news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яман шеш белән авыру сәбәпле баласына гаилә эзләгән Айгөл Фазыйлованың хәле авырайган

Яман шеш белән авыру сәбәпле баласына гаилә эзләгән Айгөл Фазыйлованың хәле авырайган

news_top
Яман шеш белән авыру сәбәпле баласына гаилә эзләгән Айгөл Фазыйлованың хәле авырайган
2014 елда Айгөл Фазыйловага күкрәк яман шеше диагнозын куйганнар. Хәзер анда авыруның дүртенче стадиясе. 30 яшьлек Айгөл ятим калачак баласына гаилә эзләп, гыйнвар аенда Андрей Малаховның «Прямой эфир» тапшыруына мөрәҗәгать иткән иде.

Бу вакыйгадан соң Айгөлдән озак вакытлар хәбәр булмады. Ул күптән түгел социаль челтәрләрдә ни өчен элемтәгә чыкмавын язган. Ул тикшеренгән һәм нәтиҗәләр куанырлык булмаганга күрә алар хакында язмаган. Бу хакта KazanFirst сайты яза.

- Метастазалар артты. Баш миенең уң ярымшарында һәм маңгайның сул ягында 1,3,4 мм га арткан, уң яңакта 25x15 мм размерлы киста, - дип язган кыз. Ул шул ук вакытта кулларын салындырмаячагын әйткән. 

Әлегә алга таба дәвалау курсы билгеләнмәгән, чөнки Фазыйлованың химиотерапевты ялда. Табиб кайткач, дәва курсы билгеле булачак. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар