Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әнием үлмәсен иде": Яман шеш белән авыручы Айгөл баласына гаилә эзли - үзәк өзгеч кадрлар

Кайчан үләсемне белмим, балам үзе генә кала дип борчылам, дип елый Айгөл.

news_top_970_100
"Әнием үлмәсен иде": Яман шеш белән авыручы Айгөл баласына гаилә эзли - үзәк өзгеч кадрлар

2014 елда Айгөл Фазыйловага күкрәк яман шеше диагнозын куйганнар. Хәзер анда авыруның дүртенче стадиясе. 30 яшьлек Айгөл ятим калачак баласына гаилә эзли. Шул сорау белән ул Андрей Малаховның «Прямой эфир» тапшыруына мөрәҗәгать иткән.

Айгөл Фазыйлова Казанда табибларга мөрәҗәгать иткән. Аны химиотерапия белән дәвалаганнар. Аннары күкрәген кискәннәр. Табиблар башта уңай киләчәк фаразлаган. Ләкин соңгы вакытта хәлләре авырлаша. Күкрәктәге яман шеш Айгөлнең үпкәләренә метастазалар биргән инде. Аны бавырында да яман шеш бар, башы да авырта. Башында һәм сөякләрендә дә яман шеш учаклары табылган.

Айгөл дүрт ел ярым тормыш өчен көрәшә. Хәзер исә соңгы көннәрен хосписта уздыра икән. Диагнозлары бик катлулы булганын аңлагач та, Айгөл баласына гаилә эзли башлый. Үз әнисе дә куркыныч авырудан вафат булган. Аның баласын тәрбиягә алырлык туганнары да юк икән. Шуңа күрә сабый балалар йортына китәчәк. Бәхетсез ана телевидение аша баласына яңа гаилә эзли.

Видео кадрларында алты яшьлек Әмир «минем әнием авырмасын иде», «Аллам, минем әнием үлмәсен иде», дип сорый. Ул әнисенә сарылып елый. Аларны караганда күзләрдән яшьләр ага. Кайчан үләсемне белмим, балам үзе генә кала дип борчылам, дип елый Айгөл.

Амирнең әтисе исә Айгөл турында бик ямьсез итеп сөйли. Айгөл белән очрашканда ул өйләнгән кеше булуын әйтә. Бу ир-ат баланы үзенә алырдай кеше дип күз алдына китереп булмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100