Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ялкын»га 100 ел: яшүсмерләр журналы хәзер нинди? (Һәм андагы бәхәс уяткан темалар)

Быел бала чакта барыбыз да яратып укыган «Ялкын» журналы 100 еллык юбилеен бәйрәм итә. «Ялкын»ның бәйрәме – ул журнал белән таныш булган һәркемнең гомуми бәйрәме. Шул уңайдан «Интертат» укучыларын «Ялкын» журналының кичәгесе, бүгенгесе һәм иртәгесе белән таныштыра.

news_top_970_100
«Ялкын»га 100 ел: яшүсмерләр журналы хәзер нинди? (Һәм андагы бәхәс уяткан темалар)
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Ялкын»ны кемнәр иҗат итә?

Балалар һәм яшүсмерләрне нәрсә борчуын, кызыксындыруын белеп торучы һәм алар белән бер адымда баручы «Ялкын» журналын кемнәр эшләвен беләсезме? Менә алар:

Баш мөхәррир – Илназ Фазуллин:

Ялкын»ны кечкенә чактан үк укыйм. Әни почтада эшләгәч, мәктәпкә укырга кергәннән бирле почта тарата идем. Ул вакытта авылда газета-журналларны бик күпләп алалар, һәр өйгә диярлек алтышар-җидешәр матбугат чарасы килә. Араларында «Ялкын»да була. Шулай итеп, авылда иң беренче булып, «Ялкын» минем кулга килеп эләгә торды.

Аннары без укыган чорда мәктәптә «политинформация» дигән дәресләр алып барылды. Һәр кеше дәресләр башланыр алдыннан матбугат чараларыннан өзекләр алып килеп, яңалыклар укырга тиеш иде. Мин үземнең чыгышларымны нәкъ менә «Ялкын»нан әзерли идем.

Татар теле филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаганнан соң, нәшриятта, «Интертат» электрон газетасында эшләдем, һәм 2017 елдан «Ялкын» журналына баш мөхәррир итеп билгеләндем.

Әдәби мөхәррир – Гүзәл Закирова:

Мин татар филологиясен тәмамладым. Укып бетергәннән соң кая эшләргә теләвемне бөтенләй белми идем. Сания Әхмәтҗанова «Ялкын»га хезмәткәр эзләүләре турында хәбәр итеп, барып карарга тәкъдим итте. 1 көнгә стажировкага килдем һәм, шулай итеп, журналда калдым да инде.

Журналист-корреспондент – Илүзә Касыймова:

«Ялкын»га 2013-2014 еллардан бирле язам, башта балалар редколлегиясендә идем. Яза торган бала булгач, 2018 елда «Татмедиа» КФУда максатчан укуны тәкъдим итте, ягъни укып бетергәннән соң 3 ел «Татмедиа»да эшләргә тиеш булабыз. «Ялкын» укытып чыгарганнан соң, рәсми рәвештә биредә 2021 елдан эшли башладым. Мин журналга язмалар чыгарам, «Оялчан алма» дигән рубриканы алып барам, һәм «Ютуб» каналда подкаст яздырабыз.

«Ялкын» журналында корреспондентлар: Зилә Дәрҗеманова, Илсөяр Маликова; SMM-белгеч Резидә Әлмиева; офис-менеджер Венера Исламова да хезмәт куя.

Муса Җәлилдән башланган журнал

5 тапкыр исемен алыштырган журналның тарихы кайда һәм кем тарафыннан башланып китүен, хәзерге «Ялкын»ның элеккегесеннән нәрсә белән аерылуын һәм киләчәктә «Ялкын»ны нәрсә көтүен белергә теләп, Илназ Фазуллин белән әңгәмә кордык.

Хәзер без «Ялкын» дип белгән журналның тарихы кайда, кайчан һәм ничек башланып китә?

«Ялкын» журналының иң беренче саны 1924 елның 20 мартында Мәскәүдә дөнья күрә, аның беренче атамасы – «Кечкенә иптәшләр». Әлеге журналның оешуына һәм чыгуына төп сәбәпче – Муса Җәлил. Ул Мәскәүдә эшләгән вакытында «яшүсмерләргә, балаларга татар телендә чыга торган журнал кирәк» дип мәкалә яза. Шуннан соң «Кечкенә иптәшләр» дигән журналны оештыралар.

Журналның беренче саны гарәп графикасында була. 1928 елда латин графикасында «Октябрь баласы» исеме белән чыга башлый. 1933 елда ул, «Пионер каләме»нә әверелеп, Казанда чыга башлый.

