исемен алу максатын куйганын әйтте.

– Мактаулы донорга әле барып җитмәдем, чөнки тромбомасса өчен акча түләнә, тәртибе шундый, шуңа күрә ул гомуми санга кертелми. Ләкин мактаулы донор булу миңа исем, ташламалар өчен түгел, тәрбия ягыннан мөһим. Балалар “әти үзе шуңа иреште” дип уйласын иде, - ди ул.

Ленар Ситдыйков елына, ким дигәндә, 12 тапкыр кан бирә, плазманы да кушсаң, 18-20 тапкырга тула.

– Кайвакыт чандыр гына студентларны да очратам. Алар дәрес калдыру өчен баралардырмы инде, аңнарын югалтканнарын өйләренә дә кайтарып куйганым булды, - ди.

Ленар Ситдыйковтан кан бирер алдыннан туклану буенча киңәшләр:

– Карабодай, майсызрак ризык ашыйм. Мин тартмыйм, алкогольне бик сирәк кулланам, әллә нигә бер кызыл шәраб эчеп куярга мөмкинмен. Ул бит гемоглобин өчен дә әйбәт санала. Гомумән алганда, бу эшкә җаваплы карарга тырышам. Корбан бәйрәме көннәрендә дә сарык ите ашаган булсам, кан бирергә бармыйм. Кайвакыт ашап килеп кан бирүче ваемсызлар бар. Андый яраксыз канны тикмәгә бирү ник кирәк?!

Героем Азат-Алсу Фазлыевларның “Синең өчен сөюләрем” җырына клипта да төшкән.

"Кан бирер өчен сәламәтлек космонавтныкы кебек булырга тиеш"

Россиянең Мактаулы доноры Екатерина Фроловага 31 яшь. Ул “Турбокомпрессор” фәнни-тикшеренү институтында инженер-конструктор булып эшли. Кан биреп, әтисе эзләреннән атлый. Барлыгы 92 тапкыр кан тапшырган.

2007 елның декабрендә КАИга кан күчерү станциясе килде. Минем өченче курста укыган вакытым. 80 еллар азагы-90 еллар башында әти дә кан бирә иде. 4 нче уңай резуслы кан төркеме сирәк очрый, шуңа аны кан тапшырырга сорый иделәр. Шул дулкында мин дә кереп киттем. Ун ел эчендә мактаулы донор булдым.

Мин кан бирүне җиңел кичерәм, хәлсезләнәм, башым әйләнә, дип әйтеп булмый. Кемнәрдер бит шуны сәбәп итеп куя. Мин күбрәк плазма тапшырам. Ирләр гадәттә кан бирә, чөнки аларның каны куерак. Плазма бирер алдыннан күбрәк су эчәргә кирәк. Канны алалар, центрифугада әйләндерәләр дә, сыек өлеше плазмага китә. Калганы медицина сыекчасы белән кире канга кертелә. 600 мл плазма алыр өчен, литрдан артык кан кирәк. Плазма тапшырып, хәл кергәч, бер-ике атнадан янә барырга була, - дип сөйләде Катя.

Екатерина актив донор буларак коточкыч чикләүләр юклыгын әйтте. Кан бирү өчен элегрәк сәгать ярым вакыт узса, хәзер технологияләр яхшыргач, 40 минут җитә, ди ул.

– Дөрес, белешмә китереп тору мәшәкате генә бар анысы. Ел дәвамында без, актив донорлар, сәламәт икәнлегебезне раслап торырга тиеш. Елга бер ЭКГ, елга ике тапкыр терапевтка, ярты елга бер гинекологка, ике айга бер эпидемиологка күренү, терапевт кушкан анализларны ясату кирәк. Бу кайбер кешеләрне читләштерә, аларның поликлиникада белешмә җыеп йөрергә вакытлары юк. Ә минем хәзерге эшемдә җитәкчелек аңлый, кирәк вакытта эштән дә җибәрәләр. Шушы эшемдә мактаулы донор исеменә ирештем. Хезмәт кодексы буенча, кан тапшырганда отгул тиеш, отпускка тагын бер көн өстәлә. Кызганыч, үз мәнфәгатьләрен кайгырткан хосусый оешмаларның барысында да бу үтәлмәскә дә мөмкин, - ди ул.

Катя үз мохитендәге таныш-белешләрен дә кан бирергә өнди.

– Кайчан кан алу станциясе килә, “бер барган идең бит, тагын бармыйсыңмы” дип сорыйм. Тик, кызганыч, һәркем донор була алмый. Мәсәлән, минем бертуган апам балачактан бөер авыруы булганга кан бирә алмый. Авырлыгы җитмәгән кешеләргә дә кан бирергә ярамый. 50 кг нан да кимрәк булмавы шарт. Кан басымы түбән булучылар да кан тапшыра алмый. Кан бирер өчен сәламәтлек космонавтныкы кебек булырга тиеш, - дип аңлатты әңгәмәдәшем.

