Яман шеш белән көрәшүче кул остасы Эльмира: «Рәсем ясау – авыруымны онытып тору ысулы»
Бүгенге әңгәмәдәшем – Пермьдә яшәүче милләттәшебез, гаҗәеп шәхес. Эльмира Ястребованың нокталы рәсем техникасында башкарган кул эшләнмәләре күзне иркәли. Өстәвенә, ул – инде бишенче ел куркыныч авыру белән көрәшүенә карамастан, көчле рухлы хатын-кыз.
«Буяулар белән чигәм»
Эльмира, сезнең сәхифәгә мин социаль челтәрләрдә юлыктым. Иң беренче итеп игътибарымны бик матур кул эшләнмәләрегез җәлеп итте. Менә шулар турында сөйләшүдән башлыйк әле әңгәмәбезне.
Бары тик матурлыкны күреп үскән кеше генә матурлыкка тартыла, диләр бит. Миңа бу сәләт әниемнән күчкән. Минем әнием данлыклы чигүче иде, Пермь өлкәсенең халык остасы. Берсеннән-берсе матур ашъяулыклар, тастымаллар чикте. Мин кечкенәдән әнинең тегү-чигү эшләре белән утырганын күреп, тегү машинасының келтерәгән тавышын яратып үстем. Әмма үзем тегәргә дә, чигәргә дә өйрәнмәдем (көлә). Аның каравы, вакыты җиткәч, буяулар белән «чигә» башладым.
Нокталы рәсем ясау техникасы белән күптәннән кызыксына идем. Интернеттан күреп, үземнең дә ясап карыйсым килеп йөри иде. 2021 елда миндә яман шеш авыруы булуы ачыкланды. Дәвалану, химиотерапияләр үтү психологик яктан да, физик яктан да бик авыр булды. Игътибарымны аз булса да башкага әйберләргә юнәлтергә теләп, бер якын танышым миңа буяулар китереп бирде. Аннан алда гына нокталы рәсем ясау ысулларын өйрәнеп утырган идем. Кая, мин дә ясап карыйм әле, дип, паспорт тышлыгымны алдым да, беренче рәсемемне төшердем. Беренче коймак төерле була, минем дә бу эшем артык уңышлы чыкмады, әлбәттә. Әмма ул миңа шул дәрәҗәдә ошады, авыруымны оныттырып тору өчен бик яхшы ысул булып тоелды. Рәсем ясау миңа ниндидер рәхәтлек бирде, тормышыма мәгънә өстәде. Үзенә күрә бер психотерапия булды.
Фото: © Эльмира Ястребова архивыннан
Сез бизәкләрне нәрсәләргә төшерәсез? Заказ бирүчеләр күпме?
Үз эшләремне интернет киңлекләренә куя башлагач, миңа заказлар килә башлады. Клиентларым арасында артистлар да бар. Иң беренче заказны, мәсәлән, шагыйрә, җырчы Гөлүсә Шаһбан биргән иде. Безнең якларда яшәп иҗат итүче бер танышы аша күреп, дусларына Яңа елга бүләк итәргә 10 паспорт тышлыгы ясарга сорады. Мин аларны нәкъ менә татарча үрнәкләр белән, һәрберсен үзенчәлекле орнамент белән башкарып чыктым.
Әкренләп, бу шөгыль тормышымның аерылгысыз өлешенә әверелде. Бүгенге көндә көндәлекләр, күзлек савытлары, шкатулкалар, сумкалар бизим, шамаилләр дә ясыйм. Шамаилләргә төрле мөселман оешмалары еш заказ бирә. Шулай ук бизәкләрне автомобильгә элеп куела торган амулетларга, көзге, таракларга төшерәм.
Бу – озак эшме?
Бу – бик озак эш. Чөнки мин һәр әйбернең рәсемен башыннан алып ахырына кадәр уйлыйм. Һәр кешенең үз энергетикасы, үзенә туры килә торган төсләре була. Энергетиканы хәтта онлайн заказ биргәндә, сөйләшкән, язышкан вакытта да тоемлап була. Төрле кеше төрле үрнәкләр, төрле төсләр ярата. Менә шуларны белешкәннән соң, башта эскиз ясыйм. Аннан шуның һәр ноктасын буяу белән «тутырам». Бер тышлыкны 3 сәгать ясый алам, 3 көн ясаган вакытлар да була. Мәсәлән, күптән түгел сумка китереп бирделәр. Аның рәсеме нинди булырга тиешлеген ярты ай буе уйладым, ә ясавын 2 көн эчендә ясап куйдым.
Фото: © Эльмира Ястребова архивыннан
«Оялмыйсыңмы болай киенергә?» – дип сораучылар бар»
Милли әйберләргә ихтыяҗ зурмы?
