Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов: "Каен төбеннән 16 чиләк җиләк җыйдым"

Салават Фәтхетдинов: "Каен төбеннән 16 чиләк җиләк җыйдым"

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов: "Каен төбеннән 16 чиләк җиләк җыйдым"
Салават Фәтхетдинов җиләктән кайткан. "Каен төбендә ятам. 16 чиләк җиләк җыйдым каен төбеннән", - дип башлый ул сүзен кешене шаккаттырып. Аннары ул җиләкне Мамадыш районында -юл буендагы сатучылардан сатып алганын әйтә. "Ләйсән әбиегез шуны матурлап эшкәртеп, кышка әзерләп куя", - ди Салават.

Җырчының иҗатын яратучылар җиләк күләменнән шаккаткан һәм Салаватның хәләл җефетен кызганган.

"Җиләк җыйдым дигәч, Салават абыйның үрмәләп җиләк җыйганы күз алдыма килде. Ничек инде Салават абый түземлеге җитеп шул кадәр җиләк җыйган".
"Җыю ерунда, чистартуы иң авыры".
"Ничек ашап бетерерсез. Алла ярдәм бирсен".
"Ләйсән әбиегезгә бик аврыга туры килер, булышмый булдыра алмассыз бабасы".
"Салаватның "размерын" күрәм, кечерәккә ул риза булмас иде".
"Кызлары кияүләре булышырлар. Яртысын чистартканда ашап бетерәләр әле аның", - дип "юатканнар" Салаватны.
"Мин Салаватка шаккатмыйм - акчасын биргән дә алган. Менә Ләйсән апага сокланам. Бу җиләкнең төбен чүпләп бетергәнче..."

Салаватны трассадагы җиләк сатучылардан сатып алуда да гаепләгәннәр:

"Салават файдалы эш эшләгән алкашларны баеткан".
"Шул теләсә кем җыйган җиләкне ничек җирәнмичә ашыйсыз, җыен алкашлар сата бит андый җирдә"

"Җиләкне алкашлар җыя" диючеләрне бик нык тәнкыйтьләгәннәр:

"Җиләкне алкашлар җыймый, уңганнар җыя". 
"Әйе, алкашлар шулхәтле җиләк җыя ди".
"Бисмилла дип ашасаң, бер зыяны юк".
"Кеше хакын рәнҗетеп тузга язмаган сүз яхып утырмагыз".
"Шыр тиле икән сез. Олы яшьтәге ханым".
"Алкашлар җыя дигән хатынның авызын ышкыйсы килә". Барып карадым җиләккә, юк - җыя алмыйм. Әллә алкаш булуым җитмәгән, әллә аяклар авыртканга шунда. Утарсам, тора алмыйм. Җиләк җыярга исәнлек һәм тырышлык кирәк".


Салаватның җиләкне сатып алганын Җәвит Шакиров та раслаган. Юмор остасы әйтүенчә, ул да шул ук юлдан узган һәм җиләк сатып алмакчы булган. "Соңгы калдың, Салават бөтен җиләкне алып бетерде", - дигәннәр аңа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100