Кан биреп, кемгәдер нык ярдәм иткән берәр очракны мисалга китерә аласыңмы дип сорадым Катядан.

– Берара мин яман шешкә каршы көрәшүче бер хатын-кызга дип тромбоцитлар биреп йөрдем. Тромбомассалар онкологик авыруларга гомер озайту өчен кирәк. 6-7 тапкыр тапшырдым, ләкин соңрак мине чакырмый башладылар. Ул хатынның язмышы ничек тәмамланганын белмим.

Республика клиник хастаханәсенә дә бер балага минем кан кирәк булган иде. Кем өчен биргәнеңне белгәндә тагы да рәхәт. Мин ул баланы күрдем, тумыштан хәлсез бала. Мин кан биргәндә, бу кан берәр кешегә булышсын дип уйлыйм. Эчемнән шулай уйлап куям, шуннан канәгатьлек алам, - ди Катя.

Екатерина Фроловадан киңәшләр:

Иң мөһиме – дөрес кәеф белән барырга, йокы туйган булырга, су күп эчәргә кирәк. Кан бирер алдыннан, кызган түгел, парда пешкән җиңелчә генә ризык ашарга. Кан үзәгендә дә кан биргәнче кайнар чәй белән печенье бирәләр, чөнки организмда глюкоза булырга тиеш. Тик анысы да монда анализларны тикшергәч кенә. Ә инде кап тапшыргач, бер көн үзеңне бөтенләй чикләмәсәң дә ярый. Төрледән-төрле ризык ашап туклансаң яхшы.

Инженер Екатерина әлегә кияүдә түгел. Ләкин кияүгә чыккач та, донорлыгын дәвам итәргә ниятли. “Ирем дә донор булса, тагы да яхшырак булачак”, - ди ул.

“Кан биргәч, үземә дә җиңелрәк шикелле”

Фоадия Абдуллаҗановага 57 яшь. Каны икенче уңай резуслы төркемгә карый. Кан бирер өчен Республика Кан үзәгенә ул Биектау районыннан килеп йөри.

– Үткән елда башладым. Быел җиденче тапкыр бирәм. Гемоглобин югары булды да, шуңа тәкъдим иттеләр. Әле дә менә ватсаптан “бик ашыгыч рәвештә кан кирәк” дип чакырттылар. Кан басымым әйбәт минем, башым да әйләнми, үземне яхшы хис итәм, - дип сөйли башлады кан биреп чыгып килүче Фоадия апа.

– Беренчедән, кешеләргә булышу булса, икенчедән, үземә дә җиңелрәк шикелле. Кан циркуляциясе булгангадырмы – кәефемдә үзгәреш, үземне яшәргән кебек сизәм. Кызым Гөлчәчәк тә килә башлады менә. Гаилә традициясенә дә әйләнергә мөмкин, - ди ул.

Республика кан үзәге баш табибы урынбасары Айрат Талипов белән аралаштык. Аның сүзләренчә, бүген Татарстанда кан запасы җитәрлек күләмдә. Кан донорлары җитә, хәзер аларны сөяк мие күзәнәкләре донорлары булырга өндиләр. Республика үзәге быел май аеннан сөяк мие (җелек) күзәнәкләре донорлары регистрын төзи башлаган.

– Без дәвалау учреждениеләрен кан белән 100 процент дәрәҗәдә тәэмин итәбез. Көн саен 100 дән артык донор килә, 40-50 литр кан алына. Бу медицина оешмаларындагы тәүлеклек ихтыяҗ. Кан җитмәсә, урыннарга чыгабыз, акцияләр оештырабыз, предприятиеләргә, районнарга, уку йортларына барабыз. “Игелекле Казан” акциясе дә донорларны җәлеп итәргә ярдәм итә, - ди Айрат Талипов.

– Татарстанда ничә донор бар? Аларның уртача яше?

– Ел саен Татарстанда Кан күчерү үзәге аша 33 мең донор уза. Белешмәләр базасында барлыгы 400 меңнән артык донор исәпләнә. 12 меңнән артык мактаулы донор бар. Татарстанда 2379 плазма доноры. Яше буенча: 18-24 яшькә кадәр 32 процент, 25 яшьтән 34 яшькә кадәр 42 процент, 35-44 яшьлекләр барлык донорларның 15 процентын, 45-60 яшьлекләр 11 процент кеше тәшкил итә. 70 проценты – ир-атлар, 30 проценты – хатын-кызлар.

– Бер килгәндә кешедән күпме кан алына?

– 450 миллилитр. Бу доза кеше сәламәтлеге өчен куркынычсыз дип санала.

– Донорлар ничек сайлана? Алар нинди анализлар бирергә тиеш? Кире борып җибәргән вакытлар буламы?

