Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сабированың дусты гаиләсенә хәсрәт килгән

news_top_970_100

Миләүшә Сабированың якын дусты гаиләсенә зур хәсрәт килгән. Аның ахирәтенең апасына кан рагы дигән куркыныч диагноз куйганнар. Миләүшә һәм Данир Сабировлар барлык язылучыларын 38 яшьлек Энҗе Галиуллинага кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә чакыра. 

Энҗе Галиуллина - ике бала анасы. Аның 10 яшьлек кызы һәм 6 яшьлек улы бар. Сәламәт яшәү рәвеше алып барса да, мәкерле авыру беркемне дә аяп тормый шул. 

Төркия табиблары Энҗегә ярдәм итәргә алынмакчы. Химиотерапия курсы һәм сөяк миен күчереп утырту Энҗене аякка бастырачак дип ышандыралар. Дәвалану өчен әлеге гаиләгә 8 300 650 сум акча кирәк. Галиуллиннар өчен бу күтәреп булмаслык зур сумма, алар игелекле кешеләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр. 

«Кем күпме булдыра ала. 10,50, 100 сум… Тамчыдан күл җыела.

Сбербанк 42 76 62 00 44 35 93 09

Тинькофф 55 36 91 39 97 10 81 19 (Альберт Ринатович Г.– ире)

Тел.: 8-927-41-41-589», – дип яза Данир Сабиров үзенең телеграм каналында. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100