Милли стильдәге әйберләрне бик яратып алалар. Мин татар концертларында эшлим – алда булачак концертларга билетлар сатып утырам. Шул ук вакытта үземнең эшләнмәләремне дә күрсәтәм. Концертка килүчеләр эшләрем белән бик кызыксына, һәрберсен тотып карыйлар. Эшләнмәләрем Пермь өлкәсендә, Татарстан якларында аеруча популяр. Кайберләре Мәскәү, Чиләбе, Себер якларына да китә.
Билетлар сату белән шөгыльләнгәч, артистлар белән дә элемтәдә торасыздыр.
Җырчылар белән еш аралашам, әйе. Күпләре мине белә. Мәсәлән, Илсөя Бәдретдиновага берничә ел элек паспорт тышлыгы ясап бүләк иткән идем. Ул концертка килгән саен: «Паспорт тышлыгың яши, кызый, бернәрсә булмады. Мин аны сумкамнан чын горурлану белән чыгарам», – дип әйтмичә калмый. Шушы сүзләре күңелемә бал-май булып ята.
Фото: © Эльмира Ястребова архивыннан
Сез милли стильдәге киемнәр дә киясез икән?
Монысы – бөтенләй аерым тема. Безне матур киенергә әни өйрәтте. Әни үзе дә гел күлмәктән, итәктән йөрер иде. Әйберләр дефицит булганга, әни безгә киемнәрне һәрвакыт үзе тегеп, чигеп кидерде. Теккән киеменә һичшиксез берәр бизәк чигеп куя торган иде. Татарлыкка, матурлыкка мәхәббәт уятканы өчен әнигә рәхмәтлемен.
Аннан мин 6 ел Казанда яшәдем. Казан мине милли җанлы шәһәр булуы белән үзенә гашыйк итте. Болар барысы да милли стильне яратуыма сәбәп булды.
Фото: © Эльмира Ястребова архивыннан
Читекләр, милли элементлар булган киемнәрдән урамга чыккач, комплиментлар ишетәсезме?
«Эльмира, син тагын шундый матур, экслюзив киенгәнсең. Каян аласың мондый киемнәрне, мондый идеяләрне?» – диләр. «Оялмыйсыңмы болай киенергә?» – дип сораучылары да бар. Башкалардан аерылып торганга оялырга тиешме икән мин? Балачагымнан ук башка төрле киенеп үскәнгә, минем хәзер дә аерылып, күренеп торасым килә.
«Никахыбыз гомерле булмады»
Эльмира, сезнең сөйләм телегез бик матур, төзек. Сез тумышыгыз белән кайсы яклардан соң?
Без үзебез шушы Пермь якларыннан. Кунгур дигән рус районында нибары 4 кенә татар авылы бар. Шуларның берсендә туып-үстем. Чиста татар мәктәбен тәмамладым.
Әниегез хакында әйтеп киткән идегез. Ул, авылда яшәп, шулай кул остасы буларак танылдымы?
Әни кечкенә чакта кул эшләре белән шөгыльләнү артык хупланмаган. Шуңа әнине үзе теләгән юнәлештә – тегүчелеккә укырга җибәрмәгәннәр, ул бөтенләй башка уку йортына укырга керергә мәҗбүр булган. «Гомер буе тегүче генә булып йөрмәкче буласыңмыни?» – дигән әби. Әни инде кияүгә чыгып, үзе мөстәкыйль булып яши башлагач, хыялын чынга ашыра. Төрле-төрле журналлар яздырып кайтарта, китаплар сатып ала, шулардан карап, үзе тегәргә-чигәргә өйрәнә. Чигү аның гомерлек мәхәббәте булды. Сандыктан әбисенең бик борынгы ашъяулыгын табып алып, шуны яңартып чикте. Архивлардан карап, чигү үрнәкләренең тарихын өйрәнде. Үз гомерендә бик күп ашъяулыклар, тастымаллар, алъяпкычлар чикте.
Әниемнең арабыздан киткәненә ярты ел инде. Яшәргә теләде, планнары да зур иде. Авылыбыз тарихын да өйрәнә башлаган иде. Эшләнеп бетмәгән эшләре бик күп калды.
Фото: © Эльмира Ястребова архивыннан
Кул остасы буларак, әниегез сезнең эшләргә бәя бирә идеме?
Әни нәкъ менә милли бизәкләр белән эшләвемә бик куана иде. «Чигәргә өйрәнмәсәң дә, ичмасам, монысына өйрәндең. Мондый эшләр беркемдә дә юк, матурлык тудырасың», – дип мактый торган иде.