1941 елда, Бөек Ватан сугышы башлангач, журнал чыгудан туктала. Аның яңадан торгызылуы 1952 елга туры килә, һәм «Пионер» исеме белән дөнья күрә. Советлар Союзында «Пионер» дип аталган журналлар күп булу сәбәпле, 1957 елда журнал бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән «Ялкын» исемен ала. Ул елларда журналының баш мөхәррире булып Ләбибә Ихсанова була. Нәкъ менә ул «Пионер» исемен «Ялкын»га алмаштыру тәкъдиме белән чыга. Башта, әлбәттә, әлеге фикерне кабул итмиләр, каршы булалар, әмма кат-кат кабатлый торгач, ризалашалар.

1970-1980 елларда чыккан журналда нинди темаларга кагылышлы мәкаләләр урын алган, әллә әдәби әсәрләр өстенлек иткәнме?

Гомумән, 60-80нче елларда журналда әдәбият өстенлек иткән. «Ялкын»ның битләрендә татар классикларының да, ул заманда яшәп иҗат итүче язучыларның да, шул исәптән дөньякүләм әсәрләрнең татарчага тәрҗемәләре дә урын алган. Мәсәлән, Конан Дойл детективларының, француз язучыларының тәрҗемәләре урнаштырыла.

Элегрәк бигрәк тә укучылар очерклар, мәктәптә узган чаралар турында репортажлар, шигырьләр, рәсемнәр күп җибәрә торган булалар. Шулай ук журналда даими рәвештә чыгып килә торган сәхифә – биремнәр, башваткычлар.

Яшьләр журналы нәрсә турында язмаска тиеш?

Хәзерге «Ялкын» элеккегесеннән нәрсә белән аерыла?

Әйткәнемчә, ул вакытта әдәби әсәрләргә өстенлек бирелгән, бу – әдәби мөхәррирләрнең язучы булулары белән дә бәйледер, чөнки Ләбибә Ихсанова, Роза Хафизова, Җәүдәт Дәрзаман кебек олпат әдәбиятчылар, язучылар эшләгән. Шулай ук нинди матбугат чарасы булуына карамастан, ул чорда балалар өчен чыккан журнал-газеталар, китаплар белән беррәттән, балалар әдәбиятын җиткерүче чыганак булып тора.

Бүгенге көндәге «Ялкын»да төрле темалар 4 зур сәхифәгә бүленеп бирелә:

1) ШӘХЕС – укучыларның яшьтәшләре, кумирлары, төрле өлкәләрдә эшләүче яшь белгечләр белән әңгәмә һәм монолог рәвешендәге мәкаләләр;

2) АЧЫШ – дөньядагы мәгариф, музыка, IT-технологияләр, социаль челтәрләр һәм башка өлкәләргә кагылышлы яңалыкны җиткергән мәкаләләр;

3) ТӘҖРИБӘ – журналистлар, язмаларның авторлары үзләренең тормышларында булган вакыйгаларны тасвирлаган язмалар;

4) ИҖАТ – әдәбият, театр, рәсем өлкәсенә кагылышлы мәкаләләр.

Гомумән, 70-80нче елларда чыккан журналларның 70-80 проценты әдәби әсәрләрдән торган, дип әйтергә була. 90нчы елларга кергәндә әдәби әсәрләрнең саны кими, анда публицистик язмалар зур урын алып тора. Бүгенге көндә «иҗат сәхифәсе» зур бүлек булып барса да, бер санда шигырьләргә 2-3, хикәяләргә 2-4 бит бирелә. Ләкин соңгы берничә айда яңа формат кертеп җибәрдек, ягъни әдәби әсәрләрне комикс рәвешендә бирә башладык.

Укучылар кабул итмәгән язмалар булдымы?

Зилә Дәрҗеманова:

«Засос» турындагы мәкалә укучылар арасында бер төрле резонанс тудырды. Ул – безнең татарда сөйләшергә кабул ителмәгән четерекле тема. Гомумән, яшүсмерләрнең җенси, тәнгә кагылышлы темалары, ни өчендер, «оят» дип санала.

Әлеге язмага миннән өлкәнрәк кешеләр бик кискен карады. «Ничек инде син, татар булып, әлеге темаларга мәкаләләр язасың, син бит моны пропагандалаштырасың, укыйлар да бер-берсенә засос ясарга китәләр хәзер, татар тыйнак булырга тиеш» дигән фикерләрне миңа җиткерделәр. Гомумән, әлеге мәкалә яшьләрнең ни өчен бер-берсенә «засос» куюны психологик яктан ачкан иде. Анда шул әйбер белән шөгыльләнүгә мотивацияләштерү, өндәү юк иде. Минемчә, җенси мөнәсәбәтләргә, саклану чараларына кагылышлы темаларны яшүсмерләргә нәкъ менә без язарга тиешбез».