Кан биргәнче донор үзәктә медицина тикшерүе уза. Гомуми кан анализында гемоглобин, лейкоцитлар күләмен карыйлар. Аннары донор В һәм С гепатиты, ВИЧ-инфекция, сифилиска тикшерелә. Йогышлы авырулары булса, шушы арада гына операция кичергән булса, кан бирү ярамый. Тән температурасы 37 градустан югары булмавы, пульс ешлыгы минутына 50-100 тибештән артмавы шарт.

Татарстанда теркәлгән 18 яшьтән узган теләсә нинди сәламәт кеше кан бирә ала. Донорларны контрольдә тотуның күп баскычлы системасы төзелгән. Бердәм донорлар үзәгендә башка медицина оешмаларыннан да мәгълүмат килеп тора.

– Кайсы төркем канга ихтыяҗ аеруча зур?

Тискәре резуслы дүртенче төркем кан сирәк очрый. Мондыйлар 1 процентка гына якын. Иң зур ихтыяҗ икенче, өченче төркем каннарга.

– Донорлар өчен нинди өстенлекләр, ташламалар каралган?

– Һәр донорга ике ял көне тиешле: кан биргән көн һәм тагын өстәмә бер көн. Аны кайчан ял итсә дә ярый. Донорлар өчен социаль пакет – яшәү минимумы күләмендә ашау өчен акчалата компенсация, ул 706 сум.

Россия мактаулы донорларына Донорлык турында 125 нче ФЗның 23 маддәсе нигезендә тудырылган уңайлыклар:

– уңайлы вакытта отпускка китү мөмкинлеге;

– дәүләт һәм муниципаль медицина учреждениеләрендә чираттан тыш бушлай медицина ярдәме күрсәтү;

– эш яки уку урынында чираттан тыш ташламалы курорт-санатор юлламалар алу хокукы;

– мактаулы донорлар ел саен 14 мең 145 сум компенсация ала, бу суммадан салым алынмый.

“Донорларга сөяк мие донорлары булырга тәкъдим итәбез”

– Сентябрьнең һәм өченче шимбәсендә Бөтендөнья сөяк мие (җелек) күзәнәкләре доноры көне уза. Без донорларны сөяк мие донорлары булырга өндибез. Аларны шушы регистрга керергә тәкъдим итәбез. 18 яшьтән 60 яшькә кадәр сәламәт булган теләсә кем сөяк мие доноры була ала. Без быел май аенда сөяк мие донорлары буенча эш башладык. Бүген Татарстанда 6 меңнән артык потенциаль донор исәпләнә. Донор ризалашса, анализ өчен 4 мл кан алына. Без Идел буе федераль университетына медицина лабораториясенә җибәрәбез, алар канның аксымлы составын билгели һәм сөяк мие күзәнәкләре регистрына кертә. Донорлар арасында агитация уздырабыз. Өч ай эчендә 800 дән артык кеше керде.

Тик донордан реципиентка мондый кан 10 000 меңгә 1 очракта гына туры килергә мөмкин. Мондый кәүсә күзәнәкләр (стволовые клетки) кертүгә рак, ВИЧ белән авыручылар мохтаҗ. Хәзер мондый донорларга ихтыяҗ арта. Регистрны арттырган саен, авыруларга туры килә торган донорлар да күбрәк булачак.

Бу куркынычсыз процедура. Мондый күзәнәкләрне кешегә биреп, кемнеңдер гомерен коткарып калуны аңлау мөһим.

– Мондый күзәнәкләр ничек алына?

Бу процедура стационар шартларында уза. Беренче ысул гомуми наркоз астында 40 минут дәвамында башкарыла. Ул оча сөягендә берничә тишек ясап алына. Икенче ысул: Донорга 4 көн махсус препарат кертелә. Аннары бер кулындагы кан тамырыннан кан алып, икенче кулына кертәләр. Бу алым 4-5 сәгать дәвам итә. Донор уңайлы ысулны үзе сайлый.

Донор биргән күзәнәкләр 7-10 көндә торгызыла. Процедурадан соң бер ел эчендә донорның тормышы иминиятләштерелә. Сөяк мие доноры дигән белешмә бирелә. Гомер дәвамында 500 сум күләмендә айлык салым акчасы чигерелә. Донациядән соң алты ай узгач, өстәмә лаборатор тикшеренү үткәрелә. Регистрдан теләсә кайсы вакытта чыгарга мөмкин.

Әгәр кечкенә батырлык кылырга теләсәң, кан тапшыр! – дип тәмамлады сүзен Айрат Талипов.

Теләге булганнарга Җиңү Проспекты, 85 йорт адресы буенча Республика кан үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. +7(843) 223-07-79 номеры буенча шалтыратып, сәламәтлек буенча каршылыклар һәм кан бирүгә әзерлек кагыйдәләре турында белешергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100