Безнең әни белән уртак эшебез дә бар. Берсендә мин зәңгәр күк фонында алтын кояш картинасын ясадым. Әни исә шул рәсемне бик ошатып, аны ашъяулыкка чикте.
Гаиләгез турында да сөйләсәгез иде.
Ирем Татарстан якларыннан иде, шулай ук сәнгать өлкәсендәге кеше – Казан бию ансамблендә биеп йөрде. Аның белән Казанда эшләгән чорымда танышкан идек. Кызганычка, никахыбыз гомерле булмады, нибары 3 кенә ел торып калдык.
Аеылышкач, мин кызым белән туган якларыма кайтып киттем. Хәзер кызыма 16 яшь инде, быел медицина көллиятенә укырга керде. Кызым Пермьдә, руслар арасында торса, русча укыса да, татарча чип-чиста сөйләшә. Мин моның белән бик горурланам. Әлбәттә, моның өчен үзем дә күп тырышлык куйдым. Чөнки татарлык, телгә мәхәббәт гаиләдән башлана.
Сез бизәкләр ясауны яраткан шөгылегез дип атадыгыз. Ә төп һөнәрегез буенча сез кем?
Мин һөнәрем буенча товар белгече. Бу – мин укырга кергәндә бик популяр профессия иде. Хәзер дә шул сату эшендә эшлим, тик сәнгать юнәлешендә. Без бию киемнәре һәм бию өчен аяк киемнәре сатабыз. Кибетебезгә бик матур, тыйнак, тәрбияле, сәнгать яратучы әти-әниләр, балалар килә. Алар белән аралашу бик кызык, рәхәт. Гомерем буе үз һөнәремне яратмыйча эшләгәнмен икән. Шушы кибеткә кергәч кенә әлеге эшнең тәмен тойдым. Рәхәтләнеп эшлим хәзер, теләп эшлим.
Фото: © Эльмира Ястребова архивыннан
«Диагнозымны ишеткәч куркып калмадым, үләм, дип тә уйламадым»
Эльмира, нокталы рәсем төшерү яман шеш белән көрәшкәндә онытылу ысулы булды, дип сөйләдегез. Сез бу чирне җиңдегезме инде?
Кызганычка, әлеге чир белән көрәшүемне хәзер дә дәвам итәм. Яман шеш белән авыруым турында 2021 елның язында белдем. Мин үземне яхшы хис иттем, авыруның бернинди билгеләре дә булмады. Ләкин беркөнне күкрәгемдә кабарып торган урын барлыгын сизеп алдым. Табибларга шунда ук күренеп булмады, чөнки ковид белән авырый башладым. Ковидтан дәваланып беткәнче, тикшеренүләр узганчы, шеш үсеп китте. Ковид йоктырмыйча, онкология үзәгенә алданрак барган булсам, бәлки, чирем икенче стадиядә генә булыр иде.
Мин диагнозымны ишеткәч тә куркып калмадым, үләм, дип тә уйламадым. Үз-үземә: «Мин яшәячәкмен, чөнки минем балам бар, аның үзен генә калдыра алмыйм», – дидем. Үзебездәге онкологик үзәктә дәваландым. Башка җирләргә йөрерлек акчам да юк иде инде, дөресен әйткәндә. Аннан, кая барсаң да, бөтен җирдә – шул ук дарулар, шул ук химиотерапия.
Төшенкелеккә бирелмәсәм дә, химиотерапияләрне узуы бик авыр булды. Хәлем юк иде, берни эшли алмадым. Бармаклар, авызлар, күзләргә кадәр, кыскасы, тәннең һәр күзәнәге әрнеп сызлады. Беренче ярты елны мин урын өстендә диярлек үткәрдем. Куркып та, мораль яктан авыр булганга да түгел, ә нәкъ менә физик авыртуларга түзә алмыйча елый идем. Химиотерапия беткәч, хәлем дә җиңеләя төште. Ярты ел үткәч, операция ясадылар. Ләкин былтыр шул ук урында яңа шеш үсеп чыкты. Яңадан операция кичердем. Хәзер 3 атна саен химиотерапиягә йөреп торам. Аларны гел алыштырып торалар. Чөнки химиянең теге яки бу төре шешкә тәэсир итми, чир көчлерәк булып чыга. Үпкәмдә, умырткалыгымда, башымда метастазалар да бар. Алар бераз гына кечерәяләр, әмма тулысынча юкка чыкмыйлар. Мин шуңа гел химиотерапиядә. Болай яшәү рәвешенә өйрәнеп тә беттем инде...