Гомумән, кайсы темалар ошый-ошамый дигән әйбер укучының кем булуыннан, яшеннән, мөнәсәбәтеннән генә тора, чөнки теләсә нинди теманы яктыртып була.

Укучылар ошатмаган тагын бер мисал: 2-3 ел элек журналда Су аналары турында чыккан мәкалә. Язмада төрле илләрдә төшерелгән нәфис фильмнарда, мультфильмнарда Су анасы образының бирелүе турында сүз бара иде. Мәкаләгә кулдан ясалган Су анасының иллюстрациясен дә куйдык. Шуннан соң өлкән яшьтәге журналист, «Сез ни өчен журналда шәрә рәсем куйдыгыз?» дип, зур гына хат юллады. Гәрчә анда шәрәлек һәм эротикага этәрә торган бернәрсә дә юк иде.

Шуннан соң без ул рәсемне социаль челтәрләргә урнаштырып, сораштыру уздырдык. Яшьләр барысы да бертавыштан эротика чалымнары тапмауларын, нормаль күренеш дип санауларын белдерде.

Журнал егетләр өчен дә, кызлар өчен дә. Ләкин, журналны кулга алгач, күпчелек материаллар кызларга багышланган кебек тоела.

Журналга язылган соңгы рецензияләрдә «чыккан материаллар күбрәк кызларга юнәлдерелгән», дигән тәнкыйтьне күп тапкырлар әйттеләр. «Нишләп егетләр турында да сөйләмисез, ник аларга да материаллар юк?» дигән комментарийлар булды. Әмма актив кызлар-авторлар һәм кызлар-геройлар күбрәк булгач, әлбәттә, алар турында язмалар күбрәк. Соңгы ярты елда психологиягә кагылышлы язмалар: дуслар һәм кыз белән егет арасындагы мөнәсәбәтләр зур урын ала башлады.

Фото: © Камилә Билалова

Тышлыкны чыгарганда да хәзер егет белән кыз арасында сайлау мөмкинлеге бар икән, «соңгы саннарда кызлар күп иде, әйдәгез, егетне чыгарабыз» дип, баланс сакларга тырышабыз. Әмма редакция дә һәм балалар редколлегиясе дә бары тик кызлардан гына тора, язарга теләүче егетләр юк.

Язарга теләүче яшьләр үзләренең материалларын «Ялкын»да ничек урнаштыра алалар?

«Ялкын»ның дистә еллар буена дәвам итә торган балалар редколлегиясе бар. Бу – мәктәп яшендәге журналистика белән кызыксынучы балалар төркеме. Алар безнең төп авторларыбыз булып торалар.

Анда эләгү бик җиңел: бары тик безнең белән элемтәгә керергә һәм үзеңнең язмаларыңны җибәрә башларга кирәк. Әлбәттә инде, беренче тапкыр яздың да, синең язмаң журнал битләренә эләгә дигән сүз түгел. Башта остарырга кирәк, аннары гына язмалар журналда урын ала башлый. Ләкин безнең әдәби мөхәррир Гүзәл Закирова алар белән даими рәвештә эшләп, киңәшләр биреп, сөйләшеп тора.

Гүзәл Закирова:

Элегрәк мәктәпләргә барып, журнал белән таныштырып, язарга теләк белдерүче балаларны укытып, тулы бер лаборатория оештырылган була. Хәзер андый тирән өйрәтү форматы юк, ә яшүсмер үзе безнең белән элемтәгә чыга. Мин аның кызыксынуларын, чыккан мәкаләләре булу-булмавын белешәм һәм беренче җибәрелгән мәкаләсен сайтка урнаштырырга тәкъдим итәм. Алга таба да язу теләге югалмый икән, мин аларга кире элемтә бирәм. Элек балалар редколлегиясенә хикәяләр язучылар да кергән булса, хәзер күбрәк интервью алырга телиләр.

Хәзер редколлегиядә ничә кеше?

Төрле районнардан 10 кеше тирәсе.

Аларга гонорар түләнеләме?

Безнең рәсми рәвештә акча мәктәп яшеннән чыкканнарга гына түләнелә, ләкин бик актив һәм сәләтле балалар редколлегиясе вәкилләренә елга бер тапкыр премия бирелә.

Кызыклы хәлләр булгалап тора. Берәү мәкалә җибәрер алдыннан бездән акча сорады, ягъни ул җибәрә дә, без акча түләмичә генә аның материалын кулланачакбыз. Аннары җибәрергә ризалашты, ул – рус телендә язылган бер абзацлык фәлсәфи фикерләр иде.

