Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Ялынып ятма”: Салават Фәтхетдиновка үпкәләгән Җәвит Шакировны хатыны да, Гамил Әсхәдулла да юата

“Ялынып ятма”: Салават Фәтхетдиновка үпкәләгән Җәвит Шакировны хатыны да, Гамил Әсхәдулла да юата

news_top_970_100
“Ялынып ятма”: Салават Фәтхетдиновка үпкәләгән Җәвит Шакировны хатыны да, Гамил Әсхәдулла да юата
Җәвит Шакиров буш чиләкләр каршында моңаеп утыра. "Тагын өлгермәдем. Салават иртәрәк уянган. Каен җиләксез калдым", дип яза ул инстаграмдагы видео янына.

Кадрларда буш чиләкләр күренә. Зөлфия Шакирова иренең хәлен сораша, ни булды, ник боектың, ди. “Иии Зөлфиякәем, Зәки малае бөтен каен җиләген җыеп бетергән. Буш кайттым”, - ди Җәвит Шакиров.

"Ярар, Зәки малаенда булгач, ул бездә дә бар дигән сүз инде. Кыш буе атна саен каен җиләге белән чәй эчәргә кунакка йөрербез. Әле аларның сыеры да бар. Свежий каймак белән варенье ягып ашарбыз", - дип сөйләнә Зөлфия ханым.

Җәвит Шакиров капчык белән шикәр комы тартып чыгара. “Салават, җиләк синнән, шикәр – миннән”, - ди ул.



Моңа кадәр Салават Фәтхетдинов җиләктән "кайтып" уңышы белән мактанган иде. "Каен төбендә ятам. 16 чиләк җиләк җыйдым каен төбеннән", - дип башлый ул сүзен кешене шаккаттырып. Аннары ул җиләкне Мамадыш районында -юл буендагы сатучылардан сатып алганын әйтә. "Ләйсән әбиегез шуны матурлап эшкәртеп, кышка әзерләп куя", - ди Салават.

Бу хәлләрне Гамил Әсхәдулла да күзәтә икән. Ул инстаграмдагы сәхифәсендә Җәвит Шакировка мөрәҗәгать итә. "Чынлап та, юлда рәт калмады. Бөтен җиләкләрне Салават җыеп бара. Җиләк ашыйсы килә. Салават Татарстан әбиләрен баетып бетерә. Безгә җиләк юк", - ди ул.

Гамил Әсхәдулла Җәвит Шакировны Шәңгәлчегә җиләк җыярга чакыра. "Мин бер җаен таптым. Уйладым-уйладым да, үзем килергә булдым җиләккә. Үзең җыйган тәмлерәк тә. Так что, Җәвит туган, ялынып ятма анда Салаватка, әйдә кил Шәңгәлчегә. Бергә җыябыз җиләкне", - ди ул.

Гамил Әсхәдулла үләнне аралап, җиләкләрне күрсәтә. "Менә сиңа. Нәрсәгә Салават ялынып ятарга", - дип сөйләнә ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100