Мин бу авыру турында үзем дә ныклап өйрәнәм. Август аендагы тикшеренү нәтиҗәләрем ошамагач, үземә дә нәрсә дә булса эшләп карарга кирәк, дигән фикергә килдем һәм тулысынча үземнең туклану образымны үзгәртергә булдым. Рационымнан тулысынча ит, камыр ризыкларын алып ташладым. Мин хәзер вегетарианецлар кебек тукланам. Чи яшелчәләр, күпләп җиләк-җимеш ашыйм. Нигә мин моңа элегрәк килмәгәнмен, дип утырам, бик рәхәт нәрсә икән. Ит, камыр, гомумән, авыр ризыклар ашамагач, җанга-тәнгә рәхәт, уянуы рәхәт. Үзеңне бөтенләй икенче төрле хис итәсең.
Әлбәттә, башта бу хакта мин бик озаклап өйрәндем. Барысын да анализлаганнан соң гына үзгәрттем туклану рәвешемне. Чөнки мин үз-үземә ярдәм итәргә телим. Без ашаган итләр, кибет йомыркалары, сөтләр – барысы да организмда лайла барлыкка китерә, ә шул лайла белән рак күзәнәкләре туклана икән. Мин үземчә тәҗрибә ясыйм. Ракны дәвалау ул болай да, табиблар арасында да тәҗрибә инде.
Фото: © Эльмира Ястребова архивыннан
Диагнозны белгәч иң авыр чакларыгызда терәгегез әниегез булдымы?
Авыр чакларда иң зур терәгем – дус кызым булды. Чөнки баштарак әни белән үзара мөнәсәбәтләребез артык җылы булмады. Без аның белән 2021 елның ахырында, мин катлаулы операция кичергәннән соң гына дуслаштык, якынайдык. Мин дә әнигә ачылдым, чирем, уйларым хакында барысын да баштанаяк сөйләдем. Елаша-елаша сөйләштек.
Безнең гаиләдә хәтта әни белән бала арасында була торган кочаклашу, үбешү кебек әйберләр дә юк иде. 2022 елның ахырында минем баш миемдә дә рак күзәнәкләре табылды. Шул вакытта без әни белән кочаклашырга өйрәндек. 41 яшемдә беренче тапкыр тойдым мин әни кочагының җылысын… Әни кырысрак кеше иде, үзе дә шундый тәрбия алган. Энекәшем белән мине дә шулай үстерде.
Ә сез үзегез кызыгыз белән нинди мөнәсәбәтләрдә?
Мин әнинең нәкъ киресе. Кызым белән кочаклашып туя алмыйбыз. «Әнием, мин сине нык яратам», «Әнием, син – иң яхшы әни» дип запискалар язып калдыра ул миңа. Мин үзем дә аны гел кочакладым, кулда гына күтәреп йөрттем, иркәләдем. Әтисез үсә дип, кызыма мәхәббәтне икеләтә, өчләтә бирергә тырыштым.
Табиблар, мондый мәкерле авыру белән көрәшкәндә уңыш пациентның үзеннән дә тора, дип әйтәләр. Һәрвакыт позитив булып калуыгыз сезгә ярдәм итәме?
Ярдәм итә торгандыр дип уйлыйм. Чөнки миндәге ямаш шеш – бөтен яман шешләрнең дә иң агрессив, дәвалауга бирешми торган төре. Аннан тулысынча котыла алган кешеләр бик сирәк.
Мин тормышны үлеп яратам. Сезнең якта шулай «үлеп» дип сөйләшәләрме? Үлеп яратам кызымны, туганнарымны, үземне, шушы җирдә булуымны. Болар барысы да миңа яшәргә көч бирәдер. Авыргач, минем тирә-ягыма карата күзләрем ачылды. Минем өчен хәзер күк йөзе зәңгәррәк, сиреньнәрнең исе күпкә тәмлерәк. Шомыртлар да элеккегә караганда матуррак чәчәк ата. Хәтта кара, яңгырлы, салкын, ямьсез көзне дә яраттым.
Мин үз-үземә ярдәм итәргә тырышам. Тормыштагы вак-төяк проблемаларга игътибар бирмәскә өйрәндем. Чөнки дәваланган вакытта табиблар, шәфкать туташлары арасында да тискәре кешеләр очрап торды. Беренче вакытларда табиблар белән аралашырга, үземне кызыксындырган сорауларны бирергә ояла торган идем. Хәзер алар белән дә тигез дәрәҗәдә күреп сөйләшергә курыкмыйм.
Киләчәгем матур булачагына ышанам.
Эльмира, сезнең тизрәк савыгуыгызны, кешеләрне үзегезнең бик күп матур кул эшләрегез белән сөендереп торуыгызны телим!
Фото: © Эльмира Ястребова архивыннан