Журналның бәясе нинди?

Почта аша – 83.5 сум, вендинг аппаратларында – 90 сум, маркетплейсларда – 150-200 сум, редакциядән килеп алу – 70 сум.

Кайчандыр журналның тиражы 78 меңгә кадәр җитә, ә хәзер...

Ә тираж?

Узган елны 4 меңнән артык иде, быел 1300. Алдагы елны Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Туган телләрне үстерү комиссиясе акча бүлеп биргән иде, һәм төрле социаль оешмалар күпчелек матбугат чараларына бушлай язылды.

Гомумән, баштагы вакытта журналның тиражы 78 меңгә кадәр җитә, 90нчы елларга якыная башлагач тираж саны кими бара. Гомуми тираж подписка (почта аша язылу), редакция үзе мәктәп укучыларын яздыру аша һәм өстәмә рәвештә сату өчен чыккан саннардан формалаша. Соңгы елларны без альтернатив подпискага басым ясый башладык, үзебез җыябыз, чөнки кеше почта аша язылмый, әлеге журналны укучыга җиткерү өчен почта хезмәткәрләре юк.

Сезнең журнал чыгарудан тыш, башка проектлар да эшләп киләр. Болар – «Кәеф» медиалабораториясе, «Карбыз&Кавын Party», татарча йога һәм медитацияләр, «Бик матур»...

Бүгенге көндә безнең аудитория журнал белән генә чикләнми, хәтта журнал бик аз урын алып тора. Замана вазгыятенә бәйле рәвештә, безнең аудитория белән эшләү мәйданы Интернет, яшүсмерләр куллана торган платформалар булырга тиеш.

Соңгы 4 елда без зур проектларны тормышка ашырдык, «Ютуб»та 5 каналыбыз бар. Иң истә кала торган проект – «Бик матур». Без аны ел саен сезон-сезон эшлибез. Беренче чыгарылышларда ул яшүсмерләрнең стилист ярдәмендә киенү рәвешләрен үзгәртүгә корылган иде. 2 ел элек максат үзгәртелде: татар милли костюмнарын һәм аксессуарларын көндәлектә куллануга кертү буенча киңәш бирү урын алды. Быелгы сезонда нәрсә буласын алдан әйтә алмыйм, бәлки, шулай ук калыр.

Шулай ук җәй көне «Татмедиа» янындагы Фестиваль бульварында һәм Кабан күле буенда йога остасы Диләрә Фатыхова белән чиста татар телендә йога дәресләре уздырылды.

Ике ел рәттән «Карбыз&Кавын Party» уздырылып килә. Биредә кунаклар бушлай 100 кг карбыз һәм 50 кг кавын ашады.

Алга таба «Ялкын» журналының нинди планнары бар?

Редакция тарафыннан ел дәвамында төрле флешмоблар чыгарылачак, укучыларга юнәлтелгән комикслар конкурсы игълан ителергә тора, тиздән социаль челтәрләрдә «Ялкын» турында «100 факт» дигән видеолар урнаштырылачак. Һәм, әлбәттә, үзебезнең 100 еллыкка багышланган мәҗлес тантанасы да булачак. Ул бераз соңрак, җәй айларында оештырылачак.

«Ялкын» – ул «Татмедиа» журналлары арасында бердәнбер орденлы журнал»

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамиль Садыков «Ялкын» журналы турында:

«Ялкын» журналы – безнең өчен аеруча мөһим журнал. Аның 100 еллык тарихы татар әдәбияты тарихы белән бәйле, ул – яңа буын журналистларны тәрбияләү-үстерү буенча шөгыльләнгән, яңа татар журналистикасын, әдәбиятын формалаштыру буенча эшләгән журнал. Күз алдын китерегез, ул Муса Җәлил тарафынан уйлап чыгарыла, аның тарафыннан кертелә. Шулай ук «Ялкын» – ул «Татмедиа» журналлары арасында бердәнбер орденлы журнал. Ул – безнең тарихыбыз, аның роле бик зур, һәм бүгенге көндә дә ул төп журналларның берсе булып кала».

Әңгәмә вакытында редакция хезмәткәрләре «журнал киләчәктә үзгәреп, яңа электрон форматта чыга башлавы да мөмкин» дигән фикерләрне белдерделәр. Нинди генә форматта чыкса да, «Ялкын» һәрвакыт һәрбер татар баласы өчен файдалы мәгълүматлар чыганагы һәм яшьләр территориясе булып калсын иде. «Ялкын», 100 яшә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100