news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яман шеш белән көрәшкән ике бала әнисе вафат

news_top
Яман шеш белән көрәшкән ике бала әнисе вафат
Социаль челтәрләр

Яман шеш белән авыручы Казан кызы Энҗе Галиуллинага матди ярдәм кирәк булуы турында язган идек. 25 октябрь көнне Энҗе Төркия хастаханәсендә дөнья куйган.  Бу хакта аның социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткәннәр.

Энҗене Татарстанга алып кайтып, бүген төшкә кадәр Казанның Мөселман зиратына җирләгәннәр.

Төркия табиблары Энҗегә ярдәм итәргә алынган иде. Чит илдә бик кыйммәткә төшүче химиотерапия курсы узу һәм сөяк миен күчереп утырту өчен, Энҗенең якыннары халыктан ярдәм сорады.

«Энҗегә, аның гаиләсенә матди һәм мораль ярдәм күрсәткән һәр кешегә зур рәхмәт», – диелә постта. 

Энҗе Галиуллинаның тормыш иптәше тол, 10 яшьлек кызы һәм 6 яшьлек улы ятим калды... 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 октябрь 2022
    Исемсез
    Урыны ожмахта булсын эти энилэренэ сабырлык бирсен ходай 🙏🙏🙏🤲🤲🤲🪔
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар